Берлин стенасында – Сөембикә манарасы!

1989 елда Берлин стенасы җимерелә. Хәтерләмәскә!.. Бу тарихи вакыйга алдыннан гына Илдар Германиядән Берлин стенасының бер кыйпылчыгын алып кайткан иде. Соры таш кисәге, иң истәлекле сувенир булып, һаман саклана өйдә. (Журналист Илдар Закиров «Молодежь Татарстана» газетасында эшләгәндә ВЛКСМ өлкә комитеты кушуы буенча бер төркем яшьләрне Германиягә алып барды – Э.З.).
Бульварлар, күперләр, мәйданнар, парклар, йортлар аша үтеп, әллә никадәр урамны, трамвай юлларын, метро линияләрен томалап, буып куйган хәерсез стена!.. Гаҗәп инде: йортның ишеге – Көнчыгыш Германиядә, тәрәзәсе – Көнбатыш Германиягә карап тора! 43 километрга сузылган соры бетон стенаны меңнәрчә солдатлар, этләр саклый, чәнечкеле тимер чыбык үтә ике арадан...
Һәм 26 елга сузыла бу бүленү! АКШ президенты Рональд Рейган 1987 елның җәендә Бранденбург капкасы янында КПСС Үзәк Комитеты Генраль секретаре Михаил Горбачевны әлеге диварларны алып атарга чакыра. Совет җитәкчелегенең үзгәрешләргә, хәбәрдарлыкка омтылуын чагылдырсын, ди. Аның мөрәҗәгатен төрле телләрдә яңгыраталар: «Господин Горбачев, ачыгыз бу капкаларны! Господин Горбачев, җимерегез бу стенаны!..»
Ә 1990 елда 21 илнең 116 рәссамы әлеге соры бетон стенаны дөньяның ачык һавадагы иң озын галереясына әйләндерәләр! Стенаның 1 км чамасы озынлыктагы фрагменты бүгенгәчә сакланып калган икән. Ул бик күп рәсемнәр белән чуарланып беткән. Алай гынамы, бу «галерея»ның исеме үк – «East Side Gallery».
Рәсемнәр арасында иң отышлысын, мөгаен, Дмитрий Врубель иҗат иткәндер –Брежнев белән Хоннекерның атаклы үбешүедер. Картинаның исеме икәү – «Туганнарча үбешү» яки «Ходаем, миңа бу үтергеч мәхәббәттән исән калырга ярдәм ит».

Бригит Киндер исә ГДР символы булган атаклы «Трабант» машинасының Берлин стенасын ничек тишүен тасвирлаган.

Тагын бу галереядә... Сөембикә манарасын да очратып була әле! Рәсем астына «Яратам сине, тормыш» дип язганнар. Картинаның авторы Шамил Гыймаев атлы татар егете! Ул бу көннәрнең шаһиты булган. Немка хатыны Утэ Гыймаева белән 1989 елда Александерплатцтагы демонстрациядә дә катнашканнар.
Безнең редакциядә инде ул Шерлок Холмслар! Башта Камилә шушы яңалыкны җиткерде. Берлин стенасын татар рәссамы да бизәсен әле! Гөлнур, Ларисалар ераккарак китте:
- Тукта, безнең Зөфәр Гыймаевның туганы түгелме?
- Әлбәттә! Аның энесе Шамил дә – танылган рәссам! Ул Берлинда яши.
Рәссамнарның халыкара акциясендә катнашып, Шамил Берлин стенасының 30 метрын үз рәсемнәре белән бизәгән!
Шамил өчен дә, Сөембикә манарасы өчен дә, Берлин стенасының әнә шулай галерея булып кына калуы өчен дә сөендек без.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.