Австрия Герцогының мөселманча җирләнүе...

Дөресен генә әйткәндә, бу вакыйга детективка охшаган. Үзбәкстанның Кокандында узган Халыкара гамәли сәнгать фестивале тарих, мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләр, Алтын Урда чорында Азия һәм Кытайдагы һөнәрчелекне өйрәнеп, тарихи һәм фәнни эзләнүләр алып барган галимнәр белән танышырга, аралашырга мөмкинлек бирде.
XVIII гасыр башында Изге Стефан чиркәвендәге мәет җирләү төрбәсендә (Австрия) монгол текстиле табыла. Сүз Иран хакиме Солтан Абу Саид өчен әзерләнгән тукыма турында бара. Шунда ук 1319–1335 еллар датасы да куелган. Европага юл билгесез, мөгаен, Италия белән сәүдә итү белән бәйледер, дипломатик бүләк булу ихтималы да бар. Әлеге затлы текстильнең бер өлеше яңа буын тарафыннан да 1365 елда кулланылган: Венаның Габсбурглар династиясеннән булган Австрия хакиме герцог Рудольф IV өчен мәет киеме сыйфатында файдаланылган. Озын гарәп текстыннан алтын хәрефләр белән хакимне мактап язылган өч сүзне буйлы, бизәкле текстиль һәм патша предметларындагы традицион язу белән чагыштырып була. Бу хакта миңа тарихчы Маркус Риттер сөйләде. Склеп кабат 1933 елда, аны чиркәүнең яңа музеена күчергәндә ачыла. Шуннан соң ул фәнни тикшеренүләр объектына әйләнә. Ләкин Европа җәмәгатьчелеге үзләренең хакимен Аллаһы Тәгаләнең кодрәте турындагы хикмәтле гарәп сүзләре язылган тукымага төреп җирләүне һич кабул итә алмый инде! Күптән түгел аңа заманча сәнгать күзлегеннән карый башладылар.
Маркус Риттер белән танышканнан соң, Европалыларның һөнәри сәнгать, келәм туку, текстиль, архитектура, зәркән сәнгате туу тарихын өйрәнүләре турында белдем һәм сокландым. Алтын җепләрдән тукылган ефәк тукымалар Азиядә XIII һәм XIV гасырларда монгол хакимлеге чорында моңарчы күрелмәгән күләмдә һәм яхшы сыйфат белән җитештерелә. Аның Европа мәдәниятенә йогынтысы һәм текстиль тарихының сынлы сәнгатьтә һәм әдәби образларда чагылышы турында мәдәни күчеш буларак телгә алалар. Монгол элитасы өчен ефәктән һәм алтыннан зиннәтле тукымалар җитештерелә. Европа сәяхәтчеләре Марко Поло, Вильгельм Фон Рубрук һәм башкалар әйтүенчә, король сарае өчен күпләп чыгарылган. Аристократларга һәм хәрби элитага бүләк ителә торган булган. Көнбатышта, Урта диңгез буе шәһәрләрендә, Европада шул зиннәтле товар белән сәүдә иткәннәр. Кагыйдә буларак, тукыма рулон белән сатылган, аннары алардан киемнәр теккәннәр. Тарихи текстларда күпләп җитештерү турында сүз барса да, берничә алтын эшләнмәләр генә сакланып калган. Кием искереп, тузып беткән, шул тукымалар җитештерелгән Үзәк һәм Көнбатыш Азия илләрендә урта гасыр текстиленең эзе дә юк хәзер. Аның каравы, күп фрагментлар Европада сакланып калган, чиркәү киемнәре буларак яки князьләрне җирләүдә кулланылган. Тукымалар шулай ук князь һәм король киемнәре өчен модалы текстиль сыйфатында файдаланылган. Төньяк Италиядә алтынланган тукымаларга сорау аеруча зур булган.
Соңгы чор урта гасыр Европа әдәбиятында «ТАТАР ТУКЫМАСЫ» матур, затлы һәм алтын текстильгә метафора буларак яңгырый. Бу чорда алтыннан тукылган тукыманы пурпур тукыма алыштыра башлый. Яңа образ борынгы традицияләрне этеп чыгара.
«Сакланып калган алтын бизәкле монгол текстиле стильләр һәм мотивлар төрлелеген күрсәтә. Аларның датировкасы һәм киң монгол территориясенең кай урынына караганы бәхәсле һәм чишелмәгән булып кала», – ди Маркус. Әлеге текстиль эшләнмәләрнең йогынтысын Азия белән Европа арасындагы «мәдәни багланыш» дип карарга кирәктер. Соңгы тикшеренүләр вакытында бик кыйммәтле текстильнең контексты монголлар Иранының (Алтын Урда чоры) князьләр мәдәниятендә һәм XIV гасырда Үзәк Европада мәһабәт Ильханидларның Венада христиан корольләре төрбәсендә кулланылганы ачыкланды! Һәм моның белән генә дә чикләнми әле! Формаль һәм техник характеристикалар уникаль аспектлар турында фаразлый.
Габсбурглар династиясе хакименең ни өчен Коръән сүзләре язылган тукымада җирләнүе турындагы соравыма Маркус анык кына җавап бирә алмады. Мөгаен, кыйммәтле бүләк тукыма булгандыр дип кенә әйтә алды... Урта гасырлардагы күп хакимнәренең чын дингә ышанучылар буларак җирләнгәнен танырга курка европалылар... Яки инде аларның Алтын Урдага вассаллыгы күзгә ташлана.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.