Логотип
Махсус проект

Иң кирәкле һөнәр иясе (укырга)

16 яше дә тулмаган килеш Чистай тегү фабрикасына эшкә килгәндә ярты гасыр гомерен шушы оешмага багышлармын дигән уй килде микән аңа? Тегүче-мотористка, бригадир, мастер, технолог, цех җитәкчесе – 50 ел эчендә язмабыз герое узган юл бу.

16 яше дә тулмаган килеш Чистай тегү фабрикасына эшкә килгәндә ярты гасыр гомерен шушы оешмага багышлармын дигән уй килде микән аңа? Тегүче-мотористка, бригадир, мастер, технолог, цех җитәкчесе – 50 ел эчендә язмабыз герое узган юл бу.

Нурҗиһан Мөхәммәтшина Нурлат районы Бикүле авылыннан. Сигезенчедә укыганда ук кечерәк классларга дәрес биргән кызга күпләр укытучы булуны юрый. Ә ул менә башка юлны сайлый – иптәш кызларына ияреп, Чистайның тегү фабрикасына юл тота. Сеңелләрен үзе тегеп киендерергә яраткан Нурҗиһан  бу шөгыльне хатын-кыз өчен иң кирәкле һөнәр дип саный, һәм әлеге фикеренә бүгенгәчә тугрылыклы. Фабриканың тегү машинкалары артына утырганчы, училищеда бер ел укыйсы була, билгеле.

1971 елның 1 августы – аның иң беренче эш көне. Фабрика аны яңа тукыма исе, тегү машинкаларының тигез теркелдәве, тегүче кызларның үзара шаярып-көлешүе, күмәк җыр белән каршы ала (фабриканың үз агитбригадасы яз-көз авылларга чыгып, механизаторларга концертлар оештырып йөргән еллар бу). Үзе дә җырларга, биергә яраткан Нурҗиһанны – дүртенче разрядлы тегүче-мотористканы шунда ук үз сафларына кабул итә алар. Дүрт катлы бинаның һәр этажында бер цех. Беренче катта – кисүчеләр цехы урнашкан, ә калганнарында – тегүчеләр. Нурҗиһан эшләгән цехта ир-ат күлмәкләре тегәләр.

«Мин эшкә килгән елларда фабрикада ике меңгә якын кеше эшли, ә бер цехта көненә бер мең күлмәк тегелеп, складка тапшырыла иде, – дип, яшьлек елларын, фабриканың гөрләп эшләп торган чакларын сагынып иска ала Нурҗиһан ханым. – Кайларга гына таралмый иде без теккән киемнәр?! Бергә эшләгән хезмәттәшебез чит илгә чыккач, матур да, сыйфатлы да бер күлмәк сатып алган. Этикеткасына «Чистополь» дип язылган ул күлмәкнең үзебезнең Чистай тегү фабрикасында тегелгәнен өйгә кайткач кына абайлаган». Кулы эшкә ятып торган тырыш кызны өч елдан бригадир итеп билгелиләр. 1987 елда цех җитәкчесе вазыйфасына керешә. Бу вакытта фабрика тагын да үсә, ассортимент киңәя, яңадан-яңа машиналар кайтарыла.  «Мин эшкә килгәндә 97 нче класслы гади генә машиналар иде. Цех җитәкчесе булып эшләгәндә, без Англиядән бик зур заказ кабул иттек: укучы балаларга чалбарлар тектек. Менә шул чакта бик күп төрле яңа автомат машиналар алынды, – дип сөйли Нурҗиһан апа. – Ул елларда фабрика якын-тирә авылларда яшәүче хатын-кызларны да эш белән тәэмин итеп торды.  Өйдән эшләүчеләр күп иде безнең. Йокы күлмәкләрен, урын-җир комплектларын күбесенчә алар текте».

90 нчы елларда бик авыр чорларны да кичкән Чистай тегү фабрикасы (үзебез теккән киемнәрне үзебез сатып йөргән вакытлар булды, дип искә ала Нурҗиһан ханым) 2018 елның җәенә кадәр эшли. Дөрес, соңгы елларда инде хосусый оешма сыйфатында көн итә. Безнең героебыз – аның иң соңгы хезмәткәрләреннән. «Yзегез теккән киемнәрне кешеләрдә күрү куандыра идеме?» – дип сорыйм. «Әлбәттә! – ди ул. – Фабрикабызга рәхмәт хатлары язалар иде. Үзем дә, кая гына барсам да, киемнәр кибетенә кереп, үзебез теккән күлмәкләрне барлыйм, сыйфатын тикшерә идем».

Бүген исеме Чистайның «Мактау китабы»ны кертелгән Нурҗиһан Мөхәммәтшина (ул вакытта әле Әхмәтова) – «Азат хатын» журналының 1976 елгы декабрь саны тышлыгы героинясы. Зәңгәр күлмәкле кызга илебезнең төрле өлкәләреннән хатлар ява. Укытучылары яза, туганнары, очрашуны өмет итеп, егетләр яза...

Быел җәй көне аның эштән туктаганына нәкъ бер ел була. Юк, дөрес әйтмәдем, эштән туктарга җыенмый әле ул, һаман да яраткан эше белән мәшгуль. «Йөрәгем текелдәгәндә, тегү машинам теркелдәр», – ди ул, шаяртып.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар