«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим...» Җиргә әйләнеп кайткан Гагаринга карап әйтелгән сүзләр шушы була...
1961 елның 12 апреле. Кешелек тарихында беренче мәртәбә космик корабльдә Җир тирәли әйләнеп чыккан Юрий Гагарин 10 сәгать 55 минутта Саратов өлкәсе Смеловка авылы янына – Шевченко исемендәге колхозның сөрелгән кырына төшә. Үзенең «Дорога в космос» китабында Җиргә кайтуын ул болай дип тасвирлый: «Мин, ниһаять, җиргә төшәргә әзерләндем. Ун мең километр... тугыз... сигез... җиде... Аста тасма булып сузылып Идел елгасы күренде. Ахыры яхшы тәмамланган романнарда гына шулай буладыр: Галәмнән әйләнеп кайтуым беренче тапкыр очкычта күккә күтәрелгән урынга туры килде.
Аяк астымда каты җир тоюга, чуар бозау янында кызы белән басып торган бер хатынкызны күреп алдым – алар икесе дә куркып һәм кызыксынып мине күзәтәләр иде. Җиргә әйләнеп кайткач очраткан беренче кешеләрем алар – урман каравылчысы хатыны Анна Акимовна Тахтарова һәм аның оныгы Рита булды».
– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим...
Үзләренә таба атлаган сәер затка карап, ул чакта Әнихәят апа бисмилласын укый башлый. Әйе, бернинди дә Анна түгел, ә Әнихәят Аким кызы була ул, янындагы оныгының исеме дә Рита түгел, чынлыкта – Румия. Кызчыкка ул вакытта әле алты да тулмаган. Кечкенә булуына карамастан, ул бу көнне мәңге онытылмаслык итеп истә калдыра, һәм әлеге якты хатирәләрен гомере буе үзенең меңнәрчә чыгышларында, әңгәмәләрендә яңарта. Әйе, аның бөтен тормышын үзгәрткән көн була ул... Без аның белән шушы язманы әзерләгәндә очрашырга тиеш идек. Кызганыч, узган елның җәендә, 30 июнь көнне Румия ханым Нурсканова арабыздан китте. Аның ягымлы тавышы, мөлаем йөзе, игелекле күңеле, хатирәләре... барысы да видеоязмаларда гына сакланып калды. Шулардан өзек:
«...Ул көн бик гадәти генә башланып китте. Әбиемә ияреп бакчага чыктым һәм аңа бәрәңге утыртырга булыша башладым. Ул җир казый, ә мин әбием ясаган чокырларга бәрәңге салам... Көн гаҗәеп җылы һәм кояшлы иде. Бераздан эштән туйдым – бәрәңге утырту мине ялыктырды. Уйныйсым килә... Кечкенә идем бит әле. Тирә-юньдә – кыр гына, бүтән карар нәрсә булмагач, башымны күккә күтәрдем. Һәм кинәт җиргә таба кызыл төстәге ике әйбер очып төшүен күреп алдым. Шунда ук әбиемә: «Кара әле, кара, әбием, күктән ике кызыл баш төшә!» – дидем. Ул чакта мин әле бары тик татарча гына сөйләшә идем. Ләкин әбиемнең исе китмәде, мине уйлап чыгара дип белде, ахрысы. Ачуланып диярлек: «Күккә карап басып торма, бәрәңгеңне утырт!» – диде. Әмма минем теге шарлардан аерыласым килми иде. Алар белән бераз уйнап та алдым: кыр буйлап йөгерсәм, шарлар да артымнан бара кебек; туктап торсам, алар да туктый... Бер мизгелдә аларны мин хәрәкәткә китерәм төсле тоелды хәтта. Тагын шунысы да истә: көчле шартлау тавышы да ишетелде ул көнне. Күкнең яртысы кызыл төскә кереп, яктырып та китте... Әби чын-чынлап ачуланмасын дип, тагын аңа бәрәңге утыртыша башладым. Теге шарларны беразга онытып та тордым. Исемә төшеп, әйләнеп карасам: кырда бик күп баулар ята. Һәм шулар арасыннан җирдән кызыл-сары төстәге нидер күтәрелә... Менә ул торып басты һәм кыр буйлап безгә таба килә башлады. Кызыл-сары киемле ниндидер бер нәрсә, куркыныч, кем икәне аңыма сыймаслык зат! «Күктә очканда карарга теләмәгән идең, менә хәзер кара инде! Ул үзе безгә таба килә!» – дим куркып әбиемә. Аякларын киң итеп куеп, аяк-кулларын сәер хәрәкәтләндереп, авыш-түешрәк адымнар белән безгә таба атлап килүче затны күргәч, әбием кулымнан кысып тотты да, догаларын укый башлады: «Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим...» Әйе, әбием ул чакта Юрий Гагаринга туп-туры итеп карады һәм догаларын укырга кереште. Әбием догаларын пышылдый башлагач, күңелгә шом керде. Миңа ул аларны куркыныч булган очракта гына укый кебек тоела иде... Аннан әбием мине кулымнан ычкындырмыйча гына кире борылды, без өйгә таба йөгерә башладык. Бу урында шуны әйтергә кирәк: әби белән бабай өендә телевизор да, радиоалгыч та юк, газетажурналлар килми, хәтта ут та кермәгән иде – кичләрен керосин лампасы кабызабыз. Смеловка авылы бездән шактый ерак, тирә-юньдә бары тик колхоз кырлары гына... Бабаем Ибраһим белән әбием Әнихәят икәү генә яшиләр, ә мин аларга кунакка кайтарып кына куелган идем. Бабаем ул көнне агач үсентеләрен карарга дип китте. Без дә, бик күпләр кебек үк, бортында кеше булган беренче космик корабльнең Галәмгә очуы турында ишетмәгән идек, билгеле. Гомумән, илдәге яңалыкларны гел соңрак белә идек.
Юрий Гагаринны күргәч: «Бу – кеше түгел», – дип уйладым. Ул киемнәреннән гомер күрмәгән затка охшаган иде бит. Без йөгереп киткәч, ул нәкъ кеше тавышы белән артыбыздан: «Мамаша, стойте, я свой!» – диде. Мин аның әйткәннәрен ишетүгә, әбиемнең кулыннан тарттым: «Әбием, тукта әле, ул русча сөйләшә. Кешедер, бәлкем?!» – дим. Әбием, йөгергән җирдән туктап, кире борылды, ләкин
без артыбыздан килгән ул затка таба бер адым да атламадык – аның яныбызга кадәр килеп җиткәнен көттек. Тавышы тонык булып, кисмәктән чыккан кебек ишетелсә дә, аңардан инде беренче мәлдәге кебек курыкмый идек бугай.
Ниһаять ул безнең янга килеп җитте. Әбием аның үтенече буенча гермошлемын ычкындырырга булышты. Шуннан соң безгә аның йөзе күренде. Бик арыган, ләкин шундый сөйкемле кеше йөзе иде ул. Тавышы да матур, йомшак, бәрхет кебек тавыш, елмаюы да җылы иде. Инде куркырга бер сәбәп тә калмады. Юрий Алексеевич әбиемнән:
– Как вас зовут? – дип сорады.
– Я Анихаят Акимовна Тахтарова, жена лесника. А это моя внучка, – дип җавап бирде әбием.
Шуннан соң ул миңа карап:
– Ә аның исеме ничек? – диде.
– Румия!
Юрий Гагарин исемемне кабатлап сорады – татарча исемем аңа ят тоелды, ахрысы.
– Рита! Мәктәп өчен русча исеме дә бар аның!
Гагарин соңыннан үзенең барлык интервьюларында да диярлек мине «Рита» дип искә алды – бу тарихка шушы исем белән кереп калдым. Инде сорау бирергә әбиемнең чираты җитте:
– Ә син кем? Кайдан килеп чыктың?
– Мин корабльдә идем... – дип җавап бирә башлаган Гагаринны әбием шунда ук бүлдерде:
– Нинди корабль турында сөйлисең? Безнең бит монда су юк!
Аның сүзләренә ышанып бетмәвен әбием яшермәде дә.
– Мин – күктән... Хәзер сезгә кабинаны күрсәтәм!
Әбием белән алар капсула янына таба киттеләр. Мин дә иярергә теләгән идем дә, ләкин шул вакыт бозавыбыз утыртырга дип ярган бәрәңгене чиләктән ашый башлады. Моны күргән әбием бозауны куып җибәрергә, бәрәңгене ашатмаска кушты. Шулай итеп мин бәрәңге саклап калдым.
Әбием соңыннан болай дип сөйләде. Капсула янына барып җиткәч, ул аның төзелеше белән кызыксынган. Мин инде капсуланың макетын бик күп тапкырлар күргән кеше. Шуңа күрә әбиемә аның эчендәге кнопкаларга иелеп, кулы белән күрсәтү, чыннан да, читен булган дип уйлыйм. Беренче космонавттан рөхсәт сорап, читенсенеп тормыйча, капсула-кабина эченә әби кәлүшле аякларын тыккан һәм төртә-төртә күрсәтеп: «Ә бу нинди кнопка? Ә монысы нәрсә өчен кирәк?» – дип сорашырга да өлгергән. Юрий Гагарин әбиемнең сорауларына бик теләп җавап биргән.
Аннан соң ул әбиемнән: «Миңа үзем турында хәбәр итәр-гә кирәк. Сездә кайда телефон бар?» – дип сораган. Әбием исә: «Смеловка авылында гына телефон бар. Ләкин анда кадәр машина белән барырга кирәк. Машинабыз юк, әмма атыбыз бар. Әгәр дә җигәргә булышсаң, ат белән Смеловкага илтеп куярмын», – дигән. Ә Юрий Алексеевич: «Мин, әлбәт-тә, ат җигә беләм. Ләкин болай озак булыр, миңа үзем турында тизрәк хәбәр итәргә кирәк», – дигән.
Күктән нидер төшүен күреп калган кешеләр булган
икән – безгә таба халык йөгерешә башлады. Менә шулчак мин бик курыктым, еладым, чөнки аларның нигә йөгерү-ләрен аңламадым. Бөтенесе әбием янына килә, хәзер, мөгаен, нидер булыр дип уйладым... Әбиемнәрне кешеләр уратып алды. Бәрәңге саклавымны онытып, мин дә аларга таба йөгердем, халык төркеме арасыннан үтеп, уртага кердем. Карыйм: Гагарин инде җирдә, парашютлар өстендә ята, бар да аңа скафандрын салырга булыша, кулларыннан нидер ычкындыралар... Ә аннан соң вертолет очып килде, тирә-юнь хәрбиләр, машиналар белән тулды...»
Әнихәят апа Тахтаровага ул вакытта 44–45 яшьләр тирәсе була. Галәмне урап кайткан Гагарин өчен Җиргә төшүгә аларны күрү иң бәхетле мизгелләр булган, билгеле. Китабында да Әнихәят Тахтарованы, Румияне күргәч, үзен бик тә бәхетле итеп сизүе, хәтта дулкынлану хисе кичерүе турында яза ул.
«...Ә без барыбер әле моның нинди зур вакыйга булуын аңламаган идек, – дип дәвам итә Румия ханым. – Әти белән әни Энгельс шәһәрендә эшлиләр һәм аена бер тапкыр безнең янга кайтып китәләр иде. Бу хәлләрдән соң өч көн үткәч, алар кайтып төште. Үзләре белән газеталар да алып кайттылар. Фотосурәтләребез урнаштырылган газеталарны күрсәтеп, әти белән әни безгә: «Менә нинди тарихка кердегез! Кемне күрдегез!» – диделәр».
Румиянең әнисе Агильшира белән әтисе Әбдрәшид Кудашовлар гаиләдә өч бала үстергәннәр: Румия, Нурия һәм Шамил. Кызганыч, хәзер инде аларның өчесе дә исән түгелләр. Ул чакларда балалар барысы да әби-бабайларында бик еш кунак булганнар.
Кабат Румия ханымның хатирәләренә мөрәҗәгать итәбез.
«Җир шары тирәли орбиталь очыш ясап кайткан Гагарин нәкъ яныбызга төшкәннән соң, безгә бик күп журналистлар килә башлады. Аларны күрүгә, әбиемнең кан басымы күтәрелә, ул өйдән чыкмаска, алар белән очрашмаска, аралашмаска тырыша. Ә журналистлар сүзләрен: «Без сезгә бүләкләр дә алып килдек», – дип башлыйлар иде. Әбиемнең бүләкләргә исе дә китми. Аларга без – балалар гына сөенә идек. Безнең сөенүләребез хакына гына әбием өйдән чыга да иде инде.
...Үземне гел Рита дип таныштыра идем. Чөнки бу исемне миңа Гагарин бирде бит! Шуңа да ул минем өчен кадерле иде. Өйдә дә, мәктәптә дә: «Миңа Рита дип дәшегез», – дия идем. Без гаиләдә татарча гынә сөйләшә идек. Юрий Гагарин турында бик еш чыгышлар ясарга кирәк булганга күрә әтием белән әнием мине русча яхшы итеп сөйләшергә өйрәттеләр».
Әнихәят апага һәм аның иренә Юрий Гагарин белән тагын бер тапкыр күрешү насыйп булган әле. Беренче космонавт 1962 елда Саратовка килә һәм Әнихәят апага, Румиягә һәм Саратов очучыларына мөрәҗәгать итеп, аудиоязма яздыра: «Ул истәлекле көнне мине Җирдә каршылаган беренче кеше Анна Акимовна Тахтарова булды. Олы рәхмәтләрем сезгә, Анна Акимовна! Оныгыгыз Ритага да сәлам. Котлавыгыз өчен рәхмәт. Хат юлладым, алгансыздыр инде, мөгаен. Ә хәзер, Саратов аэроклубы очучылары һәм курсантлары, сезгә мөрәҗәгать итәм. Инде күп тапкырлар әйткәнем булды: бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык очу халәте шатлыгын сездә – Саратов җирендә татыдым. Мондый вакыйгалар гомерлеккә истә кала. Беренче тапкыр миңа күккә күтәрелергә булышучыларның һәммәсенә тирән рәхмәтләремне җиткерәм». (Индустриаль техникумда укыганда Юрий Гагарин Саратов аэроклубына да йөри башлый һәм 1955 елның июнендә беренче мәртәбә күккә күтәрелә. «Як-18» самолеты хәзер Саратов өлкә музеенда тора.)
1965 елны Юрий Алексеевич Галәмнән әйләнеп кайткач Җиргә төшкән урынын тагын бер мәртәбә барып күрергә ниятли һәм Смеловкага килә. Бу хакта Румия ханымның ире Амангали Кайрадинович миңа менә ниләр сөйләде: «Җитәкчеләр Әнихәят апага очрашу алдыннан чәй әзерләргә кушканнар, табынга куярга бөтен нәрсәне алдан китергәннәр. Юрий Алексеевич алар белән утырып чәй эчкән. Аннары Ибраһим абыйны якын итеп кочаклаган, Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, аңа җылы рәхмәтләрен әйткән. Ибраһим бабай каһарман кеше иде. Харьков, Ростов янындагы каты сугышларда катнашкан, өч тапкыр яраланган, әмма хәле бераз яхшыруга, кабат фронтка, алгы сызыкка киткән. Муенында, терсәгендә һәм уң тезендә үлгәнче өч кыйпылчык йөртте.
Әнихәят апага Юрий Гагарин алсу төстәге кофта бүләк итә. Мин аны күрмәдем инде, киеп туздырган булгандыр. Ә менә Румиягә бүләк иткән портфельне күрдем. Кызгылт-көрән төстә, буеннан-буена замогы да бар иде. Румия аны 14 нче мәктәпкә бүләк итте. Ул портфель укучы бала өчен түгел иде, укытучыга күбрәк туры килгәндер. Гагаринның аларга язган дүрт хатын, котлауларын, фотоларын – барысын мәктәпкә бүләк итте Румия. Беренче космонавтыбыз бик ихлас кеше булган, үзенә килгән меңнәрчә хатларны үзе укыган, күбесенә җавап язарга да тырышкан.
Шул килүендә Юрий Гагаринның Румия-Ританы да бик күрәсе килгән. Аның артыннан мәктәпкә машина да җибәргәннәр. Тик укытучы гына Румиягә кайтырга рөхсәт итмәгән. Бик нык еладым, дип сөйләгән иде Румия».
Кабат Румия ханымның хатирәләренә әйләнеп кайтабыз: «Әбием әлеге вакыйгалардан соң озак гомер итмәде, 1968 елда дөнья куйды. Бу хакта әнием Юрий Гагаринга да хәбәр итәргә теләде, аңа телеграмма сукты. Юрий Алексе-евичтан җавап килде. Ул үзенең очышка әзерләнүе, шул сәбәпле генә әбиемне күмүдә катнаша алмавы, ләкин мөмкинлек булу белән, һичшиксез, безгә кайтачагы турында язды. Ни кызганыч, шуннан соң күп тә үтмәде, ул үзе дә һәлак булды. Нибары 34 яшьтә... Бу авыр хәбәрне ишеткәч, бик нык кайгырдым, озак еладым. Ул чакта аны кызганып бар халык елады бит. Илдә матәм көне игълан иттеләр. Хәер, аны хәзергәчә искә алалар һәм сагынып елыйлар...»
Румия ханымга башка космонавтлар белән дә очрашып, алар белән әңгәмәләр корырга насыйп була. 2011 елны Звездный шәһәрчегендә Космонавтикага багышлап үткәрелгән академия укуларында да катнашкан ул. Шунда очучы-космонавтлар А. Леонов, В. Горбатко, В. Джанибеков һәм башка очучы-космонавтлар белән күрешкән. Үзе дә чыгыш ясаган. Зал көчле алкышларга күмелгән! Ел саен Саратовка барып, анда җыелган халык алдында да чыгышлар ясарга туры килгән аңа. Мәктәпләргә очрашуларга да гел чакырып торганнар. Юрий Гагаринның космоска очуына 50 ел тулу уңаеннан медаль белән дә бүләкләнгән.
«Юрий Гагарин кешелек тарихында иң истә калачак шәхес дип саныйм, аның каһарманлыгы гасырлардан гасырларга күчә барачак, – ди ул үзенең хатирәләрендә. – Үсеп буй җиткәч, кияүгә чыгам да, ир бала табам һәм аңа Юра дип исем кушам дип хыялландым. Кызым туды, Оксанам... Үз-үземә сүз бирдем: малай туганчы табачакмын, барыбер Юра дип исем кушачакмын. Улыбыз туды, мин аңа, әлбәттә, Юрий дигән исем кушарга теләдем. Тик ул безнең Виталий булып китте... Кызымның улы – беренче оныгым тугач аңа Юра дип куштырмакчы булдым. Киявем белән кызым Рәсим була, диделәр».
Амангали Кайрадиновичтан бу хакта сорамый кала алмадым. «Улыбызга Юрий дип кушкан да булыр идек, бәлкем, – диде ул. – Тик нигәдер берара космос темасы ерактарак калды. Космонавтика көне дә формаль рәвештә генә билгеләнеп үтә башлады... Улыбызга батырларча һәлак булган гражданнар сугышы каһарманы Виталий Бонивур хөрмәтенә Виталий исемен куштык».
Румия Нурсканова очучы-космонавт Алексей Леонов белән.
Ә мин кабат Румия ханым хатирәләренә әйләнеп кайтам: «Һәр язны, Космонавтика көненә багышлап, гаиләбез белән бәрәңге утыртабыз. 1961 елны ук әнием: «12 апрель – зур бәйрәм!» – дигән иде. Ә әбием Әнихәят: «Мин һәр ел саен 12 апрель көнне, хәтта кар яуса да, бәрәңге утыртачакмын», – дип белдерде. Бу инде хәзер безнең гаиләнең традициясе. 12 апрель көнне буразнага бәрәңге салабыз да, күккә карап алабыз... Бәрәңге утыртып бетергәч, бәйрәм өстәле артына җыелабыз. Мин бары тик бер елны – әтием үлгән елны гына Космонавтика көнен бәйрәм итмәдем. 2018 елны гаиләбез бик ишәйде – унау булдык. Якын туганым үлде дә, ирем белән аның берсеннән-берсе кечкенә алты баласын тәрбиягә алдык. Лаеклы ялда идем инде, тик бу карарны бер генә дә авырыксынмыйча кабул иттем. Ул чакта балаларның иң олысына – 11, ә иң кечесенә нибары 2 яшь ярым иде. Алар миңа әбием, дип дәшәләр.
Өебезнең иң түрендә, диварда Юрий Гагарин портреты эленеп тора. Аның портретларын, аңа багышланган әйберләрне гомерем буе җыям. Беренчесен мәктәптә укыган чакта ук алган идем. Юрий Алексеевич күгәрчен тотып төшкән фотосын үзе җибәрде. Аны да хәзер мәктәпкә бүләк иттем. Балаларыма, оныкларыма да Юрий Гагарин турында еш сөйләдем, аның якты мисалында тәрбияләп үстердем. Оныгыбыз Рәсим дә кечкенәдән үк беренче космонавт турында чыгышлар ясады. Уллыкка, кызлыкка алган балаларыбыз да Гагарин хакында яхшы белә, гел сөйләвемне сорыйлар. Минем өчен ул гыйлеме, тәвәккәллеге, игелеге белән Җирдә иң олы ихтирамга лаек зат. Беренче космонавт булу батырлыгы шушы бик тә яхшы күңелле кеше язмышына туры килгән!»
Румия ханым үзе дә якыннары күңелендә хатирә булып кына яши инде. «Ул яшьтән югары кан басымы белән интекте, бу чир аларның нәселендә бар, – ди Амангали Кайрадинович. – Шуның белән китеп тә барды... Без аның белән 1973 елны гаилә кордык. Мин Энгельс индустриаль-педагогика техникумын тәмамладым, армиядә хезмәт иттем. Румия аш-су остасына укыды. Берара Энгельс телефон станциясендә телефонист булып та эшләп алды. Әти-әнием Әстерхан өлкәсенең Харабали шәһәрендә гомер итәләр иде, без дә шунда яшәдек. Бер кыз, бер ул үстердек. Кызганыч, улыбыз инде күптән вафат... Румия микробиолог курсларын тәмамлады, сөт-май заводында лаборант булып эшләде. Ә инде авыл хуҗалыгы таркалгач, сәүдәгә күчте. Космонав-тика көне уңаеннан аны гел төрле чараларга чакыралар, ә ул бер дә авырыксынмыйча бара, чыгышлар ясый иде.
Румиянең бертуган сеңлесе Нурия үлгәч, аның дүрт кызын һәм ике улын тәрбиягә алдык. Аларның берсе – Ваня, Румия тырышлыгы белән, Әстерхан кадет корпусының 5 нче сыйныфында белем ала. Яңа гына хәлен белеп кайттым әле менә. Кызым һәм оныгым минем янда яшиләр. Оныгыбыз Рәсим Әстерхан дәүләт университетының I курсында укый. Химик булачак. Билгеле, Румияне барыбыз да сагынабыз...»
Фотолар: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк