Логотип
Арабыздан беребез

Асыл икәнеңне онытма! 

– Лилия Камилова! Үзбәкстан!  

Лилия Камилова! Үзбәкстан!

«Татар кызы-2019» исеменә кем лаек икәне, ниһаять, билгеле! Җиңүче таҗы һәм «Лада Гранта» автомобиле ачкычы да аңа! Удмуртиянең П. И. Чайковский исемендәге дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсе чәчәкләргә күмелә... Оештыручылар (Татарстан Республикасы хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы): «Татар кызы» – матурлык бәйгесе генә түгел, ул сәләтлелек һәм милли традицияләр бәйрәме дә», – диләр. Әйе, ул башка бәйгеләрдән нык аерыла! Язмадагы менә бу мизгелләр нәкъ шул хакта сөйли дә.

***

Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте. Әлифба музее. Төрле илләрнең азбука, букварь һәм әлифбаларын туплаган дөньядагы бердәнбер музей! 265 әлифба янына тиздән тагын берсе өстәләчәк: Александра Соловьева (Карелия Республикасы) музейга кареллар өчен чыгарылган әлифбаны бүләк итеп җибәрергә вәгъдә итте. Бәйгегә килгән ике кыз гына чәчләренә чулпы таккан иде. Шуларның берсе – Александра. (Кайлардан тапкан ул чулпыны?!) Әтисе карел аның. «Әти туган телендә сөйләшми, ә мин өйрәндем, – ди ул. – Кеше үз нәселе тарихын, әби-бабаларының телен белергә тиеш дип саныйм. Тамырсыз хәтта чүп үләне дә үсми... Телсез халык та була алмый! Әнием ягыннан бабам хәрби иде, алар күченеп йөреп бөтен Советлар Союзын йөреп чыкканнар. Әбиемнән: «Нигә әнигә татар телен өйрәтмәдегез?» – дип сораганым булды. «Башка халыклар арасында яшәдек бит. Безгә адым саен: «Тиздән бер генә милләт калачак», – дип әйтеп тордылар», – диде ул. Ел ярым элек үзебездә, Петрозаводск шәһәрендә репетитор таптым – татар телен өйрәнергә миңа ул булыша...»

***

Болгардагы Ак мәчет каршына «Татар кызы-2019» дип язылган автобус килеп туктады. Мәчет алдындагы мәйдан бер мәлгә тын калды... Кызларга төбәлгән күзләрдә – соклану, гаҗәпләнү, горурлану! Матурлык ул менә нинди була икән! Тыйнаклык, сафлык, миллилек... «Сез кемнәр? Сез кайдан?» – шәһре Болгарда кызларга иң күп бирелгән сорау шушы булды. (Кем нинди телдә дәште – кызлар шул телдә җавап бирде!) Алар белән бергә фотога төштеләр – татар кызларының сөйкемле елмаюы Кореяга, Малайзиягә, Һиндстанга китте.

***

Изге Болгар җирендә озын-озак бер көн уздырып, кайтыр юлга кузгалдык. Янымдагы урындыкта – Милана Сайдаева (Кыргызстан).

Минем тизрәк өйгә кайтасым, мамага «әни» дип дәшәсем килә! Әби вафат булганнан соң өйдә күбрәк русча аралаштык шул... Бер нәрсәне аңладым: ата-ана туган телендә сөйләшсә генә балалар аны беләчәк. Минекеләр, һичшиксез, татарча сөйләшәчәк! Кызларым булуым телим: берсе – Фатыйма, икенчесе – Әминә... Матур исемнәр бит, әйеме? Безнең Бишкәк шәһәрендә Каюм Насыйри институты үзәге эшли. Әлфия Сәлимовна укыта анда. Кайтуга шул үзәккә татар теле өйрәнергә барачакмын. Үзем кебек яшьләрне җыячакмын...

***

Илсөяр Гомәрова – Оренбург өлкәсенең атаклы Татар Каргалысы авылыннан. Бәйгедә катнашучы кызлар арасыннан аны тануы, табуы бик җиңел иде – иңнәрендә һәрвакыт ап-ак оренбург шәле булды.

Проектта җырлый башладым! Моңарчы миңа ышаныч җитмәгән күрәсең... Ә монда укытучылар: «Синең тавышың матур!» – диделәр. Үзем өчен дә яңалык булды бу. Тиздән Оренбургта «Татар кызчыклары» дигән бәйге үтәчәк. «Ак калфак» оешмасы үткәрә аны. Оештыручыларның берсе мин булачакмын. Бәйгедә катнашып кайтканнан соң, кызларга тагын да күбрәк өйрәтә алачакмын. Татар милли киеме буенча үз брендымны булдыру, ателье ачу турындагы хыялым да бәйге вакытында ныгыды гына.

***

Александра Соловьева (Карелия Республикасы) сөйли:

Кызлар белән шундый дуслаштык! Кем генә җиңсә дә сөенәчәкбез дип сөйләштек. Финалга килеп җиткәнбез икән, димәк, барыбыз да җиңүче икәнен инде аңлыйбыз. «Татарча инде әйбәтрәк сөйләшәсең», – диләр кызлар. Үзем дә сизәм... Инсаф абый миңа яңа исем кушты. Сания мин хәзер... Үземә ошый! Лена Рафыйковна: «Беренче татар операсы да «Сания» дип атала», – диде... Карелиядән, «Чулпан» татар иҗтимагый үзәгеннән шалтыраталар. «Киләсе елга бәйгегә кемне җибәрербез икән, ул бит синең кебек булырга тиеш», – диләр. Бергә эзләрбез инде... Кайткач Петрозаводскида «Ак калфак» оешмасын төзисем килә.

***

Сөтле чәй яратам. Группадашларым моны күрүгә: «Син – татар кызыдыр», – диделәр. – Лилия Куштанова (Ленинград өлкәсе) рәхәтләнеп көлә. – Чаллыда туып-үстем, Санкт-Петербургта исә инде алты ел яшим. Чит-ят мохитта туган телеңне саклау җиңел түгел. «Татарча диктант» Халыкара акциясендә катнашырга мөмкин икәнен белдем дә, эзләп киттем. Туган телемне онытмадыммы икән, дип үз-үземне тикшереп карарга теләдем. Текст катлаулы иде, әмма мин аны бер генә хата белән яздым! «Питер буйлары» оешмасы әгъзалары белән шул чакта таныштым. Бәйгедә катнашуым да үз-үземне сынау.

***

Миләүшә Шәехова – Свердлау өлкәсе Биккинә авылы кызы. Инстаграмын татарча алып бара ул! Нур Баян, Фаил Шәфигуллин шигырьләрен ярата, «Тукайны, Җәлилне ятлап үстем», – ди. Медицина көллиятендә белем ала: булачак шәфкать туташы аның кебек йомшак күңелле булырга тиештер...

Сәнгатькә мәхәббәтне миндә авылыбыз клубында мөдир булып эшләүче әнием тәрбияләде, – ди ул. – Гаилә ансамблебез бар: кечкенәдән шунда җырлап, биеп үстем. Баянда уйныйм. Сәхнә – минеке! Бәлки шуңадыр, «Татар кызы»нда иң ошаганы репетицияләр булды... Буш вакытны бушка уздырмаска кирәк, дигән яңа кагыйдә алып кайтып китәм үземә.

***

«Һәрвакыт кеше булып калырга кирәк!» Безне бәйгегә әзерләүчеләр бу хакта еш кабатлады. Бәлки шуңадыр да арабызда көндәшлек, «мин конкурста үземне генә күрсәтәм» дигән нәрсә булмады. Финалга узган бер кызыбыз икенче көнне үк аягын авырттырып кайтып китте. Аның өчен борчылып елап беттек...

Динә Афиетулловага (Ульяновск өлкәсе) әбисе гел: «Иң мөһиме – сайлаган кешең татар малае булсын», – дигән. «Ә минем башта төрле уем юк та!» – дип балкып елмая ул.

***

Чит илдә, чит мохитта үскән кешегә бу бәйгедә катнашу җиңел түгел, әлбәттә. Юлия Фәтхуллина (Швеция) моны яшерми.

Килгәндә туган телемне белү дәрәҗәсен, әйтик, 5 балл белән бәяләсәк, ул хәзер 10-15 кә күтәрелгәндер. Юк, 20 гә! Шомарганымны үзем дә сизәм... Проектта катнашу миңа яңа тәҗрибә, яңа белемнәр бирде. Тамырларым, тарихи Ватаным шушында икәнен аңлатты. Иң зур ачыш: тавышым татар көйләренә ятып тора икән бит! Күптән җырлыйм, әмма тавыш тембрым шведныкына да, башка халыкның җырларына да туры килми. Хәзер татар көйләрен башкарганда тавышымның үз юлы буйлап йөгерүен сизәм. Рәхәт! Бөтен барлыгым белән татарныкымын – шуны аңлап китәм. Мин, чынлап та, татар кызы! Үз-үземне, күңелемнең нурын ачтым...

Дусларым – шведлар, татар икәнемне дә, бу бәйгедә катнашуымны да белә. Бик кызыксыналар: алар өчен ят мәдәният бит.

Балаларым миңа кем дип дәшәр? Шундый авыр сорау... Барысы да юлымда кемне очратуыма бәйледер... Юк, барыбер «әни» дип дәшәрләр! Соңгы көннәрдә әни белән телефоннан сөйләшкәндә аңа үземнең дә күбрәк татарча эндәшәсем килә.

«Татар кызы» әллә никадәр хыялымны чынга ашырды. Казанны күрдем! Колшәрифне! Никадәр яңа дуслар таптым!

***

Кызлар белән иң беренче танышуда ук Лилия Камилованың (Үзбәкстан) татарча иркен сөйләшүенә игътибар иттек (Татар баласының туган телен белүе гаҗәп булырга тиеш түгел дә бит, тик...):

Балалар бакчасына йөрмәдем, мине нәнәй белән бабай тәрбияләде, – диде ул. – Бездә татар мәктәпләре юк, татарча укымадым. Бабай бу мәсьәләдә бик кырыс иде: «Мәктәптә рус телен өйрәнегез, урамда үзбәкчә аралашыгыз, ә өйдә татарча гына сөйләшегез!» – дия иде. Ул гаиләбездә иң баш кеше, без аның сүзен тыңладык...

***

Проект мине бик нык үзгәртте, – ди Айсылу Мирхафизхан (Мәскәү өлкәсе). – Эчке дөньям турында әйтәм әле. Ул мине үз-үземә кайтарды, тамырларымны кабат искә төшерде. Мәскәүдә глобализация көчле, анда тел дә, максатлар да башка. Югала язган булганмын...

«Татар кызы» бәйгесенең нигезендә дуслык ята, дип безгә гел әйтеп тордылар. Чыннан да шулай ул! Бәйгенең иң беренче көне. «Иртәгә милли костюмнарыгызны киегез», – диделәр. Төнге сәгать унике иде инде, ә безгә иртән җидедә юлга кузгалырга – Арчага, Тукай туган төбәккә барырга тиешбез. Үзем белән милли костюмым юк иде, дөресрәге мин аны алырга өлгермәдем. Нишләргә? Кызлардан да сорарга уңайсызланам: әле яңа таныштык кына. «Хәтта костюм да алып килмәгән, монда нишләп йөрисең?» – дисәләр? Әмма бүлмәләр буенча китми чарам юк иде. Әле кемнең кайда торганын да ныклап белмим – иң беренче бүлмәгә шакыдым. Оренбургдан Илсөяр ишек ачты. Үтенечемне әйттем... Илсөяр үзе тегә икән – аның күлмәге берничә булып чыкты. Сөенеп бирде ул аны миңа! Илсөяр башлаган шушы киң күңеллелек дулкыны бөтенебезгә таралды... Юк, матурлык бәйгесе генә түгел бу! Аның максатлары башка. Иң беренче чиратта – милли аңны үстерү. Татарлыкны саклау буенча бүген яңгырый торган сүзләрне «Татар кызы» кызларча, матур итеп кенә эшләп куя. Мин генә түгел, моннан бөтен кызлар да үзгәреп кайтып китә.

***

Башымда әллә никадәр яңа идея, проектлар! Әстерханга кайткач, җиң сызганым эшкә тотыначакмын... Кечкенәдән татар дөньясында кайнап үстем. «Дуслык» татар җәмгыятенең активисты саналам. Быел Сабантуйны алып бардым. Бабама рәхмәт – татарча сөйләшергә ул өйрәтте. Әмма туган телемне тагын да камилрәк беләсем килә. «Ана теле» онлайн-мәктәбенә дә шуңа язылдым.

«Татар кызы-2019» бәйгесенең җырчы сандугачы – Камилә Калиева (Әстерхан) сөйли боларны. Сез аның татар халык көе «Илкәем»не ничек башкарганын ишетсәгез иде?!

***

Мин – татар кызы! Бәйгегә әзерләнгән көннәрдә безнең барыбызның да күңелендә шундый горурлык туды, – ди Дилия Харисова (Ижевск). – Кая гына барсак та игътибар үзәгендә булдык. Шушы хисне югалтмыйча саклыйсы иде... Гомергә истә калырлык вакыйга булды бу безнең тормышта. Балаларыбызга, оныкларга сөйләрлек...

...Бәйге тәмам. Хәер, юк, ул дәвам итә. Айсылу Мирхафизхан дөрес әйтә, «Татар кызы» – бәйге генә түгел, ул – яшәү рәвеше.

Гөлнур САФИУЛЛИНА

 

Инсаф Абдулла, телевидение дикторы, алып баручы, «Татар кызы-2019» бәйгесенең жюри әгъзасы:

Мин кызлар белән туган телләрен камилләштерү буенча дәресләр алып бардым. Дөресрәге, азрак юнәлеш бирү бу... Милләтнең тоткасы, иң беренче чиратта, тел. Тел белән безгә аң, фикер иман, моң иңә. Тел югалса – барысы да югала. Мине, мәсәлән, Карелиядән Александра бик шатландырды. Ул фин, карел, рус, инглиз телен белә. Татарча ныклап өйрәнергә теләге бар. «Әнием үскән вакытта, совет заманында татарча сөйләшү тыелган булган», – ди ул. Ә милли күзәнәк дигән әйбер анда бар! Шул бәреп чыккан... Бу кыз Петрозаводскига кайтып, татар теле курслары оештырып җибәрсә, татар яшьләрен үз тирәсенә тупласа, безгә начармыни? Милләтне шушылай итеп кенә күтәреп була. Бу кызлар киләчәктә үзләре яшәгән төбәкләр өчен күтәргеч көч булачак. Ульян төбәгеннән искиткеч матур кыз Динә бар. Шулкадәр күңеле саф, матур. Свердлау Миләүшәсенә үлеп гашыйк булдым. Егет булсам, алып калыр идем. Аның сафлыгы, күз карашлары, елмаюы! Нур чәчә! Юлиядә көнбатыш мәдәнияте сизелә, әмма татарлыгын да саклый алган. Ә Үзбәкстан кызы Лилиягә әби-бабасы татарлыкны ничекләр итеп сеңдергән?! Шаккатасың! Конкурсның бер максаты – татарны барлау. Ә аны барлау хатын-кыздан башлана. Гаиләне хатын-кыз тәрбияли, ул тота. Татар телен балага иң элек әни кеше сеңдерә. Бу кызлар шуны аңлап кайтып китәчәк.

«Татар кызы-2019» Халыкара бәйгесенең Ижевск шәһәрендә узган финалында Татарстан данын Алия ӘХМӘТОВА якладыю Укырга: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/sin-bit-tatar-kyzy

 

 

 

 

Галерея

Теги: «Татар кызы-2019»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар