Чәчкән әйберләрегез тишелмәсә, гаеп аларда – кырмыскада да булырга мөмкин, икенчедән, алар бакчага гөблә ташый. Ә алар ташыган гөблә безнең үсемлекләрне ашый.
Без кырмыскаларны бик файдалы бөҗәкләр, тырышлар, күмәкләр дип, хөрмәт итеп үстек. Үзем бакча тотып, яшелчәләр үстерә башлагач, аларның шактый гына зыянын да татырга туры килде. Бердән, алар яз көне түтәлгә чәчкән орлыкларны ояларына ташып куя. Чәчкән әйберләрегез тишелмәсә, гаеп аларда да булырга мөмкин, икенчедән, алар бакчага гөблә ташый. Ә алар ташыган гөблә безнең үсемлекләрне ашый.
Соңгы елларда түтәлләрне печән, салам белән мүлчәләүнең файдалы булуын әйтәләр. Үзем дә мүлчәләүнең файдасын бик күрдем: туфрак тиз генә кипми, катмый, чүп үләннәре дә артык котырынмый... Әмма... түтәлләремне каплаган салам түшәк кырмыскаларга оя корыр өчен менә дигән шартлар тудырган бит. Безнең бакчаны кырмыска басты. Быел шуңа күрә мүлчәләргә дә курыктым, бары кәбестә белән помидор арасына гына салам таратып чыктык. «Кайнар су сибик», – ди ирем кырмыска ояларына юлыккан саен, ләкин ислам дине тере җан ияләрен пешереп үтерүне тыя. Шуңа күрә бу ысул безгә бармый. «Ояларына әрем куй», – ди күршебез. Әллә аз куйдым, әллә дөрес куймадыммы – бик исләре китмәде әле аларның әремгә дә. Әмма берәр чарасын күрми дә булмый, чөнки гомергә беренче тапкыр кыярларымны гөблә кимергәнен күрәм. Чалмабаш чәчәкләре белән баланда гына иде моңарчы, быел бигрәк тә оятсызланганнар.
Шуңа күрә бу атнамны (без авылдагы бакчабызга атнага бер генә – ял көннәрендә генә кайтып йөрибез) кырмыскаларга каршы көрәш чараларын өйрәнүгә багышладым.
Интернет сәхифәләрдәге генә түгел, ә бакчачылык эшләренә багышланган журналларга да күз салдым. Андагы халык үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Әле менә берәү яза: «Бакчадагы сукыр тычкан, аю кырмыска (медведка), кырмыска һәм лайлачлардан песи астыннан алган йомычка (кулланылган йомычка була инде) белән котылдым», – ди. Алар песи исен яратмый икән. Тик бу да безгә бармый, безнең песи юк.
Тагын язалар, имеш, кырмыскалар манный һәм тары ярмаларын яратмый икән. Бигрәк тә тарыны. «Бу ысулның ничек эшләгәнен белмим, ләкин чынлап та булыша», – дип язалар. Кырмыска оясы тирәли ярма сибеп чыккач, аны салам белән каплап куярга кирәк. Алайса кошлар аны үзләренә сипелгән дип уйларга мөмкин.
Шикәр белән бор кушып ясалган сироп та кырмыскалардан котылырга булыша. Хәтерлисезме, шул рәвешле әле кайчан гына өйдәге тараканнарга агу ясап куя идек. Ләкин мондый сыегызны тавык-чебешләрегез ашап куя күрмәсен. Бор кислотасы бөҗәкләрнең нерв системасын параличлый. Борны эретеп, шикәр шакмагына гына да тамызырга була.
Вареньега бор кислотасы һәм чүпрә салып ясалган сироп та кырмыскаларны кыра. Инде бер дә чыдар әмәл калмаса, шулай эшләп карагыз.
Күп итеп көл сибү дә кырмыскаларны качырып бетерә имеш. Көл урынына известь тә кулланырга була дигәннәр. Кемдер кипкән бөтнек яки мәтрүшкә исеннән качып бетә алар дигән. Кайткач, берәрсен сынап карыйсы булыр. Чәчәк утыртасы мичкәгә якын да килә алмадым узган атнада, төбенә кадәр кырмыскалар оккупацияләгән иде.
Тагын бер ысул – анысы кешелекле ләкин бераз көч сорый торган: кич белән, бөтен кырмыскалар да ояларына кайтып беткәч, ояны көрәк белән казып алып чиләккә салырга да, кырга яки урманга алып барып, яңа гына казылган сай чокырга бушатырга. Яшәсеннәр шунда! Бу ысул кырмыска оясы участокта артык күп булмаса кулай, мөгаен.
Тагын бер ысулны мактыйлар – кырмыска оясына кулланылган көнбагыш мае салырга кушалар. Яңасын түгел, нәкъ менә кабартма яки кош теле, чәкчәк кыздырганнан калганын. Ярдәмен күрдек, дип ышандыралар. Белмим инде...
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
БЭХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ.
0
0