Моннан берничә ел элек телевизорда шундый бер тапшыру күзгә чалынган иде. Федераль каналларның берсендә безнең зур бәлешне пешерделәр дә, белгеч буларак катнашкан диетолог аның организмга файдалымы, зарарлымы булуын бәяләде. Бәлешне пешергән оста бәрәңге белән итне салып болгатканда бер уч әнис орлыгы да кушкан иде. Диетолог әнис орлыгының бик файдалы булуын һәм әнис кушылганга күрә, әлеге ризыкның организмга файдалы булуын әйтеп китте.
Безнең Татарстан кырларында әнис күп үсә. Аның орлыклары нәкъ укропны хәтерләтә. Тәмгә дә укроп орлыгы белән охшаш ул. Кайберәүләр хәтта укроп орлыгын әнис орлыгы белән бутый да. Әниснең орлыклары ваграк һәм бик тә хуш исле. Ризыкка ул үзгә бер тәм бирә. Дөрес, ул тәмне бөтен кеше дә өнәп бетерми.
Әнискә әлеге хуш исне һәм тәмне эфир майлары бирә.
Аны орлыкларында калий, кальций, магний, тимер кебек макроэлементлар;
марганец, бакыр, цинк, хром, алюминий кебек микроэлементлар бар.
Әнис орлыклары бакыр белән селенны туплый.
Файдалы үзлекләренә килсәк:
ялкынсынуны баса;
спазмнарны бетерә;
какырыкны йомшарта;
ашкайнатуны яхшырта.
Әниснең әлеге файдалы үзлекләрен рәсми медицина да таный һәм әнис мае, әнис орлыгы даруханәләрдә сатыла.
Аеруча педиатрия һәм оториноларингиядә киң кулланыла ул.
Ларингит, трахеит, бронхит, бронхопневмония, бронхоэктатия кебек чирләрне дәвалаганда составында әнис орлыгы булган шифалы чәйләр билгеләнә.
Әнис орлыкларын суда төнәтеп:
ашказаны начар эшләгәннән;
эчәклектәге спазмнардан;
ашказаны спазмнарыннан;
бавыр секрециясен яхшырту;
ашказаны асты бизенең авыртуын басу;
эчәклектә газ җыелуны киметү өчен эчәләр.
Әлеге төнәтмә авыз эче, казналык, уртлар ялкынсынганда да шифа бирә. Пародонтоз, стоматитны дәвалаганда кулланыла. Әнис маен исә уртлар бозылганда, теш төпләре ялкынсынганда кулланалар.
Аның җиңелчә бәвел кудыру һәм бактерияләрне берникадәр юк итә алуы рәсми медицинада расланган. Шуңа да ычык, пиелонефрит, уретрит вакытында, ярдәмче чара буларак, әнис орлыгы төнәтмәсе дә билгеләнә ала.
Акушерлык һәм гинекология өлкәсендә дә әнис төнәтмәсе һәм әнис мае кулланыла. Бала тапкан вакытта ул хатын-кызларның тулгагын көчәйтергә ярдәм итә. Менструация вакытында көчле авыртуны басарга булыша.
Әниснең файдасы дерматологиядә дә күзәтелә. Аның судагы төнәтмәсен нейродермит, кычытыну, экзема вакытында эчәргә киңәш итәләр. Тире авырулары күп очракта ашкайнату системасындагы чирләр белән бәйле була, ә әниснең нәкъ менә шушы өлкәдә дәва үзлеге бик көчле.
Борынгы халык медицинасында әнис орлыкларын төнәтеп ютәлне дәвалаганнар.
Ул:
какырыкны кубара;
астма вакытында тын алуны җиңеләйтә;
тән температурасын төшерә;
күңел болгануны баса;
бала имезә торган әниләрнең күкрәк сөтен арттыра.
Әнис орлыгының судагы төнәтмәсе болай ясала:
1 чәй кашыгы әнис орлыгын эмаль савытка салып, 200 мл кайнап суынган су өстиләр һәм капкач белән каплап 15 минут буена «су мунчасы»нда төнәтәләр. Сүндереп, 45 минуттан сөзәләр.
Гадәттә аны көнгә 3-4 тапкыр чирек стакан күләмендә, ашарга 30 минут кала эчәләр.
Фото: https://ru.freepik.com/search?format=search&img=1&last_filter=img&last_value=1&orientation=landscape&query=%D1%81%D0%B5%D0%BC%D0%B5%D0%BD%D0%B0+%D1%82%D0%BC%D0%B8%D0%BD%D0%B0&selection=1
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк