Логотип
Белмәсәң бел

Сез Плюшкин белән танышмы?

Безнең өйдә хәзер ниләр генә юк. Кием-салым, савыт-саба, китап-журналлар, урын-җир... Күп вакыт боларны саклар урын да юк. Аларның күбесе тотылмый да, ничек куйган шулай ята. Ләкин ташлый башласаң, кул бармый, ташларга жәл...

Ни өчен кирәкмәгән әйберләрне ташларга кул бармый соң? Моның берничә төрле сәбәбе бар икән.  
Беренчесе дини сәбәп. Динебездә исраф итү гөнаһ санала. Тузмаган әйберне ташлау исраф итү шикелле.
Икенче сәбәп – диспозофобия. Әйберләрне ташларга куркуның медицинада әнә шундый атамасы бар. Ташларсың, иртәгә үк кирәге чыгуы бар...
Өченче сәбәп – зыялылык. Әйе, әйе, зыялы кешеләр әйберләргә башкача карый. Күбесе алар өчен истәлек, хәтер. Аннары, мондый кешеләр чүп ташлап, табигатькә зыян китерүдән дә уңайсызлана.
Социаль сәбәп – дүртенчесе. Безнең кан хәтерендә сугыш чорында әби-бабайларыбыз күргән авырлыклар, юклык, дефицит заманнары яши. Булган әйберне ташларга намусыбыз да кушмый, кызганыч та...

Әйдә әйбер күп булмасын өчен, аның артыгын, кирәкмәгәнен алма гына бит инде югыйсә. Ник соң без артык әйбер җыябыз? Кайчагында бу сорауга үзебез дә җавап бирә алмыйбыз. Менә бу матур чәй чокырын ник алдык инде? Өйдә чокыр беткән идеме? Күз төште дә, кызыктык та алдык...
Әлбәттә, кибетләр өчен безнең күбрәк әйбер сатып алуыбыз отышлы. Һәм моның өчен алар көне-төне уйлый, хәйлә кора. Ә без аларның хәйләсенә кабабыз. Маркетологлар яхшы эшли. Үземә ошаган, үзем теләгән әйберне генә алам дип уйласагыз, ялгышасыз. Сәүдә белән бик көчле белгечләр идарә итә, аларга каршы торуы бик авыр.  Ипи алырга гына керәм дип кереп, ике пакет ризык тотып чыкканыгыз бармы сезнең кибеттән? Еш була ул андый хәл. Үзең барасың, үзең уйлыйсың: «Ипи генә алырмын дигән идем бит инде? Тагын нигә дип алдым соң боларны?»

Артык-портыкны сатып алудан ничек туктарга?
Әгәр бу кием-салым икән, гардеробыгызны база киемнәрдән туплагыз. Алар бер-берсе белән ярашсын, төсләре дә, фактуралары да туры килсен. Болай иткәндә аз гына киемне дә төрлечә төрләндереп киеп була. 
Кайсыдыр товарга бик тә кызыксагыз, үз-үзегезгә сорау бирегез: «Ни өчен минем аны сатып аласым килә? Ул миңа ничек хезмәт итәчәк? Аның урыны кайда булачак? Бу әйбер хакына мин өйдәге кайсы әйберне ташлый алам?» 
Кибеткә исемлек белән баруы отышлырак. Болай сез кирәкле әйберләрне генә сатып алачаксыз.

Ризык кибетенә ач килеш кермәскә тырышыгыз. Ач керәсез икән, кирәгеннән күбрәк әйбер алачаксыз. 

Товарларны интернет-кибетләрдән сатып алу файдалырак. Күзегез төшкән товарны сез кәрзингә салып торып, бераз уйлана аласыз. 
Кибеттән әйбер сатып алганда да «бер кич» кагыйдәсенә таяныгыз. Күзегез төшкән әйберне шунда ук сатып алмагыз. Икенче көнне дә бу әйберне күңелегез кирәксенә икән, шул чагында гына сатып алыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар