Логотип
Бакча

Җайлы алмагачлар

Җайлы дип, мин аны гадиләштереп кенә әйттем, дөреслектә колоннасыман – колоновидное дип атыйлар.

Җайлы дип, мин аны гадиләштереп кенә әйттем, дөреслектә колоннасыман – колоновидное дип атыйлар. Беренче тапкыр мин мондый төр алмагачны узган ел Алабуганың Дөм-Дөм авылына командировкага баргач күрдем. Буе бер карыш кына булыр, кәүсәсе тулы шыбырдаган алма. Әйе, ботакларында түгел, алмалар агачның кәүсәсен сырып алган. Матурлар әле шундый, бер ягы яшел, бер ягы кып-кызыллар. Аннан гына белдем – колоннасыман яңа сорт алмагачлар икән. Быел үзебезнең бакчага да «Останкинская» дип аталучы көзге ссортын алып кайтып утырттык. Сортлары күп, җәйгесе дә, көзгесе дә бар.

Аны үстерү һәм карау гадәти алмагачныкыннан шактый аерыла. Тамыр системасы да зур булып үсә торган агачныкына караганда зәгыйфьрәк. Шуңа да аны уңдырышлы яхшы туфракка утыртырга кирәк икән. Авыр балчыклы туфракка утыртканда чокыр төбенә бик яхшы дренаж ясап калдырыла.

Колоннасыман алмагач күләгәле һәм үтәли җилле урынны да яратмый.

Алмагач сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәклеген болай да беләсез.

Беренчедән: аның ярлыгы булырга, анда агачның нинди сортлы булуы, җимешләренең кайчан өлгерүе хакында мәгълүмат булырга тиеш.

Икенчедән: алмагачларны ачык яки ябык тамырлы итеп саталар. Питомниктан аласыз икән, ябык тамырлыларга өстенлек бирегез. Аларны алганнан соң, тиз генә утырта алмасагыз да куркыныч түгел, өстәвенә, аларның тернәкләнеп китү ихтималы да зуррак. Алмагачның нинди савытта үсүенә карагыз. Ул анда күптәннән утырамы, әллә кичә генә күчереп утыртканнармы? Күптән түгел генә күчереп утыртылган булса, ботак очыннан тарткач, ул җиңел генә савытыннан шуып чыга. Мондый агачның тернәкләнеп китү ихтималы азрак.

Өченчедән: сайлаган агачыгызны җентекләп тикшерегез, кайрысы купмаганмы, бөреләре исәнме?

Дүртенчедән: алмагачның тамырлары кипмәгәнме?

Бишенчедән: әгәр дә агачны ышанычсыз җирдән сатып аласыз икән, аның чынлап та колоннасыман булуын тикшерегез. Колоннасыман алмагачның кәүсәсе юантыграк, ян тармаклары юк, кәүсәдәге бөреләре бер-берсенә бик якын урнашкан.

 

Ярый, алмагачны алдыгыз, урынны сайладыгыз, инде чокыр казып утыртасы гына калдымы? Безнең якта бу алмагачны җылы түтәл принцибы белән ясалган чокырга утырту кулай. Моның өчен ян-яклары да, тирәнлеге дә 50 см булган чокыр казыйбыз. Чокыр төбенә, җылылык саклау өчен, авызы бөкеләнгән буш пластик шешәләр тезәбез. Аның өстенә мул итеп черегән тирес салабыз. Чабылган печән, ботак-чатак, пычкы чүбе, салам булса, аларны да салып калдырабыз. Иң өскә туфракны салып, зур булмаган чүмәлә итеп өеп куябыз. Алмагачны шушы чүмәлә өстенә җайлап урнаштырып, тамырларын ян-якка сузып салабыз, Тамыр муентыгы туфрак өслегеннән аз гына биектәрәк калырлык итеп, туфрак һәм черемә катнашмасы белән күмәбез. Агач төбенә 2 литр чамасы су сибәбез, кәүсә тирәли калын гына итеп мүлчә салып чыгабыз.

Алмагач беренче елында тамыр ныгытырга тиеш, алай-болай чәчәкләре күренсә, аларны өзеп алырга кирәк, көчен әрәм итмәсен.

Колоннасыман алмагачны тәрбияләү дүрт нигезгә корыла: су сибү, ашлау, кисү, кышка төреп калдыру.

Су сибү дигәне аңлашыла инде, агач суга тилмермәскә тиеш. Ә менә ашлаганны ул бик ярата. Ике атнага бер ашларга кирәк. Язын – сыер, сарык, ат, тавык тиресе ише органик ашлама белән, җәен – комплекслы минераль ашламалар белән, көзен калийлы ашлама (көл бик яхшы) белән. Әмма, ашлау дигәч тә, ашламаны кәүсә тирәли сибеп чыгу түгел ул. Алай иткәндә, алмагач яфракка котырачак, алмалары булмаячак. Ашламаны бер-ике урынга гына күмеп куегыз, алмагач аның ала алган кадәрен алыр, артыгын микроорганизмнар таркатып бетерер.

Сентябрь ахырында алмагачның бөтен яфракларын өзеп алып, агачны кышка керергә әзерлиләр, кәүсәсен агарталар. Безнең шартларда кышка аның тирәли колгалардан шалаш ише корылма хәстәрләү яхшы. Бу аны өшүдән саклар.

Икенче елдан башлап, агачны колонна итеп формалаштыра башларга кирәк булачак. Язын кәүсәдән үсеп чыккан ян тармакларда ике генә бөре калдырып, кисәләр. Көзгә алардан ике тармак үсеп чыгачак. Икенче язда әлеге ботакларның берсен тагын 2 генә бөре калдырып кисәләр, икенчесен, 30-35 см калдырып кыскартып кисәләр дә, җимеш бирергә калдыралар. Җимеш биргәннән соң, киләсе язда бу ботакны тулысынча кисәләр. Җәй буена озынаеп үсә башлаган ботакларның очын «чеметеп», арыткларын кисеп, тармакка котырырга бирмиләр.


фото: https://pixabay.com/
 

 


 

 

Теги: Бакча Алмагач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар