Логотип
Актуаль тема

«Яратам!» дип әйтегез

Ишетәбезме без аларны?! Беләбезме аларның нинди уеннар уйнаганын, ниләр уйлаганын?!

Язмага алынганчы, бу темага кагылышы булган кешеләр белән фикер алыштым. Интернет киңлекләрендә «көннән-көн куркыныч күренеш ала барган төркемнәр турында сөйлиләр. Ул чыннан да шундый ук дәһшәтлеме? Ерактан торып, экран аша кыз һәм малайларыбызны соңгы адымга барырга ничек этәрә икән алар? Хәзер бала-чага кул сузымында гына торган, гел янында булган әти-әнисенең сүзен дә бер әйтүдән генә тыңларга ашкынып тормый. Ә бәлкем, ул төркемнәр суицид турында уйлап йөргән сабыйга юл күрсәтүчеләрдер. Үз-үзенә кул салучы яшүсмерләр моңа кадәр дә бар иде бит... Дөресен әйткәндә, тегеләй уйласаң да, болай уйласаң да, җиңел түгел. Сүз бит газиздән-газизләребезнең тормышы турында бара.

Кызгыныч, әмма тетрәндергеч андый фактлар белән әледән-әле очрашып торабыз. Саннарга гына күз төшереп алыйк: Татарстан прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, былтыр 13 шундый очрак теркәлгән булса, 2015 елда – 16, 2014 елда – 23, 2013 елда 17 үз-үзенә кул салу очрагы булган. Әйе, узган ел бераз кими төшкән. Ләкин бар бит алар. Соңгы адымга этәрүче сәбәпләрне ачыклавы үзе бер проблема: Баланы әти-әнисе аңламый, мәктәптә дә проблема, яшүсмер яшьтәшләре арасында да уртак тел таба алмый яки җавапсыз мәхәббәт... Ныгып җитмәгән бала психикасы өчен шулары да бик җиткән. Мондый чакта каршыңа утыртып ачыктан-ачык сөйләшәсе, «мин сине бик яратам» дип әйтәсе дә бит. Юк, ата-ананың моңа вакыты юк. Ул – эштә, ул бит акча эшли. Баласы өчен тырыша. Ә балага, күрәсез, акча кирәкми, якын кешесенең җылы бер сүзенә мохтаҗ, бик мохтаҗ ул. Хәер, ни сөйлим, әти-әниләр беләләр бу хакта. Тик, әйтәм бит, вакытлары гына юк.

Әйткәнебезчә, соңгы вакытларда бу сәбәпләргә тагын да саллырагы, афәтлерәге өстәлде: Киберҗинаятьчеләр, төрле төркемнәр... Гәрчә, куертмагыз, балаларга кирәкмәс мәгълүмат кенә бирәсез ише фикерләр чагылып киткәләсә дә, без бу хакта тагын бер кат әти-әниләрнең исләренә төшерергә булдык. Ә кирәкмәс мәгълүмат дигәннән, бала-чага бу хакта бездән башка да бик шәп белә.

Беркөн 3 нче сыйныфта укучы оныгым белән сөйләшәм. «Син бит телевизордан хайваннар дөньясын карарга яратасың, дим. Аңлат әле миңа, китлар, дельфиннардан кай яклары белән аерыла?» «Шуны да белмисеңме? – ди малай, хәйләкәр елмаеп. – Син бит миннән дельфиннар турында сорамыйсың. Сине «зәңгәр кит» кызыксындыра». Һәм ул, мине хәйран калдырып, бу уенның нидән гыйбарәт булуын, нәрсәгә китереп җиткерүен башыннан ахырына чаклы аңлатып бирә. «Ничек уйлыйсың соң: бу нинди уен?» «Әй, – ди ул, кул селтәп, – аны бит аңгыралар уйный, дебиллар, дәү әни». Ул шулай ди. Тик менә бөтен бала да алай уйламый шул. Экспертлар әйтүенчә, республикада интернет белән бәйле үлем-китемнәр берәү әлегә. Ел башында Чаллы шәһәрендә булган вакыйганы күз алдында тотып әйтәм. Ә менә уенга кереп китмәс борын тотып-күреп алынган балалар дистәләгән.

Беләгендә – «зәңгәр кит» сурәте
Ул – урта мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Сөйләменнән, фикерләвеннән үк балалар белән еш аралашканы, мәктәптәге бөтен яңалыкларны белеп торганы күренеп тора. Шулай булмаса, сиздермичә генә килгән афәтне туктатып кала алган булыр идеме ул?!
– Физкультура дәресе бара, – дип сөйли ул. – Шунда бер малайның беләгенә игътибар иттем. Нәрсәдер ясалган, ерактан ачык күренми. Моны күреп алган иптәшләре шундук малайга: «Җиңеңне төшер...» – дия башладылар. Малай бәдрәфкә чыгып йөгерде. Нык итеп беләген юган, ахрысы. Беләге кызарып чыккан, сурәте тоныкланган. Әмма барыбер күренә.
– Нәрсә бу? – дим.
– Дельфин, – ди.
– Ник алдыйсың, мин китны дельфиннан аера алмыйммы?
– Дельфин инде, балаларны «зәңгәр кит»тан саклаучы дельфин, – ди бу миңа.
– Дәрестән соң алып калдым да, озак итеп сөйләштем малай белән. Барын аңлаттым: бу уенга кереп китсәң, инде бүтән берничек тә чыга алмаячаксың, китеп барганыңны үзең дә сизмәячәксең, – дидем. Ул мине аңлады. Башка мавыкмаска сүз бирде. Без балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия, полиция хезмәткәрләре белән даими элемтәдә торабыз. Алар педагогларны бу хакта кисәтеп куйганнар иде инде. Без ул чагында әти-әниләр җыелышы җыеп, барын да түкми-чәчми, арттырмый да, киметми дә сөйләгән-аңлаткан идек. Бу хәлдән соң тагын җыелыш җыйдык, тагын балаларга икеләтә игътибарлы булырга чакырдык. Аз гына ишарә булдымы, безгә хәбәр итегез, дип үтендек. Әтиләр малайлар белән, әниләр кызлар белән мунча керегез, балагызның тәнендә сызыклар юкмы, сиздертмичә генә тикшерегез, дидек. Ә укучыларга: «Чын иптәш икәнсез, дустыгыздагы үзгәрешләрне күрә калсагыз, шундук әйтегез. Чөнки ул уенның ахыры – үлем», дидек. Шуннан китте шалтыратулар, шалтыратып кына калмыйлар, өемә киләләр, шикләрен белдерәләр, запискалар бирәләр. Шулай итеп, без, һәр баланы дисәм дә, арттыру булмас, күзәтү астына алдык. Ул төркемнәргә бик җитди карыйбыз. Һәркайсыбызга тигез кагыла торган зур бәла бит ул. Хәзер мәктәптә тәрбия эшләре, төрле түгәрәк эшчәнлекләре икеләтә активлашып китте. Бала азга гына да күз угыннан ычкынырга тиеш түгел. Әти-әнинең дә, укытучының да...
Директор урынбасары үзенең яшүсмер яшәгән өйдә еш булуын, әтисенең бу проблемага аеруча җитди каравын сөйләп ала. «Бервакыт килеп кердем, әти кеше карават астыннан килеп чыкмасынмы... «Нишлисез анда?» – дип сорыйм. «Рәсемнәр эзлим, яшереп куймадымы икән», – ди. Йөзе шундый борчулы. Менә шулай эшләгәндә генә була ул».

Ата-ана баласының нинди социаль төркемнәрдә «утыруын» күреп-белеп торырга тиеш.

Психолог та яшүсмернең афәтле ул төркемнәрнең бөтен адымнарын белүе, үзен һаман «мин – зәңгәр китларга каршы көрәшүче» дип аңлатырга тырышуы хакында сөйләп ала.
– Алдый торган гадәте бар. «Әгәр куркыныч эш эшләргә кушсалар?» – дигән сорауны да биреп карадым. «Юк, – ди, – мин бит инде зур малай, аны гына аңлыйм». Әйе, ул зур малай. Мәктәптә әйбәт укый, дуслары да күп, тиз аралашучан да. Минем белән дә рәхәтләнеп, ачылып китеп сөйләште. Әмма алдашуы йөзенә чыккан. Димәк, балага күзәтү, катгый күзәтү кирәк. Гадәттә, ата-ана тәрбия мәсьәләсендә бөтен җаваплылыкны педагоглар өстенә аудара. Болай һич тә ярамый. Бары бергәләшеп алынганда, бер фикердә торганда гына хәл ителә торган җитдидән-җитди проблема бу.
Бу уңайдан районда зур җыелыш уздырганнар. Видеороликлар күрсәткәннәр. «Летай» фирмасы вәкилләре телефонга белдерү кую, әгәр дә балага хәтәр хәбәр килеп ирешсә, ул хәбәр әти-әни телефонына да килеп эләгү мөмкинлеге турында сөйләгәннәр. Конкрет очракка менә шундый конкрет эшләр...
Котыртучыларга – җәза!

«Хакерлар! Сезгә үтенеч белән мөрәҗәгать итәм! Сез бит барысын да җимерә аласыз. Җимерегез, ватыгыз әле шул «зәңгәр кит» уенын. Юкка чыгарыгыз, бетерегез! Балалар үлә бит». Интернет аша яңгыраган бу сүзләр хакерларга гына кагылмый. Биредә глобаль масштабтагы чишелеш кирәк. Ни өчен әлегәчә балаларны «космоска китәргә» котыртучылар җәзасыз кала бирә? Ил буенча алганда, аларның саны 130 дан артып киткән, дип күрсәтелә. Ә бәлкем, бу сан хәзер арткандыр да. Балаларны суицидка җиткерә торган төркемнәр турында сүз йөри башлагач, Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты регионнардагы Тикшерү комитетларыннан шундый факт буенча кузгатылган җинаять эшләре турында белешмәләр җыя башлады. 2016 нчы елның ноябрендә ул төркем администраторларының берсе – Филипп Лис (Будейкин) кулга алынды. Ун регионда эзләнүләр үткәрелде, тикшерү өчен кирәкле мәгълүматлар алынды. Шуңа да карамастан, балаларны ябык төркемнәргә чакырулар – психологик басымнар дәвам итә. Ни өчен диярсез? Чөнки безнең илдә кичекмәстән ярдәмгә килергә әзер торучы махсус оешмалар, кризис хезмәте юк. Җәмгыятебез дә, хокук саклау органнары да фаҗигане туктатып калуга юнәлтелгән хәлиткеч чаралар кабул итә алмый. Сәбәбе: төбәкләрдәге закон чыгаручыларның яшүсмерне зарарлы мәгълүматтан саклардай өстәмә норматив-хокукый актлар кабул итәргә хокукы юк. Ягъни мөмкинлекләре дә, вәкаләтләре дә юк моның өчен. Күз алдына китерегез әле: без законнар чикләнгән дип сөйләнгән бер мәлдә, төркем тырнагына эләккән бала, лезвие алып, кулына «зәңгәр кит» сызгалап ята. Ул инде мөстәкыйль, үзе генә бу уеннан ычкынып китә алмый. Аңа ярдәм кирәк!

Ул төркемнәрнең кураторлары үзләрен иркен тота, бернидән курыкмый. «Безне беркем дә тота алмый», – ди алар. Кылган җинаятьләрен: «Интернет аша да тәэсир итеп була торган ул малай-шалайлар үләргә тиеш. Ницше ни дип әйткән? Егыла башлаган кешене төртеп төшерергә, дигән. Тотрыксыз психикалы ул түбән катлауны юк иткәннән җәмгыятькә файда гына бит. Ә безгә – акча», – дип аңлаталар. Куркыныч булып китә. Ничек инде бу хәлләрдән соң да ул төркемнәргә җитди карамаска? Алар бар, алар янәшәдә, без уйлаганнан да якындарак.
Балалары һәлак булган ата-аналарның, РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин янына килеп, Россия законнарын, төгәлрәге, РФ Җинаятьләр кодексының «Үз-үзен үтерүгә илтеп җиткерү турында»гы 110 нчы маддәсен камилләштерү турында тәкъдим белән чыгулары бөтен җәмәгатьчелекне аякка бастырган иде. Илнең югары җитәкчелегенә, абруйлы органнар вәкилләренә бу проблемага каршы торырдай чаралар кирәклеге турында мөрәҗәгать әзерләргә, дигән карарга да киленгән иде. Ләкин сөйләшүдән соң ун айлап вакыт узып киткән, ә нәтиҗәсе күренми. Күрәсең, моннан башка да җитди проблемалар җитәрлек дип уйлыйлар. Ә балалар көтеп тормый, алар китә тора. Иң яхшылары, иң уңышлылары...

Былтыр җәй ахырларында Волгоградта яшәүче 16 яшьлек яшүсмер биек йорттан ташланып харап була. Мәктәптә иң яхшы укучы малай, бию белән шөгыльләнгән. Әти-әнисеннән укырга керү өчен кирәкле фәннән репетитор сораган. Ул үләргә җыенмаган, киләчәк турында кайгырткан. Һәм кинәттән менә шундый фаҗига. Әнисе баласының бер генә минутка да телефоннан аерылмавын, аны гел кесәсендә йөртүен, әйтерсең, кемнәндер ниндидер хәбәр көтүен сөйли. Фаҗига буласы кичтә аны алыштырып куйгандай була. «Кулында – телефон, башы аска иелгән. Сөйләшми дә, – дип сөйли соңыннан әтисе. – Сиңа ни булды, улым, дим. Дәшми генә кереп китте». Ходаем кичер, үзләрен Бөек итеп хис иткән ул психопатлар: «Соңгы биремне үтәмәсәң, әти-әниеңне, туганнарыңны юк итәбез. Без бит синең кайда торганыңны беләбез», – дип куркыталар. Әлбәттә, алар яный гына, эшли алмый. Ә бала моны белми. Аның какшаган психикасына шул да артып ашкан. Әйткәнебезне конкрет мисаллар белән күрсәтүебезнең сәбәбен аңлыйсыз булыр: балагызга игътибарлы булыгыз!

Татарстан прокуратурасы массакүләм суицид турында хәбәр тарату буенча тикшерүләр башлап җибәрде. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның билгеләп үтүенчә, бу гамәл гәрчә бик катлаулы булса да, әлеге вазгыятьтә бөтен игътибар киберҗинаятьчеләргә карата РФ Җинаятьләр кодексының «Үз-үзен үтерүгә илтеп җиткерү турында»гы 110 нчы маддәсен куллануга юнәлтеләчәк. Дөрес, бу җиңел эш түгел. Әлегә ул төркемнәрне оештыручыларга бары тик административ җаваплылык кына яный: дәүләт органнары андый төркемнәрне яба, «хуҗа»ларына штраф сала да... шуның белән шул. Берникадәр вакыттан соң, алар аның яңасын ача.
Балаларның иминлеге проблемасы берәүне дә битараф калдыра алмый. Хәзер аны хәл итүгә министрлык, төрле ведомство һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре алынды. «Бу хәлне 110 нчы маддәне яңартып кабул итү генә коткарып кала ала. Без инде күптән шундый башлангыч белән чыккан идек», – ди Халык фронты бүлекчәсе вәкилләре. Моннан тыш, социаль челтәрдә теркәлүләрне мәҗбүри итәргә кирәклеге турында да сүз бара.
Татарстанда моннан берникадәр вакыт элек «Кибердружиналар»ның региональ бүлекчәсе оештырылган иде. Бу оешманың Интернет куркынычсызлыгы лигасына керүен дә онытмыйк. Бүген әлеге хәрәкәт бөтен ил һәм СНГ дәүләтләре буенча виртуаль мохиттәге җинаятьчеләргә каршы 20 меңнән артык кешене берләштерә. Ә бездә аларның саны 240 лап.

«Яратам» дигән сүзне көненә йөз кабатлагыз! Бала үзенең гаиләдә кирәкле, газиз кеше булуын тойсын.


Апрель башларында булган журналистлар белән очрашуда Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима: «Ата-аналар балаларының интернетта нинди социаль төркемнәрдә булуын күзәтеп торырга тиеш», – дип билгеләп үтте. Бигрәк тә имтиханнарга әзерләнгәндә, баланы куркыту, күңелендә төрле уйлар уяту ярамавын кисәтте. Уку йортын сайлаганда ата-ана тарафыннан басым ясалмаска, «Син укырга шунда гына барасың», дигән таләп куелмаска тиеш. «Әгәр дә бала психологик яктан йомшак икән, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде ул. Килешәбез: ата-аналар балаларының мәктәптәге хәлләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре турында ипләп кенә сораштырып, басым ясамыйча гына, кызыксынып торырга тиешләр. Чыннан да, «Карама, катнашма, ярамый!» дип торганда, балада, киресенчә, кызыксыну уянырга мөмкин. «Кызганыч, психологиягә начар тәэсир итә торган компьютер уеннарын чыгаручыларга закон тарафыннан җәза каралмаган», – диде чыгышын йомгаклап министр урынбасары.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, балалар үлеменең 8,5 процентыннан артык өлеше суицидка туры килә. Әйткәнебезчә, 2014 ел белән чагыштырганда, мондый очраклар кими бара. Ләкин шуңа омтылышлар саны арта. Министрлык адресына муниципаль районнардан килеп ирешкән кайбер мөрәҗәгатьләргә караганда, медицина тикшерүе вакытында балаларда үз-үзенә кул салуга омтылу билгеләре табылган. Балаларның социаль челтәрдәге уеннарның берсен уйнавы ачыкланган.
Әгәр дә балада ныклы, тотрыклы психика икән, гаиләдә барысы да әйбәт, тыныч икән, бер-берсенә карата ярату, кайгырту сизелеп тора икән, ул беркайчан да дус-ишләренең шикле төркемнәрдә уйнарга кыставына бирелмәс. Кирәкми аңа андый уеннар. Чынбарлык аңа кызыклырак. Аның үзен саклау инстинкты яхшы эшли. Ә инде бала үзе теләп үзенә авырлык китерерлек гамәлләр кыла икән, димәк, аның җанын авырту-сызланулар биләп алган. Һәм аны ишетүче, аның, ул уйлаганча, олы хәсрәтен күрүче кеше дә юк. Ә ул «олы хәсрәт» кайчагында бөтенләй пүчтәк кенә нәрсә булып чыгарга да мөмкин.
Хәл, чыннан да, катлаулы. Социаль челтәрләрдә балаларга төрле «шартлаткычлар» куела: «Кем кыюрак? Кем тәвәккәлрәк? Уенны дәвам итмәсәң, якыннарыңа, туганнарыңа начар булачак». һәм башкалар, һәм башкалар. Ул адәм актыклары малай һәм кызларның яртысыннан күбрәге хыялдагы дөньяда яшәвеннән файдалана. Балада тормышка, чынбарлыкка кызыксыну сүнмәскә тиеш. Ул янәшәсендә якыннары, дуслары барлыгын һәрдаим тоеп торсын.
Уеннан уймак китереп чыгара торган интернет-фаҗигаләрдән чыгу юлын безгә бергәләшеп уйларга, масштаблы чаралар күрергә кирәктер. Әгәр дә җәмгыятебезне таркатуга юнәлдерелгән мондый уеннар бала-чагага, тормышына зыян сала икән, нигә ул социаль челтәрне юк итмәскә?! Бары да үзебездән тора ич! Баланың җан авазы һәркайсыбызга барып ирешсен өчен тагын нинди мисаллар кирәк безгә?! Көнбатыш илләрендә моның ише хәлләргә юл инде күптән бикле бит. Әйткәнемчә, глобаль челтәрдәге җинаятьләргә глобаль җәза кирәклеге күз алдында.


Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл УДАЧИНА:

«Уйлап сөйләшик»
– Балалар өчен интернет беркайчан да куркынычсыз булмады. Соңгы берничә елда хәл тагын да катлаулана гына төште. Чөнки бүген бала-чага челтәрдә үлемгә уен итеп караучы кешеләргә юлыгып тора. Интернет ул – мәгълүмат чараларының күзәтүгә бирелми торган иң катлаулы чыганагы. Роскомнадзор белешмәләре буенча, 9 яшьтән 16 яшькәчә балаларыбызның өчтән икесе интернетта сексуаль характердагы материаллар белән очраша. Моннан тыш, һәр икенче бала челтәрдә җәбер-золымны пропагандалауга корылган мәгълүматка тап була. Ә шуның белән бергә, балаларны зыянлы мәгълүматтан саклауга юнәлтелгән Россия законнары 2012 елда гына гамәлгә керә башлады. Федераль законнарны камилләштерү – озакка сузыла торган гамәл. Шунлыктан, безгә балаларны бу бәладән саклап кала торган республика дәрәҗәсендәге программа кирәк.
Хәзер үз-үзенә кул салуны булдырмый калу өчен, балалар белән ничек сөйләшергә кирәклеге турында методик киңәшләр әзерләнә. Яшүсмерләрне зыянлы мәгълүматтан саклауга юнәлдерелгән законнар федераль законнар белән чикләнгән. Башкача әйткәндә, төбәкләрнең өстәмә норматив-хокукый актлар кабул итәргә хокукы юк. Без исә уяу булырга, тискәре мәгълүматка шундук чик куярга тиешбез дип саныйм. Бала белән сөйләшкәндә һәр сүз уйланган булсын. Уйлап сөйләшик. Кайбер нәрсәләр хакында алар бездән күбрәк хәбәрдар. Һәм, әлбәттә инде, һәрдаим элемтәдә торырга: аларның интернет челтәрендәге куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, стресска каршы торучанлыгын булдырырга, киеренке, авыр тоелган халәтеннән чыгуның уңай юлларын табарга өйрәтергә тиешбез. Билгеле инде, яшүсмер белән «суицид кылырга ярамый», дип сөйләшергә кирәкми. Методик рекомендацияләр махсус шуның өчен әзерләнә дә... Ул кулланмада үз-үзенә кул салуга кызыксыну уята торган түгел, ә аны булдырмый калуга юнәлдерелгән киңәшләр урын алачак.
Бала югалту – зур фаҗига. Бигрәк тә шушындый юл белән... Мондый хәлләргә барып җитмәс өчен кайчак ата-аналарга балалары белән ачыктан-ачык сөйләшү дә җитә. Мөнәсәбәтләр әйбәт, җылы булганда, баланың башына суицид уе керергә дә тиеш түгел.

Чын иптәш икәнсез, бәлагә юлыгучының әти-әниләренә әйтегез. Югыйсә дустыгызны соңгы адымга этәрәсез.


«Сердәш» психология-педагогика хезмәте җитәкчесе Наталья Сабирова: «Таныш булмаган кеше белән аралашмаска!»

Матбугаттагы мәгълүматлар тәэсир иттеме, әти-әниләр үзләре сизгерлек күрсәтә башладымы, соңгы вакытта безгә әлеге проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәеп китте. Кайбер ата-ана: «Барысы да тәртиптә сыман. Бала бездән берни яшерми, – дип, – ул-бу була калса нишләргә?» – дип алдан кайгыртып килә. Без аларны тынычландырабыз. «Балагыз барын да сөйли икән, димәк, ул сездән алга таба да берни яшермәячәк», – дибез. Чыны шулай.

Баланың да төрлесе бар: кайсылары күргән-белгәнен якын кешесе белән уртаклашырга ашкынып тормый. Ул барын эченә җыя, үзенә йомыла, сөйләшмәс була. Мондый уенга тартылган яшүсмерне, игътибарлы булсагыз, шундук күреп алырга мөмкин: ул йә гел йоклый, йә киресенчә, йокысызлыктан тилмерә. Ашаудан кала, йә киресенчә, аның аппетиты кискен күтәрелә. Ул агрессив, тиз кабынып китүчән, баланың социаль челтәрдәге битендә депрессив музыка яисә ул сәер рәсемнәр белән кызыксына. Аның нык ябыгырга теләвенә, кофе белән артык мавыгуына, бик иртә торуына, язышкан вакытта гадәти булмаган сленг куллануына, үлем турында төрле шигырьләрдән цитаталар куюына, медуза, мәче, китлар, күбәләкләр кебек символларга, түбәдән төшерелгән фотосурәтләргә игътибар итегез!
Һәм тагын бер киңәш: балагыз бу хакта сөйли башлый икән, тыңлагыз, бүлдермичә тыңлагыз! Ә үзегез артык сүз сөйләмәгез, кирәкмәс мәгълүмат биреп куюыгыз бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар