Логотип
Арабыздан беребез

Дөм-Дөмнең зирәк кызы

– Кызым туса, Зирәк дип кушам. Ул бик акыллы, зирәк булачак. – Беренче балаларын җирләгәннән соң, икенчесен көткән Саниясенә шулай ди Хәсәнҗан. Исеменә җисеменең никадәр туры килүен мең кат раслаячак кызлары туа. Зирәкләре! 

– Кызым туса, Зирәк дип кушам. Ул бик акыллы, зирәк булачак. – Беренче балаларын җирләгәннән соң, икенчесен көткән Саниясенә шулай ди Хәсәнҗан. Исеменә җисеменең никадәр туры килүен мең кат раслаячак кызлары туа. Зирәкләре! 

Кызының да, улы Тукайның да (әйе, кечкенәдән ятим калса да, үзлегеннән укып белем алган, русча, гарәпчә иркен аралашкан Хәсәнҗан улына бөек шагыйребезнең исемен куша) үскәнен күрергә насыйп булмый әтиләренә. Аның батырларча һәлак булу хәбәре 1 бу дөньяда юклыгын соң сулышына кадәр кабул итә алмый ул.
– Алайса, мин шунда барам, әтине табам да алып кайтам! – дип юата аны кызы. Һәм чынлап та бара, таба... 1944 елның 5 августында – үзенең туган көнендә – 28 яшендә һәлак була Хәсәнҗан Закиров. Гади солдаттан өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелгән пехота батальоны командиры, замполит, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Польшаның Седльце шәһәрендә 234 нче хәрбиләр каберлегендә җирләнә...

Әле узган гасыр башында ук бабасы Хаҗи бай (1921 елгы ачлыкта авылдашларын ач үлемнән алып калган кеше!) үзенең оныгы Хәсәнҗанга дип салган йортта әнисе Сания, энесе Тукай белән үсә Зирәк. Әтисенең белемгә сәләте балаларына да күчкән – тырышып укыйлар. Тик менә авыр тормыш кына җитди карарлар кабул итәргә этәрә япь-яшь Зирәкне.
– Әни, мин Лубянга, урман кисәргә китәм! – ди беркөн сиге-зенчедә генә укучы кыз. Әнисенең, барма, укып бетер, дигәненә карамый, тәвәккәлли Зирәк. Түзми ана йөрәге, ике айдан кызын алып кайтырга дип Лубянга үзе килә. Арып-талып йоклаган, ябыккан, агач сөйрәп, иңбашлары суелган кызны битенә тамган кайнар яшь тамчысы уята. 
– Кайтыйк, балам... Синең үз хыялың бар бит, – дип юмалый әнисе. 
Бар шул! Бик тә җырчы буласы килә аның. Тик менә унынчыны тәмамлап, Алабуга мәдәни-агарту училищесына килсә, инде имтиханнар тәмамланган. Нәкъ «Приходите завтра» фильмындагы кебек! Ярый әле миһербанлы кешеләр бар җиһанда. Сеңлем, елама, әйдәле, тыңлап карыйк, дигән абыйга ияреп, рояль торган залга үтә Зирәк. «Кара урман»ны акапелла гына башкарса да, икенчесен – үзе бик тә яраткан, кечкенәдән үк авыл сәхнәсеннән җырлаган «Сагыну» җырын рояльгә кушылып башкарырга туры килә. Авылдан килгән кызның әле чын рояльне дә беренче күрүе ләбаса. Ошата аның мелизмнарын имтихан алучылар. Кабул итәләр укырга. Әмма... Училищеның бик абруйлы укытучысы тамагы шешеп еш авырган кызга беркайчан да җырчы була алмаячагын әйтә. Бу сүзләр аның хыял канатларын кискәндер дисезме? Юк! Җырчы булмаса ни?! Җырчы булмау әле ул җыр-көйдән аерылу дигән сүз түгел бит. Зирәкнең күңелендә яши ул халык моңы, аның күңеле җыр ярата, күңеле җырлый...

Диплом алгач, Әтнә китап-ханәсенә эшкә юллыйлар Зирәк Хәсәнҗан кызын. Алабуганың Татар Дөм-Дөмендә туган кызның язмыш сукмаклары әнә шулай Әтнә якларына килеп чыга. Монда берәр еллап эшләгәч, күңелендә яшәгән хыялы, әйдәкләп, аны Дөбъяз районының (хәзерге Биектау районы) Өлә-Казаклар авылына алып килә. Авыл яшьләреннән театр оештыра, аларны җырларга өйрәтә. Хәтта Казанга кадәр барып спектакльләр куялар. Үзе чибәр (әтисенекедәй кап-кара тирән күз-ләр!), җырлый башласа, дөньяңны оныттырырдай матур тавышлы, кулына гармун алса – өздерепләр уйнаган яшь кенә клуб мөдире күпләрнең йөрәген яндыргандыр ул чакта. Ә ул зәп-зәңгәр күзле Абдуллаҗанны сайлый. Өйләнешү белән шартын кабыргасы белән куя ир: клубта эшләмисең, башка эш тап! Башлангыч сыйныфларны укытырга урнаша яшь ханым. Үзенең беренче укытучысы – яраткан Зәкия апасы кебек булачак ул! И-и, ничек кызык итеп уздыра иде бит Зәкия апалары дәресләрне! Зирәк тә аның кебек булырга тырыша. Читтән торып Алабуга педагогика институ-тының филология факультетына укырга керә. 

Күпмедер вакыттан яшь гаилә үзе дә Алабугага күченә. Югары класслы шофер булган Абдуллаҗанга эш шунда ук табыла, ләкин Зирәкнең генә эшлисе мәктәбе шәһәрдән ераграк. Аның каравы, әнисенә якын! Шүрнәк белән Дөм-Дөм арасын җәяү узып, көн дә туган йортына кайтып йөри ул. Берсендә РОНОдан килгән кырыс тикшерүче Зирәк ханымның (бу вакытта инде Садыйкова) дәре-сенә кереп утыра. Баштарак кауша-са да, тиз кулга ала үзен укытучы. «Ник куркам соң? Планнарым тәр-типтә. Дәрестә ни сөйлисен беләм...» Укучыларының куллары «биеп» кенә тора: «Апа, мин беләм!» «Апа, үзем әйтәм!» Тезә генә «бишле»ләрне Зирәк апалары. Бер дәрес уза, икенчесе... Өченчесе – җыр дәресе. Исе китеп чыга дәрестән тикшерүче. Икенче елны килгәч тә, Зирәк Хәсә-новнаның дәресенә керәм, ди... Ә бу вакытта инде Зирәк Алабугага ире янына киткән була.

1962 елның җәендә Зирәк ханым-ның биографиясендә яңа сәхифә ачыла. Шушы елларда якын-тирә районнарны берләштерәләр. «Вперед» һәм «Алга» газеталары «Новая Кама», «Яңа Кама» исемнәре белән чыга башлый. Соңгысы рус телендәгесенең дубляжы, ягъни тәрҗемәсе. 
– Газетада язмаларны машинкада җыючы кыз, мин, һәм миннән башка бер корректор, ике тәрҗемәче – сугыш ветераны Шамил абый Гари-фуллин һәм Җөрьәт абый Фатыйхов эшли иде. Редактор урынбасары Вәгыйз Вәлиев шулай ук сугыштан кайткан кеше, – дип искә ала үзенең истәлекләрендә 40 ел го-мерен шушы газетага багышлаган Зирәк ханым Садыйкова – Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Газеталар кулдан җыелып, атнасына дүрт тапкыр чыккан көннәр. Компьютерлар да, интернет та юк заман. Иртәнге алтыда радиодан яңалыклар тапшыралар. Бер кулына сабый баласын тоткан килеш, диктор артыннан тиз-тиз генә язып калсаң каласың, өлгерә алмасаң – юк! Сигездә башланган эш кичке тугызларга кадәр сузыла. Башта материл-ларның рус телендә әзер булганын көтәсе, аннары аларны тәрҗемә итәсе, җыясы... Машинкада җыючы кыз авырып киткән, алмашка кеше юк – аның урынына Зирәк утыра. Лино-типта җыючылар өлгерә алмый – анысына да үзенә өйрәнергә туры килә. Ул елларда инде Сания апа да кызы белән кияве янына килеп яши. «Җансыз Микулай! – дип, шаяртып әрләгән була ул кызын. – Шул гомер-дән бирле эштә булалар димени?» Зөбәрҗәт белән Алмазны үстерү дә күбрәк дәү әниләре – сабыр, эшчән Сания әбиләре өстендә була. Ул оныкларын да тырыш, кешелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләргә тырыша, аларны үзләренең эш-гамәлләренә гадел бәя бирергә дә өйрәтә. Гадел, сүзе туры, киңәше үтемле булганга күрә, авылдашларының аның үзен дә кайчак шаяртып, кайчак җитди итеп «прокурор» дип атаулары бер дә гаҗәп түгел.

Башта корректор, аннары тәрҗемәче булып эшләгән Зирәкне 1979 елда «Яңа Кама» газетасының дубляж редакторы итеп билгелиләр. Җаваплылык та, эш тә арта. Кайчан-дыр, әле сугышка кадәр авыл советы рәисе булып эшләгәндә әтисе Хәсән-җанның да мәкаләләре басылган газетада инде кызының язмалары дөнья күрә. Районның тырыш, булдыклы кешеләре, тыл ветераннары, иген үстерүчеләр, илне туендыручылар – менә кемнәр була аның геройлары. 
Ничә еллар күңелендә бер хыялы яши редакторның – Алабугада татар телендә чыккан мөстәкыйль газета булуын тели ул. Моның өчен талантлы яшьләрне үз тирәсенә туплый, заманча әйтсәк, потенциал булдыра. 

Ниһаять, ул көн дә килә. 1991 елның февралендә Алабугада татар телендәге мөстәкыйль газета – «Алабуга нуры» чыга башлый. «Тырышлыгың күп керде, үзең җитәклә», – дисәләр дә, редактор вазыйфасыннан баш тарта Зирәк ханым. Тыйнаклыкмы? Бәлки. «Баш мөхәррир ир-ат булырга тиеш. Алай газетаның абруе зуррак булачак», – ди. Ләкин соңрак аңа барыбер бу вазыйфага алынырга туры килә. Лаеклы ялга чыкканчы журналистикага тугрылык саклый ул. Юк, гомеренең ахырына кадәр, дип әйтү дөресрәк булыр. 

Югары бәяләнә аның хезмәте. 1987 елда ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Хезмәт ветераны» исеме бирелә. «Правда» газетасына – 100 ел» һәм «ТАССР төзелүгә – 100 ел» уңаеннан истәлекле медальләр тапшырыла. 

– Әнием тыныч кына өйдә утыра торган кеше түгел иде, – дип, хати-рәләре белән уртаклаша кызы Зөбәр-җәт ханым. (Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Зөбәрҗәт Абдуллаҗан кызы – музыкант, композитор. Алабуга гимнының авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.) – Лаеклы ялга чыкканнан соң да яраткан коллективы белән тыгыз элемтәдә торды. Алабуга мөселманнарының җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчетенә йөреп, гарәпчә укырга, язарга һәм дин нигезләренә өйрәнде. Гомере буе сагынып яшәгән әтисе Хәсәнҗан да гарәпчә укый-яза белгән ич! Дәү әнием Сания дә муллалар нәсе-леннән, коммунист булса да, яшереп кенә намазын да укыды, уразасын да тотты. Әнием Коръәнне шулкадәр матур мәкам белән укый иде... 2012 елны әни тагын бер хыялын тормышка ашырды – хаҗ сәфәренә барды. Аннан кайткач, шундый бер хәл сөйләгәне истә. Иртәнге намазга кадәр мәчеткә кереп, акрын гына Коръән укып утыра торган була ул. Укыганда әле берсе килеп утыра янына, әле икенчесе. Намазга җыелышалардыр дип уйлый әнием. Коръән укуын тәмамлап, башын күтәреп караса, үзен әйләндереп алганнар да, бар да аның мәкаменә оеган икән. Әниемә һәркем үз телен-дә хөрмәт белән соклануын белдер-гән. Алабугада да, Дөм-Дөмдә дә әниемнең шәкертләре күп булды. Бер дә авырыксынмыйча, мәчеткә килеп укый алмаучыларның өйлә-ренә үзе барып укытты. 
Сабыр кеше иде әни. Беркайчан да зарланмас, гел шөкер итәр. Энем Алмаз авариядә вафат булгач та, хәсрәтен, күз яшен дөньяга күрсәтмәде. «Мин еласам, сезгә тагын да авыррак булачак», – дияр иде. Кешеләргә ярдәмчел булу сыйфаты аны гомере буе озата барды. Үзе кайчандыр «Сагыну» җырын җырлап елаткан тол солдат хатыннарына үз вакытында пенсияләрен арттыру, өстәмәләр ясау артыннан архивларда күп йөрде, хөкемдарларга күп тапкырлар мөрәҗәгать итте. Аның бар уе кешеләргә игелек кылуда иде. «Яхшылык аунап ятмый, яхшылык эшләгез!» – безне шулай өйрәтеп үстерде ул. 

2021 елның Рамазан ае апрельгә туры килде. Аллаһның барлыгына чын күңеленнән инанган Зирәк ханым уразасын калдырамы соң?! Зөбәрҗәт иртәдән үк әнисенә шалтыратып, хәлләрен белешә. «Авыру әтине карый, йончыгандыр инде», – дип, үзенчә юрый ул әнисенең тавышындагы хәлсезлекне. Ә бераздан ашыгыч ярдәм табиблары аңа авыр хәбәрне җиткерә...
16 апрельдә – җомга көнне, уразалы килеш, өйлә намазына кадәр күзләрен мәңгегә йома ул... «Изге кеше иде!» – милләтенә, диненә карамастан, алабугалар зур ихтирам белән аның турында шулай ди. 
Әтисенең: «Зирәк булачак», – дип әйткәне рас килә. Исемен аклый аның кызы – тормыш һәм хезмәт юлын зирәкләрчә уза. 

Фотолар гаилә архивыннан
«Яңа Кама» газетасының коллективы. Зирәк Садыйкова (уңнан – беренче).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар