Логотип
Арабыздан беребез

Чәнечкеле чыбык артында

Үзенең туган көнен белми ул. Алтынчы сыйныфта укыган чагында шәһәр комитетына барып, туу таныклыгы – метрика ясатырга кергәч, уйга кала кыз. Туган елы билгеле үзе, ә менә көнен ничек дип теркәргә соң? Әйдә, сугыш башланган көн булсын дип, «1942 елның 22 июнендә туган» дип яздыра. Ә кайда туганлыгын әнисе Гыйззелбанат апа бик нык авырып киткәч, вафатына бер ел кала гына әйтә кызына... Әсирлектә, концлагерьдә туган бала булуын әти-әнисе гомер буе яшерә аннан.


Үзенең туган көнен белми ул. Алтынчы сыйныфта укыган чагында шәһәр комитетына барып, туу таныклыгы – метрика ясатырга кергәч, уйга кала кыз. Туган елы билгеле үзе, ә менә көнен ничек дип теркәргә соң? Әйдә, сугыш башланган көн булсын дип, «1942 елның 22 июнендә туган» дип яздыра. Ә кайда туганлыгын әнисе Гыйззелбанат апа бик нык авырып киткәч, вафатына бер ел кала гына әйтә кызына... Әсирлектә, концлагерьдә туган бала булуын әти-әнисе гомер буе яшерә аннан.

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында гомер итүче Зәйнәббикә апа МӨРСӘЛИМОВА белән үзе хәтерләп калмаган балачак еллары – сугыш елларын бергәләп барлыйбыз..

– Әтием Кәшшаф – Күки авылы егете. Әнием Гыйззелбанат шушы мин яшәгән Котлы Бөкәш авылыннан. Өйләнешкәч, 1936 елда Донбасс якларына чыгып киткәннәр. Донбассны татарлар күтәрде, дип сөйли иде әни. Безнең халык күпләп күченеп киткән анда. Моннан атларга төялеп, авылы-авылы белән күченсәләр, тегендә дә шулай авыл-авыл булып төпләнгәннәр. Әтием дә, әнием дә комсомолда да, партиядә дә булмаганнар. Гыйлемнәре дә юк инде... Әти шахтага забойщик булып урнашкан, күмер ваткан. Әнинең кайда эшләгәнен төгәл генә белмим, – дип сөйләп китте Зәйнәббикә апа.

Белешмә:
Кыска вакыт эчендә безнең илне яулап алу планы барып чыкмагач, Гитлер Советлар Союзында яшәүчеләрне Германиядә эшләүче көч буларак куллануны гамәлгә ашыра башлый. 1942 елның гыйнварында СССРның оккупацияләнгән районнарыннан Германиягә мәҗбүри эшләр өчен СССРдан 15 миллион кешене чыгару максаты куела. «Аларга шундый ашау бирелергә, шундый яшәү шартлары тудырылырга, шундый мөнәсәбәт булырга тиеш – бу эшчеләрне мөмкин кадәр күбрәк эшләтү мөмкин кадәр азрак чыгымлы булсын» диелә нацист Германиясе хакимияте инструкциясендә.

Әнисе исән чакта иркенләп, төпченеп сорап калмаганы өчен ничек кенә үкенсә дә, соң шул инде. Белгән булсамы!? Роман язарлык язмыш икәнен хәзер бик аңлый да... Алай да, сорамаган түгел, кызыксынган инде бәләкәй чакта. Ләкин әтисе ләм-мим бер сүз дә дәшми ул еллар турында. Сугышны кайда уздырган, кайда сугышкан? Сораулар һәрчак җавапсыз кала... Бик нык яшерәләр бу серне гаиләдә.

– Кайвакыт әни: «Бу балага сүз әйтмә, аның аркасында гына исән калдың», – дип әйтә иде әтигә. Ә мин аңламыйм... Үзләре дә шуннан артык куертмыйлар.

Гыйлемсез булсалар да, дөньяда ниләр барганын белмәсәләр дә, ниндидер бер эчке тоемлау Донбасстан кире туган якларына кайтырга дип билет алырга этәрә Кәшшаф белән Гыйззелбанатны. Бүләккә дип бер чемодан тукыма сатып алалар. Кайткач, бөтен туганнарына күлмәклек бүләк итәчәкләр! 1941 елның 22 июне көнне поездга утырып, юлга кузгалырга тиеш булалар... Ә иртәнге дүрттә радиоалгычлар аша тетрәндергеч хәбәр килеп ирешә. Сугыш башланган!

Кая инде анда юлга чыгу... Бик күпләрне, аеруча укымышлы кешеләрне, «партийныйларны» беренчеләрдән булып җибәрәләр сугышка. Кәшшаф абый резервта кала, эшен дәвам итә. 1942 елның апрель аенда алар яшәгән шәһәргә фашистлар бәреп керә. Танклар, машиналар белән урамнар тула, очкычлар шәһәрне бомбага тота. Җирле халыкны җыеп, араларыннан иң тазаларын, ныкларын сайлап алу башлана. Яшьрәк ир-егетләрне, хатын-кызларны товар вагоннарына төйиләр. Ирләр – аерым, хатын-кызлар аерым... Кәшшаф авылга кайтырга дип әзерләгән тукымалы чемоданны да үзе белән ала. Кая алып барганнары билгесез, дөнья хәлен белеп булмый дип хәстәрләнүе булгандыр. Алтын-көмеш йөзекләрне, сәгатьләрне, чылбырларны, хәтта алтын тешләрне йолкып алган фашистлар, Аллаһның рәхмәте белән, чүпрәк-чапракка борылып та карамый. Ул тукымаларны соңыннан ризыкка, тәмәкегә алыштырып җан асрарга туры киләсен белми шул әле Кәшшаф...

Иренә соңгы карашын ташлый да, 23 яшьлек Гыйззелбанат та товар вагоннарының берсенә кереп баса. Аның үз «чемоданы»... Озын буйлы, җыйнак хатынның йөрәге астында яңа гомер яралган була инде бу вакытта. Әле беленер-беленмәс көмәнен немец солдатлары сизеп алган булса, шундук атып үтерәселәре иде яшь хатынны. Андый «койрыклар» ияртергә ярамый. Барасы җирләрендә бары тик эшләргә сәләтле, көчле кешеләр генә кирәк. «Исән калдым» дип эченнән генә шөкер итеп куйган хатынның үлем тозагыннан беренче тапкыр котылуы шул була. Ә алда тагын берничәсе көтә әле...

– Көнбатыш Германиягә алып китә аларны поезд. Нойенкирхен шәһәрендә вагоннардан чыгаралар. Ничек барганнарын сөйләп тә тормый иде әни, нәкъ киноларда күрсәткәнчә, бик авыр, дип кенә искә алды. Мәҗбүри эшләр өчен дошман җиренә алып килүләре була бу. Ирләр белән хатын-кызларны башка очраштырмыйлар. Алдан төзелеп куелган озын баракларга урнаштыралар. Концлагерьларны кинолардан ничек күрсәк, бар да шулай була. Өч катлы такта ятак-лар, йөзләгән кеше яши торган бараклар...

Мондый шартларны уңыш дип әйтергә тел әйләнмәсә дә, Гыйззелбанатка бәхет елмая. Офицерлар ашый торган ашханәгә хезмәтче итеп билгелиләр аны. Шуңа ачлык күрмәгән ул. Аның каравы көмәнле килеш икенче, өченче катка бәрәңге, ярмалар, он тутырган авыр капчыклар ташыган чакта баласы белән исән-сау кавышачагына тамчы кадәр генә булса да өметләнде микән?.. Әсирлектә туасы баланы ничек итеп үстерергә соң? Ничек саклап калырга? 

Бала табар вакыт җитүгә Гыйззелбанат янына немец хатыннары килеп керә. Алырга килделәр, беттем, дигәндер... Юк, госпитальгә алып китәләр аны. Нәрсә уйлап барды икән?.. Туган нарасыйны нишләтерләр дип, йөрәк астындагы газизе белән саубуллашып баргандыр, мөгаен... Немец хатыннары тулгак ачысыннан «Әни-и-и!» дип кычкырган хатынның телен аңламасалар да, кызганалар, күрәсең. Мәхшәр эчендәге бер могҗиза булып туган кызын күкрәгенә салалар.

– Госпитальдә мине кочаклап көне буе елый әни. Үкси-үкси елый... Үзе әсир, өстәвенә кулында күкрәк баласы. Табуын тапкан да, ничек багарга соң? Туасы җанга ризыгын да бирермен дигән Аллаһ. Баракка кайткач, кечкенә баласы булган поляк хатыны белән дуслаша әни. Әни ризыклы урында эшләгәч, ул эшен дәвам итә, ә теге хатын ашау өчен мине дә карарга риза була, – дип сөйли Зәйнәббикә апа.

Үз тамагыңны гына түгел, балаңныкын да кайгыртырга тырышу кыл өстеннән йөрү белән бер була. Поляк хатынына да ашарга алып кайтырга кирәк бит әле! Бервакыт иске генә бер чүпрәкне биле турысына пута итеп бәйли дә шуның эченә дөге тутыра. Кысып бәйләгән тузган чүпрәк баскычтан менеп барганда шартлап ярыла да баскыч буйлап идәнгә шыбыр-шыбыр дөге коела. Шулчак немец офицеры килеп керә! Гыйззелбанат апа баскан урынында тораташ булып катып кала. Бетте! Шушында ук атып үтерәчәк тә, баласы ачлыктан үләчәк инде... Тагын исән кала. Дошман бу күренештән көлеп җибәрә дә өске катка менеп китә... Әй бу баскы-ы-ыч! Ничә тапкыр әсир хатынның башына җитә язды бит инде. Әле бер көнне генә шушы баскычтан менеп барганда кемгәдер төбәп атылган пуля аяк киеменең үкчәсен тишеп үткән иде. Ә үзенә бер зыян да килмәде...
– Беркөнне теге поляк хатыны белән ирләрен эзләп карарга булалар. Соңгы тапкыр икесен ике вагонга төяп җибәргән чактан бирле бер хәбәр дә юк, әллә исән, әллә юк ире... Мин дә тугач, әнинең әтине эзләп табасы килгәндер инде. Баракны саклаучы полицай рус кешесе булып чыга. Беренче бөтендөнья сугышы елларында немкага өйләнеп, бу якка күченеп киткән була. Шул полицайга ирләренең исем-фамилиясен, туган елын язып бирәләр. Бераздан теге ир әйләнеп кайта. Тапкан бит! Исән икән! Әнигә әти янына ничек барырга кирәген, кайсы трамвайга утырасын өйрәткән. (Әни ашханә хезмәтчесе булгач, чыгып йөрергә, азык-төлек алырга мөмкинлеге булгандыр инде). Алай-болай җаен китереп бер чиләк бәрәңге, өч буханка ипи алып, мине күтәреп, әтине эзләргә чыгып киткән әни.

Әсирләрнең эшләрен тәмамлап, чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алган шахта ишегалдына чыгып килгән вакыты була ул. Ун минут көтә Гыйззелбанат, егерме минут... Күзләре белән бертуктаусыз кеше аралый, ябыгып беткән ирләр арасыннан, бер-берсенә бик нык охшап, сулыгып калган йөзләр арасыннан үзенекен эзли. Ярты сәгать, кырык минут уза... Чыга! Коры сөяк белән тирегә калган Кәшшаф чыгып килә!

– Шул көнне бармаган булсам, әтиең үләсе булган, дип сөйләде әни. Җанын асрарлык бер өмете дә, күзләрендә тормыш чаткысы да калмаган инде аның ул чакта. Ә әтигә ул очрашу яңадан тууга тиң булгандыр. Хатыны да табылган, кызы да туган, икесе дә исән-сау! Рәшәткә аша гына сөйләшеп, әтине ашатып китә әни. Шулай җае чыкканда барып, ашаткалап йөри. Әтиләрнең лагере белән янәшә хәрби әсирләр лагере булган. Андагы солдатларны кызганып, әни аларга да яшереп кенә ризык калдыргалаган, ләкин сакчы фашистлар тибеп кенә очыра иде, дип сөйләде...

Белешмә:
Совет фильтрация лагерьлары аша бөтен әсирләргә узарга туры килә. Алардан НКВД һәм СМЕРШ хезмәткәрләре сорау ала. Гитлерчылар белән хезмәттәшлек иткәннәре ачыкланса, андыйларны, аеруча ирләрне, ГУЛАГка, чакырылыш яшендәге ир-егетләрне хәрби хезмәткә йә Донбасска җимерек шахталарны күтәрүгә җибәргәннәр. Акланган очракта да бу әсирләргә озак еллар буе шикләнеп караганнар, күзәтеп торганнар.

Инде алга таба үзләренең азат ителәселәрен көткән, өмет тулы көннәр башлана. Баланы гына саклап калырга иде... Бәласы да аяк астында гына бит. Сугышның азагы якынайган саен очкычлар бу якларга кадәр очып җитә башлый, тирә-якта бомбалар шартлый, атышлар тынып тормый – дөнья кубарылган диярсең. Самолет тавышын ишетүгә әнисенең аягына чытырдатып ябышуын хәтерләми Зәйнәббикә апа. Бик курка торган була. Ләкин сабый хәтере, Аллаһның рәхмәте белән, бу дәһшәтле елларның бер генә күренешен, бер генә истәлеген дә саклап калмаган.

– Бервакыт бомба төшеп, җимерекләр астында калганмын. Әни мине казып алырга да курыккан, үлгән дип уйлаган. Башка кешеләр ачып караган. Ни хикмәт, әҗәлең җитмәсә, бомбага тотылып та үлмисең икән...
1945 елның язында, инде Советлар Союзы гаскәрләренең уңышлары турындагы хәбәрләр әсирләргә дә килеп ирешә башлагач, тиздән килеп җитүләренә шик калмагач, бараклардагы бөтен әсирләрне җыеп урманга куалар. Җинаятьнең эзен дә калдырмаска, бу лагерьда кешелеккә каршы кылынган ерткычлыкның дәлилләрен юк итәргә теләгән фашистларның теләге бер генә – атарга! Урманга куылучы әсирләр арасында кулына өч яшьлек кызын күтәргән Гыйззелбанат апа да була. Полицайлар әсирләрнең каршына басып инде атарга әзер булуга, һавада әллә каян гына барлыкка килгән очкычлар бөтен лагерь территориясен бомбага тота башлый. Коралларын ташлап, полицайларның барысы да качып бетә. Концлагерьдагы сынауларның соңгысы була бу, алар азат ителә...

– Әти белән әни меңләгән кеше арасыннан бер-берсен таба. Үз бәхетләренә үзләре ышанмаганнардыр инде. Яшь балаларга коры паек, америкалылар хәтта шоколад та бирәләр, ашаталар. Аннары тагын бер үтә җаваплы һәм куркыныч этап башлана – теркәлү. Фильтрация дип атыйлар аны.

– Әти белән әни үзләренең ир белән хатын булуын яшергән, берәүгә дә белгертмәгәннәр. Гаилә белән монда эшләгәннәрен белсәләр, шундук сатлык җаннар дип лагерьга җибәрерләр иде. Теркәлү узган чакта әти үзенең исемен Михаил дип яздырган. Гыйлемсез кешегә андый зирәклек каян килгәндер... Әсирлектә булуының эзләрен әнә шулай бутаган әти... Яхшы бутаган. Кайтавазы булмады аның. Архивтагы делосында «Бөек Ватан сугышы елларында Ватанга каршы җинаять кылуы ачыкланмады» дип язылган. Ләкин әти гомере буе куркып яшәде. Бер гаепсезгә, «гражданский» була торып әсирлеккә куылуы, коллыкта эшләве кайсы көнне ачыкланыр да, кайчан эзләп килерләр дип уйлагандыр инде, бичаракай. Бала чакта үзем дә әтине куркыта идем әле. «Әнигә сүз әйтмә, хәзер Сталинга язып җибәрәм», дигәнемне хәтерлим. Бала булсам да, әтигә бу сүзләрнең ничек тәэсир итәсен аңлаганмын инде...

Фильтрация узган әсирләрне кайда пленга төшкән булсалар, шунда кире кайтарып җибәрәләр. Кайтыр юлга чыккан бәхетле мизгелләре белән дә бүлешә Зәйнәббикә апаның әнисе. Ашханәдә нәрсә таба, барысын да тачкага төяп, җәяүләп кайтыр юлга чыгалар. Әсирләр арасында бер татар малае да табыла. Ул арбаны этеп бара, Кәшшаф белән Гыйззелбанат чиратлап бәләкәй Зәйнәббикәне күтәреп баралар... Сугыш бик күпләрнең караңгы якларын да ача. Немец офицерлары белән яшәп яткан (бәлки мәҗбүр ителгән) кайбер хатыннар монда тапкан балаларын туган якка алып кайтырга теләмиләр, шунда, юл кырында ташлап калдыралар. Кайткач ничек аңлатырсың мондагы тормышыңны, оятын кая куярсың... «Кемнең балалары бу? Алыгыз!» – дип кычкырып, әниләрен эзләгән солдатларның боерыгы җавапсыз кала... Ул балаларның елавын Гыйззелбанат апа гомере буе оныта алмаячак инде...

Кәшшаф белән Гыйззелбанат. 1956 ел. Әсирлек еллары артта калган. Туган якларына кайткач төшкән фото.
 

– Донбасска кайткач, документларны яңадан ясатырга туры килә. Аңлашыла инде, бөтен архивлар янып көлгә оча сугыш елларында. Әти белән әни паспортларын кулларына алып туган якларына, үз авылларына кайтырга хәл итәләр. Шахтада эшләп яшәргә күнеккән әтигә авылда ат караучы булып эшләү ошамаган, күрәсең. Бер елдан туганнары янына Үзбәкстанга, уран шахталарына эшкә чыгып киткәннәр. Эзәрлекләүдән дә курыкканнардыр, күңелләре барыбер тыныч булмагандыр, дим. Шунда 53 ел гомер иттек без. Шундый авыр эштә эшләп тә, күпме газап чигеп тә 67 яшенә кадәр яшәде әти. Гомере буе диялек шахтада эшләү эзсез калмаган, үпкәсенә тузан утырган иде. Ярты үпкәсе цементка катырылган кебек, диделәр. Шуның белән китеп тә барды...

2006 елда Зәйнәббикә апага, Германиянең «Хәтер, җаваплылык һәм киләчәк» фондын булдыру турындагы» федераль законы һәм Россия хакимияте карары нигезендә оккупацияләнгән территорияләрдән мәҗбүри рәвештә Германиягә куылган һәм шунда коллыкта эшләгән ата-ананың баласы буларак, акчалата ярдәм бирелә.

– Сорауларымның барысына да җавап табып булмады, әлбәттә. Әтинең әсирлектә булганын ачыкладым, ә менә әнинең анда булуы бер кәгазьдә дә теркәлмәгән. Үзем турында Германиягә запрос җибәргән идем, акчалата компенсация тиеш дигән җавап килде. Димәк, миңа узник статусы да биргәннәр, кайдадыр теркәлгәнмен. Әни нишләп теркәлми калгандыр, анысы мәңгелек сер булып калыр инде...
Сугыштан соң Зәйнәббикә апаның энесе туа, ләкин 4 яшендә авырып вафат була. Аннары сеңлесе туа. Ике кыз үсәләр шулай. Үзбәкстанда башкорт егетенә кияүгә чыгып, бер малай, бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә Котлы Бөкәш авылында, әнисенең туган җирендә гомер итә.

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар