Логотип
Арабыздан беребез

Күзгә күренмәс эзләрдән...

Суд бара. Хөкем залында – вакыйгаларның чишелеше. Судья нәкъ менә хәзер соңгы ноктаны куячак.

Биредә һәркем үз урынында – хөкем чыгаручы да, дәүләт гаепләүчесе булган прокурор да, гаепләнүчегә мөмкин кадәр җиңелрәк җәза бирдерергә тырышкан адвокат та, башын иеп, сак астында утырган гаепләнүче дә... Бары берәү генә – әлеге процесста иң мөһим эшне башкаручы кеше генә юк залда. Җинаять эшен башыннан алып ахырына кадәр тикшергән, барлык шаһитларны сораштырган, җинаять урынында булып, андагы күренешләрне бәйнә-бәйнә тасвирлаган, сорау алу протоколларыннан, кара-каршы очрашулардагы күрсәтмәләрдән йөзәр биткә җыелган эшне туплаган, гаепләнүченең чынлап та гаепле икәнен раслаган тикшерүче генә катнашмый судта.

Хокук саклау белән бәйле һөнәрләрдән тикшерүче эше иң кызыклысы һәм иң колачлысыдыр, мөгаен. Аның үзенә күрә ниндидер бер романтикасы да бар шикелле. Тикшерүче – моңарчы беркем дә аяк басмаган мәгарәне ачучы, моңарчы берәү дә төшеп карамаган диңгез төбен тикшерүче кебек. Ул – билгесезлекне ачучы.

Казан шәһәренең бүгенге Тукай урамында туып, Болак суында күлмәк итәгенә маймычлар сөзеп үскән Миләүшә язмышын хокук саклау өлкәсе белән бәйләрмен дип һич кенә дә башына китерми. Кем белгән, язмышның сукмак-лары башкача борылыш ясаса, бәлки ул, әнисе Фатыйманың дусты Зифа Басыйрова кебек җырчы булыр иде. Әнисе үзе дә бик матур җырлый торган була бит аның. Ә бәлки, авылда яшьләргә – никах, мәрхүмнәргә җеназа укыганы өчен репрессияләнгән әтисе Шәйхелислам Мөхәммәдьяров кебек агроном йә инженер белгечлеге алыр иде... Әллә соң, әтисенең бертуган абыйсы – медицина фәннәре докторы, күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Мөхәммәдьяров юлыннан китеп, табиб һөнәрен сайлар идеме? Сүз уңаеннан: бүген Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Мәктәпне тәмамлаган яшьләргә юлламаны комсомол үзе бирә. Класслары белән заводка эшкә урнаша алар. Миләүшә дә ике ел Радиоприбор заводында эшли. Ләкин белемгә омтылган геннар яши бит анда. Дус кызы белән икәүләп университетның әзерлек курсларына язылалар. Дустының хокук белгече буласы килә. Әлеге өлкә белән әллә ни танышлыгы булмаса да, Миләүшә дә документларын Казан дәүләт университетының юридик факультетына тапшыра. Ыгы-зыгылы студент тормышы белән биш ел узганы сизелми дә. «Криминалистическое исследование почерка» дигән темага диплом эшен уңышлы яклаган яшь белгечне Казанга – Балалар бүлмәсенә (бүген ул Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге дип атала) эшкә билгелиләр. Ә бергә укыган дусты Динә Камчаткага ук китәчәк. Эчке эшләр министрлыгының кадрлар бүлегенә юл тота Миләүшә. «Казанда калдырмагыз мине. Камчаткада эшлисем килә!» – ди. Кадрлар бүлегенең өлкән хезмәткәре, ирен чите белән көлем-серәп, калын пыялалы күзлеге астыннан яшь кызга сөзеп карый: «Камчатканың кайда икәнен беләсеңме соң? Җир читенә китүеңә әниең ризамы?» «Риза!» – дип җавап бирә кыз. Югыйсә әнисе аның бу нияте турында әле бөтенләй белми дә.

Түбәләреннән зәңгәр күккә кайнар пар чөеп утырган янартаулары, Тын океаннан искән дымлы салкын җиле, куе томаннары, кышларын сопкаларны нурга күмгән төньяк балкышы белән каршы ала кызларны «җир чите». 1961 ел була бу.

Следователь Ермолаева

Тикшерүчеләр – кайда да кирәкле һәм санаулы һөнәр ияләре. Беренче эш көнен Петропавловск-Камчатка шәһәренә якын гына булган Елизовода каршы ала Миләүшә. Ул еллардан соң күп вакытлар узган инде. Миләүшә ханымга анда эшләп йөргәннәре хәзер бер төш кебек кенә тоела. Бик күбесе хәтереннән юылса да, беренче тапкыр тикшергән эше әле дә исендә. Җанын бүген дә тетрәндереп, йөрәген әрнетеп тора ул аның.

– 3 яшьлек бала машина кабинасыннан егылып төшеп, тәгәрмәч астында калган, – дип, шул хатирәләрне яңарта Миләүшә ханым. – Ничек килеп чыкканын, кем гаепле икәнен тикшерүне миңа тапшырдылар. Ул вакытта әле урыннарга «тягач»ка утырып барабыз. Юл шактый ерак иде. Хәзер инде бөтен эпизодларын хәтерләмим. Кем гаепле булуы да истә түгел. Ә менә шул баланың хәсрәттән сыгылып төшкән әти-әнисе әле дә күз алдымда. Бик көтеп алып, соң гына тапкан уллары иде ул аларның. Гаилә дусларына кунакка килгән булганнар. Әтисе улы белән каядыр барырга ниятләп, йөк машинасына утырган... Һәм менә шундый фаҗига. Гаепле кеше үз җәзасын алмый калмагандыр инде ул вакытта. Тик нинди генә җәза булса да, баланы кайтарып булмый... Аның менә шунысы аяныч...

Камчаткада ике ел эшләгәч, кире Казанга кайта Миләүшә. «Әни янында буласым килде», – дип аңлата
ул моны. Кайту белән Эчке эшләр министрлыгының кадрлар бүлегенә юнәлә. Ул вакыттагы Бауман районы тикшерү бүлегенә тикшерүче кирәк икән, риза булсаң, иртәгә үк эшкә чыга аласың, диләр.

...Күңеленә кереп калган эшләреннән тагын берсе. «Студентлар кулымны сындырды», – дип, бер ханым гариза яза. Тикшерү эшен Миләүшә Мөхәммәдьяровага (хәзер инде Ермолаева) тапшыралар. Вакыйганың шаһитларын сораштыра торгач, арада бер таксист булуы да ачыклана. Ничек итсә итә, шул таксистны эзләп таба Миләүшә. Чынлап та, берничә студент егет белән теге ханым арасында низаг булып алганын, ләкин егетләрнең гаепле булмавын сөйли ул. Егетләрнең гаепсезлеген, ә теге ханымның кулы ялгышлык белән генә имгәнүен дәлилләү әллә ни кыен булмый Миләүшәгә. Эшне ябып, прокуратурага бирәләр. Тик... эш моның белән генә бетмәгән булып чыга. Берничә көннән Миләүшәне югарыга чакырып алалар. Зыян күргән ханым зур гына җитәкченең хатыны икән һәм тикшерүнең болай төгәлләнүе белән риза түгел, имеш.

– Шул чагында үз күрсәтмәләрендә нык торган таксистка рәхмәт, – ди Миләүшә ханым. – Югыйсә бер гаепсез егетләргә җәза бирүләре мөмкин иде.

Ә менә иң четерекле эшләрегез, дигән сорауга узган гасырның алтмышынчы еллар уртасында булган бер җинаять эшен ачуы турында сөйләде ул.

Иртән эшкә килүенә Казан шәһәренең Бауман районы тикшерү бүлеге җитәкчесе үз кабинетына чакыртып ала. Казанда берәүләрнең фатирына кереп, яшь кенә кыз кием-салым урлаган. Әлеге эшне тикшерү Миләүшә Шәеховнага йөкләнә. Тиздән җинаятьнең нечкәлекләре дә ачыклана башлый. Угрыга ишекне хуҗаларның 9 яшьлек кызлары ача. «Әллә өйдә үзең генәме? Мин әниеңнең дусты, – дип таныштыра үзе белән «кунак апа». Бар әле, тиз генә шалтырат үзенә! «Сине өйдә сюрприз көтә», диген», – дип, баланы коридорга – телефоннан шалтыратырга чыгарып җибәрә ул. Кич эштән кайткан әни кешене чынлап та сюрприз көтә – шифоньердан кыйммәтле йон костюм, затлы кофта һәм туфлиләр юкка чыккан була. Миләүшә эшне күршеләрне сораштырудан башлый. Турыдан-туры шушы фатирга барып кермәгәндер, бала үзе генә булган фатирны тапканчы, башка ишекләрне дә шакымый калмагандыр. Тикшерүченең фаразы дөрес була. Чынлап та, яшь кыз берничә ишекне шакып, өй җыештыручы хезмәтен тәкъдим итә. Күршеләр сөйләгәннән җинаятьченең портреты төзелә. Аңа 20 яшьләр, каракуль якалы пальтодан, күзләре соры... Тик берәү дә кызның исемен дә, адресын да сорашмаган икән. «Нәрсәгә сорыйк инде, өйне үзебез җыештырабыз бит», – диләр беравыздан... Шулай да Миләүшәнең үҗәтлеге нәтиҗәсен бирми калмый. «Миңа ул беренче күрүдә үк ошамады. Ишекне ачуга, күзләре белән фатир эчен капшый башлады. «Өй җыештыручы кеше кирәкмиме?» – ди. «Кирәк, бик тә кирәк, – мин әйтәм. – Ләкин башта кызым белән сөйләшим. Адресыгызны калдырыгыз». Әллә ничек кенә каушап китте теге кыз. «Мин сезгә телефонымны калдырыйм», – ди. Менә, номеры шушы. Шалтыратып, Гуляны сорарга кушты», – өлкән яшьтәге чандыр карчык алъ-япкыч кесәсеннән алып, икегә бөкләнгән кәгазь кисәген Миләүшәгә суза. Бик тиздән әлеге телефонның Казандагы танылган артистныкы булуы ачыклана. Тик ул бернинди дә Гуля дигән кызны белми. Өй җыештыручысы булган аның булуын, ләкин ул кызның исеме Әлфия иде, ди. Ә паспортын ачып карарга ни тәҗрибәле артистның да башына килмәгән...

– Тикшерүче эшенең 80 проценты кемнеңдер уйлап бетермәгәнен төзәтүдән гыйбарәт, – ди Миләүшә Шәеховна. – Кешеләр барысын да уйлап эшләсәләр, без кирәк тә булмас идек.

Шулай да тикшерү эшен дөрес юлга чыгарачак бик тә файдалы мәгълүматны җиткерә артист – үзендә эшләгән кызның апасы барлыгын, аның аэропортта эшләвен һәм фамилиясен әйтә. Инде аэропортка барып, шундый фамилияле һәм Әлфия исемле сеңлесе булган ханымны гына эзләп табасы кала. Икенче тәүлек башланып килгәндә милиция хезмәткәрләре ул яшәгән фатирның кыңгыравына баса. Тиешле адреска килүләренә шиклән-ми Миләүшә. Чынлап та, йокы бүлмәсендә «җиденче төшен» күреп яткан кызга һәм урындык аркасына эленгән йон костюм белән затлы кофтага тап булалар. Әлфия Гыймаева кулга алына. Тикшерү эшләре башлана һәм... Әлфиянең кеше фатирына кереп, угрылык кылу очраклары моның белән генә чикләнмәве ачыклана. Кайдадыр тун урлаган, кайдадыр – итекләр... Эпизодлар бик күп җыела.

– Минем өчен җинаять эшенең эпизодларын ачу гына түгел, ә кешене шушы җинаятькә этәргән мотивларны белү дә мөһим иде, – ди Миләүшә ханым. – Авылда туып-үскән татар кызы ник шундый юлга баскан? Аның тормышы барып чыкмаганга кем гаепле? Бу сорауны бер Әлфиягә генә бирмәдем мин, каршымда утырганнарның барысыннан да шул хакта сорый идем.

Следователь Ермолаева

1965 елда язмыш Миләүшәне гаҗәеп чибәр, зифа буйлы һәм итагатьле керәшен егете – Петр Петрович Ермолаев белән таныштыра. Участок инспекторы булып эшкә килә ул аларга. 1973 елда Миләүшә һәм Петр Ермолаевлар гаиләсе төзелә. Уллары Эмиль туа. Ә аңынчы Миләүшә Шәеховна тикшерү бүлегеннән беразга китеп тора әле.

– Тикшерүчеләрнең эше ул вакытта да күп иде, хәзер инде аннан да күбрәк. Ничә еллар җинаять эшләрен тикшерү, сорау алулар, төнлә эшләүләр, борчылулар – берсе дә эзсез узмагандыр, нервыларым чыдамый башлады. Балигъ булмаганнарның да эшләрен безгә бирәләр иде. Бер төркем яшьләрнең, җыйнаула-шып, бер кызны көчләгәннәрен тикшерүем соңгы тамчы булды, ахрысы. Сорау алганда әти-әниләргә кушылып үзем дә еладым. Тикшерүче еларга тиеш түгел бит. Соралучының каршысында елап утыргач, ул нәрсә инде?! Эштән җибәрүләрен сорап гариза яздым. Мине Эчке эшләр министрлыгының янгын сагы идарәсенә кадрлар бүлеге җитәкчесе итеп күчерделәр. Ул елларда Чаллыда КамАЗ заводы төзелеп ята иде. Завод өчен янгын сагы хезмәткәрләрен тупладым. Аннан яңа эшкә билгеләделәр – Янгын сагы дәүләт идарәсендә эшли башладым. Улыбыз тугач, кабат Бауман районы тикшерү комитетына эшкә кайттым.

Милиция майоры Миләүшә Ермолаевага язылган Рәхмәт хатлары бихисап. Гаепле булуы расланса да, рәхмәт белдереп язучылар бар. Гадел булганы, җинаять кылганнарга да кеше итеп караганы, кешелекле мөнәсәбәте өчен... Аларның туганнары, әти-әниләре яза. 

«Миләүшә апаның тикшерү изоляторыннан иртәнге ашны ашамыйча чыгып киткән гаепләнүчегә өеннән ризык ташуы турында хезмәттәшләре гаҗәпләнү белән сөйлиләр иде, – ди үзе дә Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә хезмәт куйган ветеран-журналист, Ермолаевлар гаиләсенең якын дусты Наилә ханым Вилданова. – Ул вакытларда майор дәрәҗәсен бик сирәк хатын-кыз хезмәткәрләр генә ала алды. Бу дәрәҗә бүгенге генераллар дәрәҗәсенә тиң».

Быел август аенда Миләүшә Шәеховна һәм Петр Петрович Ермолаевлар алтын туйларын уздырган. Икесенең дә гомере закон сагында үткән. Милициядә уртак хезмәт стажы 60 ел аларның. 10 ноябрь Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Ермолаевлар гаиләсе өчен иң истәлекле көннәрнең берсе ул.

...Тикшерүче соңгы ноктаны куйган гаепләү эше – еш кына үзе бер роман. Кайчак фаҗигале, кайчак маҗара-лы... Ә андагы күренешләрнең авторы – тормыш үзе. Тик берәүгә дә ул романның герое булырга язмасын. Монысы – Миләүшә Шәеховнаның һәркемгә теләгән ихлас теләге.

Фото: Миләүшә Ермолаева архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар