Укроп

Укропны белмәгән, ашамаган-кулланмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Тик шулай да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белмәүчеләр җитәрлек.
Кыргый укроп Урта диңгез буйларында еш очрый. Тәмләткеч үсемлек буларак исә Россиянең һәр төбәгендә диярлек үстерелә. Ул витаминнарга бик бай. Мәсәлән, яшел укропта С витамины лимондагыга караганда өч мәртәбә күбрәк, ә каротин — помидордагы микъдарда кебек үк. Укропта шулай ук В1, В2, РР витаминнары, Р провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, калий, кальций, фосфор кебек минераль тозлар да бар. Укроп орлыгы исә эфир майларына, шикәргә, каротинга бай.
Халык медицинасында укропның орлыкларын һәм үләнен элек-электән кулланганнар. Мәсәлән, мисырлылар аның орлыгын баш авыртудан, ә үләнен сидек кудыргыч итеп файдаланганнар.
Укроп орлыгы төнәтмәсе аппетитны яхшырта, бала имезүче хатыннарның сөтен арттыра. Шулай ук көзән җыерудан, йокысызлыктан файдаланыла. Төнәтмә эчтә җыелган газларны чыгаручы, сулыш юллары ялкынсынуын һәм бавыр авыртуын дәвалаучы чара буларак та киң кулланыла. Төнәтмәләр түбәндәгечә ясала:
Эчтә газ җыелганнан. Бер аш кашыгы укроп орлыгын 200 мл кайнап торган суга салып, 15 минут төнәтеп сөзегез. Төнәтмәне ашарга 15 минут кала, берәр аш кашыклап, көнгә 3-5 тапкыр эчегез.
Ашказаны һәм эчәкләр эшчәнлеге бозылганнан, бавыр авыртканнан, йокысызлыктан, сөт бүленеп чыгу кимегәннән. Ике чәй кашыгы укроп орлыгын 400 мл кайнаган суга салып, 30 минут төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала, яртышар стаканлап, көнгә 3 тапкыр эчегез. Дәвамлы йокысызлык булганда, 1 стакан әлеге төнәтмәгә 1 чәй кашыгы бал кушып, төнгә эчегез.
Кан басымы күтәрелгәннән. Бер аш кашыгы киптерелгән укроп үләнен 200 мл кайнаган суда 20 минут төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга ярты сәгать кала, яртышар стаканлап, көнгә 3 тапкыр эчегез.
Бөердә һәм үт куыгында таш булганнан. Ике аш кашыгы ваклап туралган яшел укропны 400 мл кайнап чыккан суга салып, өстен томалап 15-30 минут төнәтегез. Аннары сөзегез һәм җылы килеш, яртышар стаканлап, көнгә 3-4 тапкыр эчегез. Дәвалану өчен төнәтмәне 2-3 атна дәвамында эчәргә кирәк.
Ә инде кыяр, помидор һәм башка яшелчәләрне тозлаганда укропны тәмләткеч итеп куллану беркемгә дә сер түгел.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.