Логотип
Мөнәсәбәтләр

Энҗедер тешләрем!

Халкыбызда «Тешең барда таш чәйнә» дигән әйтем бар. Тешләрең һәрвакыт таза, нык, сәламәт булырга тиеш дигән мәгънәне аңлата ул. Шул җәһәттән, Казандагы мөселман теш клиникасы җитәкчесе, югары категорияле стоматолог-ортопед Айрат Хәкимов сабакларына колак салыйк.

Нинди хаталар ясыйбыз?
Без күнеккән гамәлләр:    
* Тешне иртән уянуга ук чистартабыз.
* Реклама «өйрәткәнчә», ашаганнан соң, сагыз кабарга ашыгабыз. 
* Теш щеткасын һәр ике-өч ай  саен алыштырып тору зарур дигән кагыйдәне үтәргә тырышабыз.
* Теш авыртуына чыдый алмыйча, яңакка кайнар бәрәңге, тоз куябыз, шарф урыйбыз. 

Табиб кисәтә
* Тешне иртәнге аштан соң чистарту кулайрак санала.
* Сагыз чәйнәгәндә ризык калдыклары теш араларына, фиссуарларга (тештәге кечкенә чокырлар) кереп кала.  Авызны чайкап алу файдалырак.
* Щетканы кыллары тырпаеша башлагач кына алыштырырга кирәк. Кыйммәтле щетка шактый озакка җитә. Аны фәкать даими рәвештә сабын белән юып торырга гына онытмагыз.
* Авырткан тешне җылыту — үлекне битнең йомшак тукымаларына куа, инфекциягә юл ача. үлекне яңакны ярып алырга туры килүе мөмкин. Теш авыртканда, авызны тозлы, содалы су, календула, шалфей төнәтмәсе белән чайкарга кирәк.

Барыбызның да ак тешле буласы килә...
Тешләр сөт кебек ап-ак булырга тиеш дигән фикер ялгыш фикер ул. Сәламәт тештә ак төснең төрле төсмерләре чагылырга мөмкин. Кайбер кешеләрнең теше, мәсәлән, тонык була. Моның сәбәбе – дентинның (теш матдәсе) вакыт узу белән үзгәрә баруында. Балаларның теш төбендәге сарылык исә аш кайнату системасындагы проблемаларга ишарә итә. 
Гадәттә, куе кофе, чәй яратучылар, тәмәке тартучылар тешләрне агартырга мәҗбүр була.

Химик агарту. Мондый агарту эмаль структурасын ашый ашавын, аның каравы, тешләр ап-ак булып агара. Шунысы бар, әлеге процедурадан соң тешләрне һаман агартып торырга туры киләчәк, чөнки эмаль инде бозылган... 

Лазер ярдәмендә агарту. Кыйммәт. Әмма яхшы агарта. Бу алым чагыштырмача күптән түгел генә кулланылышка керде, шуңа күрә тешләрегез лазердан соң нинди хәлдә буласын тәгаен генә әйтеп булмый. 

Агарта торган пасталар. Сирәк кенә кулланырга ярый. Көндәлек куллану, әлеге дә баягы, эмальнең бозылуына китерә. Иң яхшысы – тешләрне атнага бер мәртәбә (еш түгел!) пастага чәй содасы кушып чистарту.

Механик агарту. Әлеге гамәл йомшак һәм каты теш куныгын кырып алу, тешне фтор-лак белән каплаудан гыйбарәт. Ризык калдыклары төкерек белән кушылып тешкә утырганда йомшак кунык барлыкка килә. Тозлар тора-бара кальцийлаша һәм каты куныкка әверелә. Каты кунык исә, уртны кузгатып, теш муентыгын ача. Аңлашыла ки, боларны булдырмас өчен куныктан вакытында арынырга кирәк.


Нинди теш авырулары киң таралган?
Кариес. Сәбәпчесе – тешләргә утырган ризык калдыкларында барлыкка килә торган бактерияләр. Кариес башланган урын башка тешләрдән төсе белән аерыла – ак тап хасил була (теш эмалендә минераллар бетә). Алга таба ул урын карасу төскә керә, анда тишек барлыкка килә. Кариес вакытында дәваланмаса, микроорганизмнар, токсиннар тагын да эчкәрәк үтеп, пульпаны (теш куышлыгындагы тамырлар һәм нервлар урнашкан йомшак тукыма) боза башлый. Чыдап булмаслык теш авыртуының сәбәбе менә шул инде.

Эрозия. Ризыклардагы (химик элементлар, цитруслар, тоз, газланган су һ. б.) кислота тора-бара теш эмален һәм дентинны боза – теш (яки рәттән берничә теш) өслегенә зыян килә. Вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсәгез, тешне саклап калу мөмкин булмаячак. 



Нәрсә ул ортодонтия?

Ортодонтия «тигез тешләр» дигәнне аңлата. Ортодонтия белгечләре дөрес урнашмаган  тешләрне төзәтү белән шөгыльләнә. Өске казналык астагысыннан алгарак чыккан теш оясы (прикус) – ортогнатик прикус дип атала. 80 процент кешенең теш казналыгы нәкъ менә шундый. Прогеник прикус, киресенчә, астагы казналыкның өстәгесеннән алгарак чыгуы. (Белешмә: авызыннан бармагын алмый, яисә имезлектән озак аерыла алмый торган баланың прикусы дөрес тәгаенләнми.)
Сөйләшүдә, чәйнәүдә авырлык кичермәгән очракта, казнагызга тимәсәгез дә була. Әгәр прикус сезне ямьсезләми, психологик халәтегезгә тискәре йогынты ясый икән, аны, һичшиксез, төзәтү зарур. Әүвәл ортодонтия бары тик балалар стоматологиясе юнәлеше дип кенә кабул ителә иде, хәзер исә прикусны теләсә нинди яшьтә дә үзгәртеп була. Тешләрнең торышын дөресли торган җайланмалар ике төргә бүленә: алына һәм алынмый торганнарга.

 Алына торган аппарат — аскы һәм өске казналык өчен җайланган пластмасс пластинкалар. Әлеге пластинкаларны ашаганда һәм теш чистартканда алып куярга мөмкин.

Брекетлар исә дәвалау дәвамында алынмый. Брекет дигәнебез – араларыннан махсус тимерчыбык сузылган һәр тешкә куелучы кечкенә «йозак» ул. Никель-титан кушылмасыннан эшләнгән бу эластик тимерчыбык форма хәтеренә ия. (Стоматология өлкәсендәге күренекле ачыш!) Тимерчыбыкка идеаль теш рәте рәвешен биреп, казналыкка кидерәләр. Җылы мохиткә урнаштырылган тимерчыбык тешләрне «хәтеренә кертелгән»чә  дөрес рәвешкә китерә башлый. «Йозак»ларны белгеч вакыт-вакыт тарттырып кына тора.

Лингваль брекет-система. Брекетлардан аермалы буларак, лингваль брекет-система тешләрнең эчке ягыннан беркетелә. Тирә-юньдәгеләргә дәвалануын күрсәтергә теләмәүчеләр өчен кулай ысул. Минусы да бар: лингваль брекет-система гади брекетларга караганда кыйммәтрәк. Күпмедер вакытка дикциягезнең авырлашуына да әзер булыгыз. 

Сапфир брекетлар. Кыйммәт. Андый брекетлар күзгә әлләни ташланмый – сапфир «йозак» үтә күренмәле була. Мода белән бергә атлаучы яшьләр исә брекетларның төрле төслеләрен йөртергә ярата!

Матур тешләр – күркәмлек билгесе, кешеләрнең зыялылыгын дәлилләүче күрсәткеч. Авызда «тимер-томыр» йөртүне шөкәтсезлек дип кабул итүчеләр дә бар. Заманында танылган топ-модель Синди Кроуфорд исә подиумнарда данлыклы дизайнерлар киемнәрен күрсәтеп кенә калмыйча, брекетлы елмаюын да яшермәгән. Нәкъ менә шул вакытта кием модельләре белән беррәттән, брекетлар да модага кереп китә.

Тешне алдырткач...
...имплантант куела. Теш урынындагы сөяктә тишек тишелә, аңа металл көпшә кертелә. Берничә айда сөяк үсеп, имплантантны  каплый һәм аны тотрыклы итә. Алга таба көпшәгә шөреп борып кертелә, аның өстенә протез беркетелә. 
Бик үк матур күренмәгән (туры тормый, пломбасы күзгә төшә) сәламәт тешкә коронка куярга түгел, ә винир белән капларга кирәк. Тешне берничә миллиметрга кырып, өстенә махсус пластина – винир ябыштырыла (тешнең  төсенә һәм рәвешенә туры китереп, әлбәттә).

Сәламәт тешләрне тагын да матуррак итеп буламы?
Болай да матур тешләрегезне тагын да күркәмрәк итәргә телисез икән,  берәрсенә бриллиант, страз яки скайз ябыштыра аласыз. (Бу мода дөньяны яулады инде.) Тешкә зыян килми. Әмма берничә атна узуга, гадәттә, әлеге «уенчык» туйдыра – аны бик тиз алып аталар. Әлеге ялтыравыкларның башка ягы да бар: матурайту белән беррәттән, кайбер очракта ул тирә-юньдәгеләргә гап-гади тишек булып та күренгәләп китәргә мөмкин.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар