Логотип
Арабыздан беребез

Шахтер Нурания

«Бу кеше тавышымнан танып яныма килгән, ике күзе дә дөм сукыр үзенең.  «Ул көнне син булсаң, бу хәлләргә калмый идем бит», – дип, мине кочаклап елады бичарам»...


16 яшьлек кызыгызга күзегезне тутырып бер карагыз әле. Ярты сүз дә русча белмәгән килеш чит-ят җирләргә чыгарып җибәрә алыр идегезме аны? Әле кая диген, шахтага – күмер чабарга. 16 яшьлек Нуранияләре шахтага чыгып киткәндә Гайфулла абый белән Сәрвәрҗиһан апаның да йөрәкләре парә-парә теленгәндер.

Китә җаныем, китә җаныем,
Китә җаныем Донбасска...

«Нәбиулла Донбасска киткән икән. Шахтада эшләгәнгә, аталарына налог өчен льгота биргәннәр», – ди әткәй беркөнне. Үзе кулындагы салым кәгазьләренә карап еламый гына. Ите, сөте, мае, йомыркасыннан тыш, тагын 700 сум түләргә дип язганнар. Авыл кешесенең каян аның кадәр акчасы булсын соң инде?» – 86 яшьлек Нурания апа бармак очлары белән генә күзләренә кагылып ала, ул еллар күптән үтсә дә, әрнүләре һаман җанында әле. 
«Шахтага китеп эшләсәм, әткәемне бу түләүләрдән коткарыр идем инде... Эх, ничек кенә барасы икән соң ул шахта дигән җирләргә?» – уналтысы яңа тулган кызның бар хыялы әнә шул хәзер. Аларның Урман Тәвелдесеннән дә шахтада эшләүчеләр бар үзе, ләкин берьялгызың гына чыгып китү куркыта шул. Аннан соң... кем әле сине колхоздан җибәрсен, ди, каядыр китәр өчен паспорт кирәк. 
Алай да, хыялы тормышка аша бит Нураниянең. Шахтада эшләүче авылдашлары кунакка кайтып төшә берзаман. Инде колхоз рәисен генә ризалатасы кала, ничек тә белешмә язып бирсен инде ул, җибәрсен кызны шахтага. Аннан башка да әти-әнисенә биш бала бар бит әле, аларны үстерешергә дә булышыр иде...
Хәтирә һәм Оркыя апаларына ияреп, гыйнварның өздергән суык бер көнендә Себер якларына китеп бара әнә Нурания. Игътибар белән тыңласаң, поезд тәгәрмәчләренең тавышы ул яраткан «Шахта көе» белән охшаш икән лә. Тик аларның Донбасска түгел, Кузбасска юл тотулары.  Хәтерли әле, дәресне тыңлап утырмаган өчен укытучы апасы әрләгән иде аны. «Сезнең ул Кузбассыгыз миңа ниемә? Анда барып яшисем бармы?» – дигән иде ул шул чагында. Хәзер менә шунда китеп барышы. 
«Абау, 16 гына яшьмени? Юк, юк, нинди шахта ди әле сиңа?!» Инде ничә тапкыр шулай дип боралар да чыгаралар, боралар да чыгаралар Нуранияне идарәдән. Аптырагач, хастаханәгә йөк ташучы булып урнаша. Ләкин аңа ничек итеп булса да шахтага төшәргә кирәк, әтисе анда белешмә көтеп калды бит. Әле ярый беркөн Оркыя апасы урамда Кайбыч кешесен очрата. «Күчтәнәчегез булса, урнаштырып була ул», – дип өметләндерә тегесе. 


Шахталарга син төшәрсең, 
Җырлап күмер кисәрсең...

Җир астындагы беренче көнен бер дә онытасы юк: башына каска, аягына чүни (кунычлы галош), өстенә телогрейка бирделәр. Каскага фонарь да эләсе икән. Янбашында – противогаз... Октябрьнең унысы булуы да хәтерендә.  «Шахтага төштем дә, каранып йөрим. Берәрсе очраса, справка сорарга ниятем. Очрады бит берәү, кем булгандыр инде ул, бер гади шахтердыр инде. «Миңа справка кирәк», – дим. «Какая справка?» – ди бу, урысчалатып. Ә мин урысча белмим. «Для льготы что ли?» – дигәч, и куанганнарым: «Әйе, әйе, льгота өчен!» Ул кеше каян аласын өйрәтеп җибәргәндер инде, тәки кулга төшердем бит мин ул кадерле кәгазьне. Шул көнне үк почтага барып, әткәйләргә хат белән салдым. Әткәй инде салым акчасын түләгән булган, алай да шушы белешмә аркасында яртысын кире кайтарып биргәннәр. Шулкадәр куанганнар бичаракайларым». 
Прокопьевск шахталарында сигез ел эшли Нурания апа. Күмерен дә чаба, вагонеткаларны да этә. Беренче мәлләрдә «осланцевание» хезмәтен башкарырга туры килә аңа: метан газы шартламасын өчен сланец тузаны сибә, шахтаны җилләттерә... Бер еллап эшләп, инде тәҗрибә дә туплагач, шартлатучы  итеп алалар. «Шахтадагы күмерне бораулап керәсең дә, шунда капсулалар куеп, шнурлар белән тоташтырып, шартлатасың. Аяк астында җир тетри, шахталар гүләп тора. Яшьлек белән куркуны да белмәгәнмен. Бик яратып эшләдем». Шартлатучы эше – җаваплылык һәм тәҗрибә сорый торган хезмәт. 16 гына яшьлек булуын белгәч, эштән дә чыгармакчы булалар үзен. Аны якларга бөтен бригада куба: «Эшен бик белеп башкара, тимәгез, калсын».
Шахта – куркыныч җир. Анда ишелгән, монда таш баскан... «Берсендә шулай күмер шартлатырга дип асылмалы трапка менгән идем, тотынды өстән таш ишелергә. Трапта асылынган килеш, таш яңгыры астында калдым. Өстән кычкыралар: «Аннушка, ты жива?» «Жива, жива», – дим, баштагы каска саклап калды ул чакта. Таш ишелү туктагач, траптан тартып алдылар. Хәтәрлекләр күп булды инде, Аллаһы Тәгалә саклаган икән алай да, дим. 
Бик үкенечлеләре дә булды. Өйрәнчек биргәннәр иде. Ул көнне ни сәбәпледер эшкә бераз соңгарак калдым. Мине көтеп тормаганнар, шартлатырга шул стажерны төшереп җибәргәннәр. Бик игътибар сорый торган эш бит, ә бу – яшь кенә кеше, капсулаларының барысының да шартлап бетүен тикшереп тормаган. Бер-икесе күмергә батырган килеш калган. Шулар соңыннан шартлап, бер шахтерның күзен чыгарган иде. Исемен онытканмын инде, Кырым татары булуын гына беләм. Берсендә кибеткә кердем дә, сөйләшеп торабыз. Бу кеше тавышымнан танып яныма килгән, ике күзе дә дөм сукыр үзенең.  «Ул көнне син булсаң, бу хәлләргә калмый идем бит», – дип, мине кочаклап елады бичарам».


Минем җаныем шахталарда
Күмер чабадыр инде...

Кешене ашар ризыгы белән эчәр суы йөртә, диләр. Никах вәгъдәсе дә йөртми микән инсаннарны чит туфракларда? Әлки районының Салман авылы егете Миншәфыйк белән Апас кызы Нурания шахтада очрашмасалар, тагын ничек табышырлар иде икән?
Дүрт ел яратышып йөреп, 1956 елны өйләнешә алар. «Бер күрүдә ошаттым, – дип, серле елмаеп куя Нурания апа. – Кап-кара чәч, зәңгәр күз... «Эх, бу чибәр егет миңа насыйп булса иде», – дип теләдем шул чакта. Тәки үземә язган икән. 47 ел яшәдек, кырык җиде көн кебек тә булмады...» 1999 елның җәендә, туган көнендә вафат була Миншәфыйк абый. Шунысына куанып бетә алмый Нурания апа: газизенең кабере туган якта. Себер якларында да, Уралда да бар хыяллары туган якта гомер кичерү була бит аларның.  Хәер, 1958 елны кубарылып бер кайталар әле. 1957 елда СССР Министрлар Советының «Хатын-кызларның шахтада авыр эш башкаруын тыю турында»гы указы чыккач, Нурания апаны да эштән кыскарталар. Менә шул чакта Прокопьевскидагы йортларын сатып, уллары Әсгатьне җитәклиләр дә... Ләкин җыяр ризыклары тагын чит якларда була, күрәсең. Миншәфыйк абыйның чиреннән ылыслы һава булыша, дигәч, Уралга кузгалалар. 
Буланаш бистәсе меңьяшәр наратлар шаулаган кап-кара тайгага терәлеп утыра. Шушында уллары Әдип белән кызлары Асия дөньяга килә. Аларның туу шатлыгын да, Әсгатьләрен югалту хәсрәтен дә шушында кичерә  алар. Буланаш урамнарын бер итеп йөгереп йөргән 9 яшьлек малайга кинәт кенә нидер була. «Стресстан», – диячәк табиблар соңыннан. Бер-бер артлы җиде баласын җирли ул җәйне Буланаш халкы. «Берсеннән-берсе матур, тупырдап торган балалар иде. Ничек җир кабул итте икән аларны, дим. Җидесендә дә лейкоз таптылар», – елап җибәрмәс өчен, чытырдатып күзен йома ана. Улларының гына түгел, кайната-кайнаналарының да соңгы йорты шушында  –  алар 26 ел гомер иткән Урал якларында. 
Миншәфыйк абыйның сәламәтлеге инде шахталарга төшәрлек булмый, тормыш дилбегәсен үз кулына алырга туры килә Нурания апага. «Уралмаш»ның Артемов заводына токарь булып урнаша ул. Шунда алган яралары кулларында бүген дә беленә әле. «Бораулау установкалары өчен детальләр кыра идек. Станок ватыла да, кыра торган деталең кулыңнан ычкынып китеп, берәр җиреңә китереп бәрә. Куллар киселүгә артык хафаланмыйсың да, иң мөһиме – күз исән дип куанасың», – дип искә ала ул чакларны героиням. Сүзгә балалары да кушыла: «Әнине атналар буе күрми идек», – ди кызы Асия ханым Нигъмәтуллина. Бүген ул инде үзе дә ике бала анасы. «3 нче икмәк заводы»нда «ОТК һәм лаборатория» мөдире булып эшли. – Әни киткәндә әле йокыдан да тормаган булабыз, ул кайтканчы тагын йокыга китәбез. Без күбрәк әти белән идек, бакчага да ул илтте, дәресләрне дә ул әзерләште... Бигрәк бала җанлы, гаилә җанлы кеше иде ул. «Әниегез кайтышка бәрәңге булса да пешерегез, балалар», – ди иде. Уллары Әдип тә армиягә киткәнче ел ярымлап Буланаш шахталарында эшли әле.


Бик сагынсаң, бик саргайсаң,
Йөрәккәең тынмаса... 

Арча районыны Кәче авылы – Бәдертдиновлар гаиләсенең өченче тукталышы. Чын бәхетнең бары туган якта гына була алуын монда кайткач аңлый алар. Урамга чыксаң – үзеңнекеләр, кибеткә керсәң – туган телең... Кайчандыр Миншәфыйк абыйның  буп-буш кырга утырткан шомырт-миләшләре, чыршы-наратлары инде күптән үсеп буй җиткергән. Шушы чыршыларга аларның үз гомерләрендә өченче тапкыр җиткергән иркен йортлары сыенган. 
Килене Фирдинә (ул үзе дә шушы авыл кызы) һәм улы Әдип гаиләсендә бик бәхетле картлык кичерә Нурания апа. 


 «Ул миңа әни урынына да, әти урынына да булды. Әле дә аның сүзе, аның киңәше белән яшибез, – ди Фирдинә кайнанасын хөрмәт белән олылап. – Балалар үстергәндә әле ярый ул булган, дим. Дефицит заманы иде бит. Әни тота да Мәскәүгә чыгып китә. Әйберне берәмтекләп ала белми иде ул, төргәге белән генә ала. Ә иң яратканы – бакча эшләре. Мөмкинлек бирсәк, әле дә чыгып эшләр иде, хәзер инде үзебез бераз тыябыз. Аяклары да авырта, күзләренә дә операция ясаттык, ярамас, өзлегерсең, дибез».
Бу нигездә өч буын килен тату гомер итә. «И балалар, татулыкка ни җитә соң!» – шахтер әбинең гел әйтә торган сүзләре бу.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар