Логотип
Арабыздан беребез

​Кәшәкәле кызлар

Хоккей уйнар өчен нәрсә кирәк? Шул да булдымы сорау – боз, кәшәкә һәм алка, диярсез әлбәттә. Ә минем кызларым бу фикер белән килешеп бетми. Кулыңа кәшәкә алгансың икән, аңа күңелеңне салырга кирәк, ди алар. 18 яшькә кадәрле кызлар арасында Америкада узган Дөнья чемпионатында океан аръягын шаулатып, чех кызларын елатып, III урын алып кайткан Татарстан кызларының сүзенә ышанмый мөмкин түгел!
Әлеге төр дисциплина буенча Дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы 7 ел рәттән катнашты. Узган ел, безнең кызлар дүртенче урынны яулагач, их, җиңү кул сузымында гына иде бит, дип уфтанып куйган идек. Һәм быел, ниһаять, безнең кызлар пьедесталга менү бәхетенә иреште. Алтынга тиң бронза булды ул! Шул медальне илгә алып кайткан кызлар арасында дүрт татар кызы да булуы икеләтә куаныч. 

Кәшәкәле кызларның икесе – Лиана белән Фәнүзә бүген Коми Республикасының Ухта шәһәрендә, Алсу белән Ландыш – Түбән Новгородта. Чемпионат бетте дә ял итәбез түгел – кызлар хәзер үз командаларында ил беренчелеге өчен көч сынаша. Туган якларына ялга нибары бер айга, анысы да җәй көне генә кайтачак әле алар. Җәй җиткәнен көтсәк, уңыш тәмен югалтыр, дидек – тренировкалардан бушаган арада кызларны интернет челтәрендә «эләктердек».


Малайлар белән уйнап үскән Фәнүзә

Фәнүзә Кадыйрова – Кукмара районы Сәрдекбаш авылы кызы. 16 гына яшь әле аңа. Шушы яшеннән америкалыларның күңелен яулаган ул. Шулай булмаса, чемпионаттан соң кызның перчаткаларын Торонтодагы Хоккей даны залына куярга соратып алырлар идемени?! Фәнүзә чемпионатның иң яхшы бомбардирларының берсе булып та танылган. Иң шәп булу өчен нибары бер очко җитмәгән. Анысы куркыныч түгел. Кыз үзе әйтмеш­ли, җиңүләрнең зурысы алда булыр әле. Фәнүзәнең әтисе Фәһим Кадыйров – Кукмарада билгеле кеше. Көрәшче, районда хоккейны үсте­рүгә зур өлеш керткән шәхес. Кыз­ны бозга бастыручы да – әтисе.

Мин шалтыратканда, Фәһим абый интернеттан кызы Фәнүзә уйнаган «Арктик-Университет» командасы­ның матчын карап утыра иде. Яраткан шөгыленнән бүлдереп, әти кешегә сорауларымны бирдем:

– Ни өчен Фәнүзәне нәкъ менә хоккейга бирдегез? Көлеп җибәрде Фәһим абый. Бу сорауны гел бирәләр, күрәсең. 
– Ул вакытта районда фигуралы шуу юк иде әле. Ә хоккей бар. Үзебез дә урамда малайлар белән алка куып үстек. Мәктәп янында хоккей тартмасы ясаттым да малайларны уйнарга өйрәтә башладым. Хатыным Гөлзия эштә, Фәнүзәне балалар бакчасыннан мин алам. Алам да Үзем белән бозга алып киләм. Шулай итеп тимераякка басты ул. Башта алка җыеп кына йөрде. Көннәрдән бер көнне бер малай уенга килми калды. Фәнүзә аның формасын киеп карарга рөхсәт сорады. Шуннан ул киемен салдырып булмады инде.

– Хоккейда җәрәхәтләр дә булырга мөмкин бит. Курыкмадыгызмы?
– Хатын-кызлар хоккее ирләрнеке кебек тупас түгел бит ул, йомшаграк. Үзем дә уйнагач, кызым өчен курыкмадым. Әнисен дә күндердек. Аннан соң Фәнүзә беркайчан да үзен җәберләргә юл куймады. Малайлар төртеп китсә, артларыннан кәшәкә белән сугып кала, үзләрен бортка китереп сылый иде. Хоккейда бәргәләшеп алулар була инде, моңа гадәти күренеш итеп карыйм. Каты сугышма, дип кисәтәбез үзе.

Фәһим абый Фәнүзә турында да, хоккей турында да тәмләп һәм озаклап сөйли ала. Уллары Булат Әлмәттә шулай ук хоккей уйный.
Ә Фәнүзәне, чемпионатта күреп алып, Америкага чакырганнар! «Әле беркөнне, мин китәм, дип маташа иде. Америкадан ике клуб шалтыраткан. Кеше анда укырга да эләгә алмый, миңа уку бушка була, уйнавын да бөтенләй башка дәрәҗәдә уйнаячакмын, ди. Сезонны бетерик әле, аннары сөйләшербез ул турыда, дидек», – ди Фәһим абый. 
Фәнүзәнең хыялы — Олимпия уеннарында катнашу. Шул макса-тына таба ныклы адымнар белән атлый кыз. 

Фәнүзәнең үзе белән дә сөйләш­тем. «Иң яраткан тренерың кем?» – дип сорыйм. Уйлап та тормыйча: «Әти!» – ди. 
– Әгәр яраткан хоккейчың белән бер бишлектә уйнарга мөмкинлек бирелсә, кемне сайлар идең?
 Хоккей сөюче теләсә кем исемен атарга мөмкин: Илья Коваль­чук, Александр Овечкин, Павел Дацюк... Мин белми торган тагын кемне әйтер дә оятка калырмын икән, дип уйлап та бетермим, кыз шартлатып җавап бирә:
– Абыемны!


Абый тимераякларыннан башланган карьера

Актаныш районы Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганиеваны хоккей уйнарга абыйсы өйрәткән. Дөресрәге, аның тимераяклары. Лиана ясле яшендә үк абыйсының тимераякларына кызыккан. Үсә төшкәч, аның тимераякларын урлап, бозлавыкка кача торган булган. Кызның хирыслыгын күреп, әти-әнисе Лиананың үзенә дә тимераяк алып бирергә мәҗбүр булган. 

«Районда зур кызлар арасында шорт-трек ярышы узганда, Лиананы сынап карарга булдык. Ул вакытта дүртенче сыйныфта гына укый иде, ә 11 нче сыйныф кызларын «эһ» тә итми узып китте, беренче урынны алды. Тренер өметле икәнен сизеп алып, миңа әйтте. Шуннан хоккейга бирергә булдым. Әнисе баштарак борчылды, әлбәттә, тик Лиананың уйныйсы килү теләге ташып тора иде – әнисе дә карыша алмады», – ди кызның әтисе Альберт Ганиев. 

Бозда бәргәләшүләр турындагы соравымны Альберт абыйга да бирәм. «Кызларга сугышу килешми, шуңа күрә уен вакытында да бәре­леш­ләргә катышмаска тырыш, дип әйтәбез. Тик үзен һәм команданы якларга туры килә икән, монда бер сүз дә әйтеп булмый. Лиана кечкенә вакытта тыныч булса да, үзен берәүдән дә кыерсыттырмый иде». 

Лиана ил җыелма командасында икенче сезонын уйный. «Узган ел өченче урын өчен Чехия командасына каршы уйнаган идек. Алар җиңде – без аларга карап еладык. Быел киресенчә булды: безнең кызлар өченче урында – чех кызлары безгә карап елады», – дип хисләре белән уртаклаша кыз. Лиана Ухта шәһә­рендәге урман көллиятенең 1 нче курсында укый. Үзе дә, әти-әнисе дә Лиана Ганиеваны киләчәктә Олим­пия уеннарында күрәләр. 

Лиана хоккейчы кызларның бер көнен тасвирлап та күрсәтте. «Ир­тәнге җидедә торабыз. Җиңелчә зарядка ясаганнан соң, укырга китәбез. Хәлебезгә кереп, имтиханнарда «автомат» куя торган укытучылар да, «батыра» торганнары да бар. Сәгать дүртләр тирәсендә тренировка башлана. Болай сөйләгәндә гел бертөрле, күңелсез кебек, тик без кызыклы шөгыльләр табарга тырышабыз, чана шуарга барабыз, шәһәр буйлап йөрибез. Шунысы бар: кичке «һава сулау»дан соң урамга чыгарга ярамый. Тәртип көчле монда. Мәсәлән, «прогулка»га, тренировкаларга бер минутка соңга калсаң, 100–300 сум штраф. Ул акча командага җыелып бара». Кызларга ай саен хезмәт хакы түләнә, голларны күбрәк кертсәң, премия дә өстәлә. Төгәл суммасын гына әйтмәде Лиана, сер булып калсын диде.  Американы ошаткан кыз. Сакчы Лиана Ганиеваны, Чехия белән уеннан соң, Америка арбитрлары Россия җыелмасының иң яхшы уенчысы дип таныганнар.


«Хоккей – тормыш рәвешебез»

Алсу Рәхимова белән Ландыш Фәләхова – Саба районыннан. Бүген Түбән Новгородның «СКИФ» командасында уйныйлар. Нижгар өлкәсенең Олимпия резервы училищесында белем алалар. Ландыш – 10 нчы, Алсу 11 нче сыйныфта. Алар­ның командасы узган сезонда Россия чемпионатында беренче урынны яулаган. Быел менә уңыш­ларына тагын берәү – бронза медаль өстәлде. Дөнья чемпионаты медале! 

«Укырга кергәнче үк авыл малайлары белән елгада боз катканын көтеп ала һәм көннәр буе хоккей уйный идек. Боз сараена 3 нче сыйныфта укыганда йөри башладым. Гаиләбездә башка хоккейчылар юк. Ике абыем да укытучылыкка укыйлар: олысы – математика һәм информатика, кечесе физкультура буенча», – ди Ландыш. Кыз рәсем ясарга ярата, дизайнер булырга хыяллана. «Ә хоккей?» – дип кызыксынам. Җавап озак көттерми: «Киләчәк турында уйлаганым юк. Тик мин хоккейны яратам һәм уйнавымны дәвам итәргә телим». 

Ландышның әле уйланырга, була­чак һөнәрен сайларга бер елы бар. Ә Алсуның инде мәш килеп бердәм дәүләт имтиханына әзер­ләнеп йөргән чагы. Мәш килеп, дип, хоккейдан бушаган арада, әлбәттә. Нинди һөнәр сайлаячаксың, диюемә: «Әле ул турыда уйлап бетермәдем шул», – дигән җавап алам. Үзе әйтмәсә дә, тел төбеннән шул аңла­шыла: Алсу да киләчәген хоккейсыз күз алдына китерми. «Мин 6 яшем­дә уйный башладым. Заманында әтием хоккей уйнаган. Хәзер икетуганнарым һәм 12 яшьлек кечкенә сеңлем Айсылу да хоккейга тартыла», – ди ул. Алсу әти-әнисе кочагыннан бик иртә чыккан. 12 яшендә Түбән Новгородка чакырганнар аны. Ә 2012 елда ил җыелма командасына алганнар. «Зурлар җыелмасына эләгәсе генә калды», – дип елмая кыз монитор аша. Уңышларын иң элек әтисе белән уртаклаша икән. «Көне-төне хоккей уйнагач, үзең­не гүзәл зат итеп тоярга вакыт каламы соң?» – дип кызыксынам Алсудан. Кыз интернеттан җавап сырлаган арада, үз соравыма үзем үк җавап биреп тә куям: теләк кенә булсын, вакыт һәрчак табыла! Алсудан да шундый җавап килә: «Буш вакыт аз кала. Аны үзем өчен үткәрергә тырышам. Кибетләрдә йөрергә яратам. Өйдә булганда тәмлүшкәләр пешерергә өйрәнәм».


* * *

Җиңү пьедесталына менеп караган кешегә нинди сорауны бирми калу мөмкин түгел? Ничек ул анда басып тору, дигәнен! Кәшәкәле милләттәшләребезгә дә бирдем бу сорауны. «Рәхәт!» – ди кызлар.Һәм, алдан сүз берләшкәндәй, өстәп куялар: «Без ил данын якларга тиеш идек. Кулыбыздан килгәнне эшләдек, тик тагын да югарырак күтәрелеп тә булыр иде. Анысы – киләсе елга!» 

«Сөембикә», № 2, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар