Җәй башында ук үзең үстергән яшь бәрәңге белән сыйлану хыял гына түгел. Бераз мәшәкатьлерәк булса да, бик реаль гамәл.
Җәй башында ук үзең үстергән яшь бәрәңге белән сыйлану хыял гына түгел. Бераз мәшәкатьлерәк булса да, бик реаль гамәл.
Бу эшкә бәрәңгене җиргә утыртырга 40–45 көн кала ук керешергә кирәк.
Беренче сере – бәрәңгенең бары тик иртә өлгерешле сортларын гына сайлап алыгыз. Аларны яхшылап тикшерегез, черек, авыру бүлбеләр эләкмәсен.
Икенче сере – утырту өчен 50–80 г авырлыктагы бүлбеләр сайлап алына.
Аларны ярты сәгать сыек алсу төстәге марганцовка яки «Фитоспорин» эремәсендә тотып, чирләрдән арындырабыз. Аннары 3 көн буена 23–25 градус җылы булган урында тотып, җылытабыз.
Өченче сере: утыртасы бәрәңгеләрне 20–25 көн буена үрдерәбез. Моның өчен пластик савытлар бик әйбәт. Савытларга бәрәңгене бер-ике рәт кенә тезеп, җылы һәм якты урында тотабыз. Ара-тирә өстеннән җиңелчә генә су бөркесәң дә була.
Күзләре һәм тамырлары чыга башлаган бәрәңгеләрне 10–15 см тирәнлегендәге савытларга утыртабыз. Савытларны фанера кисәге яки башка берәр каты материал белән 10 сантиметрга 10 сантиметрлы бүлемнәргә бүләргә кирәк. Шулай эшләмәсәң, тамырлары үзара үрелеп бетеп, түтәлгә утыртканда зәгыйфьләнәчәк, сыначак.
Һәрбер бүлемнең төбенә 2-3 см туфрак салып, берәр бәрәңге куябыз. Өстеннән тагын 2-3 см туфрак салабыз.
Җылы, якты урынга куеп, вакытында су сибеп торабыз. Ләкин суны артык күп сибәргә кирәкми.
Өч атнадан бәрәңгеләр 5–10 см булып үсә. Хәзер аларны түтәлгә күчереп утыртырга вакыт. Башта бик яхшылап су сибәбез. Аннары бәрәңгеләрне сак кына бүлемнәреннән туфрагы белән бергә алып, бакчага утыртабыз. Борынгылар каен яфрагы биш тиен акча кадәрле булса, бәрәңге утыртырга ярый, дигәннәр. Гадәттә, бу вакытта җир 6–10 градус җылынган була.
Дүртенче сере – бәрәңге уңдырышлы җирне ярата. Ярлы туфракта ул начар һәм вак булып үсә. Шуның өчен, бәрәңге утыртасы түтәлнең 1 метрына 1 чиләк черемә, 50 г суперфосфат, 300 г көл кертегез. Черемә исәпле булса, бәрәңгене утыртканда һәр чокырга берәр куш уч салып чыгарга була. Көл исә бер чокырга 3 аш кашыгы җитә.
Буразна арасын 60 см калдырабыз. Буразнадагы үсемлекләр арасы 25–30 см булсын.
Бишенче сере – утыртканда бәрәңге сабагының өчтән бер өлеше генә туфрактан чыгып калсын. Шулай тирәнрәк күмдергәндә, сабак төбеннән өстәмә тамырлар барлыкка килә.
Бәрәңге кырауга тиз бирешә. Май башында әле кыраулар булырга мөмкин. Алардан саклау өчен, буразна өстенә дугалар кадап, лутрасил белән каплап торабыз.
Тәрбия гадәттәгечә: чүбен утыйбыз, ике тапкыр төбенә өябез. Утыртып, атна-ун көннән соң 1 өлеш әчеткән тирес сыекчасына 6 өлеш су салып, бәрәңгене ашлыйбыз.
Менә шулай тырышканда июнь башында үзең үстергән яшь бәрәңге белән сыйланырга була.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк