Логотип
Махсус проект

ВЛКСМның XX съезды делегаты (укырга)

Ялкынлы комсомол, слетлар, съездлар, социалистик ярышлар, кызыл почмактагы дискотекада таңга кадәр биюләр, планнарны тагын да арттырыбрак үтәргә дип икешәр смена калып эшләүләр – бу аның яшьлеге. 

Ялкынлы комсомол, слетлар, съездлар, социалистик ярышлар, кызыл почмактагы дискотекада таңга кадәр биюләр, планнарны тагын да арттырыбрак үтәргә дип икешәр смена калып эшләүләр – бу аның яшьлеге. 

Мәктәпне тәмамлап, «Казанрезинотехника» берләшмәсенә эшкә килгәндә яшүсмерлектән чынлап торып чыгып та җитмәгән була әле Йолдыз. Биш авылдаш кыз – бишесе дә шушы берләшмәне сайлый. Юк, башта 55 нче техник училищеда бер ел укып, зур-зур машиналарны буйсындырырга өйрәнәләр әле. Станоклар гөрелтесеннән үз тавышыңны да ишетә алмаслык цехка беренче тапкыр 1985 елда аяк баса ул. Тәүге эш көне әле дә күз алдында:

– Мине машиналарның тормоз системаларында кулланылучы җиңсәләр җитештерүче 4 нче цехка билгеләделәр. Шлангларның тышкы ягын җеп белән үрдерүче алты машина гөрелдәп эшләп тора. Андый тавышны гомеремдә беренче тапкыр ишетүем, баштарак ияләшүе бик тә авыр булды, – дип искә ала Йолдыз ханым ул чакларны. – Остазым Гөләндам апа Идрисова булды. «Бик усал, ничек кенә эшләрсең инде», – дип колагыма пышылдашты цехтагы кызлар. Кырыс, таләпчән, туры сүзле диләр иде аны. Ә мин аның белән беренче көннән үк бик җиңел эшләп киттем.

Йолдыз Вәлиеваның (хәзер Гарипова) фотосы – «Азат хатын» журналының 1987 елгы апрель саны тышлыгын бизи. Шул елны ВЛКСМның  XX съездына делегат булып бара ул.

– Тормышымның иң матур, иң истәлекле мизгелләренең берсе булды ул көннәр, – дип хатирәләрен яңарта Йолдыз ханым. – Съездда илебезнең бар төбәкләреннән сайланган делегатлар катнашты. Сыер савучы яшьләр, механизаторлар, терлекчеләр, эшчеләр, төзүчеләр... Барыбыз да комсомоллар! Без Татарстаннан да күбәү идек. Мәскәүгә кадәр поездда җырлап барганыбыз хәтердә. Башкалага татар халкының милли киемнәреннән аяк бастык. Кызыл Мәйданны, Мәскәү Кремлен, мавзолейны беренче тапкыр шул чакта күрдем. Мин эшләгән берләшмә ул елларда Нефтехимия промышленносте министрлыгына карый иде. «Министрның үзенә бирергә тырыш», – дип, җитәкчебез үтенеч хаты язып тапшырды. Министр Николай Лимаев шул чакта үтенечебезне тыңлаган иде.

1987 елда делегат кыз турында газеталарда да языла. Аны урамнарда таныйлар, «сезнең хакта укыдык», – дип сүз каталар, хатлар язалар, егетләр мәхәббәт аңлата... Әле бүген дә якташлары арасында «Азат хатын»ның син чыккан санын саклыйм», – диючеләр бар икән. 

– Эш авыр булса да, без аны сизмәдек. Кайчагында рәттән икешәр смена эшләргә туры килгән чаклар да булды. Эштән кайтып, тамак кына ялгап алабыз да, тулай торакның кызыл почмагына дискотекага йөгерәбез. Бүлмәдәш кызның матуррак итәген мин алып торам, минем кофтамны күрше кызы алып чыгып китә... Барыбыз да дус, бер гаилә балалары кебек яшәдек.

Һәркем белән уртак телне тиз тапкан, эштән авырыксынмаган, ярдәмгә атлыгып торган кызны яшьләр үзләренең комсоргы итеп сайлый. Сынатмый Йолдыз, аларның группасы бөтен берләшмәдә иң алдынгылардан санала.

...«Казанрезинотехника» берләшмәсе әле дә эшчәнлеген дәвам итә. Дөрес, атамасы башка хәзер. Йолдыз ханым белән бергә хезмәт куйган, аны хәтерләгән кешеләр әле анда бүген дә эшли. «Аралашкалап торабыз. Ул цехларда минем яшьлегем эзләре. Ә яшьлек онытыламыни!» – ди ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар