Логотип
Мөнәсәбәтләр

Туристларга путевка алганда ничек алданмаска? (10 киңәш)

Җәйге яллар башланып халык җылы якларга юл алырга өлгерми, бер көнлек турфирмалардан зыян күрүчеләр пәйда була башлый. Алдау схемаларын кулланып кешедән акча җыеп эзсез югала торган турфирмалар саны кимергә җыенмый да: юкка чыккан бер фирма урынына тагын берничәсе барлыкка килә. Ә шулардан «путевка» алучылар диңгез буенда ятасы урында «Турпомощь» ассоциациясе телефоннарын өзгәләргә тотыналар. Ростуризм хезмәте хәбәр итүенчә, атна саен шундый беркөнлек компанияләрдән зыян күрүчеләрдән 3-5 гариза керә икән.


Тотылган акчаларны суд аша, һичшиксез, кайтарып була дип ышандыралар Ростуризмда һәм «Турпомощь» ассоциациясендә. Ләкин ышанычлы туристик фирмаларны сайлап, чынга туры килгән путевкалар алып үзегезгә онытылмас мизгелләр бүләк итү күпкә җиңелрәк бит. Путевка алганда кырыгалдарлар кулына эләкмәс өчен гади генә 10 киңәшкә дә колак салу мондый күңелсез хәлләргә тап булмаска ярдәм итәчәк.

1 киңәш. Ялларга җыенуны сезгә путевка сатучы туристик фирманың репутациясен өйрәнүдән башлау зарур. Хәзер интернет заманы – бу өлкәдә күп еллар эшләгән фирмалар турында азмы-күпме мәгълүмат интернет киңлекәрендә табылмый калмас. Ә туризмда бераз гына да уңышларга ирешкән фирма, һичшиксез, үзләренең клиентлары белән аралашу өчен социаль челтәрләрдә аккаунтларын булдыра.

Интернетның тагын бер уңай ягы – анда теләсә кайсы фирмага, курортка, кунакханәгә отзыв укырга, яки ул турфирма белән эш иткән кешеләрнең ялдан төшереп кайткан фотоларын табырга була. Күп очракта менеджер мактап арган отель, пляж, курорт сезгә бөтенләй туры килмәскә мөмкин.

Берничә еллар элек путевка алу өчен танышларның уңай тәҗрибәсен куллану киң таралган иде. Бу ысул да актуаль булып кала – гадәттә, чит илгә еш йөрүчеләрнең ышанычлы фирма контактлары һәрвакыт кул астында.

2 киңәш. Әгәр дә игълан буенча турфирмага шалтыратасыз икән – белгечнең сөйләшүеннән үк фирманың ышанычлы булу-булмавын тоемларга була. Әгәр турменеджер сезнең сорауларыгызга гомуми сүзләр белән генә җавап бирсә, сез теләгән юнәлешләр буенча конкрет мәгълүмат әйтә алмаса, бу фирмага мөрәҗәгать итү риск тудырачак. Ышанычлы фирмалар күпчелек очракта тәҗрибәсе булган югары квалификациле белгечләрне эшкә алырга тырыша.

3 киңәш. Безнең күпчелек халык путевка алганда алны-артны карамый – кабат сорарга, аңламаганны аңлатырга таләп итәргә ояла. Ялыгызны планлаштырганда менеджерга гына ышанып калмагыз – үзегез дә иренмичә терминнарның ни аңлатканын белешегез. Беренче карашка бу бик катлаулы һәм кызыксыз тоелса да, бер-ике тапкыр гына булса да чит илгә уңышлы барып кайтканнан соң үзегезгә дә туризмга кагылышлы мәгълүматларны өйрәнү кызыксындыру тудырачак, инде нинди мәгълүматларга күбрәк игътибар бирергә кирәклеген аңлый башлаячаксыз.


Ростуризм күпчелек туристлар хәтта туроператор белән турагент дигән төшенчәләрнең дә аермасын белми, дип җиткерә. Искәртәбез: туроператор – туристик продукт, ягъни турпутевканы булдыручы һәм туристларга ялны оештырырга ярдәм итә торган компания. Нәкъ менә туроператор очу билетларының даталарын, кунакханәдә тору көннәрен, туклану типларын, экскурсияләрне тәңгәлләштереп туристик путевканы туплый. Ә турфирма исә туроператор барлыкка китергән һәм сатуга куйган путевканы халыкка тарату-сату белән генә шөгыльләнә. Әлбәттә, путевка бәясенә турфирма үзенең табышын да кушып сата, димәк туроператорда путевка һәрвакыт арзанрак була дигән сүз.



4 киңәш. Туроператорларга килсәк, аларның бердәм реестры Ростуризм сайтында урнаштырылган. Әгәр бу сайтта үзегез мөрәҗәгать итәргә җыенган оператор юк икән – димәк, сезнең белән ялган фирма эш итә. Бу реестрга кертелмәгән фирмаларның закон буенча туризм базарында оператор булып эшләргә хокуклары юк. Бу уңайдан иң төп мәгълүмат – нәкъ менә туроператор путевка сатып-алу килешүе нигезендә хезмәтнең куелмавы яки тиешле дәрәҗәдә куелмавы өчен турист каршында җаваплы. Путевканы турагент исеменнән дә, турфирма исеменнән дә сатканга карамый – һәр бәхәсле очракта туроператор җаваплылыкка тартылачак.

5 киңәш. Шулай ук турагентстволарның да реестрына күз салу артык булмас. Күпчелек очракта туристлар путевкаларны операторлардан алмыйча, турфирмаларга мөрәҗәгать итәргә күнеккән. Икенче елдан Россия Федерациясе законнарына кергән үзгәрешләр нигезендә, һәр туристик агент мәҗбүри рәвештә турагентлар реестрында теркәлергә тиеш булачак. “Турпомощь” сайтында шулай ук операторлар белән хезмәттәшлек турында килешүләре булган туристик оешмалар исемлеге булдыралачак. Ә агымдагы елда әлегә бу реестрда туристик фирмалар ирекле рәвештә теркәлә башлаган һәм 2 меңнән артык оешма кергән исемлек инде сайтта урнаштырылган, дип белдерәләр ассоциациядә. Әгәр сез мөрәҗәгать итәргә җыенган турфирма атамасын бу исемлектә тапсагыз – бернинди шиксез, курыкмыйча алардан путевкалар сатып ала аласыз.

6 киңәш. Алда әйтелгәннәргә өстәп, Казандагы фирма эре туристик агентның челтәренә карарга мөмкин. Бу хакта мәгълүматны сез менеджердан белә аласыз. Мондый төр оешмаларның да эше законга каршы килми – куркырлык әйбер юк, дип ышандыра Ростуризм хезмәте. Шулай ук бу турагентство турында да мәгълүмат алда әйтелгән реестрда булырга тиеш.



7 киңәш. Турфирма яки туроператорга мөрәҗәгать иткәндә беренче эш итеп офисның җиһазландырылуына игътибар итү дә артык булмас. Туроператорларның офис түрендә күз уңында, һичшиксез, иң мөһим документ – бердәм федераль реестрга кертелү турында мәгълүмат таныклыгы эленеп торачак (Свидетельство о внесении сведений в единый федеральный реестр). Бу таныклыкта шулай ук реестр номеры күрсәтелгән булырга тиеш. Әгәр бу документ күз уңында юк икән, компания сезнең соравыгыз буенча шунда ук аны күрсәтергә мәҗбүр. Тагын шуны өстәп әйтәсе килә: әгәр турфирма инде бу өлкәдә уңышлы гына күп еллар эшләп килсә, аның вәкилләрен еш кына “рекламный” турларга чакыралар. Бу турменеджерлар еш кына операторлар хисабына теге яки бу илләрдә отельләр һәм курортлар белән танышу максатыннан чит илгә йөриләр. Мондый турлар дәвамында фирманың офисы реклама материалары, буклетлар, сувенирлар, магнитлар һәм башка шуның ише әйбер белән тулган була. Әгәр сезне турагент бер өстәл һәм бер компьютер экраны белән каршы ала икән – бу инде “һава” сатып алу булып чыгарга мөмкин.

