Роза үстерүчеләр елдан-ел арта. Бакчадагы роза куаклары белән бергә сораулар да арта. Бу язмада розаларны кышка әзерләү, нәрсә сибү, ничек кисү турында һәм башка файдалы киңәшләр табарсыз.
1. Быел көз бик коры килде. Менә хәзер генә яңгырлар күрсәтә. Шуңа күрә иң элек розаларны мул итеп сугарабыз.
2. Көннәр җылы торганда, +11 градустан да ким булмаганда, розаларга менә бу препаратларның берсен сибәбез: «Топаз», «Хом», «Дискор» һәм башкалар (алар күптөрле, без иң популяр булганын гына мисалга китердек).
3. Розаларны кисәбез. Моны да көннәр коры һәм җылы торганда, октябрьнең 20 ләренә кадәр эшләп өлгерергә кирәк.
Розаларны әле беренче елларны гына үстерсәгез, ничек кисәргә, кайсы ботакларны кисәргә, күпме кисәргә дигән сорау тумый калмас. Бөтен розаларны да кышка каршы кисмиләр. Чайно-гибрид, флорибунд, җиргә ятып үсә торган розаларны гына кисәләр. Калган төр розаларның исә корыган, авырган, артык озын булып үсеп киткән ботакларын гына кисәләр (санитар кисү дип атала). Үрмәләп үсә торганнарны, ялганганнарны (штамбовые) җиргә генә бөгәләр. Турыдан-туры җиргә салмыйлар, астына иске покрышка, такта кисәкләре салып калдыралар.
Розаларны кискәндә, кайсы ботакларны калдырасы, кайсыларын юк, дигән сорау да тумый калмас. Өлгереп, ныгып җитмәгән барлык ботаклар да киселә. Кул белән тотып караганда алар йомшак, үзәге сулы, кайрысы кызгылт төстә була. Бу ботакларны ныгыган, кайрысы яшелләнгән өлешкә кадәр кыскарталар. Әгәр буе белән өлгермәсә, төптән үк кисеп ташлыйлар. Өлгергән ботакның кайрысы яшел төстә, кулга тотканда каты, үзәге ак һәм тыгыз була. Яшь ботаклардан тыш, барлык сынган, корыган, кайрысы көрән төскә кергәннәрен дә кисәбез. Карандаштан нечкәрәк ботакларны да калдырырга кирәкми.
Көздән кисү – бу бары санитар кисү генә, розаларны формалаштырып кисү түгел. Монысын яз көне башкаралар. Көз көне артык кебек күренгән ботакның яз көне кирәге чыгуы бар, шуңа күрә кыш чыксын ул, яз көне күз күрер. Хәзер кисүнең максаты – розаларны кыскарту, каплау өчен әзерләү. Төптән үк кисәргә кирәкми, розаларны 30–40 см биеклектә калдыралар.
4. Розаларның яфракларын өзү. Бу ник кирәк, дигән сорау тумый калмас. Розалар – мәңге яшел үсемлекләр. Алар үзләре яфракларын коймый. Кышка каплар алдыннан ботакта калган яфракларны өзеп чыгарга кирәк. Өзмәсәң, кыш көне череп, чир чыгарып ятарга мөмкиннәр. Кемдер бу эшне эшләми һәм розалар барыбер әйбәт кышлый, диләр.
5. Әгәр дә розаларның төпләрендәге туфрак утырган булса, бераз гына төпләренә дә өяргә кирәк. Ләкин биек итмичә генә, югыйсә яз көне туфрак өелгән өлешенең черүе ихтимал.
6. Октябрьдә розаларга инде бернинди дә ашлама сипмиләр. Фосфорлы-калийлы ашламаны сентябрь урталарына кадәр сибеп өлгерергә кирәк иде. Туфрагына бары көл генә сибә аласыз. Бу бөҗәкләрне, әкәм-төкәмнәрне куркыту өчен эшләнә.
7. Розалар өстенә тимерчыбыктан каркас ясап каплау. Моны да көннәр җылы вакытта эшләсәң уңай. Розаларны кышка һава калдырып каплыйлар. Моның өчен тимерчыбыктан яки иске су торбаларыннан, такта кисәкләреннән чатыр сыман конструкция ясарга кирәк. Алар розалардан 10–15 сантиметрга биегрәк булырга тиеш. Әлегә әзерләп кенә куябыз, ә ак төстәге тукылмаган материал белән (спанбонд) температура 5–10 градуска кадәр суыткач кына капларбыз. Әлегә исә даруханәдән каен дегете алып куя торыгыз. Розаларны каплаганда куак төбенә каен дегетендә чылаткан чүпрәк кисәге куеп калдырырбаз. Бу – тычканнар якын килмәсен өчен эшләнә.
Әгәр дә розаларны күчереп утыртырга теләсәгез, 15 октябрьгә кадәр вакыт бар әле. Ләкин язга кадәр түзә ала икән, түзсә яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк