Логотип
Актуаль тема

Яман шеш: 10 «алтын» кагыйдә

Әлмәттә яңа проект башлап җибәрәләр. “Эш итәргә вакыт” дигән башлангыч халыкта аеруча борчу уяткан онкология мәсьәләләренә багышлана. Яман чир белән бәйле вәзгыять, белүебезчә, республикабызда бер дә сөенечле түгел.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин билгеләп узганча, Әлмәт туучылар саны буенча Казаннан соң икенче урынга чыккан. Уңай моментларның тагын берсе – биредә гомер озынлыгы соңгы ун елда 5 елга арткан.

Район башлыгы билгеләп узганча, “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән Әлмәт районында 2010 елдан башлап “Онкологик хезмәтне модернизацияләү” дигән проект нәтиҗәле тормышка ашырыла. 5 елда беренчел стадияләрдә ачыкланган яман шеш очраклары шактый арткан. Авыруны үз вакытында табу һәм дәвалауга керешү рак авырулы кешеләрнең гомерен 6 процентка арттырырга ярдәм иткән.

Проект кысаларында халыкның онкология белән бәйле мәсьәләдә хәбәрдарлыгын арттыру күздә тотыла. Бу авыру турында мәктәп укучылары, студентлар, предприятие хезмәткәрләре белән сөйләшәчәкләр.

- Кешенең гомер озынлыгы һәм сәламәтлеге аның үз кулында, - дип саный Айрат Хәйруллин.

Татарстан сәламәтлек саклау министры искәртеп узганча, узган елда онкологиядән үлүчеләр республикада 8 процентка арткан, авыручылар саны да арта бара. Бүген һәр 42 татарстанлыда яман шеш авыруы ачыклана. Шулай булгач, министр сүзләренчә, табибларның төп бурычы - авыруны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлату.

Сәламәтлекне сакларга ярдәм иткән 10 “алтын” кагыйдә турында министр инде сөйләгән иде.

Яман шеш авыруын кисәтү өчен:
1. Тәмәке тартуны ташларга
2. Алкоголь эчемлекләрне чамалы гына кулланырга
3. Кояш нурланышыннан сакланырга
4. Эш урынында сәламәтлек саклау кагыйдәләрен үтәргә
5. Рациональ тукланырга
6. Артык тазармаска
7. Ниндидер төерләр, шешләр тапкан очракта шунда ук табибка күренергә

45 яшьтән узган ир-атларга ел саен медосмотрлар узарга
35-45 яшьләрдәге хатын-кызларга 2 елга 1 тапкыр УЗИ һәм маммограмма ясатырга, 45 яшьтән соң бу процедураны елына 1 тапкыр узарга
20 яшьтән соң хатык-кызларга ел саен гинекологка күренергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узенне яратырга, беркемгэ дэ упкэ,ачу сакламаска,уткэн тормышта булган кунелсез хэллэр очен узенне гаепле санау хисеннэн азат булырга. Шэхси ,рухи усеш тэ булырга.

    Хәзер укыйлар