Әнигә үпкәләп тә йөрдем берара. Җырчы булуыма каршы булды бит!.. Ә инде 50 яшьлек юбилеемда сәхнәгә чыгып: «Хатамны таныйм», – диде! «Миңа Клара Хәйретдинованың әнисе дип әйтәләр, моның белән горурланам», – диде!
Мәшһүр Венеция театры «Ла Фениче»да җырлаган беренче һәм бердәнбер татар опера җырчысы ул! Атаклы Марио Ланца, Карузо, Мария Каллас, Павароттилар чыгыш ясаган сәхнәдә аның да матур тембрлы көчле лирикдраматик сопрано тавышы яңгырый! «Борис Годунов»ның Шинкаркасын алкышларга күмәләр. Опера ватаны Италия, Сан-Марко утравындагы борынгы театр әнә шулай алкышлый Клара Хәйретдинованы. Россиянең Зур театры солистлары Виталий Таращенко, Юрий Веденеев, Мариинский театрдан Владимир Ванеев, Вена операсы солисты Анатолий Кочерга аның партнерлары була.
Аннары инде башка халыкара фесивальләрдә җырлау... Ул тудырган Ярославна, Купава, Аида, Мюзетта образлары... Төркия башкаласы Әнкарада үткәрелгән Бөтендөнья опера фестиваленә аны Вердиның «Аида» операсында баш партияне җырларга чакыралар. «ТӨРКСОЙ» Халыкара фестивалендә исә ул Рөстәм Яхинның «Китмә, сандугач»ы белән тамашачыны таң калдыра.
Күпләр күңеленә Клара Хәйретдинова «Сибелә чәчәк», «Бөдрә таллар», «Хуш, авылым», «Бу таңнар, бу иртәләр», «Әни кирәк», «Мин сине ничек яраттым» җырлары белән килеп керә, «Гөлҗамал»ны акапеллага җырлап, тамашачыны тәмам таң калдыра. Тагын әле «Эзләдем, бәгырем, сине», «Мәк чәчәге» җырлары бар. Алары инде Римма Ибраһимова белән дуэт җырлап йөргән көннәрдә...
Башымда дистәләгән сорау кайный...
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, профессор Клара Әкрам кызы Хәйретдинованың Казанның үзәгендә, театр-ларга якын фатирында, альбомдагы фотоларны карыйкарый, сөйләшеп утырабыз. Биектау районы авылларында үткән балачак һәм мәктәп еллары (сигез мәктәптә укырга туры килә аңа!), әнисе Мөнһәр апа сүзен тыңлап, Казан педагогика институтының филология факультетына укырга керүләр, институтны ташлап, Мәскәүгә эстрада сәнгатенең Бөтенроссия иҗат остаханәсенә китеп барулар, консервато-риядә яраткан укытучысы Лазько классында уку, 26 ел тоташ Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы булып эшләү, остазы Валентина Лазько кебек вокал дәресләре алып барып, яшь җырчылар әзерләү... Барысын да колачларга тырышабыз. Клара ханымның үзенә хас Дөбъяз сөйләше дә җанга ятышлы булып яңгырый. Гади, ихлас, шат күңелле үзе – рәхәтләнеп ачыла!
Клара ханым! Атаклы «Ла Фениче» театрына сезне бит сайлап алалар! Сөйләгез әле шул хакта...
– Безнең опера театры Голландия, Германияләргә гастрольләргә йөри башлаган иде инде. Ләкин мине алганнары юк. Беркөнне художество җитәкчесе чакырып алды: ««Борис Годунов»ны Тарковский сценографиясе буенча аның ассистенты куйган. Италиягә алып барырга әзерлиләр. Синең бит Шинкарка партиясен җырлаганың бар. Мәскәүгә барып, тыңланып кайт», – диде. 1994 ел бу, акчасыз, авыр заманнар... Барыйммы-юкмы дип икеләндем башта. Алай да, уйладым-уйладым да, барып кайтырга булдым. Тыңлану Глинка музеенда булды. Концертмейстер белән очраштым. Шаляпин фестиваленә килгән таныш җырчылар да бар. Зур театр, Мариинский театрыныкылар... Тыңландым да кайтып киттем. Кем мине алсын инде, дим. Берничә көннән художество җитәкчесе чакыра: «Куда убежала ваша девочка? Она же прошла!» дип әйттеләр, – ди! Ахырга кадәр ышанмадым! Октябрьдә китеп, декабрь башында гына кайттым. Матур көз иде анда. Репетицияләр ай буена барды. Аннары спектакльләрне тамашачыга тәкъдим иттек. Тосканы җырладым, Шинкарка партиясен уңышлы башкардым. Андагы акустика! Минем өчен күк капусы ачылгандай булды! Югыйсә Италияләргә барып чыгу хыялы төшкә дә кермәс иде.
Хәтерлибез әле, аңа кадәр Төркиядә Халыкара опера фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайткан идегез...
– Әйе, 1992 елда Әнкарада Вердиның «Аида»сын җырладым. Репетицияләр вакытында берзаман мәчетләрдән азан тавышлары ишетелеп, алар бер-берсенә кушыла-кушыла көчәя барып, аңа безнең җырлар да өстәлеп, шундый тәэсирле яңгырый – әллә нинди илаһи бер дулкын эчендә калгандай булдым. Күңелләр нечкәреп, күзгә яшь килде...
– Халык җырларын үзалдымда җырлап йөргәндә дә елыйсым килә хәзер, – ди Клара ханым елмаеп. – Дөбъяз мәктәбендә укыганда, концертта «Күзләр» пьесасыннан Салих Сәйдәшевнең «Рәйсә җыры»н җырлаган идем. Анда шундый сүзләр бар: «Сайрый тургай, сайрый тургай, / Нинди моңлы кош икән? / Җырласам, елыйсым килә, / Миңа ниләр булды икән?» Бабам да концертта утырган. Кайткач, әбием: «Йә, ничек булды?» – дип сорый икән. Бабам кулын гына селтәгән дә читкә борылган. Мине жәлләп инде... Һәм Клара ханым үзләренең авыл тормышын, әби-бабаларына булышуларын, кәҗә, тавыклар асрауларын, бәрәңге алуларын сөйләп китә. Өнсә, Рәс, Дөбъяз, Мәмдәл авылы мәктәпләрендә укулар, интернатта яшәүләр...
– Мәктәптә укыганда концертлар куябыз, мин җырлыйм. Җырга сәләт әнием Мөнһәрдән килә: ул да, аның сеңлесе дә матур җырлый... Әни балалар бакчасында тәрбияче дә, укытучы да, клуб мөдире дә, партия оешмасы секретаре да булып эшләде. Бервакыт мин – беренче класс баласы – сәхнәгә җырларга чыгарга әзерләнәм. Каушап калып, җырның сүзләрен оныттым. Әни искә төшерергә булышты – ул жюрида утыра иде. «Песи, песи, пескәем, / Хыянәтче икәнсең...» дип, тәки җырлап чыктым бит! Гел онытмыйм шуны. (Көлеп җибәрә.) Бераздан әнине Рәс авылына парторг итеп күчерделәр, анда да башлангыч мәктәп кенә. Дөбъяз мәктәбендә укый башлагач инде интернатта яшәдем. Унсигез кыз бер бүлмәдә торабыз. Битләрне салкын су белән юа идек. Чоланда – зәңгәрләнеп бетеп, шәмәхә төскә кергән куян түшкәләре тезелгән. Безгә шулардан аш пешерәләр. Шуннан бирле авызга да алган юк аны... Интернаттан качып, район үзәгендәге клубта биш тиенгә кинолар карап кайтабыз. Бер киноны да калдырмыйбыз. Мин әле кино-артистларның фотосурәтләрен дә җыям... Җырлаганымны да белеп алганнар: укытучылар куйган концертларда катнаштыра башладылар. Укытучыбыз Хәмзә Закирович аккордеонда шәп уйный иде. Салих Сәйдәшевнең «Хуш, авылым»ын да, «Рәйсә җыры»н да менә шул абый өйрәтте инде. Артист булу хыялы да юк түгел...
...Һәм сез Казанга юл тотасыз?
– Педагогика институтына! (Көлә.) Әни бер генә әйтте, укытучы буласың, диде! Сүзен тыңлап, филология факультетына укырга кердем. Татар мәктәбенә рус теле укытучысы булып кайтырга тиеш идем. Педагогика институтында укыганда, беренче курстан соң Суфия апа Шаһиева җитәкләгән хорга йөрдем. Атнага ике тапкыр Ленин исемендәге мәдәният сараена бара идем. Менә шунда Наил Бариевлар белән таныштым. Алар гастрольләргә чыгарга чакырдылар. Унынчыны бетергән энесе Шамил дә безнең белән гастрольгә чыкты. Айгөл Бариеваның әтисе... «Йодрык кадәрле, / Йомры гәүдәле, / Ак тәнле, / Ах, тәмле, / Бигрәк тәмле бәрәңге!» дип җырлап йөргәннәре истә әле һаман. Концертлар белән Киров өлкәләренә, Малмыжларга кадәр барып чыктык. Шул җәйдә эшләгән акчама мохер япон шарфы, киемнәр алдым. Комиссионка кибетеннән пальто сатып алдым... Үземнән кысып булса да, матур киенергә тырыштым. Дус кызым белән кафега керәбез дә, ул подливкалы итле макарон ала, ә мин коры макарон белән генә хушланам.
Ә минем күңел һаман җырлы дөньяга тартыла... Икенче курста укыганда группадаш кызлар газетада бер белдерү күргәннәр. «Татар дәүләт филармониясе Мәскәүгә эстрада студиясенә җибәрер өчен сәләтле яшьләрне җыя» дип язылган анда. Конкурска барып кара әле, диләр. Шундук филармониягә чыгып йөгердем! Сайлап алу турында катнашырга кирәк иде. Филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов җаваплы иде бу эшкә. «Хуш, авылым»ны җырладым. Үттем!
Н. Римский-Корсаков. «Снегурочка». Купава ролендә – Клара Хәйретдинова.
Мәскәүне ничек, кемнәр белән яулавыгыз турында да сөйләгез инде...
– Римма Ибраһимова, Нәзифә Кәримова, Рабига Сибгатуллиналар, Зиннур Нурмөхәммәтов армиядән кайтып безгә кушылды... Соңыннан концертлар алып барачак Мәрзия, Надия, Зәйтүнәләр... Шулкадәр матур вакытлар!.. Ике ел уку дәверендә пантомима, бию, нәфис сүз, сәхнә теле, вокал буенча дәресләр алдык. Мәскәүнең мәшһүр артистлары белән очрашулар, театрларга барулар... Безнең өчен зур мәктәп иде ул. Танылган җырчы Георгий Виноградов сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, җырны ничек бөтен җаныңны салып башкарырга кирәген өйрәтә иде. «Клара, синдә академик тавыш, сиңа консерваториядә укырга кирәк!» – дип гел әйтә килде. Хәтта консерватория ректоры Нәҗип Җиһановка хат та язып җибәрде. Мин ул хатны биреп тә тормадым аңа, үз көчем белән кердем. Бер концертта җырлаганнан соң Мәхмүт абый Нигъмәтҗановның сәхнәгә чыгып әйткән сүзләре гел исемә төшә: «Никакая шальная фантазия не могла бы подумать, что из деревенской девчонки выйдет оперная певица», – дигән иде ул.
Мәскәүдә уку еллары матур истәлекләргә дә бай булгандыр?
– Без соңгы мода буенча киенергә ярата идек. «Детский мир» кибетеннән матур күлмәкләр алабыз, кыска итәкләр киябез, ВДНХ киоскларында Польшадан кайтарылган косметика күренә башлады, тушь, иннек ише вак-төякләр җыябыз. Урамнарда рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөрибез. (Җанланып.) Безне чит ил кешеләре дип кабул итәләр... Кураторыбыз Мәхмүт абый Казаннан килеп хәлләребезне белеп китә. Берсендә Айрат абый Арсланов килде. Мәскәүдә концертлары иде шикелле. Килеп керүе булды студиягә – бөтенесе «аһ» итте! Сөтле кофе төсендәге костюмнан, зифа буй-сынлы, үзе мәһабәт, чибәр! Укытучылар йөгереп чыкты. Күз дә алмыйлар Айрат Арслановтан. Татар булуына берсе дә ышанмый. Каяндыр Европадан килгән дип кабул итәләр. Менә без – татарлар шундый!
...Филармония. Консерваториядә уку еллары. Абруйлы педагог Валентина Андреевна Лазько классында укып, классик җырлау серләрен үзләштерү. Консерваториядән соң кабат филармониядә эшли башлау. Опера һәм балет театрына чакырылу... Фотолар әнә никадәр истәлекләр саклый... Никадәр җырлы еллар яшеренгән аларга... Сагындыра...
Клара Әкрамовна, Мөнһәр апа сезнең җырчы булып китүегезне ничек кабул итте соң?
– Әнигә үпкәләп тә йөрдем берара. Җырчы булуыма каршы булды бит!.. Ә инде 50 яшьлек юбилеемда сәхнәгә чыгып: «Хатамны таныйм», – диде! «Миңа Клара Хәйретдинованың әнисе дип әйтәләр, моның белән горурланам», – диде! Әнине дә аңларга була. Ул бит опералар тыңлап йөрмәгән! Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловадан мөкиббән. Берчак авылыбызга Илһам Шакиров концерт белән килде. Ул шундый зур вакыйга булды! Мин әле бик кечкенә идем, безне клубка кертми торган яшьтә. Ничектер кереп, эскәмия астыннан караганым гына хәтергә уелып калган. Алай да әни бер тапкыр кызым белән «Русалка» спектакленә килде. Кызым Айгөл: «Әни, сине жәлләп елап утырдым», – диде.
Кызыгыз Айгөл дә җырлый, кичәләр алып бара... Бер юбилей кичәгезне дә алып барган иде әле...
– Айгөл Казан консерваториясенең хор белән дирижерлык итү факультетын тәмамлады. Радиода да, телевидениедә дә эшләде. Җырлый – тавыш тембры матур, туйлар да алып бара. Үзе яздырган җырларны Мәскәүгә җибәргән иде. Тыңланырга чакырдылар... һәм алып та калдылар. Хәзер «Орфей» радиосында эшли, ул – классик музыканы пропагандалаучы бердәнбер радио. Әле күптән түгел генә Римский-Корсаков, Рахманиновларга багышланган циклларны алып барды. Псевдоним белән йөри – Самира Латыйп буларак беләләр Айгөлне. Оныгым Сабина да иҗат кешесе инде: сәнгать мәктәбен тәмамлады, анимацион мультфильмнар ясый торган рәссам-дизайнер. Мин алар өчен сөенәм.
Бүгенге көндә Кытайдан килгән студентлар да бар классымда. Аларны татарча җырларга да өйрәтәм.
Итагатьле һәм сабыр, таләпчән һәм максатчан булуыгыз талантлы, үзегезгә лаек җырчылар үстерергә булышкандыр. Инде укучыларыгыз да – халык яраткан җырчылар! Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Алинә Кәримова...
– ...Айгөл Гардисламова, Айгөл Хисмәтуллина, Эльвира Авзалова, Диләрә Төхфәтуллиналар... Менә шундый кызларым да бар минем. Укучыларымның күбесен мәктәп баласы яшеннән үк хәтерлим. «Сандугач керде күңелгә» кебек конкурсларда, төрле фестивальләрдә җырлыйлар иде. Укучыларым күп. Барысын да яратам. Тиз арада тавыш куюга ничек ирешәсез, сере нәрсәдә, дип сорыйлар. Сере бик гади: укытучым Валентина Андреевнаның мәктәбе, дип әйтә алам. Аның эш алымнарын сеңдергәнмендер. Соңгы көненәчә аның белән элемтәне өзмәдем, һәрвакыт киңәшләшеп тора, укучыларымны аңа алып бара идем... Кытай кызы Фан Линь Линь, әнә, тугыз ел укыды бездә, 18 яшендә килгән бала иде. Инде ватанына кайтып китте. Кытайга баргач күрештем үзе белән. Русча теттереп сөйләшә, килешләрне генә бутый. Быелгылары белән әйбәтрәк аңлашабыз. Мин русча әйтәм икән, шундук телефоннарында кытайча тәрҗемәсе чыга. Кытайча әйтсәләр, миңа русчасы килә...
...Клара ханым, онытылып китеп, укучылары турында сөйли. Ул арада Мәскәү белән сөйләшеп ала: Айгөле!.. Һай, вакыт оча гына! Инде машинасын кардан чистартырга чыгасы бар. Авылына – Өнсәсенә ашыга ул. Үз йорты, бакчасы, мунчасы, карлы авыл урамнары көтә анда. «Олыгайган саен авыл үзенә тарта. Мин бит авылда үскән кыз. Тамырларым шунда... Якыннарым да авылда җир-ләнгән. Үзем исән вакытта ташламаячакмын... Җырласам, елыйсым килә...» – ди ул моңсу да, бәхетле дә елмаеп. Күңелдә һаман Клара Хәйретдинова җыры яңгырый: «Сайрый тургай, сайрый тургай / Нинди моңлы кош икән?..» Әйе, серле дә, моңлы да тургай ул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк