Логотип
Белмәсәң бел

Машина бикләнеп калса

Автомобиль – гел игътибарлы булуны, җаваплылыкны таләп итә. Таркау зиһенлеләрне бик шәпләп кенә өйрәтә дә ала ул. Таркау булмасаң да кайвакыт әллә нинди кыен да, кәмит тә хәлләрдә калырга мөмкинсең. Шундыйларның берсе – машинаның бикләнеп калуы.

Автомобиль – гел игътибарлы булуны, җаваплылыкны таләп итә. Таркау зиһенлеләрне бик шәпләп кенә өйрәтә дә ала ул. Таркау булмасаң да кайвакыт әллә нинди кыен да, кәмит тә хәлләрдә калырга мөмкинсең. Шундыйларның берсе – машинаның бикләнеп калуы. Машина ачкычы да, сумка, телефон да – барысы да машинада. Мондый хәлдә калсаң, нишләргә һәм машинага зыян китерми генә ачу мөмкинме?

 

Минем белән андый хәл булмас дип әйтә күрмә. Хәзерге сигнализацияләр машинаны мизгел эчендә бикләп куя, аның өчен брелоктагы төймәгә дә басасы юк.

 

Шуңа күрә машина йөртүчеләр өчен иң мөһим кагыйдә – машина ачкычын беркайчан да кабызу йозагында калдырмагыз! Беркайчан да! Сигнализациянең теләсә-кайсы вакытта «юләрләнеп» алуы бар. Кем белә, бәлки, ул сезне нәкъ менә хәзер сынап алырга уйлар.

 

Икенче кагыйдә – ачкычны алмасагыз, бер ишекне ачык калдырыгыз. Тәрәзәне генә ачык калдыру булышмаска мөмкин, чөнки кайбер система ишекне бикләгәндә тәрәзәләрне дә күтәреп куя.

 

Сигнализация брелогының батарейкасы утырса да күңелсез хәлгә таруың бар, щуңа да батарейкаларны гел алыштырып торыгыз, ишегегезне ача алмый тилемерер көнгә китереп терәгәнен көтмәгез.

 

Алай да, машинагыз бикләнеп, ачкычыгыз эчтә калса, нишләргә соң?

 

Борчылмагыз! Дөньяда моннан да куркынычрак хәлләр була, бу – иң начары түгел.

 

Өйдәге берәрсенә шалтыратып, машинаның запас ачкычларын китертергә була. Бу, әлбәттә, иң арзан, иң кулай юл. Ә өйдә кеше булмаса? Ачкычлар салынган сумка машинада бикләнеп калды бит. Исегезгә төшерегез әле, бәлки, фатир ачкычларыгыз берәр туганыгызда бардыр? Ул булышмасмы?

 

Тәҗрибәле ир-егетләрнең тәрәзәнең резинкасын каерып, нечкә генә тимерчыбык ярдәмендә машинаны җиңел генә ачканнарын ишеткән бар. Моның өчен 70-80 см чамасы нечкә әмма нык тимерчыбык кирәк. Аны резинка астыннан тыгып, ишекнең обшивка астындагы келәсен күтәрәләр. Тимерчыбыкның бер башын ыргаксыман итеп бөгәләр.

 

Ишекнең читен каерып, машина эченә бау үткәрәләр һәм шул баудагы элмәк белән ишекне ача төрган төймәне тартып менгерәләр. Бау урынына нечкә кыл да кулланырга була.

 

Машинага бернинди зыян салмый гына ачучы махсус хезмәтләр дә бар. Казандагыларына шалтыратып белештек, бүгенге көнгә аларда машинаны ачтыру хакы 1 меңнән 1,5 меңгә кадәр. Авылларга да чыгабыз диделәр. Километры 20 сумга чыга, ди. Кайсыбер оешмаларның башка районнарда да бүлекләре бар икән, димәк, юл бәясе шактый ук кими.

 

Башка бер чара да юк, ә машинаны бик тиз ачарга кирәк булса, тәрәзәне ватарга гына кала. Мондый очракларда гадәттә алгы ишекнең форточкасын (кечкенә бүлемен) ваталар. Тик форточкадан ишекнең элмәгенә кадәр кулыгыз җитәргә тиеш.

Форточкасы булмаса, арткы ишекнең пыяласын ваталар. Кай очракларда (мәсәлән, машина эшләп утырганда бикләнсә, бактагы бензин бетеп, бензин насосы эштән чыгарга мөмкин, ә ул арзан нәрсә түгел. Яисә машина эчендә нәни бала бикләнеп калып, аның да сәламәтлегенә зыян килерлек булганда) тәрәзәне кыеп төшерү иң арзанлы вариант булырга да мөмкин. Әлбәттә, йодрык белән кизәнәсе түгел, таш яки тимер ише каты әйбер белән генә сугасы!

 

Бәйрәмнәр оештыручы, телевидение дикторы Замирә Рәҗәпова да үзләренең шундый хәлдә калганнары булуын сөйләде.

Җырчы Филүс Каһиров белән Башкортстанның Бөрҗән районынна клип төшерергә баргач булды бу хәл. Филүс миңа багажниктан нәрсәдер алып биреп, капкачын ябуы булды, машинаның сигнализациясе барлык ишекләрне шап итеп бикләде дә куйды. Запас ачкычларны да китертеп булмый, махсус хезмәт тә чакырта торган җир түгел. Инде нишләргә? Ирем Макс каяндыр нечкә тимерчыбык табып: «Ачабыз аны, борчылмагыз», – дигәч, тынычлап, су буена төшеп утырдым. Агыйделнең башланган җире, искиткеч матур җирләр анда! Агыйделгә кертеп кечкенә генә басмалар салганнар. Егетләр ике сәгатьләп маташты. «Ярый әле машина бикләнгән, бу матурлыкны тагын кайчан күргән булыр идем», – дип куандым да әле хәтта.

 

Безнең үзебезнең машинаның да бикләнеп калганы булды. Ярый әле Казанда идек. Ирем машинаны кабызып җибәргән дә, тәрәзәләрен кардан чистартырга чыккан. Сигнализация шуны гына көтеп торган, барлык ишекләрне бикләгән дә куйган. Ярый телефоны кесәсендә, ә минем өйдә вакыт иде. Запас ачкычларны алып «очтым» гына.

 

Ә бер туганыбызның авылда машинасы бикләнеп калгач, алгы ишекне өстән каерып тимерчыбык белән тәрәзә күтәрткечнең төймәсенә басып ачкан иде. Артык зур зыян килмәде килүен, ишекнең өсте генә бераз чалышрак булып тора.

 

Мондый күңелсез, матавыклы хәлгә тарымас өчен: беренчедән, игътибарлы булыгыз. Икенчедән: дөнья хәлен белеп булмый – иң якын кешеләрегезнең телефон номерларын күңелдән ятлагыз. Кем белә, бәлки, телефоныгыз да машинада бикләнеп калыр, кемнекеннәнднр шалтыратыр өчен номерны белү кирәк бит. Өченчедән... өченчедән, нәрсә генә булса да, кирәгеннән артык борчылмагыз. Дөньяда хәл итеп булмый торган бер генә мәсьәлә дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар