Логотип
Белмәсәң бел

Көндәлек хәйләләр

Чисталык яратучы хуҗабикәләргә берничә файдалы киңәш. 

Чисталык яратучы хуҗабикәләргә берничә файдалы киңәш. 

Микроволновка ризык җылыту өчен бигрәк уңай инде. Ләкин калпаксыз гына кулланганда, аның стеналарына май чәчрәп ката, аннары чистартуы кыен була. Тирән тәлинкәгә су салып, микроволновкага куегыз да, 5 минутка кабызыгыз. Кайнар пар каткан май тамчыларын җебетәчәк. Мич суынганчы, губка белән юып аласы гына кала.

Суыткычны еш юмас өчен, киштәләренә ризык элпәсе (пищевая пленка) җәегез. Пычрангач, аларны алыштыруы бер дә кыен түгел. Ә суткычның киштәләре өр-яңа кебек сакланачак. 

Ак ваннаның, раковинаның су агып китә торган тишек кырыйлары саргаючан. Кичтән мамыкны белизнага манып, шул саргайган урыннарга каплагыз. Иртән ул тапларның эзе дә калмас. 

Газ плитәсенең рәшәткәләре майланып, пычрана. Аны юып бетерүе бик кыен. Шулай да бер җайлы гына ысулы бар. Төнгә каршы әлеге рәшәткәләрне тишек булмаган целлофан капка тыгып, шунда 3-4 аш кашыгы нашатырь спирты салыгыз да, капчыкның авызын бик яхшылап бәйләп куегыз. 12 сәгать эчендә нашатырь спиртының парлары май тапларын эретәчәк, рәшәткәләрне бер кат җылы су белән юарга гына калачак. 

Келәмдәге тапларны бетерү дә артык кыен түгел. Таплы урынны тәрәзә юа торган сыеклык белән чылатыгыз да, берәр тукыма аша үтүкләгез – келәмегез өр-яңа кебек булыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар