Серләр янчыгына

- Манный боткасын төерсез пешерү өчен, иң элек аны салкын сөттә болгаткалап алыгыз. Шуннан соң гына кайнап торган сөткә салып болгатыгыз.
- Нинди дә булса ризык пешерү өчен еш кына йомырка сарысын агыннан аерырга кирәк була. Йомырканы чиста бүрәнкә өстендә ватсагыз, сарысы шунда калачак, агы агып төшәчәк. Бүрәнкәне кәгазьдән дә ясарга мөмкин.
- Кулланылмый калган йомырка сарысын да, агын да, өстенә салкын су салып, суыткычта саклагыз.
- Оныгыз яисә дөгегез кортламасын дисәгез, аңа бер теш сарымсак салып куегыз.
- Котлет әвәлисе сохарины төелгән чипсы белән алыштырырга мөмкин.
- Суыткычтагы тәмсез исне бетерү өчен, анда содалы савыт тотыгыз.
- Манный боткасы пешерәсе кәстрүл төбен атланмай белән майласагыз, боткагыз янмас.

-  Яшелтәмләткечләр озаграк саклансын өчен, юып-киптереп, суыткычның иң аскы киштәсенә куегыз, янына чиста целлофан пакет куеп калдырыгыз. Ә иртәгесен яшелтәмләткечләрне шул пакетка тутырыгыз, дымланмас та, бозылмас та.
- Әгәр сөтегез булмаса, бәрәңге боламыгына аз гына газлы минераль су кушыгыз, ул җиңел һәм күперенке булачак.
- Әрчеп туралган алма каралмасын дисәгез, аны ун минут тозлы суга салып тотыгыз.
- Киптерелгән гөмбәне берничә сәгать тозлы суга салып тотсагыз, гөмбәләр, әле җыйган кебек, яңарып китәчәк.
- Туңдырылган пиццаны СВЧ мичендә җылытыр алдыннан, аңа сардина банкасыннан берничә кашык май сибегез. Хуш исле һәм тәмле булыр.
- Дөгедән кызыл яки сары төстәге гарнир әзерләргә теләсәгез, дөге пешерәсе суга бер чәй кашыгы карри яки өч аш кашыгы чөгендер согы салыгыз.

- Пычактан шуып төшмәсен өчен, туңдырылган итне яртылаш эрегән хәлдә кискәләргә кирәк.
- Тапау өчен итне җепселләренә аркылы кискәләгез, ул сусыл һәм йомшак булып пешәр. Буйга кискәләсәң, тапалган ит каты була.
- Читкә чәчрәмәсен өчен итне полиэтилен пакетка салып тапагыз. Итне яртылаш каткан килеш суккалаганда, ул йомшак булып пешәр.
- Тапалган ит йомшак булып пешсен өчен, утка куярга 1,5-2 сәгать кала аны аш серкәсе һәм үсемлек мае белән майларга кирәк.
- Ит табага ябышмасын дисәгез, кыздырылган майга берничә телем түгәрәк кишер салыгыз.
- Тапалган итне уртача утта кыздырыгыз, табадан алып капкачлы кәстрүлдә җылыда тотыгыз. Маенда помидор түгәрәкләре кыздырып, ит өстенә куегыз. Гарнирга бәрәңге бирегез.

Уңмаган ризыкны ничек “коткарырга?”
- Әгәр кыздырасы балык тозлырак булса, аны салкын суда юып, сөзгечтә саркытыгыз да, онда әвәләгез.
- Әгәр томалап пешерелгән итле рагу, гуляш, азу, кәбестә тозланыбрак китсә, аңа табада җиңелчә генә турап кыздырылган помидор өстәгез һәм кайнатып чыгарыгыз.
- Шулпалы аш тозсызрак булган. Бу очракта, мәсәлән: 
– рассольникка, тәмен татый-татый, кайнаган кыяр тозлыгы салыгыз;
– харчога кузаклы ачы кызыл борыч өстәгез;
– борщка аш серкәсе, лимон кислотасы яисә аш серкәле чөгендер шулпасы салыгыз.
- Әгәр борщның төсе тоныграк кү­ренсә, аңа чөгендер төнәтмәсе өстәгез. Аның өчен: җете төстәге чөгендерне юка телемләп кискәләгез дә,  өстенә кайнар шулпа яисә су (1 л суга 0,5 кг чөгендер) һәм 3 процентлы аш серкәсе (1 л шулпага яисә суга 8 г) салыгыз, кайный башлаганчы утта тотыгыз. 
- Макарон, ботка, кәбестә, кишер һәм суган кебек ризыкларыгыз янып китсә, шунда ук аларның янмаган өлешен сак кына икенче савытка алып салыгыз, кайнатып чыгарыгыз.

Салатны тәмләндерү…
- Салатка берничә минутка сарымсак белән уылган кара ипи катысы салып тотыгыз. Табынга биргәндә ипи кисәген алып куегыз.
- Салатка турыйсы бәрәңгене күп сулы кәстрүлдә пешерсәгез, тәмлерәк булачак.
- Табынга куяр алдыннан майонезлы салатка ике-өч минут дәвамында лимон кабыгы салып тотыгыз.

фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3342
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3447
    0
    31
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3127
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5890
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4547
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек