Логотип
Бакча

Кыяр өчен дүрт кагыйдә

Бакчадагы яшелчәләр арасында кыяр, мөгаен, иң беренче урында торадыр. Кемдер әле помидор утыртмаска да мөмкин, ә менә кыярны!  Үтә тырышлар инде Сабантуйга ук кетердәтеп үз кыярын ашыйдыр. Безнекеләр дә алардан калышмасын өчен, кыяр үстерүнең төп дүрт кагыйдәсен искә төшерик. 

Бакчадагы яшелчәләр арасында кыяр, мөгаен, иң беренче урында торадыр. Кемдер әле помидор утыртмаска да мөмкин, ә менә кыярны!  Үтә тырышлар инде Сабантуйга ук кетердәтеп үз кыярын ашыйдыр. Безнекеләр дә алардан калышмасын өчен, кыяр үстерүнең төп дүрт кагыйдәсен искә төшерик. 

Кыяр өчен азот беркайчан да артык булмый. Азот җитәрлек булмаса, кыярның үсеше акрын бара. Кыяр түтәленә хәтта чи тирес тә кертергә була. Ә иң яхшысы: бер штык ярымлы траншея казып, шунда чи тиресне тыгызлап тутырырга, тирес өстенә 15-20 см калынлыгында түтәлдән чыккан үз туфрагын салып тигезләргә һәм орлыкларны шунда чәчәргә. 

Кыярның дымлы суптропик үсемлеге булуын онытмаска. Ул дым һәм җылылык ярата. Кыярның тамыры туфракның өстендә генә урнашканлыктан, тирәннән дым ала алмый. Шуның өчен кыярга суны даими сибеп торасы. Бакчага еш бара алмаган очракта, кыяр түтәлен салам яки печән белән калын итеп мүлчәләп кую булыша. Бу туфрактагы дымны саклый. 

Мөһим киңәш: кыярга суны кичке дүрткә-бишкә кадәр сибәргә кирәк. Кичке салкын төшкәнче, яфраклардагы дым кибеп өлгерсен. Бу – авырулардан профилактика булып тора. 

Чираттагы кагыйдә күпләрдә бәхәс уята. Кыярны үрмәләтеп үстерү отышлымы, җирдә яткан килешме? Үрмәләтү отышлырак, болай урынны да күп алмый, кыярларны җыюы да җайлырак, арадан җил йөреп торгач, төрле авырулар да куркыныч түгел. 

Кыярның тагын бер үзенчәлеге бар: көнозын булганда ул өзлексез чәчәк ата һәм үсемлек тиз картая. Кыяр түтәленең көнчыгыш һәм көнбатыш тарафларына биек булып үсә торган үсемлекләр утыртып, иртәнге һәм кичке якта күләгәләсәң, уңыш бирү вакытын сузып була. Бу максаттан кукуруза үстерү  отышлы, әлеге культуралар бер-берсен «ярата». Кукуруза  кыярга үрмәләр өчен терәк тә була ала. 

Кыярны бер рәт кенә итеп үстергәндә, аны тәрбияләве һәм кирәк булганда өстен каплавы җайлырак. Үсемлек аралары тыгын булмасын, кыярның сортына карап, бу ара 20–30 см булырга тиеш. Артык тыгыз булганда, чәчәкләр кысыр кала, кыяры аз була. 

Онытмагыз: 
азот – үсемлекне үстерү өчен кирәк;
калий – үсемлекнең көчен арттыра, чирләргә каршы барьер булып тора;
фосфор – чәчәк атуны һәм җимешләр формалашуны тизләтә. 

Ни кирәген кыяр үзе «әйтә»
Кәкрәеп үссә – аңа дым җитми. 
Башы очланып килеп, саргайса – азот кытлыгы;
«Биле нәзек» кыяр – салкын су сипкәннән;
грушага охшаш – калий җитми.

 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: яшелчә Бакча яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар