Нәкъ шуларны кызыксындырыр өчен анда Дилбәр ролен уйнаган артистка Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНАга берничә сорау бирмичә кала алмадык.
- Гимназия тәмамлаган Дилбәр ролен башкарам. Кызның әтисе – бай кеше. Дилбәрне артык иркәли, теләгән нәрсәсен алып биргән ата кеше, кызны башка балаларыннан артык ярата. Героиням үзен генә уйлаучы, эгоист булып үсеп җитә. Кайда акча һәм дәрәҗә - кыз шунда. Бөкере апасы, абыйсы турында да әллә ни кайгырмый. Хәтта атасы турында да! Алар йортсыз калгач та, Дилбәр бер дә пошынмый.
- Әлеге роль башка ролләремнән авыррак булды дип әйтә алмыйм. Мәктәптә дус кызым белән әлеге спектакльдән өзек уйнаган идем. Мин анда Рокыя ролен башкардым, ә менә дус кызым Зәринә Хөснуллина (хәзер ул Г. Кариев театр актрисасы) – Дилбәрне.
- Режиссер «ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР»не үзенчә күрде, менә монысын кабул итү авыррак булды. Безнең өчен бул пьеса – комедия, ә ул татарча «БЕГ» куярга теләде. Куйды да.
- Ә ванна кырыенда утырган сәхнәдә мин ирем непман Зәйнетдинга какао эчерәм. Барысын сөйләп ташламыйм тагын! Театрга килегез! Мин сезне көтәм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк