Кәбестә дәвалый

Сүз дә юк, яшелчәнең һәркайсы кешегә файдалы.
Шул исәптән кәбестә дә... Чи кәбестә кеше сәламәтлеге өчен бик кирәкле. Мәсәлән, ул ашказаны җәрәхәтен төзәтүче витаминнарга бик бай. Ә бу витаминнар аеруча кәбестә согында күп була.
Кәбестә салаты
- Организмда матдәләр алмашын яхшырта, нерв системасын ныгыта.
- Организмнан холестеринны кудырта, атеросклероздан һәм цингадан яхшы профилактик чара булып тора.
- Шикәр авырулы һәм артык таза кешеләргә аеруча киңәш ителә.
- Аппетитны күтәрә, йокысызлыктан ярдәм итә, баш авыртуын баса.
- Организмны төрле авыруларга каршы чыныктыра.
Маринадлы кәбестә
Иң элек зур кәбестәне аркылыга урталай ярыгыз. Йомшак яфраклы яртысын нечкә генә саламлап турагыз. Шуны өч литрлы банкага тутырып, өстенә җылы рассол салып каплагыз. Бер тәүлектән соң кәбестәгә көнбагыш мае сибеп табынга куегыз.
Рассол болай ясала: 6 стакан суга 15 бөртек кара борыч, 10 лавр яфрагы, 4 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы салып, капкачлы кәстрүлдә кайнатып чыгарыгыз. Аннары шуңа ярты стакан аш серкәсе кушып, яңадан кайнатып алыгыз һәм рассолны бераз суытыгыз.
Кәбестә согы
Кәбестә согы ашказаны һәм унике илле эчәктәге җәрәхәтне дәвалый. Моның өчен туралган кәбестәне эмаль савытта төеп согын сыгыгыз. Шуны көнгә 4 тапкыр, ашарга 45 минут кала, берәр стакан эчегез.
- Шикәр кушылган кәбестә согы ютәлне һәм тамак төбе ялкынсынуын дәвалый.
- Кәбестәне сары төшкәндә дә файдаланалар.
Өлешләп тозланган кәбестә
Чистартылган кәбестәне урталай яисә дүрт өлешкә кисегез. Шуны кайнап торган суга салып, 3-5 минут кайнатыгыз һәм дуршлагка салып саркытыгыз. Кәбестә яфракларын сак кына аергалап, һәрберсе арасына туралган укроп, сарымсак, кузаклы кызыл борыч сибегез. Шул рәвешле тутырылган кәбестәне эмаль кәстрүлгә салып, өстенә кайнатып суытылган тозлы су салыгыз. Кәбестәне бер тәүлек авыр гер белән бастырып тотыгыз. Аннары суыкка куегыз. Кәбестәне ике тәүлектән соң табынга бирергә була.
Рассол өчен: 1 литр суга 85 г тоз кирәк.
Кәбестә яфрагы
Чи кәбестә яфрагын авырткан тәнгә япсаң, авырту бермә- бер басыла.
Сөттә пешерелгән кәбестә яфрагы төче авыруы (золотуха) һәм юеш экземадан ярдәм итә.
- Туралган кәбестәгә йомырка агы кушып ясалган боламык эренле җәрәхәтне тиз төзәтә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.