Логотип
Арабыздан беребез

«Мәхәббәт ул – зур сынау...»

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә СӘХӘБИЕВА белән бу әңгәмәбез ул узган озын юл, аңа килгән сынаулар, югалту-табышлар, иҗат турында...

Җырчының дәрәҗәсе, бөеклеге нәрсәләргә бәйле икән? Һәрхәлдә, алган мактаулы исемнәре, бүләкләренең күплегенә-азлыгына гына түгелдер. Аның исемен ишетүгә, күңелдә ул башкарган җырлар яңгырыймы, әллә юкмы – менә монысы иң мөһимедер. Зөһрә Сәхәбиева... Йә, күңел түрегездән нинди җырлар калка? «Җидегән чишмә», «Рәхмәт сиңа», «Сарман», «Нишлим?», «Сусау», «Безнең җыр», «Мин әнкәемне төшемдә күрдем», «Туган авылым», «Бөдрә таллар», «Хәерле иртә»... Аның тавышын берәүнеке белән дә бутамыйсың: башкаларны кабатламаган җылылыгы, аһәңе бар аның... 

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә СӘХӘБИЕВА белән бу әңгәмәбез ул узган озын юл, аңа килгән сынаулар, югалту-табышлар, иҗат турында. 

ТАМЫРЛАР  Минем әтием Габделкотдус Сәхәбетдин улы 1906 елда туган: Муса Җәлил, Сара Садыйковалар белән бер елгы. Ул – хәзерге Тукай районына кергән Шөкрәле авылы егете. Мәгърифәтле, белемле кеше иде, рус, татар, гарәп телләрен белә иде. Яшьли әтисез калган, күп авырлыклар күргән. Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтка әти 35 яшендә китә, бу вакытта инде дүрт бала атасы була. Мәхтүрә апам аңардан күкрәк баласы булып кына кала... Әни көне-төне колхозда эшли. Апаларымны исән калдыру өчен аңа бик тырышырга туры килә... Әти дүрт ел ут эчендә йөреп, яраланып, могҗиза белән генә исән кайта һәм азрак тернәкләнүгә, яңадан хезмәткә чума. Җимерелгән илне күтәрергә кирәк була! Илне ризыкландыручы авыл халкы бит... Әтине дә, әнине дә бертуктаусыз эшләп торучы кешеләр итеп кенә хәтеремдә саклыйм. Әтиемнең нәселендә буыннан-буынга муллалар булган, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгәннәр. Безнең әти дә халык үтенече буенча, авылда иң гыйлем кеше буларак, мулла вазыйфасын да үтәргә алынды. Әйе, әтиебез хак мөселман иде. Ә әнием – Арча ягы Урта Пошалым авылыннан. Анда җир бик аз булганлыктан, Зиннәтулла бабам, атына гаиләсен, алты баласын төяп, Сарман төбәгенә – Кама аръягына күченеп килә. Чулман елгасын кичеп... Берничә гаилә күченгәннәр алар һәм Тукай дигән авылга нигез салганнар. Урман уртасында, бишектәге кебек утыра безнең авыл. Чишмәләре күп иде. Хәзер дә шулай. Бабамнар үз көчләре белән урман кисеп, йорт салганнар. Дәүләт аларга җир бүлеп биргән: башта аерым хуҗалык булып көн иткәннәр, аннары колхозга берләшкәннәр. Күченеп килгәндә әни җиткән кыз булган инде. Ул да мәдрәсәләрдә белем алган, гарәп телен яхшы белә иде. Дин тыелган еллар, совет заманы бит. Тирә-күрше әнием янына аның Коръән укыганын тыңларга керә иде. Тавышы матур, ихластан укый – елый-елый тыңлыйлар иде. Бернинди тәфсиргә карамыйча, турыдан-туры тәрҗемә итеп тә бара... Еш кына Коръән уку мәҗлесләре җыя иде ул, аның бу гадәте безгә – биш кызына да күчте. Ә әтием безгә гел пәйгамбәрләр тарихлары сөйли иде. Менә Муса пәйгамбәр заманында, фиргавеннәр заманында шундый хәлләр булган дип башлап китә... Кечкенә вакытта бөтен ата-аналар да шулай була дип уйлыйсың бит. Еллар үткәч кенә аңлыйсың: безнекеләр шул чорда да пәйгамбәребез сөннәте буенча, ул кушканча, Коръән кануннары буенча яшәгән. 
 
БАЛАЧАК  Мин үскәндә өч апам инде читкә чыгып киткән иде. Сугыш алдыннан туып калган Мәхтүрә апам гына иде өйдә. Аның белән дә яшь арабыз тугыз ел. Без хезмәт белән тәрбияләндек – бөтен эшне эшләдек. Әтигә дә ярдәм итәргә кирәк бит, ир баласы юк дип жәлли идек аны. Кул пычкысын әти – бер, мин икенче башыннан тотып утын кисәбез. Вагракларын – мин, эреләрен әти яра. Урманда икәү агачлар аударабыз, аны ташыйбыз. Кояш чыкканчы инде бер йөк печән алып кайтабыз. Әтием чаба, мин төйим. Ул мине бик әйбәтләп төяргә өйрәтте – беркайчан йөгемнең ауганы булмады. 

Үскәндә миңа артык чикләр куймадылар. Фәлән сәгатьтә кайт, шул минутта өйдә бул, димәделәр. Әти ясап биргән чаңгыда чаба идем. Биек таулардан – трамплиннардан «очарга» яраттым. Гел башка авылларга йөреп укыдым. Иске Дөреш авылында зур, биек, текә таулар бар иде: физкультура укытучыбыз Зәки абый малайларга һәм кызлардан миңа гына шул таулардан төшәргә рөхсәт итә... Кыш көне өй түбәсендә кар күп була – шуннан аска сикерә идем. Барып төшәсең карга, билеңнән чумасың, тик бер җирең дә авыртмый. Әмма берсендә телемне бик каты тешләгәнмен. Канады нык кына. «Ярый әле теле өзелмәгән, Алла саклаган», – дип куанды әнием. Малайлар белән мылтыклы уйныйм. Авыл зур булмагач, бергә уйнарга кызлар да юк. Күбрәк үземә үзем шөгыль таба идем. 

Җырламаган чагымны исә хәтерләмим. Гомумән, бөтен апаларым да матур тавышлы. Барысы да җырчы була алыр иде, әмма аларга бик авыр заманнар эләккән шул... Мәхтүрә апам каяндыр җыр өйрәнә, ә мин аны шундук отып алам. Ул заманда бәйрәм саен концерт, спектакльләр кую бар иде. Кечкенә булсам да, мине дә йөртәләр. Әтиләр моннан да тыймады. Күрше авылларга да китәбез концерт белән. Ат чанасында барабыз, безнең белән, гадәттә, бер гармунчы да була. Мине тунга яки толыпка төреп утыртып куялар. «Җырчы кыз» дигән даным таралган иде инде. 

Берсендә концерт белән Казиле авылына бардык. Әй, матур айлы төн, урман юлыннан кайтып киләбез... Берзаман әйләнеп карасалар, чанада мин юк! Хәтерлим, чана нык кына салулады да, тәгәрәп төшеп калдым. Кычкырып та карадым, ишетмәделәр. Аннан күрәм – кире киләләр. Ә мин теге авыр толыпны көчкә сөйрәп җәяү атлыйм... 
 
УКУ
 Әйткәнемчә, мин гел башка авылларга йөреп укыдым. Беренче ике классны – күршедәге Салихта, дүртьеллыкны – Октябрь-Бүләктә, сигезьеллыкны – 8 чакрымдагы Иске Дөрештә, унъеллыкны – элеккеге район үзәге булган Теләнче Тамакта. Анысына 14 чакрым: көн саен барам, кайтам. Җәяү дә йөрдем, чаңгы белән дә, үсә төшкәч, велосипед та алып бирделәр. Кайтуыма әнием дөнья кадәр эш әзерләп куя. Шуңа күрә дәресләремне гомер буе юлда өйрәндем. Атлый-атлый шигыремне ятлыйм, ул фәнне искә төшерәм, монысын... Бу гадәтем консерваториядә укыганда да бик ярдәм итте. Төнлә эшләп укыдым бит: әти-әниләр олылар, колхоз пенсиясе генә алалар – миңа ярдәм итәрлек мөмкинлекләре юк... Трамвай-троллейбуста, автобуста вакытымның бер минутын да әрәм итмәдем: музыка теориясен, нота белемен кабатладым... Мәктәпне «яхшы» билгеләренә генә тәмамладым. Ленин-градка укырга китәргә киңәш иттеләр – ул елны анда татар артистлары курсы ачылган иде. Әмма үгетләп карасалар да, әтием җибәрмәде. «Кызым, артист тормышы – ул чегән тормышы», – диде. Ярый, рәхмәт, җибәрмәгән: анда драма артистлары әзерләгәннәр булып чыкты. 

Әти-әни олы булгач, үзебезнең районга кайтып фельдшер булып эшләрмен, аларны карармын дип, Казанга, медицина училищесына укырга барып кердем. Медицина ошый иде миңа! Ә Казан минем өчен буй җитмәслек җир кебек иде: бик теләп шул мохиткә чумдым... Элек бит үзешчән коллективлар көчле иде, аларга да сайлап кына алдылар. Мин Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сараена, Рәис Сафиуллин җитәкләгән коллективка җырларга йөри башладым. Чыгыш ясарга Мәскәүгә кадәр бардык! Җәйге каникул вакытында Рәис абый мине хәтта профессиональ җырчылар белән гастрольләргә алып чыкты. Хыялларым зурдан иде – медицина институтына керү. Тик Рәис абый мине кире үгетләде: «Сиңа, сеңлем, җырчы булырга кирәк. Бөтен кешедә дә мондый моң юк. Безнең халык ни ир ке-шенеке, ни хатын-кызныкы кебек булмаган тавыш ярата – синеке кебекне», – диде. Музыка телендә ул контральто дип атала. Казанда калырга да Рәис абый булышты. Училище директорына үзе керде. Март аенда фельдшер-лечебник дипломы алдым һәм шул ук җәйне консерваториянең әзерлек бүлегенә кердем.

Имтиханны актлар залында (хәзер – Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залы) тапшырдык. Бернәрсәгә кушылмыйча җырлап җибәрдем... Без әле эшли башлагач та бик озак микрофонсыз җырладык. «Әллүки»не җырладым, халык җырларын, Сәйдәш әсәрләрен... Бәхетемә, Нәҗип Җиһанов мине үзе тыңлаган булып чыкты! Без әле аны ишетеп кенә беләбез, танымыйбыз. Тик «Сиреньнәр хуш исләр тарата»сын инде авылда ук җырлап йөри идем. Радио да булмаган авылга ничек килеп җиткәндер ул җыр... Беренче турны үткәнмен! 15 нче хастаханәдә эшлим, постта дежур торам, 6 палатам бар – имтиханга сорап кына китәм. Икенче турда Рәис абыйның улы гармунда уйнады миңа. Ә абитуриентлар бөтен СССРдан, музыка училищесы белеме белән килә иде бит. Гармунга кушылып җырлавым күпләргә бик мәзәк тоелган... «Там одна под гармошку поет», – дип көлешкәннәр. Ул көнне дә мине Нәҗип Гаязович үзе тыңлаган. Имтихан тәмамлангач, ректоратка чакырып алдылар. Куркып кына кердем. Бөтен комиссия тезелеп утырган. Нәҗип Гаязович минем белән... саф татарча сөйләшә башлады! «Без сезне тыңладык... Сезнең кебек тавышларны консерваториядә укытмыйбыз. Әмма тавышыгызны ошаттык. «Народный голос»ны консерватория тарихында беренче тапкыр алабыз. Эксперимент бу. Безгә татар халык җырларын культуралы башкаручы җырчылар кирәк», – диде ул. Шулай итеп, икееллык әзерлек курсларында укый башладым. Көнем консерваториядә уза, төнгә эшкә йөгерәм. Консерваториянең фониаторы Нинель Николаевна Горбунова шәфкать туташы икәнемне белеп алды да: «Әйдә, минем белән эшләгез әле», – дип чакырды. Ике җирдә эшли башладым! Бик тырышып укыдым! Әзерлек курсларына өч кешене алганнар иде, ахырда Хәйдәр белән икәү генә калдык. Бер елдан соң ук Нәҗип абый укырга керергә тәкъдим итте. Яратты ул мине. Гомумән, студентларын балалары кебек күрде. Авылныкыларны – бигрәк тә. Ул булмаса, шундый белем ала алмас идек. Хәйдәрдә ул, әлбәттә, үзенең булачак Җәлилләрен, Җик Мәргәннәрен күргән. Кемнән нәрсә чыгачагын күрә һәм ялгышмый иде ул!
 
УҢЫШ  Мине радиода да, телевидениедә дә бик тиз якын иттеләр – еш чакыра башладылар. Радиода элек халык соравы буенча концертлар тапшырыла иде: тулай торакта бүлмәдәшләрем мине радиодан ишеткәч шаккаталар... Аннан композиторлар яңа җырларын тәкъдим итә башладылар. Сара апа белән Гомәр абый «Җидегән чишмә»не бирделәр. Сара апа башта өйләренә чакырып тыңлатты. Курка-курка гына яздырдым: үземә үзем ышанып җырлый башламаган идем әле, тәҗрибәм дә юк. Ә халыкка ул кисәк тәэсир ясады. Үзем дә аңламый калдым... Аннан концерт саен аны җырлавымны үтенә башладылар. Гомер буе шулай булды. Ялыкканнардыр инде дип берсендә кертмәгән идем, халык залдан чыгып барганда: «Җидегән чишмә» яңгырамагач, концерт булмаган да кебек», – дигән... Шуңа күрә мин аны хәзер гел җырлыйм. Гомәр абый да моңа бик сөенә иде.

Әйе, консерваторияне тәмамлаганда мин популяр җырчы идем. Инде «Җидегән чишмә»не яздырдым, «Оныталмасам нишләрмен?»не... Соңгысын авылда ук җырлый идем, ә ул Сара апаныкы булып чыкты. Радиога язылып, фондка үтү зур вакыйга иде ул чакта. Бу инде сине таныйлар дигән сүз. Элек фондка җиде иләк аша гына үткәрәләр иде. Җырны башыннан алып ахырына кадәр өзмичә җырларга кирәк, хәзергечә аерым-аерым язып тоташтырмыйлар иде. Беренчесенә дер калтырап барганым истә. «Әллүки»не, «Сәгать чылбыры»н, «Аппагым-җанашым»ны яздырдык. Халык миңа шушы җырлардан, «Җидегән чишмә»дән үк игътибар итте. Сара апа минем өчен күп җырлар язды. «Зөһрә, кил әле, һаман «Җидегән чишмә»не генә тыңлап тормас бит халык, аңа алмаш яздым», – дия иде. 

Аллага шөкер, гомерем буе уңышлар эчендә яшәдем. Халык, аның яратуы китерде миңа ул уңышларны. Шуңа күрә тамашачыма бик рәхмәтлемен. 

Гомер буе популяр булу җиңел түгел. Консерватория миңа ышанды, аның алдындагы бурычымны үтәргә, бөтен укытучыларым, Нәҗип Гаязович, тавышымны куючы профессор Зөләйха Хисмәтуллина күрсәткән ышанычны акларга тиешмен дип яшәдем. Ул хис хәзергәчә бар.
 
МӘХӘББӘТ  Бөек көч ул мәхәббәт, шул ук вакытта бик зур көчсезлек тә. Аллаһының бәндәләренә биргән зур сынавы! Әлбәттә, чын мәхәббәт турында сүз бара... Аллаһы Тәгаләнең бу хисне безгә бирүе зур бәхет тә. Аны тоеп, аңлап карамаучылар да бар бит.

...Хәйдәр белән беренче «свидание»без музейда булды дип беләм. Бергә укыгач, тулай торакка бергә кайтып йөргәч, бер-беребезгә карата хисләрнең кайчан, ничек бөреләнүен анык кына әйтә алмам. Мәхәббәт бит ул кар астындагы су кебек: сиздерми генә көч туплый да, ташкын булып ыргыла. Хәйдәр тарафыннан мәхәббәт билгеләре сизсәм дә, башта мин аңа җавап бирәсе итмәдем. Кырыс, хәтта тупасрак тоелды ул миңа. Әмма озакламый моның тиз кителә торган җанын саклау чарасы гына икәнен аңладым... Тормыш кордык, бер-беребез өчен яндык-көйдек, сөендек-шатландык. Безнең хакта: «Матур пар: баһадир егет янында җыйнак гәүдәле сылу», диләр иде. Урамнан барганда борылып-борылып карап калалар... Шулай атлап барган җирдән Хәйдәр туктый да: «Зөһрә, син кайда?» – дигән булып, үз тирәсендә әйләнә: янәсе, мине күрми. Аннан иелә дә: «И-и, монда икән!» – дип, «табып ала». Йә күзләрен минем күзләр тигезлегенә төшереп: «Йөрәк маем, сиңа ниләр генә күренә икән дип карыйм», – дигән була. Кечкенәлегемне, буй-сынымны яратып яшәде ул. Ике арадагы мәхәббәтне соңгы, аерылу мизгеленә кадәр югалтмадык без. «Рәхмәтемнең иң олысы – мәхәббәтне / Гомер буе саклап кала белгән өчен...» Бу җырны ихластан җырладым... Гүр иясе булганда Хәйдәргә нибары 49 яшь иде. Хәйдәр турындагы истәлегендә күренекле музыкант, дирижер Рөстәм Үтәй: «Тукай, Сәйдәш җеназасыннан соң Казан каласында берәүне дә соңгы юлга мондый халык диңгезе озатканын белмибез», – дип язган... Мин мәхәббәтемә тугры кеше. Әйе, бу хис – бик зур сынау һәм аны уза алган кеше Аллаһка якынрак була.
 
ДУСЛАР  Чын дуслар күп булмый. Иманы нык булган кеше генә чын дус була аладыр. Мин үзем дусларны югалта торган кеше түгел. Аңардан да артыграк дус булырга тырышам. Конфликтлар эзләмим, мөнәсәбәтләр ачыклау белән шөгыльләнмим. Мин – тынычлык кошы!
 
АКЧА  Аллаһы Тәгалә акчаны безгә гадел булсыннар, кеше хакына кермәсеннәр өчен биргән. Олылардан: «Ходаем, балаларымны зур байлыклар белән сынама», – дигән сүзне ишеткәнем бар. Әнием дә шулай дия иде... Алар моның нәрсәгә китергәнен белгән. Шуңа күрә шөкер дип әйтәм, Аллаһы Тәгалә миңа мондый сынаулар бирмәде: гомер буе хәләл акчабызга, булганына шөкер итеп яшәдек. Әгәр кеше акчага гына табына икән, ул теләсә нәрсә эшләргә сәләтле. Ул инде куркыныч кеше... 
 
БАЛАЛАР  Аллага шөкер, мин бүгенге көндә балаларымнан бик канәгать. Улыма да, киленемә дә гаилә традицияләрен хөрмәт итеп, аларны саклап яшәүләренә әни кеше буларак бик рәхмәтлемен. Балалар – Аллаһы Тәгалә биргән зур бәхет һәм зур сынау да. ...Хәйдәр белән ике-өч бала үстерәсебез килгән иде безнең. Айрат безнең беренче улыбыз. Җиңел генә үстердек дия алмыйм. Гел юлда идем бит – ул минем белән гастрольләрдә үсте... Өйдә генә утырсам, булышчыларым да булса, миңа да күп балалы әни булу бәхете насыйп итәр иде. Тик барысы да Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире инде... Балаларыбыз булды безнең. 39 яшемдә Айсылуымны таптым. Шундый матур бала иде... Күз алдымда тора: тәрәзәдән кояш нурлары төшкән – шул нурлар астында караватында кызым җырлап ята. Гел җырлый иде ул! Прививкадан соң вафат булды. Сигез айлык иде... Бик озак бармадым ул прививканы ясатырга, әллә ничә чакырдылар – нишләптер күңелем тартмады... Икебез дә җүләрләнә яздык без ул вакытта. Әмма күз яшьләрен бер-беребездән булдыра алганча яшердек... Мин бу югалтудан соң калган зур бушлыкны кабат тутырырга тырыштым. Үзем дә ныгып җитмәгән килеш... Әле бит гастрольләрдә дә йөрим. Аннан сохранениегә салдылар. Урыннан тору түгел, як-ягыма да борылырга ярамады. Табиблар бик тырышты. Әмма... Баламны ярып алдылар. Алты айлык кына булса да, 2 килограммнан артык иде инде ул. Кереп әйттеләр: «Улыгыз бар», – диделәр. Наркоздан да айнып җитмәгән идем әле. Ә икенче көнне иртән: «Улыгыз инде юк...» – диделәр. Үпкәсе җитлекмәгән булган. Сигез сәгать яшәгән ул. Исемен Исмәгыйль дип куеп, мәңгелеккә җир куенына салдык. Хәсрәт өстенә хәсрәт өелде... Бу вакыт миңа 41 яшь иде. Андый хәлләр белән килешү бик авыр. Кечкенәсе бер мәртәбә күкрәк сөтемне татый алмыйча да китте дип, хәзергәчә күңелем өзгәләнә. Алар миннән туган җаннар – бу бәйләнеш беркайчан бетмидер... 
 
ДИН  Дин бит ул күңелдә, калебеңдә була. Шуңа күрә фәлән вакытта, фәлән сәгатьтә дингә килдем дип әйтә алмыйм, чөнки кечкенәдән диндә идем. Дини гаиләдә туып-үскәнгә, әлбәттә... Гомер буе Аллаһы Тәгаләгә ышанып, инанып, куркып, аңардан сорап яшәдем. Бигрәк тә Хәйдәр өчен, әти-әнием өчен сорадым. Үзем өчен нидер сораганымны хәтерләмим... Аллаһы Тәгалә миңа шундый зур бәхет бирде – хаҗ гамәле кылу бәхетен. 2007 елда үземнең фарыз хаҗымны кылдым. Биш ел әзерләнгәч, 2012 елда, Аллаһының рәхмәте белән, Хәйдәр исеменнән дә хаҗ кылу насыйп итте. Кабул булсын! Амин.  
 
КУРКУ  Мондый хис һәркемдә дә буладыр. Зур сынаулардан, авырулардан, хәвеф-хәтәрдән курка кеше. Мин халык арасында, авылларда күп йөрдем. Авыл читендәге ялгыз йортта берүзе яшәп яткан карчыклардан: «Курыкмыйсызмы?» – дип сораганым бар. «Ике иңемдә – ике фәрештәм, Аллаһы Тәгаләм бар, шуңа күрә курыкмыйм», – дип җавап биргәннәрен хәтерлим. Әйе, адәм балаларына курку хисе бирелгән, әмма мөселман булган кешене куркудан, өметсезлеккә бирелүдән Аллаһы Тәгалә коткара, Үзе ярдәмен бирә.  
 
МАВЫГУ  Хоббием – уку! Татар, рус, чит ил классикларын – төрле юнәлештәге әдәбиятны йотлыгып укыйм, ә Габдулла Тукай иҗаты – минем рухи ихтыяҗым. Китаплар минем үземне дә үстерә. Аллага шөкер, Коръән укырга да өйрәндем – бу иң зур эшем. Хәйдәрнең тормышы, иҗаты турында ике китап-альбом (татар һәм рус телләрендә), үземнең истәлекләрем, уйлануларым тупланган китаплар чыгардым. Гомер буе уку белән мавыгуымның нәтиҗәсе дип саныйм моны: китап әзерләргә тотыну өчен гыйлем кирәк. Ә бу хезмәтләр – татар җыр сәнгатенең тарихы, милләтебезнең классик сәнгате турындагы елъязма алар. 
 
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ «Мин менә нәкъ шундый» дип әйтә алмам. Холкымны иремнән дә яхшырак белүче булмагандыр: без 25 елга якын бергә гомер иттек. Хәйдәр гел уйланып йөри торган кеше иде. «Сезнең яктагы халыктан да яхшысы юк, сүзен әйткәнче уйлый әле ул, бу сүзем белән кешене рәнҗетмәмме дип уйлый», – дигәне бул-ды аның. Тагын бер сүзе гел истә: «И-и Зөһрә, гомер буе сине бераз усаллатырга тырыштым, барып чыкмады – нервыларыңны гына бетердем. Кешеләргә артык ышанасың, Аллаһыдан шушылай добрый булырга тиеш булгансың инде син», – дигән иде. Русча сүзләр дә кыстырып сөйли иде ул шулай.

ХОЛЫК ТУРЫНДА Акмулла хәзрәтләреннән өзек китерим әле: «Кыйммәт нәрсә – холык дигән. / Холыксызлык китерер бик күп хурлык дигән. / Холыксызга килер бик күп хәсрәт дигән, / Аның юлы зур упкынга туры дигән». Үз холкың өстендә эшләргә кирәк. Үз-үзеңне җиңү – иң зур җиңү. Минемчә, ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыкса, гаеп үземдә түгелме икән дип уйларга тиеш кеше. Мин үскән гаиләдә өйдә тавыш күтәреп сөйләү юк – бер-береңне тыңлау гына бар иде. Кемгәдер тавыш күтәргәнмен кебек тоелсам, йоклый да алмыйм. Гафу үтенгәч, кайчак аптырап та калалар. Аның каравы, үзем тынычланам. Тагын шунысын әйтә алам: холыкны динебез, Аллаһының фарызларын үтәү, намаз тәрбияли. 
Фото: Газинур Хафизов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар