Логотип
Бакча

Кышка каршы ниләр чәчәргә?

Күп кенә бакчачылар байтак яшелчәләрне кышка каршы чәчеп калдыра. Яз көне бакчада болай да эш күп, аларның яртысын көздән үк эшләп калдырырга була бит. Нәрсәләрне чәчәргә, ничек чәчәргә – шул хакта сөйләшик.

Күп кенә бакчачылар байтак яшелчәләрне кышка каршы чәчеп калдыра. Яз көне бакчада болай да эш күп, аларның яртысын көздән үк эшләп калдырырга була бит. Нәрсәләрне чәчәргә, ничек чәчәргә – шул хакта сөйләшик.

Нинди яшелчәләрне көздән чәчәргә була? 
Салкынга чыдамлы барлык яшелчәләрне дә көздән чәчеп калдыра аласыз. Болар –  кишер, суган орлыгы, борчак, укроп, петрушка, кориандр, салат, кресс-салат, горчица, руккола, кузгалак. Шулай ук кәбестәнең барлык төрләре дә салкынга чыдам. Редисның да чәчәк сабагы җибәрми торган сортларын хәзердән чәчеп калдырып була. Әйтик, «Жара» сорты шундыйлардан. Ә менә руккола, горчица, кресс-салатның сусыл, яшь яфраклары белән нәкъ менә кышка каршы чәчкәндә генә сыйланып була. 

Нинди уңай ягы бар? 
Салкын, дымлы туфракта, кар астында орлыклар табигый стратификация уза. Бу орлыгы эфир майларына бай булган кишер, укроп, петрушка өчен аеруча файдалы, чөнки яз көне чәчкәндә алар озак тишелә. 
Икенче уңай ягы – яз көне чәчкән кәбестә, редис, гомумән, барча әвернәчәчәклеләрне борчадан саклавы кыен. Ә көздән чәчкәч, алар иртә тишелә. Борчалар активлашкан вакытка инде алар көчәеп киткән була. 
Һәм, иртәрәк чәчсәң, уңышы да иртәрәк була –  ул да зур плюс. Әйтик, сусыл салат яфракларын сез инде май ахырында түгел, май башында ук өзеп куллана аласыз. 

Ничек чәчәргә?
Иң мөһиме: ашыкмаска. Җирнең катырганын көтәргә. Югыйсә орлыкларыбызның тишелеп чыгулары да бар. Ә бу безгә әлегә кирәкми. Без аларны тишелер өчен түгел, җирдә язга кадәр әйбәт кенә кыш чыксыннар һәм җир белән бергә уянсыннар өчен чәчәбез. Кайбер бакчачылар орлыкларны кар өстеннән дә чәчеп, кар белән генә күмдерә. Эрегән кар суы белән орлыклар үзләренә тиешле тирәнлеккә төшә. Күршеләрегезне шаккаттырыгыз әле: кояшлы бер кышкы иртәдә бакчагызга чыгып, кар өстеннән буразна сызыгыз да, орлыклар чәчегез.  

Көздән чәчкән орлыклар табигый сайланыш уза – язын иң көчлеләре генә тишеләчәк. Шуңа күрә орлыкларны гадәттәгедән куерак итеп чәчәләр. Кышка каршы кыйммәтле, сирәк сортларны чәчмәскә киңәш итәбез. Кем белә, бәлки, шартлар туры килмәс тә, барысы да өшеп чыгар. 

Кышка каршы чәчеләсе түтәлләрне көздән, җир катырганчы ук әзерләп, буразналарны сызып куялар. Бу урында кар, яңгыр сулары җыелып утырырга тиеш түгел. Орлыкларына күмдерәсе туфракны да коры вакытта алып, җылы урынга кертеп торырга кирәк. 

Буразналарны яз көне чәчкәннән чак кына тирәнрәк – 1,5–2 см итеп сызабыз. Орлыкларны  җылыда торган коры туфрак белән күмдерәбез. Менә, булды да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар