Җәй буена чәчәк ата торган мәшәкатьсез генә клумба үстерү серләрен уртаклашыйк әле сезнең белән. Бер тапкыр утыртсагыз, дистә еллар буена күзегезне иркәләр бу матур чәчәкләр.
Җәй буена чәчәк ата торган мәшәкатьсез генә клумба үстерү серләрен уртаклашыйк әле сезнең белән. Бер тапкыр утыртсагыз, дистә еллар буена күзегезне иркәләр бу матур чәчәкләр. Зур тәҗрибәсе, махсус белеме булмаганнарга бер-берсе белән яраша торган күпьеллык үсемлекләрне сайлавы четерекле эш. Бу язмада шундый дүрт төрле үсемлекне тупладык. Алар бер-берсе белән бик яхшы яраша. Шулай ук аларны клумбада башка төрле чәчәкләр белән дә утырта аласыз, аларын да барладык.
Ахиллея Саммервайн – меңьяфракның бер төре. Табигатьтә без аның ак яки алсу чәчәк атканын гына күргәнебез бар. Ә менә бу сортның чәчәкләре кызыл шәраб төсендә, чәчәк зонтикларының диаметры 20 сантиметрга җитә. Июльдә һәм августта чәчәктә утыра. Букетлар өчен дә матур ул. Өзгәч, шиңмичә озак саклана, хуш исле.
Ахиллеяны үстерү бик тә гади. Яз көне ачык туфракка чәчкәннән соң, беренче елында ук чәчәк ата. Бер урында бик озак үсә. Артык куерып китүенә генә юл куймаска кирәк.
Флокслар, рудбекия, кореопсис, нивянник, башаклы үсемлекләр белән матур күренә.
Рубин сортлы вак кырлы примула (мелкозубчатая) – рубин төсендәге чәчәк ата. Чәчәк шарлары 6 сантиметрга җитә. Ясалма күлегез булса, аның ярларын бизәр өчен менә дигән үсемлек. Бордюр буйларына да утыртырга була.
Примуланы орлыктан үстерүе катлаулырак булса да, мөмкин булмаган эш түгел. Күпьеллык үсемлек булганга, аны кыш азагында да, яз көне яки җәй башында да чәчәргә мөмкин. Ул салкынны ярата, моны истә тотарга кирәк. Өйдә үсентеләр өчен салкынча температураны саклый алмасагыз, орлыкларны апрель аенда чәчәргә һәм тишелеп чыкканнан соң верандага, балконга чыгарып торырга була. Примула үстерү өчен туфрак бик тә көпшәк булырга тиеш. Тыгыз туфракта ул тишелмәячәк. Дым ярата, туфрагы гел дымлы булса гына яхшы үсә. Примуланың тамырлары бик тиз өскә чыга, шуңа да үсенте чорында аны кимендә ике тапкыр күчереп утырталар.
Апрель аенда примуланы турыдан-туры ачык туфракка гына чәчәргә була. Ул салкынга да, кырауларга да чыдам. Көздән дә чәчеп калдыра аласыз. Примула тыгыз итеп утыртканны ярата, зур үсемлекләрнең арасы 30 сантиметр тирәсе булсын.
Примуланың әлеге сорты нәркизләр, лаләләр, пионнар белән матур күренә. Газон чирәмендә дә якты, матур тап булып күренәчәк.
Эхинацеяның Харвест Мун дип аталган сорты. Бу үсемлекне без гадәттә кызгылт яки алсу чәчәкле итеп күрергә өйрәнгән, ә менә әлеге сортның чәчәкләре сары төстә. Июльдән сентябрьгә кадәр чәчәктә утыра. Кояшлы урынны ярата. Зур үсемлекләр корылыкка чыдам. Эхинацеяның орлыкларын рассадага март башында ук чәчәргә кирәк. Бакчага исә май ахырында күчереп утырталар. Бу очракта ул шул ук елны чәчәк атачак. Эхинацея бер урында бик озак үсә ала. Башка үсемлекләр кебек үк, аны да яз көне корыган, карт ботаклардан аралап кисәләр. Эхинацея флокслар, шалфей, вербейник, гипсофила, дельфиниум белән матур күренә. Ул салкынга чыдам, кышны яхшы кышлый. Кайбер бакчачылар орлыкларын көздән үк туфракка гына да чәчеп калдыра.
Йөрәк сыман яфраклы бадан (сердцелистный) – зур матур яфраклы, кура җиләге төсендәге озын сабактагы алсу яки ак чәчәкләр ата торган гөл. Талымсыз, күләгәлерәк урыннарда яхшы үсә. Еш күчереп утыртканны яратмый, бер урында унар ел үсә ала. Ясалма күл буйларына, альп таучыкларына (альпийская горка), зур таш яннарына утыртканда бик матур күренә. Аквилегия, яран, ирис, абага, флокс, кыңгырау гөл, медуница, астильба белән бер клумбада үстерергә була. Баданны орлыктан да, тамырчаларын бүлеп тә үрчетәләр. Ул бик тиз үсә, янәшә утырткан ике үсемлек бер-ике елдан шактый зур мәйданны каплап ала. Чәчәк ату чоры – май башыннан башлап, июнь беткәнче. Кайчагында бер җәйдә ике тапкыр да чәчәк ата. Яз көне баданның корыган яфракларын һәм узган елгы чәчәк сабакларын кисеп, формалаштырырга кирәк. Дым күп булганны өнәми.
фотолар: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк