Логотип
Бакча

Салкын тешләсә

Бу араларда төннәр бик салкын булып, кыраулар бакчачыларның өнен алды. Инде тәрәзә төбендә сураешып утырган борыч-помидор үсентеләрен утыртырга да вакыт, ләкин кыраулар куркынычы һаман да саклана әле. Артык суытып җибәрсә, хәтта теплицадагы үсентеләрне дә салкын алырга мөмкин. Әгәр шундый күңелсез хәл була калса, менә бу киңәшләребезне исегездә тотыгыз.

Бу араларда төннәр бик салкын булып, кыраулар бакчачыларның өнен алды. Инде тәрәзә төбендә сураешып утырган борыч-помидор үсентеләрен утыртырга да вакыт, ләкин кыраулар куркынычы һаман да саклана әле. Артык суытып җибәрсә, хәтта теплицадагы үсентеләрне дә салкын алырга мөмкин. Әгәр шундый күңелсез хәл була калса, менә бу киңәшләребезне исегездә тотыгыз.

Салкын алган үсемлекләргә салкын су бөркүнең файдасы бар. Тик моны бик иртә, кояш уянып, яфраклардагы боз эрегәнче үк башкарырга кирәк. Суны вак тамчылар белән яңгырлатып сибеп, үсемлекләрне кояштан күләгәләп кую мөһим. Болай эшләгәндә үсемлекләрнең яфраклары әкрен генә эри, тукымаларына зыян килми. 

Антидепрессантлар куллану да файдалы. Алар арасында иң киң таралганы – Эпин. Ул үсемлекнең бөтен эчке ресурсларын эшләтеп җибәрә, иммунитетын арттыра. 1 ампула препаратны 5 литр суда сыеклап, үсемлекләргә бөркиләр. Яфракларның аскы ягына да сиптерергә тырышырга кирәк. Эпин селтеле суда тиз таркалганлыктан, суны алдан ук кайнатып, суыту мөһим. Кояш яктысында әлеге препараттагы тәэсир итүче матдә – эпибрассинолид очып беткәнгә, аны иртән иртүк яки кич кенә сибү отышлы. 

Циркон да Эпин кебек үк тәэсир итә. Аның ярдәмендә хәтта -7 градуска кадәрге кыраулардан зыян күргән үсемлекләрне дә коткарып калып була. Бер генә шарты – дозаны киметергә! Югыйсә файдасына караганда зыяны күбрәк булачак. 

Кыраулардан помидор белән борыч кына түгел, тишелеп чыккан бәрәңгеләр дә өши. Бәрәңге шытымнары зарарланган дип артык кайгырырга кирәкми, бүлбенең моңарчы йоклаган күзләре уянып, яңа шытымнар бирәчәк. Аларның үсүен тизләтү өчен составында азот күп булган теләсә кайсы ашламаны куллана аласыз: карбамид, мочевина, сыер яки тавык тизәге сыекчасы...

Ә менә нитроаммофоска ярдәмендә кыраулардан зыян күргән җимеш куакларын тернәкләндереп җибәрергә була. Моның өчен 10 литр суга 50 г ашлама алына. 

Яфракларны саклап калу өчен, аларга 8 литр суга 2 шәр г марганец, бакыр һәм бор кушып эретеп сибәргә кирәк. Үсемлекләргә кырау салган зыяннан тулысынча арыну өчен ике атна вакыт таләп ителә. 

Бакча җиләге дә кырауларга бирешә. Аларны да игътибарсыз калдырмагыз: 10 литр суда 1 аш кашыгы нитроаммофоска эретеп сибегез. Нитроаммофоска урынына тавык тизәген сыеклап та сибәргә була. 20 өлеш суга 1 өлеш тавык тизәге алына. Бер төпкә 0,5 лирт күләмендә иртән иртүк яки кич сибелә ул.

Үсемлекләрнең бик нык өшегән ботакларын кисеп алырга кирәк. Помидор яки борычлар өшесә, йолкып атарга ашыкмагыз. Исән калган сабагыннан ул яңа тармаклар җибәрә ала. 

Теги: яшелчә Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар