Логотип
Йолдызнамә

Гороскоп буенча ир-ат комплекслары: аларны ничек үпкәләтмәскә?

Һәркайсыбызның куркуы, комплекслары һәм шикләре бар, ир-атлар да моннан хали түгел. Йолдызнамә буенча кемдә нинди комплекслар барлыгын билгеләп була икән. Ышанмыйсызмы? Укып карагыз әле. Туры килә микән?

Кучкар
Комплекс: дөньяда кем сөйкемлерәк, кем матуррак?
Кучкарлар тормышының бөтен асылы: теләсә кайсы өлкәдә беренче урын өчен көрәш. Аның төп бурычы – планетадан алда бару. Үзенең иң-иң булуын бөтен кешегә исбатларга тырыша. Ләкин бар өлкәдә дә оста булып булмый. Бу хакта Кучкарның үзеннән кала, бөтен кеше белә. Аны гына мактарга, аны гына яратырга тиешләр. Ачуын китерергә телисез икән: «Ә син чынлап та булдыра аласыңмы?» – дигән сорау бирегез. Шул мизгелдә үк бик явыз дошманыгыз барлыкка киләчәк. Бәхеткә, Кучкар ачуын тиз оныта. Шуңа күрә сөзеп үтермәс, әмма имгәтергә мөмкин. 
Хәлдән чыгу юлы: Ялагайлану. Әлбәттә, син иң акыллысы, матуры, талантлысы, гениаль, сексуаль! Артык мактаудан курыкмагыз. Үзенең шәп кеше булуын тыңлаудан Кучкар һич тә туймас. Бу да – аның комплексы. Шундый мактаулардан соң, рәхмәт йөзеннән, сезнең өчен башка йолдызлык билгеләре акчага да эшләмәячәк эшләрне башкарачак. 


Үгезбозау
Комплекс: иртәгәсе көн турында ишәк кенә  кайгыртмый.
Типик Үгезбозауның тормыш мәгънәсе – күп итеп акча эшләү. Юк, ул тормышның артына тибеп яшәргә җыенмый. Тотрыклылык, ышаныч һәм «кара көн»гә җыю — тормышның нигезен шуларда күрә һәм бу аның психологик проблемалар чыганагы да булып тора. Сюрприз сүзен ишеткәч, Үгезбозау кулларын чәбәкли башлау урынына, валидолга үреләчәк. Тормышыгызны бозарга телисезме? Өч көнгә генә булса да җылы якка юллама алыгыз һәм «Әйдә, җый чемоданнарыңны», дип аңа тапшырыгыз. Гаять зур җәнҗал чыгачак! Көтелмәгән сюрпризларны яратмый ул, аңа бар нәрсәне контрольдә тотарга кирәк. 
 Бу хәлдән чыгу юлы: тәмле итеп ашатырга, сыйларга, аркасыннан сыйпап торырга. Әгәр аңа комфорт тудыра алсагыз, сезнең күзегезгә генә карап яшәр. 


 Игезәкләр
Комплекс: син мине хөрмәт итәсеңме?
Игезәкләргә аның интеллекты һәм эрудициясенә сокланып кул чабуыгыз кирәкми. Ул болай да үзенең иң акыллы кеше икәнен белә. Ә менә хөрмәт – икенче мәсьәлә. Әгәр ул сөйләгәндә: «Бу инде күптәнге мәгълүмат» йә «Җитте инде», – дип сүзен өзәсез икән, ул аны сезнең яктан зур ихтирамсызлык итеп кабул итәчәк. Игезәк бик назакәтле итеп кенә сезнең аның ботинкасындагы тузан гына булуыгызны раслап бирәчәк. Әгәр дә аның белән мөнәсәбәтләрне бозарга теләмисез икән, сабыр гына тыңлагыз һәм аның бар сүзе белән килешеп, баш кагып торыгыз. 
Бу хәлдән чыгу юлы: Аның гына терәк булуын һәрвакыт искәртеп торыгыз. Игезәкләрнең шунда ук арты күл булачак. Хәтта ярдәм итәргә дә әзер булачак... киңәш белән. Багажында тормышта теләсә нинди очрак өчен 1001 тарих саклана. Аның белән күңелсез түгел. 


Кысла
Комплекс: телимме соң, булдыра аламмы соң?..
Кыслаларның асылы: бер адым – алга, ике тапкыр – артка. Тик аларны куркаклыкта гаепләү – гомумән, дөрес түгел. Алайса үпкәләгән Кысла сездән гомере буе үч алачак. Моның өчен стратегияләр булдырачак. Аның белән чагыштырганда, Чаян йолдызлыгында туучыларның үч алуы бала-чага уены гына. 
Хәлдән чыгу юлы: бер генә юл бар. Әгәр дә Кысланы саксыз гына булса да үпкәләтәсез икән, тизрәк аяк астына егылыгыз. Бәхеткә, Кысла бик эмоциональ, ул сезне кызганачак. Аның өчен юатучысы булсагыз, ул гомер буе сезнең яннан китмәячәк. Тик менә Кысланың кәеф үзгәрешенә күпләр түзми. 


Арыслан
Комплекс: исәнмесез, мин патша...
Кучкардан аермалы буларак, Арыслан үзенең иң яхшы булуын раслап йөрмәячәк. Ул моның өчен артык ялкау. Ә нигә раслап йөрергә? Болай да барысы да билгеле! Аның өчен иң мөһиме – хакимият һәм контрольдә тоту. Һәм нәкъ менә шуңа күрә аның җитешсезлекләрен әйтү – куркыныч эш. Ул моның өчен өзгәләп ташларга мөмкин. 
Бу хәлдән чыгу юлы: монда бик уйлап эш йөртергә кирәк. Арыслан үзенең иң-иң булуына шулкадәр дә ышанган, аңа артык ялагайлануны яратмый. 


Сөмбелә 
Комплекс: шикчел.
Барлык балалар да әкиятләр укыганда «Зур медицина энциклопедиясе»н укып, үзендә авыру билгеләре эзли. Һәрнәрсәдән шикләнә. Әгәр аңа «Бүген син шәп күренәсең», дип әйтәсез икән, моңа да шикләнә башлаячак. Димәк, кичә аның хәле начар булган.
Бу хәлдән чыгу юлы: аны кызганырга. Һәрвакыт артыннан карап йөрергә. Сөмбелә өчен сез иң кадерле кешегә әйләнәчәксез. 


Үлчәү
Комплекс: кызлар, ачуланышмагыз!
Барысы да канәгать, бәхетле булсын өчен бөтен көчен түгү Үлчәүләргә хас. Моның өчен ике урындыкка утырачак ул. Ул үзен бөек тынычлык урнаштыручы итеп саный. Чын дипломат. «Юк» сүзе аның лексиконында юк. Үл конфликт чыгудан куркып, үз позициясен дә якламый. Гомумән, әлеге билге өчен күңелсез очраклардан качу хас. Гауга чыгармый ул, әмма якыннарына кагылмый. Үлчәүләр – өй золымчылары. 
Бу хәлдән чыгу юлы: җәнҗал чыкмасын өчен, Үлчәүне юмаларга кирәк. Яңа свитер яки футболка бүләк итегез. Алар матур әйберләр ярата. «Син дөньяда иң яхшысы!» дип әйтеп тору да хәлне җиңеләйтәчәк. 


Чаян
Комплекс: мине берәү дә яратмый...
Хисчәнлек, сентиментальлек, тиз үпкәләү – Чаяннарның иң авырткан урыннары, әмма бу хакта беркем белмәячәк. Беркайчан да! Чаяннар балачактан ук бер кагыйдәне өйрәнә: «Беркемгә дә ышанырга ярамый». Шуңа күрә дә аның якын дуслары юк. Чаян ярата икән, бөтен йөрәге белән сөя. 
Бу хәлдән чыгу юлы: ул юл юк! Әгәр дә бик нык тырышып, Чаянның ышанычын яулап, саксыз рәвештә генә аны югалтасыз икән, тиз арада аның күз уңыннан юкка чыгу хәерле. Ул гафу итмәячәк. Беркайчан да!


Укчы 
Комплекс: юк.
 Укчы һәрвакыт баш, знаток, эксперт, профессионал һәм абруйлы. Һәм, әлбәттә, һәрвакыт хаклы. Ул үзенә бик ышанган. Психология күзлегеннән караганда, бу – иң сәламәт билге. «Мин үземнән разыймын!» дигән шигарь белән яши. Әмма аның дуамаллыгыннан әйләнә-тирәдәгеләр генә түгел, үзе дә алҗый. Моңа да тирә-як кеше гаепле, Укчы үзе генә түгел. 
Бу хәлдән ыгу юлы: аны амбразурага каплагыз. Үзенең энергиясен һәм бетмәс-төкәнмәс оптимистлыгын авыр мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерсен. Хәл итә алмый икән, ул моңа артык игътибар бирми. Сезгә дә аны юатып интегергә кирәк булмаячак. 


Кәҗәмөгез
Комплекс: мин – иң хисле.
 Синең өчен барысын да эшлим, ә син мине хиссез дисең! Кәҗәмөгезгә бу сүзне әйтергә ярамый. Ул бик җитди күренсә дә, чынлыкта сизгер күңелле кеше. Әмма эчпошыргыч. Сүз уңаеннан, Кәҗәмөгезләр – иң яхшы ирләр. Алар бик тугрылар. 
Бу хәлдән чыгу юлы: даими рәвештә ярдәм итүен сорагыз. Ләкин бу хакта турыдан әйтегез. Кәҗәмөгезләрнең сиземләү сәләте аксаклый.

 
Сукояр 
Комплекс: ничек телим, шулай эшлим...
Сезнең әйләнә-тирәгездә үз-үзен мактаучылар бар икән, һичшиксез, ул – Сукояр. Алар – йолдызнамәдә иң оригиналь билгеләр. Үзләре дә бу хакта белә. Аның проблемасы да шунда. Сукояр белән идарә итеп булмый. Ирекле булуын әйләнә-тирәгә күрсәтеп торырга, мактанырга һәм расларга ярата. Аңа басым ясау файдасыз һәм куркыныч та. Качарга мөмкин. 
Бу хәлдән чыгу юлы:  контрольдә тотмау. 


Балыклар 
Комплекс: сез миннән нәрсәдер яшерәсез!
Балыкларның иң төп проблемасы – интригалар, шпион уеннары, яшерен сергә мәхәббәт. Әллә нинди схемаларны чишә алалар. Юкка гына Балыклар махсус разведканың символы түгел. Шулай да алданудан бик куркалар. Балыкларны акылыннан шаштырасыгыз киләме? «Син кайда?» дигән соравына «Уйлап тап», дип җавап бирегез. Тиз арада нервылары кузгалачак. Балыклар төрле күрәзәчеләргә башкаларга караганда күбрәк йөри, чөнки барысын да беләселәре килә, әмма ишетүгә шундук онытачаклар. Бәхеткә, аларның хәтерләре кыска. Балыклар үч тә алмыйлар. Тыныч кына почмакта елап торачаклар. Моның өчен үзегезне әле ничек кенә гаепле итеп хис итәчәксез!
Бу хәлдән чыгу юлы: Балыкларны яратырга кирәк. Бары шул гына!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар