Логотип
Бакча

Җиләк турында сөйләшик

Язын бакчаларда иң беренче булып җиләк уяна. Аңа яхшы старт бирү өчен, шушы кыска гына вакыт эчендә шактый эш башкарып өлгерергә кирәк. Җиләкне яз көне тәрбияләү иң мәшәкатьле эшләрнең берсе булып санала.

Бакча җиләгенең бер үзенчәлеге бар –  көз җитсә дә, аның үсеше тукталмый, кышка ул яшел яфраклы килеш керә. Көз көне туплаган туклыклы матдәләре аңа яз көне иртә уянып, тизрәк үсеп китәргә мөмкинлек бирә. Бакча җиләге һава температурасы 5 градуска кадәр җылыну белән үсәргә керешә.
Аның үсеш чоры ике дулкын белән бара. 
Беренчесе – апрель-май айларында тамырлары һәм яңа яфраклары үсә. Бу чор якынча 60–70 көнгә сузыла (һава торышына, температурага бәйле). Аннары җиләкнең чәчәк ату һәм уңыш бирү чоры башлана. 
Икенче дулкын – уңышны җыеп алганнан соң, җиләк икенче сезонга әзерләнә башлый. 
Менә шушы ике дулкында бакча җиләген ничек тәрбияләүгә карап уңышы формалаша. 

Бакча җиләген яз көне тәрбияләү. Моңа кар эреп, җир аз гына кипшерә башлау белән керешәләр. Иң элек корыган һәм сынган яфракларны секатор яки кайчы белән кисеп алалар. Кемдер моны тимер тырма белән тырмалап кына да башкарып чыга. Узган елгы яшел яфракларны бөтенләй үк кисеп бетермәгез, алар җиләкнең тамырларын язгы кыраулардан саклар өчен дә кирәк. 
Көздән җиләк түтәлләрен мүлчәләгән булсагыз, кыш эчендә ул таркалып бетмәсә, ул мүлчәне җыеп алыгыз. Калын мүлчә җирнең җылынуын тоткарлый. 

Яфракларны һәм артык мыекларны кисеп чыккач, түтәлнең туфрагын йомшартырга кирәк. Йомшартып чыкканнан соң, җиләкләрне тагын бер кат күздән кичерәләр: уртасы туфрак белән күмелеп калмаганмы? Туфрак белән күмелсә, аны ачалар. 

Өченче эш – җир җиләген утын көле белән ашлау. 1 квадрат метрга 2 стакан көл алына. Көл ашлама буларак та, җиләкне соры черек авыруыннан һәм корткычлардан саклаучы чара буларак та файдалы. 

Җиләкләрнең тамырлары күренеп торса, тирәсенә туфрак яки черемә салып  чыгалар.

Кыш эчендә кайбер җиләк куаклары корыса, алар урынына яңаларын утырталар. Хәзер утыртырга яңа төпләр булмаса, моны җәй көне дә башкарырга була. 

Беренче эшләрдән соң ике атна үткәч, җир җиләген ашлыйлар. Әгәр сез аны көздән генә ашламалы җиргә утырткан булсагыз, әлегә тукландырмый да торырга була. Ә инде җиләк бу түтәлдә беренче генә елын үсмәсә, 1 квадрат метрга 15–20 грамм күләменнән аммиак селитрасы яки мочевина сибәләр. Минераль ашлама урынына тирес яки тавык тизәге әчеткесе кулланырга була. 5 литр суга 1 литр әчетке алына. 

Көннәр җылытып, куаклар ныгытып үсеп киткәч, җиләк икенче тапкыр ашлана. Бу юлы 10 литр суга 1 аш кашыгы аммоний сульфаты һәм 10 литр суга 0,5 литр күләмендәге тирес әчеткесе кулланырга була. 

Ашлаудан тыш, җиләкләрне чирләрдән дә сакларга онытмыйбыз. 10 литр суга 50 г марганцовка, 15 г бор кислотасы, 2 г молибденлы әче аммоний (молибденово-кислый аммоний) кушып сибәбез. 

Җиләкләр чәчәк атканда аларны өченче тапкыр –  бу юлы нитроаммофоска һәм калий сульфаты белән ашлыйбыз. 10 литр суга 2 аш кашыгы нитроаммофоска һәм 1 чәй кашыгы калий сульфаты алына. Болар урынына теләсә кайсы комплекслы ашламаны кулланырга була. Һәр төпкә ярты литр ашлама сибелә. 

Җиләкләр үсә башлагач, 10 литр суга 15 г бор кислотасы салып бөркергә мөмкин. 

Туфрагын артык кибүдән саклар һәм чүп үләннәрен тоткарлау өчен, җәй көне җиләк төпләрен мүлчәләсәң яхшы. Мүлчәләгәнне җиләк бик ярата. Германиядә бакча җиләген «салам җиләге» дип атаулары әнә шуннан килә. 

Җиләк төрле чирләр белән дә авырый. Иң киң таралганы – көрән таплылык. Җиләкнең яфракларында кызыл таплар барлыкка килә. Тора-бара бу таплар зурая, яфрак тоташ кызыл төскә керә, аннары корый. Мондый яфраклар очраса, аларны төптән үк кисеп алып, юк итәргә кирәк. Әгәр көрән таплылык авыруы бик азып китсә, бу очракта Хорус препараты кулланалар. 5 литр суга 6 г препарат алына. Ләкин Хорусны җиләкләр өлгерергә, ким дигәндә, 30 көн кала сиптерергә кирәк. 

Шулай ук җиләктә нематода чире дә еш очрый. Җиләкнең яфрагы бөгәрләнеп килсә – шул нематода инде бу. Мондый яфраклар сирәк-мирәк кенә булса, аларны өзеп алып юк итегез. Ләкин нематода бик йогышлы авыру, сак булыгыз. Нематода булган куаклардан мыеклар алмаска киңәш ителә. 

Теги: бакчачы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар