КЫШТАН БЕРЕНЧЕ ХӘБӘР: МАШИНА ТӘГӘРМӘЧЕН КАЙЧАН АЛЫШТЫРЫРГА?

Автоэкспертлар бер төрле уйлый, синоптиклар исә башка фикердә.
Табигать үзенекен итә, җиһанга әкренләп кыш атлый. Соңгы тәүлектә яуган кар балалар өчен сөенеч булса, тимер ат хуҗаларын сорау алдына куйды: машина тәгәрмәчләрен алыштырыргамы-юкмы? Бу көзнең бер шаяруымы, әллә кыш башымы?

Ничек кенә булмасын, бу атнада инде урамда һава температурасы минус тамгасы белән.

Шоферларның күпчелеге инде кышның беренче сигналын кабул итте. Узган ялларда “Шиномонтаж” ишеге төпләренә зур чират тезелде. Тезелми ни, корбаннарсыз да булмады түгел бит. Чистай янында шәрә көпчәкле автобус юл кырыена төште. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Шулай да Ходай сакланганны гына саклармын дигән.

Тимер ат хуҗаларының 80 %ы ноябрь бәйрәмнәренә кадәр кышкы тәгәрмәчләргә күчеп өлгерә. Ишеп-ишеп кар яумаса да, төнге суыклар, шуңа өстәп, карлы яңгыр шәрә көпчәк белән хәрәкәт итү өчен кыенлыклар тудыра.

Бер атна буе термометр баганасында +5...+7 градус температура сакланса, җәйге резинаны кышкысын алыштырырга вакыт, ди автоэкспертлар.

–“Әле кар ятмаган, шиплы тәгәрмәчләремне вакытыннан алда туздырмыйм” дип, икътисадый факторларга басым ясаган автомобиль хуҗаларына каршы чыгар идем. Үз тормышыгыз беренче урында булырга тиеш. Кышның бу беренче сигналы инде, тәгәрмәчләрне алыштырырга кирәклеге турында кисәтә. Табигать шаяруларын белеп булмый, кышкы тәгәрмәч белән, бер-ике яки өч атна коры асфальттан та җилдерергә мөмкинсез. Аның каравы, машинагыз өчен дә, сәламәтлегегез өчен дә күңелегез тыныч, – ди автоэскперт Антон Глухов “Эфир” хәбәрчесенә.

 
Ә менә эшчәнлеге һава торышы белән бәйле белгечләр башка фикердә. КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы укытучысы Тимур Әүхәдиев Мәскәү синоптикларының фаразларын өйрәнеп, татарстанлыларны көендерергә ашыкмый. Казанда төннәрен генә һава торышы “минус” тамгасы белән, ә көндезләрен стабиль төстә “плюс” тамгасы саклана.

–Югары һава басымы, Скандинавиядән килгән төньяк-көнбатыш агым безгә суык һава массасы алып килде-килүен. Әмма һава басымы югары булганда, явым-төшемнәр көтелми, – ди ул.

Димәк, шәһәр җирлекләрендә бозлавыкка әле иртәрәк дигән сүз. Быел октябрьнең беренче яртысы коры килде. Бүгенгә көндә явым-төшем нормадан ике тапкырга азрак төшкән.

Синоптикларның күп еллык тикшеренүләреннән чыгып, безнең климат зонасында, көндезләрен һава температурасы “плюс”тан “минус”ка октябрь ахырында гына төшә башлый. Шуңа күрә белгечләр Казан автомобильчеләренә “тимер ат”ларының “аяк киемен” 31 октябрьгә кадәр алыштырмаска киңәш итә.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче “халык синоптигы” Әмир Шәрәфиев сентябрь аенда “Татар-информ”га үз фаразын әйткән иде.

– 11 сентябрь көнне беренче кырау булды. Аннан соң ике атнадан беренче кар төшәргә тиеш. Нәкъ 13 көннән, кичә, 26 сентябрьдә, бездә беренче кар төште. Ярмага охшаш боз. Әмма без аны беренче кар дип исәплибез. Беренче кардан соң 6 атна узгач, кар ятарга тиеш. Бу ноябрь урталарына туры килә, – диде ул.

Әмма, гадәттә, җиргә ятканчы, кар бер явып, бер эреп, бозлавыклар ясап тинтерәтә. Шуңа күрә, чананы җәйдән әзерләп, машиналарны кышкыга киендереп кую хәерле.

чыганак: http://intertat.ru/society/kyshtan-berenche-kh-b-r-mashina-t-g-rm-chen-kaychan-alyshtyryrga/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5691
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2689
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4358
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2323
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1976
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек