Логотип
Арабыздан беребез

Вакыт белән сыналган сыйфат

«СИБУР» холдингына кергән «Казаньоргсинтез» предприятиесе нигез салуның – 65, беренче продукция чыгуның 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ышанычлы адымнар белән алга баручы завод бу вакыт эчендә зур үзгәрешләр кичергән, үскән, ныгыган, яңа үрләр яулаган, исәпләп чыгарырга мөмкин булмаган күләмдә 170 төрле продукция җитештергән. Предприятиенең бүгенге нәтиҗәләре – барысы да кеше кулы белән башкарылган хезмәт. Дистә еллар дәвамында биредә эшләүчеләрнең предприятиегә багышлаган хезмәт юлы буыннар бәйләнеше белән санала. Шундый буын вәкилләренең берсе – заводның үзәк лабораториясендә эшләүче химик Гөлназ ШИҺАПОВА бирегә әнисе Наилә ханым ГАЯЗЕТДИНОВА салган юл буйлап килгән. 18 яшендә! Алар гаиләсенең тормыш этаплары завод белән бергә үсә, үзгәрә, арта...

«СИБУР» холдингына кергән «Казаньоргсинтез» предприятиесе нигез салуның – 65, беренче
продукция чыгуның  60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ышанычлы адымнар белән алга баручы завод бу вакыт эчендә зур үзгәрешләр кичергән, үскән, ныгыган, яңа үрләр яулаган, исәпләп чыгарырга мөмкин булмаган күләмдә 170 төрле продукция җитештергән.
Предприятиенең бүгенге нәтиҗәләре – барысы да кеше кулы белән башкарылган хезмәт.
Дистә еллар дәвамында биредә эшләүчеләрнең предприятиегә багышлаган хезмәт юлы буыннар бәйләнеше белән санала.
Шундый буын вәкилләренең берсе – заводның үзәк лабораториясендә эшләүче химик
Гөлназ ШИҺАПОВА бирегә әнисе Наилә ханым ГАЯЗЕТДИНОВА салган юл буйлап килгән.
18 яшендә!
Алар гаиләсенең тормыш этаплары завод белән бергә үсә, үзгәрә, арта...

И-и-и, күңелле вакытлар! 
Сез 18 яшьлек кызыгызны «Казаньоргсинтез»га эшкә җибәрергә риза булдыгызмы? Наилә апага иң элек шул сорауны бирәм. 
– Нишләп җибәрмәскә? 36 ел гомеремне багышлаган завод белән иң җылы, иң кадерле истәлекләрем бәйле. Нинди яхшы кешеләр белән эшләдек, бер гаилә кебек яшәдек. Әни кеше баласына иң яхшысын гына тели.
«Гөлназ дөрес һөнәр сайлады дип саныйм», – ди ул, ике дә уйламыйча.
Гаязетдиновлар–Шиһаповлар белән аралашкач, бу гаиләдә шулкадәр күп туры килүләр булуына гаҗәпләндем. Очраклы гына тоелса да, язмышның алдан язып куелган төгәл саннар сценарие буенча яшиләр кебек. Гаиләнең заводта хезмәт куйган гомуми стажы 64 ел булган. Әлеге династия заводның үзеннән дә олы булып чыга!
«Казаньоргсинтез»ның хезмәт ветераны Наилә апа предприятие каршындагы һөнәри училищеда насослар һәм компрессорлар машинисты белгечлеге буенча белем ала. 1967 елда заводка эшкә килгәндә «Казаньоргсинтез» әле дүртенче генә елын эшләп килүче япь-яшь предприятие була. Кеше гомере белән исәпләгәндә – бала гына. Шулай да шәһәр читендә урнашкан химия комплексының җитештерү куәте елдан-ел арта бара. Алай гына да түгел, завод социаль инфраструктура төзүгә дә зур өлеш кертә: Химиклар мәдә-ният сарае, «Оргсинтез» бассейны, спорт һәм сәламәтләндерү объектлары төзелә. 
Нишләп нәкъ менә шул заводны сайладыгыз дигән сорауга исә Наилә апаның җавабы да бик гади: «Шәһәрнең тулы бер районын тәшкил иткән заводларда эшләү ышанычлы да, дәрәҗәле дә санала иде». 
Ике смена эшләп төнге уникедә генә өенә кайтуы да куркытмый яшь кызны. Әнисе трамвай тукталышында каршы ала торган була. Беренче хезмәт хакы күпме алганын да хәтерләми ул. Бөтен барлыгы белән әнисенә кайтарып бирә. Мәктәптә сигез сыйныф кына укыса да, калганнарын кичке мәктәптә тәмамлый. Шул тырышлыгы өчен завод җитәкчелегеннән беренче Рәхмәт хатын ала, яшь кызның хезмәт кенәгәсенә «За успешное окончание
11 класса объявляем благодарность» дип язып куялар. 
– Җитәкчелек бик таләпчән иде. Иртән сигезенче яртыга эшкә килеп җитә­без. Өлгерми кара! Соңга калганнарны кертмиләр, кире борып кайтаралар. Завод эчендә автобуслар йөртте. Заводта эш тәүлек буе туктап тормый. Беренче смена килеп төнгесен алыштыра, алар урынына, үз чиратында, икенче смена сафка баса... Башта «насосныйда» эшләдем, аннары аппаратчица булып. Эш җаваплы: фенол-ацетон сыекчасының торбалар аркылы зур «емкость»ларга тулганын карап, контрольдә тотасың. Манометр кирәкле санны күрсәтүгә «задвижка»ны ябарга кирәк. Күзәтеп тормасаң, күз ачып йомганчы тулып агып чыга ул.
Яңа оешкан предприятиедә эшләүчеләр арасында күбрәк яшьләр җыела. Завод коллективларына хас бер гадилек, кешелеклелек, дуслык хакимлек итә цехларда. Бергә эшлиләр, бергә ял итәләр. Җитди сәбәпсез эштән китүчеләр булмый да. Бөтен кешедә бер ният – эшкә урнашкансың икән, лаеклы ялга чыкканчы эшлә! 1 Май бәйрәменә демонстрациягә чыгуларны аерым бер җылылык белән искә ала Наилә апа.
– Бөтен цех белән җыелып чыгабыз! Алдан ак кәгазьдән чәчәкләр ясыйбыз, аларны төрле төсләргә буйыйбыз. Декабристлар урамындагы «Издательство» янында җыелып, демонстрациягә кузгалабыз! Эштән тыш андый чаралар мөнәсәбәтләрне шулкадәр ныгыта бит ул. Элек заводның кәбестә басуы бар иде. Боерык килүгә кәбестә җыярга китәбез. Хатын-кызлар капчыкларга тутыра, ирләр машинага ташый... И-и-и, күңелле вакытлар! 

Наилә апа (сулдан) хезмәттәшләре белән заводның кәбестә басуында. 1976 ел.
Казанның Ленин районында (бүген – Авиатөзелеш районы) урнашкан «Социалистик шәһәр» паркында «пятачок»лар гөрләп торган еллар…
Шәһәрнең бөтен эре заводлары монда урнашкан! Наилә дә дус кызлары белән «пятачок»ка йөри. Әнә бер төркемдә рус яшьләре җыелып гитарада уйнап җырлый, тегендәрәк гармун тавышы – татар яшьләре мәйдан кыздыра. Биюләр, җырлар... 22 нче авиатөзелеш заводы токаре Наил Наиләне шунда тәүге тапкыр биергә чакыра... Өстәвенә, Наилә белән бер тирәдә яшиләр дә икән әле: кыз яшәгән тукталышны узып, ике тукталыш өскә менеп китә ул. Әмма шул көннән ике тукталыш алданрак төшеп, Наиләсен күрер өчен җәяү кайта торган була. Наилә исә капка төбенә чыгып, аның кайтканын көтә...
– Наил белән өйләнештек. Алтынчы разрядлы токарь ул. Иң югары разряд! Бик зур осталык таләп итә. Улыбыз, аннары кызыбыз туды. Эш урыным да, җитәкчелек тә, коллектив та әйбәт булгач, каядыр китеп эш алыштыру турында уйлаганымны хәтерләмим дә. Хатын-кыз өчен баланы бакчага илтү мәсьәләсе дә җайлы булсын, юл өсте булсын... Анысын да цех җитәкчебез хәл итте. Беренче «малосемейка»ны да эштән бирделәр. Балалар тугач, зуррагына ия булдык. Хәзер яши торган фатирыбызны да безнең өчен отышлы шартлар белән заводтан алдык. Ул йортта күпчелек шул «Казаньоргсинтез»да эшләүчеләр яши. 36 ел эшләп, нинди авыр еллар булса да, бер тапкыр да хезмәт хакы түләнмичә калган айны хәтерләмим!
1991 елдан «Казаньоргсинтез» заводының яңа тарихы башлана. Зур масштаблы, берничә елны үз эченә алган үзгәреш программалары эшли башлый. 2000 нче елларда предприятиедә яңа заводлар ачыла, инфраструктура яңартыла. Завод каршында халык кулланылышы өчен кирәкле товарлар җитештерү предприятиеләре ачыла. Россия өчен уникаль саналган бисфенол А һәм поликарбонат заводлар комплексы эшли башлый. 
Наилә Гаязетдинова бу чорны «Хезмәт ветераны» дигән дәрәҗәле исем белән башлап җибәрә инде. Заводта Наил абый да эшләп ала, аннары династия эшен уллары Ленар дәвам итә. Бүген, яңартып, заманча эшләнгән завод проходнойларын күреп гаҗәпләнүен яшерә алмый Наилә апа. Күпме юллар үтелгән бу диварлар артында, күпме эшләр башкарылган! Хәзер ул заводның хөрмәтле ветераны – онытмыйлар, котлаулар юллап торалар. Гаиләнең әле
бу заводта башкарыласы эшләре күп! Кызы Гөлназга максат куйган инде династия башлыгы – хезмәт ветераны булырлык итеп эшләргә кирәк! 


Гөлназның сигез иләге
Әнисе Наилә апа өчен заводның иң күңелле, көчле вакытлары үзе эшләгән еллар белән бәйле булса, үзәк лаборатория химигы Гөлназ өчен «Казаньоргсинтез» иң көчле дәверен башлый гына әле. Аның хезмәт юлы предприятиенең яңадан-яңа тарихы белән бәйле.
– СИБУР белән берләшкәч, үзгәрешләрне сизми мөмкин түгел иде. Беренчедән, без хәзер барыбыз да химиклар. Элек категорияләр буенча – лаборант, проба алучы буларак бүленеш булса, хәзер барыбыз да универсал химиклар. Моның дәрәҗәсе дә, җаваплылыгы да (хезмәт хакы да!) зуррак. Яңа ел бүләкләренә балалар гына түгел, без – олылар да куанабыз. Татлы күчтәнәчләрдән кала, самокатлар, снегокатларга кадәр бүләк итәләр балаларга! 
16 ел заводта эшләүче Гөлназ «тамыр җибәрдем» инде монда, дип шаярта. Никадәр тәҗрибә тупланган, никадәр өйрәнелгән, укылган! Ничә бөртек гранулалар, порошокларга анализ ясалган! Генераль директорның Рәхмәт хаты, ПАО «Казаньоргсинтез»ның юбилей медале – барысы да хезмәт кенәгәсендә теркәлгән.
16 яшендә Казанның химия-технология колледжына укырга керә Гөлназ.
Өч елдан – 18 октябрь көнне 18 яшендә «Казаньоргсинтез» заводына эшкә килә инде ул. Цехтагы хатын-кызлар аны күреп тел шартлата: үзе яшь, үзе кечкенә – ничек эшләр бу бала?!
Ә Гөлназ эштән курыкмый. Төнге сменада да берүзе эшли, пробалар алырга да беренче йөгерә. Әнисе шулай куша – җитәкчеләрнең бер гозерен дә кире какма, сүзләрен тыңла, дип, үз тәҗрибәсен кызы белән дә уртаклашырга тырыша Наилә апа. Гөлназның тырышлыгын күргән җитәкчелек тә аны иң җаваплы эшләргә җибәрә башлый. Полиэтилен гранулаларын пакетларга тутырып, һәрберсенә маркировка ясап, анализга җибәрә. Берничә елдан проба алучыдан лаборантка кадәр үсә. Эше турында сөйли башласа, туктатам димә. 
– Пластометр дигән прибор белән күп эшләргә туры килде, аеруча якын ул миңа. Бөтен нечкәлекләрен беләм! Лабораториягә үтә күренмәле гранулаларны анализга алып киләләр. Аларны пластометрга салып, 190 градуста эретеп, агызып чыгарырга кирәк. Полиэтиленның сыйфатын билгеләр өчен эшләнә бу. Анализ нәтиҗәсе нормага сыешса, димәк, сыйфаты яхшы. Тиешле дәрәҗәдә булмаса, полиэтилен отходка китә. Порошоклар белән дә эшлибез: яндырып, мичкә куеп, үлчәп, санап, тыгызлыгын исәпләп… Зур төгәллек таләп итә торган эш. Безнең партнерларга сыйфатлы продукт кына китәргә тиеш. Бу – предприятиенең ышанычлы булуын дәлилли. Ә порошокның фракцияле тыгызлыгын, беләсезме, ничек үлчибез? Сигез иләк аша уздырып! Һәр иләктә порошокның бер өлешен калдырабыз...
Гөлназ үзе ятлап бетергән анализ барышын сөйли, миңа аңлатырга тырыша, ә мин Гөлназның үзен дә сигез иләк аша үткәреп бәяләргә тырышам, үз уйларыма чумам. «Бер иләктә тимер бүленеп кала, икенчесендә...» – дип сөйләвен дәвам итә әңгәмәдәшем. Һичшиксез, Гөлназдан төгәллек, җаваплылык, оперативлык, тиз өйрәнә белү, тизлек, аралашучанлык «бүленеп чыгачак». 
Химик һөнәренең бу төп сыйфатлары Гөлназга тормышта да ярдәм итә. Бөтен әйбернең үз урынында, төгәл булганын ярата ул. Ә менә ризык пешергәндә чама белән исәпләргә өйрәнгән. Тик... Чамасында да зур төгәллектер әле! 
Насыйп ярын озак көтәргә туры килә кызга. Тагын да шул һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләргә күнеккән булуы гаепле микән? Аның каравы, завод ярдәме белән фатирлы була Гөлназ. Радик белән социаль челтәрләр аша танышып, языша башлыйлар. Аннары... Алда искә алган туры килүләр әйләнешенә кереп китәләр. Өч ай дусларча аралашканнан соң өч тапкыр гына очрашалар да өч айдан өйләнешәләр. Радик, Гөлназның әтисе Наил абый кебек, Казанның авиация заводында эшли! Бүген яшь гаиләнең уллары Данияр һәм кызлары Айлин үсеп килә. Алар яшәгән «Салават күпере» торак комплексын су белән тәэмин итүне дә «Казаньоргсинтез» үз өстенә алган хәтта. 

Гөлназ (сулдан) хезмәттәшләре – өлкән химик Анна Гуцуляк, химик Айсинә Гарипова, препаратор Татьяна Гаврилова белән.
– Эш күләме бик зур монда. СИБУР куйган таләпләргә туры килер өчен безгә дә тиз өйрәнергә, яраклашырга, үсәргә кирәк. Элек эшләү белән аерма бик зур. Анализларның нәтиҗәләрен компьютердан махсус системага кертәбез. Тиешле вакытыннан бер минут та соңга калырга ярамый. Синең соңга калуың алдагы цехның эшен тоткарлый дигән сүз бит. Яңа эш тәртипләре үзебездән дә төгәл булуны сорый, бергә эшләүче хезмәттәшләребездән дә шуны таләп итә. Анализ үткәргән вакытта бер-беребезнең төгәлсезлекләренә һәрвакыт игътибар итәбез, төзәтәбез. Куркынычсызлык кагыйдәләрен барыбыз да төгәл үти, шул сәбәпле күңелсез хәлләр дә килеп чыкмый. 
Анализ ясый торган иләктә Гөлназның тагын ике сыйфаты калды әле: коллегаларга хөрмәт белән карау, дуслык.  
– Эшләрне тәмамлагач, бергә утырып чәй эчүгә ни җитә, – ди ул. – Бөтен киеренкелек тә, арыганлык та шунда юкка чыга. Хәзер уникешәр сәгатьлек ике смена эшлибез. Хезмәттәшләр белән көнгә 12 сәгать иңне-иңгә куеп эш башкарабыз – аралашабыз дигән сүз. Коллектив дус-тату булса, эшкә теләп киләсең. Әни куйган максатка ирешер өчен тырышасы да, тырышасы әле! Бәлки, безгә дә «Казаньоргсинтез»ның горурлыгы булган хезмәт династияләренең берсе булырга язгандыр!

Фото: ПАО «Казаньоргсинтез» матбугат хезмәте
Фото: Анна Арахамия һәм гаилә архивыннан

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар