Логотип
Мәхәббәт

Ирләр хатыннарның моны ешрак эшләвен тели

Иреңнең күзеңә генә карап торуын телисеңме? Алайса менә болай эшлә.


Иреңнең күзеңә генә карап торуын телисеңме?  Алайса менә болай эшлә.


1.    Башыңны күкрәгенә сал. Ул үзен гайрәтле итеп хис итәчәк. Ул бит – терәк!
2.    Массаж ясарга тәкъдим ит. Ир-атлар тәненә бармак очлары белән кагылганны ярата.
3.    Арттан килеп кочакла. Бу вакытта аның өчен бөтен дөнья туктый. Уйламаганда килеп елышуың, аңа ышаныч бирә: ярата!
4.     Көн дәвамында смслар яз.  Бары тик хәлен сорау да җитә. Болай эшләп аны уйлаганыңны күрсәтәсең. Тик артыкка гына китмәсен. 
6.     Аның белән бәйле бар нәрсәгә  игътибарлы бул. Игътибарны бар кеше ярата. 
7.     Һәрвакыт күзенә кара. Бу бигрәк тә яратышканда мөһим. Онытма!
8.     Вакытын бәяләгәнеңне күрсәт. Ир-ат үзе белән уйнаганын яратмый.  Флирт – күңелле, әмма ул кыска булырга тиеш. 
9.      Аның белән бергә җырла һәм бие. Мондый вакытларда гадәттә без ихлас булабыз. Ә ирләр  ихласлыкны ярата.
10.    Аны һәрвакыт мактап тор.  Хатын-кызларда гына түгел ирләрдә дә комплекслар булмый калмый. Аларга да үз бәяләрен күтәрү мөһим.
11.    Аның белән уенчак (шат табигатьле) бул. Инде озак яшәвегезгә карамастан, бу сыйфатыңны югалтма.
12.    Сөйләшкән вакытта  тот та иреннәреннән үп. Кисәк булган мондый назны бик ярата алар. 
13.    Аның хоббие белән кызыксын. Ул шөгыльне бергәләп башкарсагыз, тагын да шәп булачак. 
14.    Чәчләреннән сыпыр. Колак артын кашыганны эт белән песи генә яратмый.  
15.    Хыялларын чынга ашыруда мотиватор бул. Аның максатларына теләктәшлек белгертмисең икән, мөнәсәбәтләр челпәрә киләчәк. 
16.    Аның киемен ки. Кинодагы кебек яратышканнан соң аның күлмәген кию турында гына сүз бармый. 
17.   Аны кулыннан тот.  Күп еллар яшәсәгез дә, бу гадәтне онытма.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар