Логотип
Бакча

Роза үстерүчеләргә бу атнага шпаргалка

Розаларны тәрбияләп алабызмы? Май салкыннарыннан соң алар бераз көйсезләнебрәк утыра бугай.

Бу атнада розаларны төрле чирләрдән, гөмбәләрдән дәвалап өлгерергә кирәк. Моның өчен «Чистоцвет»+«Актара» кулланырга мөмкин. 5 литр суга 2 мл «Чистоцвет» һәм 4  г «Актара» порошогы алына. Бу розаларны көрән тимгел, ончыл чык, соры черек авыруыннан саклый. 
Әгәр розалар бик кәефсез күренсә, шушы эремәгә бер ампула «Эпин» да өсти аласыз. Ләкин «Эпин»ны еш кулланырга ярамый, узган атнада гына сипкән булсагыз, кирәкми. 
Бу эремә белән розаларны өйләдән соң, кояш бераз сүрелгәч эшкәртергә кирәк. Ләкин бик соңга да калырга ярамый, кояш баеганчы, яфраклары кибеп өлгерсен. 

Шикле күренгән, таплар чыккан бөтен яфракларны өзеп алыгыз. Таплар күп яфракта күренсә, өзеп кенә котыла алмассыз, сәбәбен эзләргә кирәк. 

Хәзер инде яңа роза куаклары утыртырга бераз соңрак, моны көзгә калдыру яхшырак. Ләкин көзгә кадәр көтеп булмый икән, яңа утырткан куакларны ике атна күләгәләп торыгыз. Хәзер утырткан розалар быел чәчәк атмаслар, алардан «батырлык» көтмәгез. 

Көннәр эссегә китте, розаларга яхшылап су сибегез. Синоптикларның яңгыр фаразлавына ышанмагыз, яуса да, туфракны 5 см гына чылатып ява ул. Ә розаларның тамыры тирәндә. Бер куакка 8-–0 литр су кирәк. Су сеңгәч, төпләрен дә йомшартсагыз, бигрәк яхшы. Тик моны сакланып эшләгез, туфрак астыннан яңа чыгып килә торган бөреләрне өзеп атмагыз. 

Чәчәккә бөреләнгән вакытта розаларны суперфосфат белән ашларга да онытмыйбыз. Аны һәр төпкә 1 аш кашыгы салып чыгып, туфрак белән күмдерәбез һәм су сибәбез. Башта су сибеп, ашламаны аннары сипсәң дә була. 
Киләсе атнада сибәр өчен, калийлы ашлама ясап калдырабыз.10 литр суга 1 стакан утын көле салып, бер атна тотабыз. Аны 10 литр суга 1 литр кушып сибәрбез. 

Синоптиклар көчле җил, яшен булуын кисәтә. Җил сындырмасын өчен, озын булып үсеп киткән розаларны таякка бәйләп куябыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар