Логотип
Арабыздан беребез

Һинд әкияте


«Матурлык бәйгесендә катнашырга телим», – дигәч, ирем шунда ук: «Юк!» – диде... Нәкъ өч көннән соң исә ризалашты. Шул вакыт мин бер нәрсәне аңлап калдым: аның «юк» дигәне «әйе»гә дә үзгәрергә мөмкин икән... Тамчы да ташны тишә... Гүзәллек бәйгесендә катнашып карау балачак хыялым иде. Тик бит минем буем 155 сантиметр гына... Ә «Миссис Иркутск» бәйгесендә буемның озынлыгына берәү дә игътибар итмәде, анда иң төп таләп – хатын-кызның әни булуы иде. 2013 ел бу. Мин ул чакта ике бала әнисе...

Иркутск сәхнәсеннән аны: «Якташыбыз, бүгенге көндә Һиндстанда яшәүче Рәйсә Нирадж Вед-Закирова», – дип игълан итәләр. Тамашачы алдына 16 яшьлек улы Вигян һәм 3 яшьлек кызы Нивен белән чыккан Рәйсәне күпләр хәтерләп кала ул чакта. Cаридан булганга гына түгел, әлбәттә. Сөйкемлелеге, үткенлеге, үз-үзен тотышы белән аерылып тора ул. Тагын әле язмышы белән дә.



Рәйсә – Иркутск кызы. Аның Маһинур әбисе белән Зәйтүн бабасы өлкәнең Черемховск районы Зерновое авылында бердәнбер татар гаиләсе була.
– Әти белән әни аерылышкач, мин мәктәпкә кергәнче Зерновоеда яшәдек, – дип сөйли Рәйсә. – Әбием белән бабамның төп чыгышлары Татарстанның Актаныш һәм Мамадыш районнарыннан. Башта алар Бурятиягә күченеп киткәннәр, аннан, илленче еллар уртасында Зәйтүн бабам, «килүгә үк фатир бирәбез» дигәч, яшәр өчен шушы авылны сайлаган. Аларның килеп төшүе Зерновое өчен вакыйга булган. Кулларында чемодан, тегү машинасы, яхшы киенгәннәр, чибәр​ләр... Бабам тырыш кеше иде, гомер буе ике-өч эштә эшләде. Авылда абруйлы гаилә булдылар. «Әтәйнең әнисе олыгайган көндә безнең белән яшәде, – дип искә төшерә әнием. – Динле, укымышлы карчык. Бабам Насыйр Дусай авылында мулла булган, әби дә балаларга гарәп теле укыткан. Зерновоега килгәч тә әби башыннан ак яулыгын салмады. Тирә-юньдәге халык аңа куркулык койдырырга, өшкертергә йөрде». Авылда ерак әбием Фатиханы бик хөрмәт иткәннәр, женазасына Зерновоеның бөтен урысы җыелып килгән.
Маһинур әбисе белән Зәйтүн бабасы туган якларына, еш булмаса да, кайтып йөргәннәр. Боларны Рәйсә әнисе Наилә сөйләгәннәр буенча гына белә. Әбисенең анда Галия апасы яшәгәнен, аның посылка белән юкә балы, мамык шәлләр салганын, бабасының Кукмарага – апасына кунакка баруын, күчтәнәчкә ап-ак йоннан бәйләгән оекбашлар җибәрүләрен...
Галия, Вәкил, Рәшит, Гөлүсә, Люция, Әюп... Кайсы яктан, ничек туган бу кешеләр? Исәннәрме, юкмы? Бу сорауларның берсенә дә җавап юк инде: туганлык җепләре өзелгән, аралар ерагайган. Хәтердә – исемнәр генә саклана...
– Әйткәнемчә, мин 1 нче класска укырга кергән елны киттек без авылдан. Әби белән бабайны ничек сагынганымны белсәгез! Атна саен кайтып йөри идек: авылда эшнең беркайчан беткәне юк – булышырга кирәк. Берсендә электричкага соңга калдык – кайтып булмады, шул көнне үкси-үкси елаганым әле дә истә... Мин 10 нчы класста укыганда әби авырып китте дә, аны сырхау​ханәгә салдылар. Бабай янына мин кайтып тордым. Икәү көтү дә кудык, сыер да саудык...



Татарча аңлавым, догалар белүем өчен мин әби белән бабайга рәхмәтле. Икесе дә мәрхүмнәр инде. Күршедәге татар авылы Касьяновкада җирләнделәр.
Әле яңа гына бабай вафатының 20 еллыгына аш үткәрделәр. Коръәнне әнием укыган...
Инде әңгәмәнең иң кызык өлешенә килеп җитәбез. Һиндстан... Безнең өчен Гита һәм Зита, Митхун Чакраборти, Радж Капур ватаны, әкияти матур, серле ил... Язмыштыр инде – татар кызы Рәйсәнең бөтен тормышы нигәдер менә шушы ил белән бәйләнгән булып чыга. Ә язмыштан, бик теләсәң дә, кача алмыйсың...
Әнисе паспортистка булып эшләгән чит ил студентлары тулай торагына эшкә кеше кирәген ишетеп калган Рәйсә шунда урнаша. Юк, тормышлары авыр булганга түгел, әнисе аны да, сеңлесе Тәнзиләне дә беркайчан мохтаҗлыкта яшәтми. Әмма һәрвакыт мөстәкыйль булырга омтылган кызга акчаны үзе эшләп табу мөһим бит. (Сүз уңаеннан, беренче хезмәт хакы йөз сум була аның. Шуның сиксән сумына әнисе белән хушбуй сатып алалар.) Иркутск техник институтына укырга кергәч тә эшен ташламый ул. Беренче мәхәббәтен дә тулай торак коридорында очрата Рәйсә. Егет – Һиндстаннан, кыздан сигез яшькә өлкәнрәк. Әлбәттә, чибәр – һинд киноларындагы мәхәббәт геройларыннан әллә ни аерылмый. Яратуы да аларныкыннан ким түгел – яшьләр кавыша. Ире укуын тәмамлагач, Рәйсә, бер икеләнүсез аңа ияреп, Һиндстанга юл ала: энә кайда, җеп шунда булырга тиеш.
 
Һәр кичне йоклар алдыннан әбием өйрәткән догаларны укыйм.

Тик улларының өйләнүе, инде бала көтүләре хакында аның туган йортында берни белмиләр икән. Рәйсә анда барып төшкәч кенә аңлый моны. Ире туганнарына әйтмәгән, бу яңалыкны сөйләргә йөрәге җитмәгән. Бергә кайтып төшкәч, аңларлар, кичерерләр дип уйлаган, күрәсең. Юкка... Чит-ят җирдән килгән киленне кайнанасы кабул итми. Һинд гаиләләрендәге тәртипләрнең кырыслыгын Рәйсә шул чакта яхшы аңлый... Бу хакта сөйләгәндә күзләрендә хәзер дә яшь булуын күргәч, ул вакытта ниләр кичерүен күз алдына китерү авыр түгел.



Ире кала. Рәйсә кире Иркутскига кайтып китә. Борчылулар эзсез узамыни – самолетта аның тулгагы башлана... Оныгы Вигянны кайнанасының бер тапкыр да күргәне юк. Үпкәләр күптән онытылган, үзен кабул итмәүләре өчен Рәйсә беренче иренең гаиләсенә бүген хәтта рәхмәтле – язмышын башка сукмакка кертеп җибәргән өчен рәхмәтле. Ә ул чакта... Никадәр кыен булса да, яшәргә кирәк... Институтны тәмамлый, Мәскәүдә укып, психолог һөнәре ала. Ә күңелдә бер теләк яши. Теге вакытта, ире туган йортның бусагасыннан уза алмаганда, ул нигәдер үз-үзенә: «Мин бу илгә барыбер тагын бер киләм әле!» – дип сүз биргән була. Сүзне үтәргә кирәк! Чираттагы ялы вакытында Һиндстанга юллама сатып ала.
...Самолетта аларның урыннары янәшә туры килә. 15 декабрь – Рәйсәнең туган көне була ул.
– Очкычта йоклармын дип уйлаган идем, ә ул бертуктамый сөйли: кем ул, кайдан, ни белән шөгыльләнә, ниләр турында хыяллана... Аның бу кадәр ачылуына аптырап тыңлап барам. Өнәмәвемне сизә бит югыйсә, тик сизмәмешкә салыша. Миңа сораулар яудыра. Кешегә ошарга тырышканда гына матуррак күренергә, үзебезне әйбәтрәк күрсәтергә тырышабыз бит без. Ә бу очракта минем уемда андый нәрсә бөтенләй юк иде. Тагын чит ил кешесе белән якынаюмы? Кирәкми... Сүз арасында: «Нинди модель икән, карыйм әле», – дип, ул минем телефонымны кулына алды. Кай арада шуннан үзенең номерын җыярга өлгергән! Кич белән телефоныма: «Мин сине яратам!» – дигән смс-хәбәр килеп төште. «Кемдер ялгыш җибәрде бугай», – дип уйладым. Ә ул самолеттагы күршем Нирадж булып чыкты. Мине эзләп тапты, кичке ашка чакырды.
 
Сарины бик сирәк киям – бәйгеләрдә катнашканда гына.

Ә иң кызыгы Иркутскига кайткач башланды. Нирадж миңа бертуктамый шалтыратырга кереште. Көнгә йөзәр тапкыр! Бер айдан үзе килеп төште. Минем: «Юк!» – диюләрем аңа берничек киртә була алмады: ышандырды, күндерде, ризалатты – Һиндстанга, Мумбай шәһәренә килен булып төштем. Икенче тапкыр...



Үзем дә сизмичә, әңгәмәдәшемнең сүзен бүлдерәм:
– Ә кайнанагыз? Ул кабул иттеме?
– Без өйләнешкәндә иремнең әти-әнисе вафат иде инде. Әмма монда да тәртипләр үзгәрә хәзер. Россиядән килгән киленнәрне кабул иткән гаиләләр аз түгел. Тик проблемалар барыбер җитәрлек. Бер генә мисал. Һиндстан – вегетарианнар иле бит. Безнең кызларга да күп очракта ирләре ит ашарга рөхсәт итми. Өйләнешкәч, Нирадж да миңа: «Бәлки ит ашамассың?» – диде. «Ярый, ашамам, – дип җавап бирдем. – Тик син дә ул очракта минем теләгемне үтисең – иртәгәдән ит ашый башлыйсың, яме». «Мин бит инде аны 42 ел ашамыйм», – диде ирем аптырап. «Ә мин инде 32 ел ашыйм!» – дидем. Ирем барысын да аңлады – бу хакта башка сүз кузгатмады. Гаилә коргансың икән, бер-береңне хөрмәт итү кирәк, ирексезләргә ярамый дип саныйм мин. Тагын тормышның күңелсезрәк якларына кереп киттек.
Рәйсәнең бүгенге тормышы һич тә зарланырлык түгел. Иренең төзелеш белән бәйле зур бизнесы бар. Күп катлы яхшы йортта, иркен фатирда яшиләр. Хезмәтчеләр тоталар. Ире Рәйсәне алиһә урынына күрә.
– Әйткәнемчә, монда ирләр кинода гына романтик. Ә чынлыкта... Тик мәхәббәт кешене үзгәртә икән. «Нигә сиңа ул чәчәкләр?» – дип аптырый иде башта Нирадж. Хәзер ул миңа аларны кочагы белән алып кайта ала. Кыз бала тууын фаҗигагә әйләндерүчеләр дә байтак. Иремнең бер генә теләге булды: «Ул чәршәмбе көнне дөньяга килергә тиеш!» – диде. Алар йолдызнамәгә бик ышана: чәршәмбе туган бала аңа уңыш китерергә тиеш иде. Невин әтисе көткән көнне туды!
Бәйгеләрдә катнашырга рөхсәт итүе дә – яратканга. (Балалы хатынга өйләнүе өчен тирә-юньдәгеләрдән иренә шактый сүз ишетергә туры килүен Рәйсә соңыннан, очраклы рәвештә генә белә. Хатынының матурлык конкурсларында катнашуын, җиңүләр яулавын да Нирадж башта берәүгә дә әйтми. Ә белгертәсе килеп йөргән бугай! Рәйсә турында зур язма чыккан журналны беркөнне үзе йөргән спортзалның киенү-чишенү бүлмәсендә «онытып» калдыра. Сер шулай чишелә.)
Иркутскидагы матурлык бәйгесеннән соң Рәйсә Мәскәүгә «Леди России» конкурсына эләгә: «Lady Universe» номинациясендә төп титулны яулый. Сәхнәгә ул һәрвакыт үзе белән кызы Невинны да җитәкләп чыга.
– Мин чемодан җыймый башлагач, кызым: «Ә чираттагы бәйге кайчан була, кайчан китәбез?» – дип сорый башлады. Хыялым чынга ашты бит инде: тагын бәйгеләрдә катнашырга теләгем юк иде... Ә аннан, Гоага ялга очканда, кулыма журнал эләкте, «Мисс Һиндстан» бәйгесенә кастинг игълан итәбез», – дигән юлларны күреп алдым. Балалар өчен оештырылган матурлык конкурсларында Невин үзе катнаша ала бит, дигән уй башыма да кереп карамаган иде. Тәвәккәлләдек! Кызыбызның бүген дөньяның төрле почмакларында, төрле бәйгеләрдә катнашып алган 52 титулы бар, әмма безнең өчен
иң кадерлесе, әлбәттә, «Мисс Һиндстан» таҗы! Иртәгә бәйге була дигән көнне хәтта әтиебез дә йокламады...
Греция, Төркия, Вьетнам, Россия, Грузия, Болгария, Франция... Бер елга тугызар бәйге! Тугызар таҗ! (Язма журналга әзерләнгән көннәрдә, Невин Италиядә узган матурлык бәйгесендә катнашып, тагын җиңү яулады: аның титуллары 52 түгел, ә 53 хәзер!)



«MISSIS WORLD RUSSIAN BEAUTY» бәйгесен Америкада туксанынчы еллар башыннан үткәрәләр. Чит илләрдә яшәүче Россия ватандашлары арасындагы иң дәрәҗәле конкурс бу. Нью-Йоркта 2014 елда узган әлеге бәйгедә Рәйсә Гран-прига ия була. Бер үк вакытта балалар өчен «MINI MISS WORLD RUSSIAN BEAUTY ТY» конкурсы да бара. Невин да шул елны анда беренче урынны ала! Ә залда әтиләре утыра. Шатланып! Горурланып! Матурлык бәйгеләренең кызын никадәр үзгәртүен ул инде күптән аңлаган: Невинга әле 8 яшь тулмаган,
ә аның инде телевидениедә махсус программасы бар – атаклы һинд актерларыннан интервьюлар ала.





Әтиләре соңгы вакытта, гомумән, бик бәхетле әле аларның. Рәйсә алты ай элек иренә игезәк балалар бүләк иткән. Малайлар! «Ирем барысын да уңышка юрый», – дип елмая ул. Икеләтә уңышка!
Үзенең булдыклы хатын, менә дигән әни булуын Рәйсә иренә дә, тирә-юньдәгеләргә дә инде раслаган. Нираджның дуслары, хезмәттәшләре, тирә-күршеләр өчен ул күптән үрнәк. Невин рус балеты һәм һинд классик биюе белән шөгыльләнә, нәфис гимнастикага йөри, фортепианода уйный, рәсем ясый, чигә, бәйгеләрдән кайтып керми – әнисе тырышлыгы бит. Ул кызының директоры, арт-директоры да, менеджеры, стилисты, чәчтарашы да. (Ерак юлларга соңгы вакытта өч бала белән чыгып китүе үзе батырлык!) Картиналар чигә – Мумбайда эшләүче Россия фән һәм мәдәният үзәгендә шәхси күргәзмәсе булып узган. Аның ачылышында Россиянең Һиндстандагы консулы да катнашкан. (Хатынын «рәссам» дип атаулары ире өчен зур яңалык булган! «Элек ул, төрле сәбәпләр табып, минем белән бергә үзәккә бармаска тырыша иде, – ди Рәйсә. – Ә хәзер бик теләп йөри. Анда безнең ирләр бөтенләй үзгәреп китәләр. Гаилә кануннарын җимереп, рус кызларына өйләнгәнгә күрә, алар барыбер җәмгыятьтә үзләрен ятрак хис итә, күрәсең. Ә үзәккә – үзләре кебекләр җыела, һәммәсендә бер язмыш. Сүз уңаеннан, Мумбайда мин дә бердәнбер татар хатыны түгел».)



Рәйсә – Көнбатыш Һиндстандагы Россия ватандашлары ассоциациясе әгъзасы да: авыр хәлдә калган илдәшләренә ярдәм итүдә катнаша.
Үзәктә еш кына аш-су әзерләү буенча бәйгеләр оештырыла. Рәйсәгә җитүчеләр сирәк!

...Рәйсә белән соңгы яңалыклар турында сөйләшәбез: аларда кура җиләге өлгергән. Мумбайда көне буе көчле яңгыр ява, димәк, өченче сыйныфта укучы Невинның иртәгә дәресләре булмаячак. Олы улы белән телефоннан сөйләшкәннәр... Консуллык каршындагы мәктәпне тәмамлагач, «Әби янында яшәргә телим», – дип, Вигян Иркутскига кайтып киткән. Әнисенең кыз фамилиясенә күчкән, исемен алыштырган. Ул хәзер – Ринат Закиров. «Һәркем үзе дөрес дип тапкан юлны сайлый», – ди Рәйсә. Әйе, шулай!


Берничә җөмлә белән


- Һиндстанда гаиләләр хәзер зур димәс идем. Урта хәллеләрдә – 1-2 бала. Ярлы гаиләләр исә малай туганчы таба да таба баланы...

- Кайнана киленне башта ук яратып бетермәсә дә, ир бала туса, аралар әле азрак җылынырга мөмкин. Кыз тапсаң – кайнанаңнан рәхим-шәфкать көтмә!

- Абортлар тыелмаган, әмма гинеколог булачак әти белән әнигә баланың кызмы, малаймы икәнен әйтергә тиеш түгел. Әгәр моны эшли икән – хөкем каршына басарга да мөмкин.

- Һиндстанда уртача хезмәт хакы 100 доллар тирәсе. Гаилә аның 80 долларына көн итсә, ай саен 20 долларын банкка – баласының бирнәсе өчен салып бара. Менә ни өчен алар барысы да малай тууын көтә. Кыз бала өчен гомер буе бирнә җыярга һәркемнең дә мөмкинлеге юк. Бирнәң саллы булса, кызыңны табибка, адвокатка яки полицейскийга кияүгә бирә аласың. Бирнәң аз икән – рикша белән канәгатьләнәсең.

- Болливуд киноларының гына барысы да мәхәббәт турында.
Чынлыкта, Һиндстанда яратышып кавышкан парлар бик сирәк. Кызына кияүне әти кеше үзе эзли: нинди кастадан, диннән булуы исәпкә алына. Астрология дә эшкә җигелә. Невинга дә булачак тормыш иптәшен әтисе сайласа, мин каршы төшмәячәкмен.

- Аерылган яки тол калган хатын кабат кияүгә чыгу турында инде хыяллана алмый. Аның каруы, хатын-кыз теләмәсә, рөхсәт бирмәсә, ирне аңардан аермыйлар.

- Моңарчы ир белән хатын икәнеңне раслау өчен документ кирәк булган урыннарда, туйда төшкән фотосурәтне күрсәтергә сорыйлар иде. Соңгы вакытта «язылышу турындагы» таныклыкны күрсәтсәң – шул җитә. Әмма Америкага бару өчен виза алганда, безгә тагын гаилә альбомы белән килергә куштылар.

- Балага «туу турындагы» таныклыкны бирер алдыннан, син яшәгән йортка килеп: «Чынлап та балалары тудымы?» – дип, башта тирә-күршеләрдән сорашалар, аннан, ир бала алып кайттыгызмы, кызмы, дип карар өчен, өйгә керәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар