Табигатьнең һәр авыруга үз дәвасы бар

Табигать анабыз кеше турында һәрдаим кайгырта, аның хәзинәсендә һәр авыруга үз дәвасы бар. 

Чөгендер
Халык медицинасында чөгендер сидек кудыр­ту, эч йомшарту өчен һәм ялкынсынуга каршы киң кулланыла. Ул организмда матдәләр алмашынуын яхшырта, кан басымын төшерә, организмны чынык­тыра.
Йодка бай чөгендер аеруча атеросклероз һәм ги­потиреоз белән авыручыларга файдалы.
Кан басымы югарылыктан интегүчеләргә чөген­дерне түбәндәге ысуллар белән куллану отышлы: Беренче ысул. Вак угычта уылган чөгендердән сок ясагыз. Шуны берәр стаканлап, көнгә 3 тапкыр һәр ашау алдыннан 4 көн рәттән эчегез.

Икенче ысул. Яңа ясалган чи чөгендер согына яртылаш күләмдә юкә балы салып болгатыгыз. Катнашманы яртышар стаканлап көнгә 3-4 тапкыр ашаудан соң эчәргә кирәк.
Бу ысул белән ясалган җылы катнашма салкын тигәнне дә дәвалый.

Подаградан камыр агачы (боярышник)
2 аш кашыгы камыр агачы яфрагына стакан ярым кайнар су салып, 1 сәгать томалап тоты­гыз. Шуны чирек стаканлап, ашарга ярты сәгать кала, көнгә 3-4 тапкыр эчегез. Дәва­лану курсы — 2-3 атна. Көн саен яңа чәй ясагыз.

Ревматизмнан нарат җиләге (брусника)
Дәва чәе болай ясала: 1 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагына стакан ярым кайнар су салып, 30 минут томалап төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне яртышар стаканлап, ашарга 15 минут кала, көн­гә 3 тапкыр эчегез. Дәвалану курсы — 3-4 атна.

Кычыткан
Кычыткан яфрагын чәчәк ату чорында җыеп, җиләс бүлмәдә кадакка элеп киптерегез.
Кычыткан төнәтмәсе анемия, атеросклероз, ревматизм, йөрәк белән бәйләнешле шешенү, бавыр, үт куыгы, эч кату, геморрой кебек авыруларны дәвалауда кулланыла. Шулай ук организмда төрле кан китүләрне туктату сыйфатына да ия.
Дәвалану өчен төнәтмә болай ясала: 10-15 кычыткан яфрагына 1 стакан кайнар су салып, 10 минут томалап төнәтегез. Шуны берәр аш кашыклап көнгә 3-4 тапкыр эчегез.

Полиартриттан — гөлҗимеш
2 аш кашыгы вакланган гөлҗимешкә 2 стакан кайнар су салып, 1 сәгать термоста тотыгыз. Төнәтмәне яртышар стаканлап, ашарга 30 минут кала, көнгә 4 тапкыр эчәргә кирәк.
Бу төнәтмә подагра һәм “шпор” профилак­тикасы өчен дә файдалы.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5124
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4871
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2614
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3736
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6282
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек