Җәй буе үстергән яшелчәләребезнең уңышларына куаныр көннәр дә җитте. Уңышны югалтмыйча җыеп алу өчен, бакчачыларга бездән берничә киңәш. Бу язмада иң күп очраган сорауларга җавап бирергә тырышырбыз.
Җәй буе үстергән яшелчәләребезнең уңышларына куаныр көннәр дә җитте. Уңышны югалтмыйча җыеп алу өчен, бакчачыларга бездән берничә киңәш. Бу язмада иң күп очраган сорауларга җавап бирергә тырышырбыз.
«Борычлар чери, ник икән?» – дип сорый бер укучыбыз. Очтан черү борычларда гына түгел, помидорларда да була. «Эссе җәй авыруы» дип тә атыйлар аны. Гадәттә? туфракта кальций җитешмәсә күзәтелә бу. Азотлы ашламалар күп кертелгән булса, үсемлек туфрактан кальцийны үзләштерә алмый. Үсемлекләрне 10 литр суга 1 аш кашыгы кальций селитрасы салып ашлагыз. Икенче сәбәбе: суны дөрес сипмәү. Чери башлаган җимешләрне сабагында калдырмагыз, өзеп алыгыз, бозылган җирен кисеп ташлап, аларны кулланырга була.
«Помидорларны кайчан җыярга?» дигән сорауга җавап мондый. Төнлә температура 5 градус җылылыкка кадәр төшә икән, кызармаган булсалар да, эре помидорларны җыеп алырга кирәк. Бездә бу август урталарында күзәтелә башлый инде. Түбән температурада фитофтора чире үрчи. Тизрәк кызартыр өчен, помидорлар арасына кызарганнарын яки бер-ике алма салып куегыз.
Август урталарында помидорларның очын да өзәләр. Җимешләре тизрәк үссен һәм кызарсын өчен, куакны сак кына боргалап, тамырларын селкетеп куярга кирәк. Стресс кичергән үсемлек тизрәк нәсел өлгертеп калдырырга тырышачак.
Төнге салкын чыктан саклар өчен, помидор, борыч, баклажан куакларына он-шикәрдән бушаган капчык кидереп куярга була. Иртән капчыкны салдырып куюның бер кыенлыгы да юк.
«Быел кишер ярыла», – дип хәбәр итә бер укучыбыз. Моның да сәбәбе – суны дөрес сипмәү. Озак коры торганнан соң кишерне шәпләп сугарсагыз, аның күзәнәкләре дым туплый башлый. Ә тышчасы бу басымга чыдамый, ярыла. Кишер корылыкка чыдам булса да, озакка сузылган корылык аркасында ул вак һәм каты була. Кишергә суны сирәгрәк һәм мул итеп сибәләр. Төбен салам яки печән белән мүлчәләп куйсагыз, туфрагы тиз генә кипмәс, дымы сакланыр.
Чөгендернең яфраклары кызара икән, димәк, аңа натрий җитми. Сезонга ике тапкыр тозлы су сибү чөгендерне балландыра. 1 чиләк суга 1 аш кашыгы тоз җитә. Кызыл чөгендер тоз гына түгел, көл дә ярата. Бу яшелчә әче туфракта начар үсә, ә көл туфракны нейтральләштерә.
Баклажаннар «ялкауланса», җимешләре акрын үссә, сабагына аркылы итеп шырпы кадап куегыз. Болай эшләсәң, җимешләре тизрәк үсә.
Кәбестәне корт ашаса, көл белән кара яки кызыл борычны катнаштырып сибегез. Личинкалар бик тиз юкка чыгар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк