Тамаша “Җонлы концерт” дип аталуы белән күпләрдә кызыксыну уятты. Нигә җонлы? Әбри Хәбриев моңа ике төрле аңлатма бирде. “Беренчедән, концертны яз көне, бөтен терлек җон койган вакытта куябыз. Икенчедән, үземнең дә чәчләрем коела башлады. Бөтенләй пеләш калудан куркып шулай атадык”, - ди ул. Уен-көлке белән, билгеле. Чын мәгънәсендә исә “җанлы концерт” дип әйтерлек әлеге тамашаның бер интерпретациясе бу!
“Рәвешләр” нәрсәдән көлде?
Әлбәттә, бүгенге көннән!!! Юк, сәхнәгә авыл исереге дә, чыр-чу килеп йөргән авыл апайлары да, оятсыз нәрсәләр турында сөйләгән клоуннар да чыкмады. Яшьләрнең көлү объекты башка – социаль челтәрләр, район башлыкларының үз җирлегендәге проблемаларны белмәве, ир белән хатын мөнәсәбәте, эчке эшләр органнарындагы вәзгыять, акчага корылган татар эстрадасы.
Әйтик, ай буе шәһәрдә торып кайткан бабай карчыгына “Инстаграм” һәм “ВКонтакте” серләрен төшендерә. Иреннәрне кабартып селфи ясарга өйрәтә. Бу өзектә хезмәт белән көн күреп яшәгән, мал-туарын бетерергә мәҗбүр булган авыл кешесенең дә әкренләп виртуаль дөньяга күчә баруы ассызыклана.
Район башлыгы иптәш Алдагановның җирле хастаханәгә эләгүе – шулай ук көнүзәк мәсьәлә. 15 ел буе төзекләндерү эшләре барган бинага эче авыртып килеп керә ул. Биредә аңа көлкеле “ярдәм” күрсәтелә.
Тамашаның пародияләр өлешен аерым әйтеп узарга кирәктер. Ул сәхнәдә моңарчы куелмаган образларның килеп чыгуы белән аерылып торды. Дөресен әйтергә кирәк, Салават, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Айдар Галимов, Бәширә Насыйрова, Нәфкать Нигүмәтуллиннарга ясалган пародияләр тәмам туйдырган иде инде. “Рәвешләр” башка җырчыларны да кәмитләп күрсәтеп булуын дәлилләде. Өзектә элекке җырчыларның онытыла баруы, аларга алмашка килгән яшь башкаручыларның эстрада дилбегәсен үз кулларына алуы тасвирлана. Асаф Вәлиев образына Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Радик Юльякшиннар капма-каршы куелды.
Пилмәннәрдән ким түгел!
“Уральские пельмени” шоу-тамашасыннан ким булмаган, үз тамашачысын яулый бара торган заманча коллектив дип атар идем мин “Рәвешләр”не.
Афәрин, егетләр! Казан тамашачысы алдында яхшы имтихан тоттыгыз! Бүген “Инстаграм” тамашадагы көлкеле өзекләр белән шыплап тулган. Тамашачының сезгә куйган “5”ле билгесе ул! Алга таба да шулай кыланыгыз, үз бинагызны булдыру теләгегез дә тормышка ашсын!
Комментарий юк