8 киңәш. Белгечләр путевка бәяләренә игьтибарлы булырга киңәш итәләр – арзан, шикле бик арзан путевкалар уйга калдырырга тиеш дип белдерә алар. Әгәр Европага ике атналык ял өчен кеше башыннан 20 меңгә путевка тәкъдим итәләр икән – бу инде ялган. Компания күзгә карап бәя төшерә икән – уйланыгыз, алар сезне ялга җибәрү турында уйламый да, бары тик акчагызны ничек алу турында гына кайгырта. Бик арзан путевкалар сатып демпинг ясаган фирмаларның язмышларын да телевизордан узган ел күзәтеп тордык. Бер-бер артлы юкка чыгучы операторлар кайчандыр ышанычлы булып та, азартка бирелеп демпинг ясарга тотынган булганнар икән. Былтыр Россия буйлап туристлар чит илгә ял итәргә китеп тә бардылар, операторлар банкротлыкка чыгуларын хәбәр итте, ә кайту юлын ял итүчеләргә мөстәкыйль эзләргә туры килде бит.

Турларга якынча бәяләрнең торышын белеп тору өчен “Турбарометр” дигән проект уйлап тапканнар, дип хәбәр итә Ростуризм хезмәте. Иң популяр юнәлешләр буенча турларның уртача бәяләре турындагы мәгълүматны алар атна саен бастырачаклар. Әгәр сез мөрәҗәгать иткән оператор күп вакыт аралыгында бу чыганакларда күрсәтелгән уртача бәядән күпкә түбәнрәккә путевкалар тәкъдим итә икән – уйланыгыз. Арзан путевкалар ышанчылы фирмаларда, һичшиксез, була – ләкин бу кыска вакытлы акцияләр кысаларында яки "горящие путевки" дип аталган санаулы тәкъдимнәргә генә кагыла.

9 киңәш. Путевка алырга җөрьәт иткәнсез икән инде, берүк килешүгә укыймыйча гына кул куя күрмәгез. Барлык сөйләшенгән пунктлар да килешүдә күрсәтелгән булырга тиеш: сатып алынган тур турында анда барысы да конкрет язылган булырга тиеш – сроклар, бәяләр, отель һәм авиакомпания исемнәре, һ.б. Гомуми сүзләр белән генә язылса – димәк, сездән нидер яшерәләр.

10 киңәш. Лотерея һәм төрле приз уйнатулардан сак булыгыз. Тәҗрибәсе булмаган сәяхәтчеләр мондый “бүләк”ләргә бик теләп ышанырга мөмкин. Соңгы арада сәүдә йортларында, шәһәр урамнарында мондый лотереялар уйнату очраклары ешайган. Берничә сорау биргәннән соң турфирма менеджерлары итеп үзен таныштырган кешеләр беркатлыларга әллә нинди алтын таулар ышандыра: ике атнага ике кешелек номерда биш йолдызлы отельдә ял итү мөкинлеге бирелә икән. Ләкин турпутевканы куллану өчен юл хакын гына түлисе калган. Күп очракта, юл хакы мондый путевкаларның уртача бәясеннән күпкә кыйммәтрәк килеп чыга икән. Иң гаҗәбе, бу кармакка эләгүчеләр саны да кимеми – юл хакы түләп тә, бушка булган биш йолдызлы номер урынына күп кешелек бүлмәле диңгез ярыннан бик ерак урнашкан хостелларда яшәп кайтучылар да байтак икән. Мондый хәлгә калмас өчен иң яхшы ысул – бернинди лотерея һәм приз уйнатуларга ышанмыйча, мондый турфирма хезмәткәрләрен читләтеп узу гына кала.



Әгәр кабаланмыйча, ашыкмыйча, иренмичә барлык мәгълүматларны тиешенчә укып-өйрәнеп аек акыл белән эш итсәгез – сезнең ялларда бернинди күңелсезлекләр дә килеп чыкмас! Хәерле юллар, күңелле яллар сезгә!

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар