Логотип
Бакча

Нәрсәне кайчан чәчәсе?

Март– яшелчәчеләр өчен уттай урак өстенә тиң ай. Җылы яратучы үсемлекләрне нәкъ менә хәзер тәрәзә төбендәге савытларга чәчеп өлгертәсе бар.  Күпләр инде моңа гыйнвар-февральдән үк кереште. Без иртәрәк чәчкәнгә карап кына җир дә иртәрәк җылынып, яз да иртәрәк килсен иде лә ул! Һәр нәрсәнең үз вакыты шул. Менә һәр яшелчәнең дә чәчү өчен үз вакыты бар.

Март – яшелчәчеләр өчен уттай урак өстенә тиң ай. Җылы яратучы үсемлекләрне нәкъ менә хәзер тәрәзә төбендәге савытларга чәчеп өлгертәсе бар.  Күпләр инде моңа гыйнвар-февральдән үк кереште. Без иртәрәк чәчкәнгә карап кына җир дә иртәрәк җылынып, яз да иртәрәк килсен иде лә ул! Һәрнәрсәнең үз вакыты шул. Менә һәр яшелчәнең дә чәчү өчен үз вакыты бар. 

Татарстан территориаль яктан Россиянең урта полосасына кертелмәсә дә, бездәге һава шартлары урта зонага бик якын. Кайсы зонага керүгә карап, орлыкларны чәчү вакыты да төрлечә була. 
Дөрес вакытны билгеләр өчен берничә мөһим факторга игътибар итәргә кирәк: 
яшелчә культурасының вегетация чорына;
орлыкларның тишелү вакытына.

Кайчагында без бер хата җибәрәбез: орлыкларны чәчкәндә аларның тишелү вакытын исәпкә кертмибез. 
Иң озак тишелүче яшелчә – сельдерей. Орлыгын җиргә чәчкәннән соң да ул 15-22 көн буена тишелмичә утырырга мөмкин. 
Икенче урында – борыч. Тишелер өчен аңа да 2 атна чамасы вакыт кирәк. 
Баклажанныкы – 8–12 көн.
Помидор 4–8 көннән тишелеп чыга. 
Кәбестә – 3–6 көн.
Иң тиз тишелүчеләр – кыяр, ташкабак, кабак. Алар инде дүртенче көнгә үк шытып чыга. 
Суган орлыгы да озак тишелмичә ятарга мөмкин.
Петрушка, укроп орлыклары да озаклап тишелә.
Тишелү вакытына орлыкларның сыйфаты да зур йогынты ясый. Иске, вак орлыклар озаграк, яңа, көчле орлыклар тизрәк тишелә. 

Безнең җирлектә яз алай бик иртәләми, май аенда әле кыраулар  төшеп, суытып та җибәргәли. Шуны истә тотып, орлыкларны чәчү өчен оптималь вакыт:
баклажан – 15–20 март;
помидорның иртә сортлары – 10 марттан 15 апрельгә кадәр, соң өлгерешлеләре – 10 марттан 20 мартка кадәр;
борыч – 10–20 март;
кыяр – 1–10 май;
кәбестә – иртә өлгерешлесе 15–20 март, соң өлгерешле кәбестәне 25–30 апрельдә чәчәргә;
ташкабак – 10–15 май.

Бакчага чыгарып утыртканда яшелчәләр билгеле бер көнлек булырга тиеш. Ул төрлесенеке төрлечә. 
Кыярны түтәлгә 20–25 көнлек вакытта утырталар.
Помидор 50–60 көнлек булырга тиеш.
Борыч өчен – 50–60 көн.
Иртә өлгерешле кәбестә өчен – 35–45 көн, соң өлгерешлесе – 35–50 көн.
Баклажан өчен – 60–70 көн
Сельдерей өчен – 60–80 көн.
Суган 50–60 көнлек булырга тиеш.

Әлеге киңәшләр теплицасы булмаган бакчачылар өчен. Җылы теплицасы булган кешеләр күрсәтелгән шушы вакытлардан атна-ун көнгә иртәрәк чәчә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар