Логотип
Мөнәсәбәтләр

Мунча

Болгар мунчасы

Мунча (һамам) турында матбугатта язылмады түгел, языл­ды. Тагын да күп тапкырлар язылыр, шәт. Төрек һамамы (мун­часы), русская баня, юнаннар (греклар, элиннар) мунчасы, татар мунчасы, фин мунчасы дигән тәгъбирләрне без еш укы­дык, еш ишеттек.
Юнаннар әйтер: мунчаны безнең бабалар уйлап тапкан, дияр. Урыс әйтер, мунчаны без керттек башка халыкларга, дияр. Татар әйтер, иң башлап мунчаны татарлар уйлап чыгарган, дияр.    Че
Нишләтәсең, һәр халыкның борынгы буласы килә. Ләкин: бу милләт борынгы милләт, дип әйтер өчен нигез, исбат, дәлил кирәк. Кайчакларда исбаты булмаган кайбер халык­ларның “галимнәре” үз тарихын борынгы якка озайту макса­тыннан, башка халыкларны түбәнәйтер өчен, тарихта булган вакыйгаларны бозып күрсәтергә, булмаганнарын уйлап чыга­рырга, ачыктан-ачык ялган язарга да кыенсынмый.
Мунча мәсьләсендә дә шуңа охшаш әкәмәтләр гел булгалап тора. Зур Совет Энциклопедиясен (БСЭны) ачып баксаң, анда акка кара белән язылган: русларда мунча Печера монах­ларына XI гасырда ук билгеле булган икән. Сәяхәтче Олеарий исә XVII йөздә русларда мунча булганлыгына ишарә ясаган, ди.
Татарларда (Идел буе түркләрендә) мунча турындагы язма мәгълүмат Печера монахларыныкына караганда — 200, Оле­арий язганга караганда 800 ел алдан күренә.
Мәгълүм булганча, Бөек Болгар дәүләтендә (IX йөз) мунча культы киң таралган, җәмәгать мунчалары, шәхси мунчалар гадәти күренеш була. Җәмәгать мунчаларында шатранҗ (шахмат), нард (шакмак тәгәрәтеш) уеннарының ярышлары узган, хәтта чит ил дәүләтләренең илчеләре белән гамәли күрешүләр дә мунчаның биек-якты залында уза торган булган.
Болгар мунчалары юыну, тазарыну, дәвалану урыны гына түгел, мунча шәхесләр мөнәсәбәтенең мәркәзе ролен дә башкарган. Кызыл Пулат мунчасы астан, таш идәнне каты җылытуы белән башка агач мунчалардан нык аерылып тор­ган. Юынучы утырган таш астан кыздырылып, ләүкә вазифа­сын да үтәгән. Хәзер мондый мунчаны ни өчендер "Төрек мунчасы" дип йөртәләр. Бәлки шушы рәвештәге мунча йола­лары татарларда онытылып, Төркиядә яхшы сакланганга күрә шулай атаганнардыр?

Кара мунча
(Элек)
Кара мунча хәзер татарларда юк, дип әйтергә мөмкин, га­лимнәрнең язуына караганда, кара мунчалар XIX гасырда та­тарлар арасында сирәк күренә. Без үскәндә, сугыш вакытын­да, сугыштан соңгы елларда кара мунча бар иде әле, ләкин кара мунча фәкыйрьрәк кешедә була торган иде.
Агач бура эчендә мич (пич), мич өстендәге тимер-томыр­ларга чуер таш өелгән, ул чүмәлә кебек, Мисыр пирамидала­ры сыман була иде. Тактадан эшләнгән эләүкә-лаука (“лавка” булып рус теленә дә кергән). Агач утыргычлар, түндәләр, агач ләгәннәр, агач саплы ужау (чүмеч). Тимердән эшләсәң, пе­шерә. Имәннән яки өрәңгедән ясалган агач тараклар. Салкын су ләгәннәре, мурт сөяннән ясалган кисмәкләр.
Төнлек (төннек) — мунчаның бер диварындагы кеше йод­рыгы сыярлык тишек. Мунчаның дүрт дивары да кап-кара ко­рым белән капланган. Мунчаның төнлегенә төеп тутырылган мунчала яки чүпрәкне алып, төнлекне ачасың да мунча ми­ченә ягып җибәрәсең. Төтен каплый бөтен дөньяны, ишек ачык, төнлек ачык кала, мунча мичендә ут яна, кунакларның күңеле булсын дисәң, бераздан утын өстисең, шәп ягасың килсә, колак пешәрлек булсын дисәң, утыныңны кызганма, өсте-өстенә як. Утын янып, кисүләре тәмам беткәч, шаулап торган күмерләрне тимер кисәү агачы белән болгатып җибәрәсең дә иң башта төнлекне каплыйсың, эссе чыгып ка­чарлык булмасын дип, мунчаланы тыгызлап, төеп куясың. Ишекне ябасың, агач белән терәтеп куясың. Мунча кыза баш­лый. Кара мунчаның эче тулы төтен, сөрем, агулы ис. Ике сәгатьләп узгач, мунчаны барып карыйсың: ут-күз юкмы, исе беткәнме? Ишекне ачып җибәрүгә үк сыек зәңгәр төстәге
Җылы һава күренер. Тагын томалап куясың. Бераздан соң ба- карыйсың, мичтә ис чыгарырлык кисәү башы булмаса, һавада ис беткән булса, ишекне ачып чак кына җилләтеп, ис­ле һаваны кудырып, мунчаны тәмаммысы томалап куясың. Ул шунда өлгерә, кыза. Тагын бер сәгатьтән соң барып, янә җилләтәсең. Бераз ябып тотканнан соң, ишекне ачык куеп, эссе саласың. Шул эссе агулы һаваны куып алып чыгып китә. Аннан соң тагын мунча ишеген ныгытып ябасың. Бераздан соң мунча әзер булыр.
Башта идәнгә утырып, аннан түндәккә, бераздан соң ләүкәгә менеп кызынасың, тирлисең. Алдан ук чабынсаң, хәл китүе бар. Башта бер кат җылынып алырга, аннан соң чабы­нырга һәм кабат чабынырга...
Кара мунчада ак киемнәр тиз корымлана, юынып коенган­нан соң диварга таянырга ярамый — корым гына. Иске ки­емнәреңне мунчада калдырып, өйалдыңда чисталарын киеп, кайтып китәсең.
Татар-керәшен авылларында гел кара мунча була торган иде һәм гаҗәбе шулдыр ки: татар-керәшен мунчалары каралты-курадан еракка, су буена яки бакча уртасына куелган була. Янгын чыга калса, йорт-җир исән кала. Татар мөселманнары­ның мунчасы каралты-курага терәп салынган була. Янгын чыкса, мөселманнарның йортлары урамы белән яна торган иде. Гадәттә, янгын мунчадан чыга.
Берәр кеше юынмаган, пычрак битле булса, аңа “һи, мунча пәрие”, диләр. Ихтимал, бу гыйбарә кара мунча заманна­рыннан телгә кереп калгандыр, кара мунчадан каралып чыгу­чылар да булгалый. Чөнки мунчаны, гадәттә, кич яки төнлә керәләр. Керосин юк, шәм юк, яки чыра яктысында, яки кар­маланып кына юынып чыккан кешенең берәр җире корымга буялмый калмый. Булган очракта да, кара мунча заманында бишле яки җиделе сукыр лампа була иде. Аның да яктылыгы тычкан утыныкы кебек кенә зәгыйфь иде.

Ак мунча
(Хәзер)
Кара мунчаны ак мунча кысрыклап чыгарып бетерде. Ак мунчаның сәкеләре, ләүкәләре чиста, диварлары — сап-сары бүрәнәләр. Корым, сөрем кебек нәрсәнең заты да юк ак мун­чада. Ак мунчаны һәркем үз системасы белән кора. Ак мунча­ларда, гадәттә, төнлек булмый. Чөнки ак мунча миченең төтен юлы — морҗасы-торбасы була. Морҗада юшкы (эшермә) була, мунча ягар алдыннан шул юшкыны тартып, төтен юлын ачарга кирәк. Биектау, Шәле, Балтач якларындагы ак мунчаларның пакьлеген, чисталыгын күрсәң, исең китәр. Аның һавасы саф була.
Мунча — кунак сыйлауның бер йоласы. Кунакка чакырып та, мунча якмасалар, Хуҗабайның поты бер тиен. Мунчасыз кунак — ул яртылаш кына сыйлану. Бәйрәмнәрдә һәр кураның мунчасы ягылган, өлгергән булыр. Килгән кунакны аш ашатмыйча, юл чәе генә эчертеп, мунчага алып китү — иң олы хөрмәт. Мәкаль дә шул турыда сөйли: “Әүвәл мунча, аннан сумса”.
Уттай кызу эш өстендә мунча ягарга вакыт булмый. Эш өстендә яңгыр явып, урак урырлык булмаса, печән чабарлык
булмаса гына бөтен халык мунча яга, мич ашлары пешерә, тәмләп чәй эчә. Бу турыда такмак та сакланып калган:
Яу яңгыр. Байның йөрәген яндыр.
Яңгыр яуса кайтырбыз,
Мунча кереп ятырбыз.

Авыр эштән алҗыганнарга яңгыр мунча, бәйрәм алып килгән.
Мунча керү кайчан рәхәтрәк була? Кышкы зәмһәрир сал­кындамы, әллә җәйге челләдәме?
Салкыннан эссе мунчага кереп ятуның никадәр ләззәт икәнен сөйләп торырга да кирәк түгелдер. Әмма җәйнең иң эссе вакытында шаулап торган мунчага кереп, кат-кат чабы­нып, урамга чыксаң, көн эсселеген син сизмәячәксең дә. Бе­ренчедән, синең тәнеңдә тир калмаган, син тирләмәячәксең. Икенчедән, көн никадәр эссе булса, мунча эссесеннән күпкә кайтыш һәм син үзеңне салкынчага чыккан кебек, рәхәт хис итәчәксең. Эссе көнне эссе мунчага барыгыз!
Ташкенттагы, Кыргызстандагы, Казахстандагы гаст­рольләр вакытында мин һәм артист Ринат Мифтахов Казаны­быздан алып барган икешәр каен себеркесе белән көн саен мунча керә идек, һич сусамыйча, тирләмичә Урта Азия эссе­сен бик җиңел үткәрә торган идек.

Истирахәт
(Сәяхәттән кайткач, Сөембикәнең ахирәтләре белән мунча керүе.
“Сөембикә” кыйссасыннан өзек.)
Сөембикә белән Татлы бик, Сауфия, Нәргәтай беренче бу­лып чишенделәр. Юл киемнәре берәм-берәм мунча алдына өелә барды. Чишенеп беткәннәр эссе мунчага уза торды. Мунча шаулап кызган иде. Ахирәтләр ләүкәгә тезелешеп утырды. Ләүкә такталары аларны көтеп кызган: аһ-ух, әллә- лә, мәллә-лә, анакайларым ла, газиземне пешердем, дип шаяра-көлә торгач, бераздан тынып калдылар.
“Хәтәр якканнар мунчаны. Димәк, атамның миңа үпкәсе юк, — дип уйлады Сөембикә. — Үпкәсе булса да яучылар хөрмәтенә шулай кыйланадыр”.
Күкрәгеннән табанына хәтле тире алъяпкыч бәйләгән һамамчы хатыннар кереп, шаулап торган ташка бер ужау су сипкәч, Сөембикә пошаман уйларын онытты.
Бу ни хикмәт икән мунча дигәнең?! Эссегә чыдап булмый, кайбер кызлар түзә алмыйча чыгып йөгерде. Сак суламасаң, үпкәң көеп чыгар, валлаһи. Кызлар акрын гына тирли башла­ды. Маңгай пешә, колак пешә, кул күтәрсәң, тырнаклар пешә. Әмма, әрнүләр белән беррәттән, рәхәтлек кичерәсең... Бу­шанудан соң тир ага, тузанлы чәч астыннан агып, кайнар тир маңгайны җебетеп, керне ияртеп алып китә. Айлар буе билне буып йөргән каеш-бау эзләре кайнар һава бәрелүгә әрни дә, рәхәтлек биреп узып та китә. Күпме гомер үтеп, нинди маҗараларга очрап, максатка ирешеп, күп кайгы вә югалтулар аша ата йортына кайтып, кайнар ләүкәгә егылган Сөем­бикәгә бу мәл Ирәмбагтан да, Багый Вафадагы истирахәт кы­лыштан да ләззәтлерәк иде. Ахирәтләре дә бәхетле кебек. Карлыгачлардай ләүкәгә тезелгән ахирәтләре тир бөртекләренең күкрәкләре буйлап агып, кендеккә кереп, кен­дек чокыры тулгач, агым булып, газизләренә юл алганын гамьсез генә карап утыралар. Кайсылары күм-күк булып төзәлгән кылыч җәрәхәте — җөйләрен сак кына сыпыра. Сөем тутай ахирәтләренә карап елмайды. Өлгерделәр, ту­лыштылар. Иң чандыр, иң сабый Сауфия дә яшь бикәч булыр­га әзер. Ни өчен елмайды соң Сөембикә? Алар өчен сөенеп елмайды ул. Сөембикә ахирәтләренең антын инкяр итәчәк. Кызлар әлегә бу турыда белми. Ул аларның күбесенә ирек бирәчәк. Телиләр икән, каласылары килгәннәр, аның ахирәте булып калсын, һәрбер кыз өстеннән ант алыначак. Калганы аларның үз эше.
Тагын эссе дулкыны китереп бәрде. Кызларның тыгыз-ту- лы тәне изри, йомшара, кызара төште. Иреннәре, җим көтеп торган кош балаларының томшыгы кебек, очлаеп, сузылган. Шул теләкле иреннәргә карап Сөембикә үзалдына уйлап куйды:
“Җим көтми ул иреннәр, эсседән дә бүлтәймәгән... Ул иреннәр җегет иреннәрен көтә...”
Сөембикә ике учы белән ләгәннән талык су алып, Татлы бикнең ачык авызына сипте. Ул айнып өлгергәнче, Сөембикә ужау белән су чумырып, авызларын ябарга өлгермәгәннәргә дә өлеш чыгарды. Сөембикә һамамчы хатыннар кулындагы яңа пешкән себеркәчләрне алып, кемнең кай җиренә эләгә, кемнең кай җире кычыта, аплап-артлап, чаба-кыйный башлады.
- Мәгез, алыгыз! Жегет кирәкме сезгә? Ир кирәкме сезгә? Мә, алыгыз! Мә-мә! — дип, үзен дә, кызларны да хәлдән тайганчы чапты.
Чыр-чу, көлеш мунчаны яра язды. Кызык та, рәхәт тә бул­ды. Бу уен тутай-бәгимнең кызларга кол итеп түгел, үз итеп, тиң итеп карау билгесе иде.
Алар әлсерәп, ара-тирә һаман көлешә-көлешә, янә ләүкәгә сузылдылар. Бераз тирләгәч, талык су белән коенгач, һамамчы хатыннар эшкә тотынды. Алмаш-тилмәш әйләндерә-әйләндерә икешәр себеркәч белән кызларны чапканнан соң, Себердән, Казаннан килгән юкә мунчаласы белән күбек кабартып, юындыра башладылар. Аннан янә чаптылар.
Татлы бик:
- Китер әле сепергецеңне, үзем чабам, — дип, һамамчы хатынга эндәште. Хатын ишетмәдеме, аңламадымы, сорады:
- Нә дидең, тутай? — диде.
- Сепергецеңне бир әле, дим...
- Намә сың ул сепергец?.. Ә-ә, нишләп сепергец булсын ул? “Сепергец” дип күчә себеркесенә генә әйтәләр кана! — диде һамамчы хатын. — Ә һамамдагы чабынгычка “се­беркәч”, диләр.
- Китер, алайса, себеркәчеңне, үзем чабам! — диде Тат­лы бик.
- Безнең Туратау ягында, — диде башкорт ыруы кызы Бәрия. — Безнең Туратауда “минлек” диләр себеркәчкә.
- Безнең Иртештә муены авырткан кешегә каен яфрагын­нан муенлык пешереп ябалар, шул себеркәчне бездә “муен­лык”, диләр.
- Безнең Болгар ягында биле имгәнгән кешенең авырт­кан җиренә яфраклардан биллек ясап, мунчада пешереп би­ленә ябалар, себергәчне бездә “биллек”, диләр, — диде Ай-тулар тугай.
- һу-у, — диде Сөембикә. — Бер себеркәчкә ничә атау! Сепергец, себеркәч, минлек, муенлык, биллек, чабынгыч, ә сезнең якта ни диләр?
Бу сорау Сауфиягә төбәлгән иде.
 — Бездә? — диде ул. — Бездә мунча юк... һамам юк бездә...
- Мунча юк?! — диделәр беравыздан. — Ничек юк?
- Юк! — диде Сауфия җыламсырап, урыс шәһәрләрендә мунча булмаганга, әйтерсең, ул гаепле.
Бу могҗизалы яңалык иде.
- Ачык сөйлә әле, — диде Сөембикә. — Кайда юыналар соң урыслар? Сауфия пасха бәйрәме алдыннан кешеләрнең елга бер мәртәбә эссе пичкә кереп тирләгәннән соң, ләгәндә юынганлыкларын, җәй көннәрендә буада су коенганнарын сөйләде. Ахирәтләр аптыраган иде: ничек инде мунчасыз, юынмыйча яшәргә мөмкин? Елга бер түгел, атнага бер ча- бынмасаң да чир баса лабаса.
- Ә менә бу яфраклы намәне нәчүк әйтәләр соң урыс­лар? — диде һамамчы хатын.
- Бездә ишегалды себерәләр аның белән, — диде Сау­фия. — "Веник" әйтәләр.
- һа! — дип кычкырды Бәрия. — Гел безнең төсле әйтәләр икән: беник ни дә, минлек ни!
Баядан бирле эшсез торып зарыккан һамамчы хатыннар башлыгы мунча яңгыратып кычкырды:
- Кая, китерегез әле биник, минлек, муенлык, сепергечләрегезне! Хәзер аңларсыз нәчүк аталганын!
Тәннәр кып-кызыл булганчы икешәр минлек белән бик шәпләп чапканнан соң, минлекчеләр чыгып, юучылар керде. Болары кызларны йөзтүбән яткызып, һәр кулына атның кой­рык кылыннан үргән бияләй киеп, тәнне муеннан аяк очына хәтле сыдырып төшерергә тотындылар, тәннең үле күзәнәкләре — кавыклар, кер белән бергә аралашып, токмач- токмач булып бөтерелеп, кыл бияләйгә ияреп чыга. Арка якта эш беткәч, кыз йөзөс әйләнә, һамамчы янә үз эшенә тотына.
Үз эшен белеп, сөеп, ләззәт белән башкара болар, һамамчы ара-тирә:
- Ә-әх, менә шулай, тутай! — дип кабатлый, ләззәтне та­гын да арттыра төшә кебек.
Кылбияләй кызның күкрәк төереннән узганда, һамамчы каты басмый, бияләй тияр-тимәс кенә, сак кына ышкылып китә, күкрәк төере бөке кебек кинәт атылып чыга. Шул чагын­да кызның бер тезе ихтыярсыз күтәрелә төшә; кыз ирек- сездән җиңелчә генә ыңгырашып куя. Кылбияләй яңадан күкрәккә якынайганда кыз ләззәтнең кабатлануын көтеп ята. Ләкин тәҗрибәле кулдагы кылбияләй мөһим җирне сикертеп уза. Шунда кыз кеше бу ләззәт белән еш шаярырга ярамаган- лыгын аңлый. Кылбияләй белән тән сыпырганда кызларның күбесе шушы хисне татый. Әмма изге вә яшертен яңалык ту­рында беркемгә дә әйтми. Шуңа күрә һәр кыз бу хикмәт ми­нем белән генә шулай булды, дип уйлый.
Коенып, кибешеп, ахирәтләр чәй өенә керде. Чәй эчеп тирләп янә эссе мунчага кереп тир куганнан соң, алар суы­нып, тән корытып, хәл алды. Касә-касә салкынча кымыз эч­теләр. Менә шунда аларга кайнар ризык китерделәр. Бу туты­рылган боҗыр ите иде. Өзелеп карын ачкан, эч тәмам бушаган иде, сәфәр тутайлары гаҗәеп зур теләк белән тәгам җыйды. Ул арада төн төште... Ахирәтләр салкынча, караңгы бүлмәләргә кереп, ап-ак, чиста, тәмиз җәймәләргә, түшәк- ястыкларга ятып, йокыга чумды.

(дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар