1966 ел. 19 яшьлек Галиягә тиз арада идарәгә килеп җитәргә кушалар. Казаннан корреспондентлар килгән икән. «Азат хатын» журналына фотога төшерергә телиләр икән уңган кызны. «Китегезче, – ди кыз. – Миннән алдынгыраклар да бар ич», – ди. Тик озак икеләнеп-нитеп торырга урын калдырмыйлар аңа: совхоз директоры үзенең кошовкасын җибәрә.
1966 ел. 19 яшьлек Галиягә тиз арада идарәгә килеп җитәргә кушалар. Казаннан корреспондентлар килгән икән. «Азат хатын» журналына фотога төшерергә телиләр икән уңган кызны. «Китегезче, – ди кыз. – Миннән алдынгыраклар да бар ич», – ди. Тик озак икеләнеп-нитеп торырга урын калдырмыйлар аңа: совхоз директоры үзенең кошовкасын җибәрә. Бөтен республикага даны таралган миллионер «Гигант» совхозының атаклы директоры Зыя Закировның сүзен аяк астына салып була димени инде?! Менә шулай итеп Әҗмәкәй авылы китапханәчесе Галия журналның 1966 нчы елгы декабрь саны тышлыгына эләгә. Әлеге сан хәзер дә Галия Нурулла кызының фотоальбомында кадерле ядкарь булып саклана.
Фотода – өстенә кайры тун кигән, кошовкага утырган мөлаем кыз күрше Сарайлы авылына күчмә китапханә илтә. Аяк очында ныгытып бәйләнгән китаплар. Йөзендә – шат күңелле, эчкерсез кешеләрдә генә була торган үзгә бер елмаю.
Әйе, дәрт-дәрман ташып торган чаклар. Заманы – китапханәчеләр авыл тормышының үзәгендә кайнаган заман: агитбригада белән дә йөри Галия, иптәшләр судында секретарь да, бәйрәмнәрдә биюче дә. «Фермадан кайтып та кермәдек инде, – дип искә ала һаман да шундый ук мөлаем йөзле Галия апа. – Берәр җитәкчеме, кунакмы совхозга киләсе булса, таң белән үк торып фермага йөгерә идек. «Бездә хезмәт – дан эше, бездә хезмәт – вөҗдан эше»ңне язып элмәгәнсең бит, диләр иде», – дип елмая ул. Плакатларны күп язса да, менә монысын бигрәк тә онытмый. Бәлки, үзе дә хезмәтен «кызыл» сүз өчен дип түгел, күңел биреп, намус белән башкаргангадыр инде. Совхоз стена газетасының редакторы да, рәссамы да була. Хәтта эшкә кызмача килгән иренең карикатурасын ясарга да туры килә үзенә. Нишлисең бит, яшереп калып булмый, партком биргән исемлектәге кешеләрне күрсәтәсе бар. Үзенә бирелгән Мактау грамоталарыннан кисеп алган «Ленин башлары» да газета чыгарырга китә: әйбәтрәк, үтемлерәк итеп эшлисе килгәннән инде монысы.
Ә 1977 елда Галия Зарипова гаиләсе белән Тукай районының (ул чагында Чаллы) Яңа бистәсенә күченә (төрле авылларда, ләкин гомере буе үз ягында яши Иштирәк кызы Галия). Биредә китапханәдә озак эшләми, баласы белән декрет ялына киткәннән соң, янәдән яраткан һөнәренә кайтырга туры килми аңа.
Китаплардан бүгенге көндә дә аерылмый Галия апа. Аңардан күбрәк китап укучы да юк, диләр. Элеккечә детективлар ярата ул: Агата Кристиның китапларын кат-кат укый, Шамил Шәйдуллин белән Мәгъсүм Насыйбуллин әсәрләрен ярата. Китапханәгә кайткан бер генә яңа китапны да күз уңыннан ычкындырмый. Әлегә кадәр хезмәттә булган Галия апа инде соңгы аен эшли икән. Тынгысыз күңеле, мөгаен, тагын үзенә яңа шөгыльләр эзләр. Ә әлегә ике бала анасы, инде туруны өчен әбекәй ул; «Нур» ветераннар клубына йөри. Күптән түгел генә Илһам Шакировның туган авылында фестивальдә катнашып кайтканнар. Хәзер дә бер генә бәйрәм дә Галия апа Зарипова катнашыннан башка узмый. Хәзер дә бии әле ул! Паспортта җитмеш ике булса да, йөрәк унсигездә ич. Менә дигән аш-су остасы булуын да беләләр биредә. Кунак-төшем булса, аның тәмле коймакларын, гөбәдияләрен авыз итми китмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк