Майда нинди дару үләннәре җыярга?

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт.


Әлеге таблицага май аенда җыясы дару үләннәре турында мәгълүмат тупладык.

 

 

Дару үләне атамасы

Файдасы

Кайсы өлешен җыярга

1

Утчәчәк (адонис)

Тынычландыра, бәвел кудыра, авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә.

Үлән

2

Сазанак (багульник болотный)

Подагра, артрит, невралгия, радикулиттан дәвасы бар. Кан туктату, яра төзәтү үзлегенә ия. Өшегәндә, диатездан һәм йоклата торган дару итеп кулланалар. Сак булыгыз! Үлән агулы.

Яфрак һәм сабакларын

3

Каен

Авитаминоз, бәвел куыгы функциясе бозылу, атеросклероз, подагра, ревматизм, бөерләр ялкынсыну, бронхит, невроз, азканлылылк, дизентерия.

Бөре һәм яфракларын

4

Кызыл дүләнә (боярышник красный)

Ялкынсынуга, микробларга каршы тора, кан тамырларын киңәйтә, бәвел кудыра. Яман шеш авыруларын кисәтә. Бит тиресен матурайта.

Чәчәкләрен, җимешләрен

5

Нарат җиләге (брусника)

Салкын тию, гастрит, тозлар утыру, ревматизм, артрит, диабет, туберкулез, гипертония, авитаминоз, невроз, депрессия һ.б.

Яфракларын

6

Шома көпшә (дягиль лекарственный)

Артрит, астма, ревматизм, скарлатина чирләре вакытында кулланыла. Ашказаны бизе секрециясен күтәрә, эчәктәге процессларны тизләтә, геморрой, теш сызлау, гипертония, педикулездан да ярдәме тия.

Тамырын

7

Имән

Бавыр авырулары, ашказаны яки эчәктән кан килсә, гөмбә ашап агулансагыз, авыртулы күрем вакытында, казналар канаса, аяк тирләсә ярдәм итә.

Кайрысын

8

Балан

Бәвел тотмаганда, бәвел куыгында ташлар булганда кулланалар. Колак шаулавын баса, кан басымын көйли.

Кайрысын

9

Кычыткан

Канның оешу үзлеген булдыра, углевод һәм аксым алмашын көйли, күрү сәләтен арттыра.

Яфракларын

10

Эт шомырты (крушина)

Эчне йомшарта, матдәләр алмашын көйли, бетчәләргә каршы кулланыла.

Кайрысын

11

Ландыш

Капиллярларны ныгыта, шешенүне бетерә, йөрәк ритмын көйли, гормоннар эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

Яфракларын, чәчәген, сабагын

12

Әрекмән

Артык тозларны чыгара, канны чистарта. Аны шулай ук артрит, подаградан да кулланалар.

Тамырын

13

Үги ана яфрагы

Бронхит, астма, ларингит, томауга, кавыкка каршы көрәшә.

Яфрак, чәчәкләрен

14

Тузганак

Ашкайнату, нерв системасын тынычландыра, сипкелләргә каршы тора, яраларны төзәтә.

Чәчәген, тамырын

15

Ишәк колагы (окопник)

Буыннар тартылса, канны туктатырга кирәк булса, ашказаны-эчәк тракты проблемалары борчыса кулланалар.

Тамырын

16

Абага

Баш авыртканда, буын һәм сөяк авыртулары, диарея, колаклар шаулау, эчәкләр дөрес эшләмәгәндә файдалы. Шулай ук азканлылылыктан коткара.

Тамырын

17

Көтүче букчасы

Бөердән, үпкәдән һәм аналыктан киткән канны туктату чарасы буларак файдаланыла.
Пешкән сыгынтысын һәм үсемлекнең су өстәлгән согын бавыр, бөер, бәвел куыгы авыруларыннан һәм матдәләр алмашу бозылганда эчәләр

Үләнен

18

Нәүрүз чәчәге (первоцвет весенний)

Тамырларыннан әзерләнгән дарулар пневмония, бронхит, бума ютәлдән шифалы. Шулай ук баш авыртканда, баш әйләнгәндә, хәлсезлек булганда, эч кипкәндә чәчәкләрен кайнар су коеп төнәтеп эчәргә кирәк. Яфракларын салат итеп ашыйлар. Авитаминоздан яхшы дәва. 

Чәчәген һәм яфрагын

19

Чалмабаш (пион)

Эпилепсия, хатын-кыз авырулары, мастопатиядңн файдалы.

Тамырын

20

Ак чыршы

 

Нервларны тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә. 

Бөре һәм ылысын

21

Плаун булавовидный

Спораларын: өшү, экзема, фурункул вакытында ярдәме тия. Сабакларын сулыш органнары авырулары, геморрой, ревматизм, бәвел тотмаганда кулланалар.

Үләнен, спораларын

22

Сарут (пырей)

Анемия, рахит, үпкә авырулары, бәвел тотмау, бәвел куыгы авырулары, тире авыруларыннан файдасы зур.

Тамырын

23

Кара карлыган

Инфаркт яки инсульт кичергәннән соң файдасы зур. Йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти.

Яфракларын

24

Нарат

Организмны чистарта, салкын тигәндә, ашкайнату системаы авыруларыннан дәва.

Бөресен, ылысын

25

Турак уты (толокнянка)

Цистит, нефрит, зоб, гастрит, диатез, подаградан файдасы зур.

Яфракларын

26

Миләүшә чәчәге (фиалка трехцветная)

Йөткерү, золотуха, бүсер чыгу, теш сызлау, астма, аллергиядән файдалы.

Үләнен

27

Наратбаш (хвощ полевой)

Ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында файдалы.

Үләнен

28

Керән

Йөрәккә файдалы. Салкын тиюгә, бактерияләргә каршы көрәшә, югары кан басымын нормальләштерә.

Тамырын

29

Шомырт

Бөрештергеч тәэсире булу сәбәпле, шомыртны, нигездә, эч китүгә кар­шы чара буларак кулланалар.  Халык медицинасында җимешләре төнәтмәсен күзнең лайлалы тыш­часы ялкынсынганда примочкалар рәвешендә кулланалар. Шомырт кай­рысы кайнатмасы сидек һәм тир кудыргыч чара булып хезмәт итә. 

Чәчәген, җимешен

30

Тирәк агачы (тополь)

Теш сызлау, ревматизм кебек авыруларга каршы тирәк бөресен кайнатып эчәләр. 

Бөресен

 

Үләннәрне җыю тәртибе


Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз. Аны кайчы яки секатор белән кисәләр.


фото: https://pixabay.com/
чыганак: http://intertat.ru/tt

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5691
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2688
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4356
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2315
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1972
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек