Логотип
Актуаль тема

Яшьләргә ни кызык?

Татар интеллигенциясенең яңа буын вәкилләре нинди алар, милләт өчен алардан нинди файда бар? «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында әнә шундый мәсьәләләр күтәрелде.

Яшь буын интеллигенциясенең өч вәкиле: Зөләйха Камалова, Идел Кыямов, Ильяс Камалдан яңа идеяләр, яңа проектлар, татар яшьләренә нинди форматлар кызыклы булуы хакында сораштырдык.



Яраткан кешедән күз китми, авырткан җирдән кул китми, дигәндәй, сүз татар теле, татар яшьләре, яшьләр өчен кызыклы проектларга барып тоташты.

Татар теле яшәсен, татар яшьләре шушы телдә сөйләшсен өчен бүген без үз көчебез белән нәрсә эшли алабыз?

Зөләйха Камалова – «Идел» журналы хезмәткәре, язучы Нурихан Фәттахның оныгы: «Мин татар теле иң элек гаиләдә булырга тиеш дип саныйм. Телне белү белән генә дә булмый, татар мәдәниятын да белергә кирәк. Бабай безне театрга, Чыршы бәйрәмнәренә алып бара иде. Анда, һичшиксез, татар зыялылары белән очрашабыз, аралашабыз. Татар телен, мәдәниятын ярату әнә шулай башлангандыр. Шуңа да, балаң белән үскәч татарча аралашырга теләсәң, аны кечкенәдән театрга, музейларга йөртергә кирәк дип саныйм».

Идел Кыямов – «Татарстан» дәүләт телерадиосы хезмәткәре, журналист: «Шәхсән миңа чын татарча тәрбияне дәү әни белән дәү әти бирде. Җәйләрен авылда, хезмәт тәрбиясе белән үстем. Дәү әти: «Эш бетсә, дөнья бетә», – ди торган иде. Тел башта гаиләдә булырга тиеш. Армиядә хезмәт иткәндә шундый бер вакыйга булды: христианнарның бер бәйрәменә частькә поп килде. Христианнар бер якка, мөселманнар икенче якка тезелдек. Шунда минем белән хезмәт иткән бер егет, ә ул Казаннан иде, кая басарга белми. Димәк, аңа милләте, дине нинди икәнен кечкенәдән аңлатып үстермәгәннәр булып чыга. Ул үзенең кем икәнен белми».

Ильяс Камалов – Татар дәүләт филармониясе солисты, композитор, виолончелист: «Без энем белән Санкт-Петербург шәһәрендә үстек. Анда татар мохите турында сүз дә була алмый иде. Әмма безнең гаиләдә татарча сөйләштеләр. Татар теленә мәхәббәт безгә әти-әни аша килде. Татар телендә беренче дәресне мин гаиләбез белән Казанга күченеп кайтып, музыка училищесына укырга кергәч ишеттем».



Без бу сүзне еш ишетәбез инде, гел шушы сүз белән тынычландырырга, авызны томаларга тырышалар: «Телне гаиләдә дә өйрәнеп була. Өйдә сөйләшсәгез, бетмәс татар телегез». Әмма бөтен кеше дә чамалый булыр: татарча сөйләшергә киң мохит булмаса, әти-әни белән генә татарча сөйләшеп, телне саклап булмый.

Моның шулай икәнен яшьләр үзләре дә таный.

Инде яңа проектларга кайтыйк. Татар интеллигенциясенең яңа буын вәкилләре татар яшьләрен җәлеп итәрдәй нәрсә тәкъдим итә ала? Татар китапларын укучы яшьләр юк, дибез, бәлки, форматны үзгәртергәдер? «Хәзерге заман балалары мәгълүматны китаптан укып үзләштерә алмый. Аларга аудио, видео форматлар кулайрак», – ди Зәләйха Камалова да.

«Күптән түгел генә «Кире» фильмын төшереп бетердек. Көз айларында прокатка чыгар дип көтәбез. Һәркем үзе булдыра алганча эшли. Кемдер альтернатив музыка яза, Нурбәк әнә «Әлиф» кебек яңа форматтагы спектакльләр куя», – дип, яңа төр проектлар хакында сөйләде Идел Кыямов.

Ильяс Камалов та берьюлы берничә проектны эшләвен белдерде. Хыялы – татар композиторларының виолончель өчен язлган әсәрләренең антологиясен булдыру. Ә Зөләйха әлегә үзен тамашачы дип белдерде. «Һәр нәрсәнең үз тамашачысы булу тиеш. Мин татар теленә, тормышына караган кайда нинди чара бар, барысы белән дә таныштырырга, ул чара хакында сөйләргә тырышам».

Ильяс та пропаганда аз дип саный. «Ярты ел элек үземнең концертымны уздырдым. Тамашачыны ничек җәлеп итә алам, шулай җәлеп иттем. Филармониянең ярты залын тутыра алдым. Халыкны җәлеп итү белән шөгыльләнүче кешеләр булырга тиеш дип уйлыйм», – ди ул.

Татар китаплары бар ул, татарча концерт чаралар да узмый тормый, спектакльләр дә куела. Ә менә шулар яшьләргә кызыкмы соң? «Элек татар яшьәре өчен дискотекалар була иде. Бәлки, хәзер дә шул формат кыызклы булыр?» дипгән сорауга: «Калеб» бар, «Мин татарча сөйләшәм» бар. Алар шул форматта уза. «Циферблат»та атна саен татар клубы эшли», – диделәр.



Идел, гомумән, интеллигенция сүзеннән качарга тырышты. «Ул ничектер зуррак сүз. Безне актив татар яшьләре дию дөресрәк булыр», – ди. Ә ул актив татар яшьләре күпме соң, дисәгез, Камал театрының зур залын тутырырбыздыр, дип җавап бирде кунаклар. Ягъни 1 мең тирәсе икән. Азмы бу, күпме, үзегез чамалагыз инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар