Логотип
Арабыздан беребез

Эш – иң рәхәт ял

Нәкыя апа – язучы, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Аяз ага Гыйләҗевның хәләл җефете. Өч улының газиз әнисе, фикердәше... Тагын ул аның бүгенге көндә барлык әсәрләрен, архивын цифрлы форматка күчерүче дә.

– Мин язу машинкасында гомер буе бастым. Аязның – үзенең, минем үземнеке бар иде. Караңгы бүлмәдә тора иде ул: баскан тавышың аннан өйдәгеләргә ишетелми, комачауламый... Компьютердан аермалы буларак, шактый тавышлы да иде әле ул язу машинкалары. Аяз язган әсәрләрен редакцияли – төзәтеп чыга, аннары миңа тапшыра. Кабат-кабат үзе басып утырырга мөмкинлеге юк иде аның – күңелендә туган яңа әсәрләре көтә... Язучы хатыннарының барысы да минем кебек ирләренә булышты дип әйтә алмыйм. Шәүкәт Галиевнең хатыны Фәридә генә аның шигырьләрен теркәп куя иде. Аннары башкаларда Аязныкы кадәр архив та юк бит... 
Бүген компьютерда текст җыюны язу машинкасында хәреф җыю белән чагыштыра торган да түгел. Аны бүгенгеләр күз алдына да китерми. Машинкада ялгыш бер хата ясасаң да, кәгазеңне ертып ташларга һәм барысын да өр-яңадан башларга кирәк иде. Кабат ялгышсаң – кабат яңадан башларга... Кәгазен кую үзе генә дә күпме вакытыңны тоткарлый иде.

Нәкыя апа – язучы, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Аяз ага Гыйләҗевның хәләл җефете. Өч улының газиз әнисе, фикердәше... Тагын ул аның бүгенге көндә барлык әсәрләрен, архивын цифрлы форматка күчерүче дә. Бу хезмәтнең зурлыгын шунда ук күз алдына китерү дә мөмкин түгел. 
Беренче тапкыр компьютер артына алтмыш яше тулганнан соң гына утыра Нәкыя апа.
– 1996 елда безгә Аязның туган ягында – Зәйдә коттедж бүләк иттеләр. Районның ул чактагы башлыгы Рәшит Хәмәдиев: «Кайтыгыз, торыгыз, иҗат итегез», – диде. Мәктәптә утыз ел татар теле укытып, мин шул елны – алтмышым тулгач кына эштән киттем. Зәйне бик яратып яшәдек: бакчалар утырттык, теплица тоттык... Әмма Казанны да сагына идек – ике елдан артыкка түзмәдек... 1998 елның көзендә кире кайттык. Үз йортың белән торуның мәшәкатьләре шактый бит: аларсыз дөнья бушады. Балалар безнең эшсез тора алмаганны яхшы белә. Төпчек улыбыз Рашат беркөнне компьютер күтәреп килеп керде. «Әни, бу синең кулыңнан киләчәк, өйрән!» – ди. Әле компьютерларның да дефицит чаклары. Эшеннән Булат дигән егетне мине өйрәтергә җибәрде. Бик әйбәт белгеч ул – компьютер буенча берәр соравым булса, әле дә аны чакырам. Булатның әнисе университетта эшли иде. «Үземнең әнине ике ай өйрәттем, ә Нәкыя апа бер атнада барысын да истә калдырды», – дигән ул аннары Рашатка...
Ярый, басарга да өйрәндең ди. Ә нәрсә басарга соң? «Әтинең язганнарын цифрлаштырырга тотын – моны барыбер кайчан да булса эшләргә кирәк булачак», – ди Искәндәре. Повестьларыннан башлый: «Эзләреңне эзләдем», «Берәү», «Өч аршын җир»... Әмма өйрәнчек барыбер өйрәнчек бит инде: улы Искәндәр кызы Галияне гимназиягә китергәндә дә, алып кайтканда да әнисе янына сугылып чыга ул көннәрдә: Нәкыя апа җыйган текстларны папкаларга урнаштыра.
– Дөрес сакламасаң, йота дип әйтәләр иде бит – шуннан курка идем. Әмма компьютерда басу миңа бик ошый иде! Рашат принтер да китерде – шунда ук кәгазьгә чыгарып та барам. «Аяз, карале, ничек җайлы!» – дия идем. Әмма ул бу кәгазьләрне кулына алмады – компьютер торган бүлмәгә дә кермәде. Үз чоры үткәнен аңлап шулай борчылды бугай. Ул вакытта куллары басарга тыңламый иде инде. Әгәр Аяз иҗат иткән чорда компьютерлар булса, ул тагын никадәр яңа әсәр язарга өлгергән булыр иде дип үртәләм...
Әсәрләрдән соң чират архивка җитә. Иренең язучы, Тукай премиясе лауреаты Ибраһим Салаховка язган хатларын басудан башлый. Аннан мәхәббәтләренең чишмә башына – аның үзенә язган хатларына күчә. Менә ул хатларның берсеннән кыска гына өзек: «Нәкыягә. 1955 ел, 26 август. Урта Баграж.
Нәкыя! Сөеклем! 
Уйлыйсыңмы? Иртәгә юл. Әллә нинди усал төшләр кочагыннан аерылып уянам да, уйланып ятам. Инде һәммәсе дә уңышлы гына булсын иде дә, мин дә, тынычланып, «уф» дияр идем. Иртәгә юл. Уңайлы гына укырга керә алсам, сиңа телеграмма җибәрермен. Әгәр керә алмасам... Бу турыда уйлавы да куркыныч. Нигә инде артык борчылырга? Синең хакта бик еш уйлыйм, бик сагынам...» (Аяз Гыйләҗев, «Сайланма әсәрләр», 2 нче том, 279 бит.) 
Хәбәрдар булмаганнар өчен: Аяз ага кемгә генә язса да, күчермәсен алып калмыйча, ул хатны иясенә җибәрмәгән – ә ул чакта әдипләр арасында хатлар алышу гадәти күренеш булган. Һәр ел ахырында унике ай буе язган хатларын ул бер китап итеп төпләп тә барган. 
– 2002 елның 13 мартында Аяз мәңгелеккә күчте... Аны югалтканнан соң компьютер янында тагын да күбрәк утыра башладым. Көнгә 10–15, хәтта 20 шәр бит басканым булды. Авыр түгел – күчереп кенә басам бит... Кайчан да булса боларны китап итеп чыгарырмын дигән максатым да юк иде. Төнге уникедән иртәнге сәгать дүртләргә кадәр утырам кайбер көннәрдә. Аяз да күбрәк шулай төнлә яза иде... «Бу эш миңа нәрсәгә?» дигән уй ялгыш та башыма кермәде. Куанып басам! Күңелемнән Аяз белән сөйләшә-сөйләшә... Гомеремне озынайта, сәламәтлегемне арттыра торган бер шөгыль булды ул миңа... 
 Ә аннан Нәкыя апаның ишеген: «Аяз Гыйләҗев турында докторлык диссертациясе якларга телим», – дип, КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова ачып керә. Язучының бай архивын күреп шакката, һәм Нәкыя апаның аны инде цифрлаштырып та бетергәнен белгәч: «Боларны бит китап итеп чыгарырга кирәк!» – ди... 
Аяз Гыйләҗевның алты томын чыгарырга рөхсәт алырга ирешү – үзе бар тарих. Иренә булган ярату, хөрмәт хисләре, аның иҗатының зурлыгын, тирәнлеген аңлау барлык ишекләрне дә ачтырган... Калын-калын ул томнар инде күптән китап киштәләрендә. Һәрберсе 600–700 бит тирәсе! Томнарны фәнни яктан әзерләргә, билгеле бер тәртипкә салырга Миләүшә Хәбетдинова булышкан – ул томнарны төзүче дә, текст, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче дә, фәнни мөхәррир дә. 
Быел ноябрь аенда Нәкыя апага 85 яшь тула. «Аяз миңа тагын бер гомерлек эш калдырып китте», – дип елмая ул. Әсәрләре, архивы – һәммәсе компьютерда җыелган, флешкаларга күчерелгән, «жесткий» дискта сакланган. Ә компьютер артына көн саен ук булмаса да, ул әле дә утыра: газета-журналлар өчен мәкаләләр яза, хатирәләрен барлый... Хатирә дигәннән. Аяз Гыйләҗев әсәрләрен төрекләргә танытучы тәрҗемәче Фатих бәй Кутлу аңа 100 сорау төзеп биргән. Алар барысы да әдип, аның тормышы, иҗаты белән бәйле. Нәкыя апа соңгы вакытта шул сорауларга җавап язу белән мәшгуль булган. 
– Кайсы сорауга – 2-3 җөмлә генә, ә кайсына 30 ар битлек җавап яздым. 500 биткә якын җыелды. Фатих аларны китап итеп чыгарырга җыена. Үткән гомер- аккан су... Нигә ял итмисең, диләр миңа. Ничек була икән ул ял итү – урын өстенә менеп ятумы? Гел эшләп тормыйм: китап укыйм, телевизор карыйм, намазымны калдырмыйм... «Эшем барса, миңа иң рәхәт ял шул», – дия иде Аяз. Минем өчен дә эшли алудан да рәхәт нәрсә юк... 

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар