1941 елда шулай гадәттәгечә операция ясарга керешә, тик операция бик катлаулы булып чыга. Өстәл янында алты сәгать буе берүзе басып тора ул. Операциясен уңышлы тәмамлап чыкканда аягындагы тромблары шартлый... Утырып ял итәргә дә өлгерә алмыйча, татарның тагын бер талантлы кызы күзләрен мәңгелеккә йома...
Тарихка гражданнар (ватандашлар) сугышы дип кереп калган сугышның татар халкына кагылышлы өйрәнелеп җитмәгән вакыйгалары, ачылмаган сәхифәләре бүгенге көнгә кадәр бар әле. Бу сүзне бигрәк тә армиядә медицина-санитария хезмәте күрсәтүчеләрне күздә тотып әйтәм. Чөнки армиядә табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар булмаса, алар тырышлыгы белән йөз меңнәрчә яралылар яңадан армиягә кайта алмас иде. Ни булганын күз алдына китерү дә кыен... Мисал өчен, I Бөтендөнья сугышында яраланган офицерлар саны барысы 27 меңнән артык, ә солдатлар 2 миллион ярым тирәсе дип исәпләнгән (контузия алучылардан башка). Шулардан офицерларның – 14 меңе, солдатларның 1 миллион 800 е, яралары төзәлеп, кире сафка баса алган. Моннан тыш, фронтларда төрле-төрле йогышлы авырулар, эпидемияләр килеп чыгуын да әйтсәк, медицина хезмәте күрсәтүчеләрнең фидакарьлекләрен бәһаләп бетерүе тагын да кыенлаша. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиядә генә 1 миллион 300 мең кеше тиф белән авырган.
Бу сугышларга, бигрәк тә мондый җан өшеткеч хәлләргә, хәзерге тарихчыларның бәяләре төрлечә. Аларга тукталып тормастан, татар хатын-кызларының илгә афәт килгәндә ирләр белән бер сафка басулары хакында сөйләүгә күчәм.
«Беренче империалистик сугыш башлану белән Санкт-Петербургтагы хәйрия җәмгыяте тиз арада «яралылар өчен лазарет ачарга... һәм шәфкать туташлары итеп мөселман кызларын да чакырырга карар кылды» дип язган «Каспий» газетасы 1914 елның 9 август санында.
Мондый хәл Казанда да күзәтелә. 1914 елның 31 сентябрендә шәһәрнең 200 дән артык иң абруйлы кешеләре «Новый клуб» залында җыелып, яралылар өчен хастаханә ачу хакында сөйләшәләр. Мәҗлесне Галимҗан хәзрәт Галиев (Баруди) ача һәм рәислеккә Габдулла хәзрәт Апанаевны тәкъдим итә. Коръән уку белән башланып киткән мәҗлеснең ахыры да бик уңышлы тәмамлана. Тиз арада хастаханә ачу өчен җитәрлек акча да җыела, оештыру комитеты да төзелә. Безнең өчен тагын да мөһимрәге шул: оештыру комитетына татар хатын-кызларыннан ике табибә тәкъдим ителә. Болар – Маһипәрвәз Дәүләткилдиева һәм Суфия Коләхмәтовалар. Алар икесе дә яралыларны дәвалауда искиткеч тырышлык күрсәтәләр.
Гражданнар сугышы башлангач, Казан хәрби медицина үзәгенә әверелә. Шәһәрдә сугышка кадәр үк төрле дәвалау учреждениеләре, шул исәптән, Россиядә иң абруйлылардан саналган хәрби госпиталь, атаклы галимнәре белән танылган университетның медицина факультеты булуы да сәбәп булгандыр. Тиз арада яңа хастаханәләр, дезинфекция отрядлары оештырыла. Шәһәрне чистарту өчен мәҗбүри хезмәт кертелә, санитарлар өчен махсус курслар оештырыла, армиягә, яраланучыларга ярдәм итә алган һәрбер кеше исәпкә алына.
Әмма гражданнар сугышының сыйныфлар сугышы икәнен дә истән чыгарып булмый. Табиблар, шәфкать туташлары һәм хәтта санитарлар да кызыл сугышчыларны тәрбияләүдән баш тарткан. Коммунистлар партиясе шәфкать туташлары һәм санитарлар курсларына язылуны сорап, халыкка мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр була. Еш кына бу курсларга укый-яза белгән кызларны, бигрәк тә мөгаллимәләрне мобилизация белән дә алып китәләр.
Мәҗбүри түгел, ә йөрәге кушканга һәр ике сугышта да (I Бөтен-дөнья, гражданнар сугышы) шәфкать туташы булып яралыларга ярдәм күрсәткән Тальковская Зинаида Александровна (Зөләйха Искәндәр кызы) хакында язарга теләгән идем бу язмада.
1890 елның 4 маенда Австрия чигендә урнашкан Келецк губернасы Меховск өязе Новобрежск бистәсендә туа ул. Әтисе – Вилен губернасы Ошмянск өязе Кырык Татар авылыннан чыккан литва татары, патша армиясе генералы Искәндәр Осман улы. Әнисе – Елизавета Степановна Сулькевич – татар ротмистры кызы, укытучы.
Искәндәр Осман улының гаиләсендә ике кыз – Дейли (Елена) белән Зөләйха (Зинаида) һәм ике ир бала туа. Уллары Михаль (Михаил) чик саклаучы берләшмәнең ротмистры, соңрак Азәрбайҗан ар-миясе офицеры була һәм 1924 елда Баку шәһәрендә үлә. Икенче уллары Искәндәр Тальковский – киләчәктә Кызыл Армия генералы дәрәҗәсенә күтәрелә, ә аннан репрессиягә эләгә һәм 1942 елның февралендә атып үтерелә.
Утырганнар (сулдан уңга): Зөләйха Тальковская, Якуб Апанаев, Мөхәммәтшакир Апанаев, Хәдичә Исхак кызы Апанаева, Өммегөлсем улы Мәхмүт белән.
Басканнар (сулдан уңга): Маһиәнвәр ире Ибраһим Апанаев белән, Нурмөхәммәт Усманов (Апанаев заводында бухгалтер).
Әйтеп үтик, татар халкының талантлы баласы Искәндәр Тальковский хакында тарихчы галим Дамир Шәрәфетдиновның «Карурман аша ла башлар адаша...» дигән тарихи-документаль очеркы чыкты. Рәхмәтебез рухына шатлык өстәсен.
Зинаида (сүземне Зөләйха исеме белән дәвам итәм) Ригада гимназия тәмамлагач, Санкт-Петербургтагы Югары медицина курсларына (соңрак Медицина институты итеп үзгәртелә) укырга керә. I Бөтендөнья сугышы башлангач, студенткаларның күбесе (алар арасында Зөләйха да бар) шәһәрдәге госпитальләрдә шәфкать туташлары булып хезмәт итә башлыйлар. Зөләйханың искиткеч таланты аңа эшләргә дә, укырга да мөмкинлек биргән.
Шушы чорда ул Казанның атаклы бае Мөхәммәтшакир Апанаевның улы Якубны очрата. Якуб бу вакытта Петроградтагы укчы дивизиядә – Зөләйханың әтисе янында хезмәт итә. Ни кызганыч, Якуб Апанаевның соңгы еллары хакында КГБ (ФСБ) архивындагы шәхси эшен карый алмадым. Ул – репрессия корбаны. Нахакка гаепләнеп үтерелгәннәрнең эшләре ни өчен хәзергә хәтле серле сандыкта ятканнарын берничек тә аңлый алмыйм...
Октябрь революциясе Тальковскийларның язмышын кискен үзгәртеп җибәрә. Алар бернинди икеләнүсез совет власте ягына чыгалар. Гаилә башлыгы Искәндәр Осман улы Тальковский Петроград-тагы 1 нче укчы дивизиянең бригада командиры итеп билгеләнә, ә аның улы Петроград мөселман батальоны командиры, ә 1918 елның гыйнварыннан шушы полкның командиры булып китә.
1919 елда Зөләйха белән Якуб – икесе дә әлегә бик бәхетлеләр, яратышып, Казанга кайтып өйләнешәләр. Зөләйха – инде атаклы Апанаевлар килене – документларын Петроградтан ала һәм Казан университетының медицина факультетына кабул итүләрен сорап гариза бирә. Моңарчы тиешле булган барлык имтиханнарын үз вакытында уңышлы биреп барган кызны берсүзсез бишенче курска кабул итәләр.
Тик студентка булып университет аудиторияләрендә рәхәт чигеп йөрергә туры килдеме икән Зөләйхага? Ник дигәндә, 1920 елда Татарстан Республикасы төзелгәч, ил өстенә төшкән бәла-казаларны санап бетерерлек кенә булмый. Иң коточкычы – ачлык, янгыннар, тиф эпидемиясе... Татарстанның ил тоткасы булырдай барлык ирләре Төркестанда совет власте урнаштырып йөри. Зөләйханың энесе Искәндәр дә, ире Якуб та – шулар арасында.
Университет аудиторияләре бушап калгандай була...
Студентларны әле «Фронт атналыгы», әле «Кызыл сугышчыларның гаиләләренә ярдәм», әле «Кызыл хач җәмгыятенә ярдәм атналыгы» дип, җәмәгать эшләренә тартып торалар. Ач балаларны коткару эшенә дә студентлар чакырыла. Ул балаларны урамнардан, тык-рыклардан, вокзал тирәләреннән җыеп аласы, беттән арындырасы, мунча кертәсе, киемнәр табып киендерәсе, ашханәләр ачылса, алар өчен савыт-саба җыясы һәм тагын бик күптөрле эшләргә катнашасы була.
Зөләйха кебек уңган-булган студенткаларга да госпитальләрдә ихтыяҗ зур. Кулыннан эш килгәннәрнең хәтта табибларны алмаштырган вакытлары да була. Зөләйха да нәкъ менә шул вакытларда операцияләр ясый башламадымы икән?! 1925 елда Казан университетын хирург булып тәмамлый бит ул. Бәхетенә, Якуб та фронттан кайта.
Тик кеше бәхете озакка барамыни ул?! 30 нчы еллар җитә. Совет власте башта динчеләргә, соңрак үзе өчен көрәшүчеләргә, зыялыларга каршы ут ача. Якуб та, 1937 елда кулга алынып, 1938 елның башында инде атып үтерелә. Апанаевларның барысының да мөлкәтләре тартып алына, күбесе төрмәләргә ябыла, җидесе атып үтерелә.
Зөләйха апага яшәр өчен дөньяда нинди юаныч кына калды икән ул чакта? Ул 5 нче шәһәр хастаханәсендә гинеколог булып эшли. Хирург буларак операцияләр ясый. Студентларның практикасына җитәкчелек итә. 1941 елда шулай гадәттәгечә операция ясарга керешә, тик операция бик катлаулы булып чыга. Өстәл янында алты сәгать буе берүзе басып тора ул. Операциясен уңышлы тәмамлап чыкканда аягындагы тромблары шартлый... Утырып ял итәргә дә өлгерә алмыйча, татарның тагын бер талантлы кызы күзләрен мәңгелеккә йома...
Операцияләре уңышлы булып бетмәсә, «халык дошманы» хатынына гаеп тагарга да күп сорамаслар иде. Бәхетенә, һәр эше уңышлы килеп чыккан – төрмәләрдә тилмерергә язмаган.
Аның женазасына килгән халык белән Мәскәү урамындагы (элеккеге Киров урамы) бакча халык белән шыгрым тулган булган. Казан халкы яраткан табибәләре Зөләйха Искәндәр кызы белән елап саубуллашкан.
Аның кабере – Иске татар зиратында. Нурания белән Илүзә Апанаевалар Зөләйха апаныкын да, Якубның башка туганнары каберләрен дә гел карап торалар. Калган истәлекләрен кадерләп саклыйлар. Рәхмәт аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк